"Боерык фигыль" темасы буенча дәрес (5класс, рус төркеме)
план-конспект урока (5 класс) на тему
"Боерык фигыль" темасы буенча технологик карта (5класс, рус төркеме)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
boeryk_figyl_tehnologik_karta.docx | 29.85 КБ |
Предварительный просмотр:
Укытучы: Нуриева Эльвира Азат кызы
Сыйныф: 5 А, 5 Б
Төркем: рус төркеме
Дата: 5 А – 26.09.2015,
5 Б – 25.09.2015
Дәреслек: . Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова Татар теле. 5 нче сыйныф: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.
Дәреснең темасы: Боерык фигыль
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
- П р е д м е т — Укучыларны боерык фигыль һәм аның юклык төре белән
таныштыру; аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.
Метапредмет — Боерык фигыль турында алган белем һәм күнекмәләрне
камилләштерү, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.
Шәхескә кагылышлы — Укучыларда китапка карата сакчыл караш тәрбияләү,
китап укуга кызыксыну уяту.
Дәрес төре: катнаш дәрес.
Җиһазлау: интерактив такта, китаплар, портретлар, буклетлар
Дәреснең технологик картасы:
Дәрес этабы | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Укучының универсаль уку эшчәнлеге (УУД) |
1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру | Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. - Хәерле көн, укучылар! - Кәефләрегез ничек? - Бүген ничәнче? - Атнаның нинди көне? - Һава торышы нинди? - Дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. | Дәрескә игътибарлы булу. - Хәерле көн! - Бик яхшы. -Егерме алтынчы сентябрь. -Шимбә. - Бүген көн салкын, яңгырлы. | Коммуникатив: укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлек планлаштыру |
2. Актуальләштерү. | Тапкырҗанның хаты белән таныштыру (слайд ярдәмендә). Фигыль нәрсәне белдерә? - Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә? |
| Танып-белү: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру Коммуникатив: тыңлый белү, фикер алышуда катнашу. Регулятив: күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу |
3. Уку мәсьәләсен кую. | 1. Сорауларга җавап бирү ( 3 - 4нче слайдлар ) - Бу шигырь юллары сезгә танышмы?
|
| Танып-белү: танып-белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую Коммуникатив: Коллектив фикералышуда катнашу Регулятив: кагыйдә, интсрукцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу. |
4. Уку мәсьәләсен чишү. |
2. Мәкальләрнең ахырын тап! ( 6нчы слайд ) - Бу мәкальләрне беләсезме, ахырын әйтегез! - Боерык фигыльләрне табыгыз! - Алар нинди сорауга җавап бирәләр? - Боерык фигыльнең юклык төре нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган? - Бу очракта басым кая төшә? 4. Кагыйдә белән танышу ( 7нче слайд ) -Боерык фигыль. -Басымы. |
Укучы җаваплары тыңлана.
-ма/-мә кушымчалары ярдәмендә.
| Танып-белү: Уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру Коммуникатив: үз фикеренңне тулы һәм төгәл итеп әһтә белү Регулятив: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
5. Яңа белемнәрне ныгыту | Китап буенча эш ( 8 - 9 нчы слайдлар )
Сүзләрне юклыкта язабыз, басымын билгеләп барабыз, дөрес итеп укыйбыз.
( 10 - 15 нче слайдлар ) | Укучылар биремнәрне башкаралар | Танып-белү: белемнәрне структуралаштыру Коммуникатив: Мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү Регулятив: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү |
6. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану | 3. Рәсем буенча эш (ситуатив бирем) ( 16нчы слайд ) (Әниләр һәм олылар сүзен тыңларга кирәк.) 4. Рәсем буенча киңәшләр чыгару ( 17нче слайд ) 5. 1) Хәсән Шабановның “ Анам сүзләре ” шигырен уку. ( 18нче слайд ) Ни өчен шигырь “Анам сүзләре” дип атала?Ничек уйлыйсыз?
2) Боерык фигыльләрнең барлык төрен беренче баганага,юклык төрен икенче баганага языгыз | - Китапларның почмакларын бөкләмә! - Битләрен ертма! - Пычрак кулларың белән тотма! - Ашаганда китап укыма! - Китапларыңны тышла! - Кадерлә! - Сакла! - Яратып укы! Укучылар фикере тыңлана. Тактада 2 укучы эшли кадерлә бөкләмә укы ертма бул тотма | Танып-белү: Фикерләүдә логик чылбыр төзү Коммуникатив: күршең җелән хезмәттәшлек итү Регулятив: эшләнгән эшнең свыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү |
5. Рефлексия | Мин белми идем, белдем: ( 19нчы слайд ) | Фигыльнең юклык төрен, боерык фигыльләрдә басымның урынын. Барлыкта килгәндә басым сүзнең башында, ә юклыкта килгәндә юклык кушымчалары алдында куела. | Танып-белү: туган проблеманы иҗади характерда чишү юлларын табу. Коммуникатив: әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру. Регулятив: коррекция |
6. Йомгаклау. | 1. Билгеләр кую. (Буклетларны тарату) 2. Милли китапханәгә чакыру ( 20нче слайд )
3. Өй эше бирү
| Китапның белмәгәне юк, диләр. Белемле, зирәк, тапкыр, әдәпле булам дисәң китап укы ! | Регулятив: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. (6 нчы рус төркеме өчен әдәбият дәресе)
Дәрҗия Аппакованың “Сөяк саплы пәке” әсәрендәге “Икенче хикәя” буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресенең план-конспекты...
4 нче сыйныфларының татар төркеме өчен"Күрсәтү алмашлыклары" темасы буенча төзелгән дәрес конспекты.
4 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәреснең конспекты....
Фигыль темасы буенча тест ( 2 кл., татар төркеме)
Фигыль темасы буенча тест ( 2 кл., татар төркеме) ...
"Урман тиңсез хәзинә" темасы буенча презентация, 7 класс, рус төркеме
"Урман тиңсез хәзинә" темасы буенча презентация, 7 класс, рус төркеме...
Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)
Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)...
"Фигыль" темасы буенча тренажер. 7 класс, рус төркеме.
"Фигыль" темасы буенча тренажер. 7 класс, рус төркеме....
Дәрес эшкәртмәсе.Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы .6 нчы сыйныф , татар төркеме
6 нчы сыйныфта укучы татар балалары белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...