«К. Насыйри Шәрыктан Гаребкә (Көнбатышка, Европага) юл яручы, беренче сукмакны салучы «бөек реформатор».
презентация к уроку

Зиганшина Гулюса Фаритовна

«К. Насыйри Шәрыктан Гаребкә  (Көнбатышка, Европага) юл яручы, беренче сукмакны салучы «бөек реформатор».

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл k.nasyyri.pptx1.56 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

«К. Насыйри Шәрыктан Гаребкә ( Көнбатышка , Европага ) юл яручы , беренче сукмакны салучы « бөек реформатор». Г.Ибраһимов

Слайд 2

Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров 1825 елның 2(14) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында укымышлы мулла гаиләсендә туа . Башлангыч белемне әтисеннән ала. 1841 – 1855 елларда Казанның бишенче мәхәлләсендәге мәдрәсәдә укый . Гарәп , фарсы телләрен өйрәнә . Аннан соң Духовное училищеда , соңрак шул училищеның дәвамы булган Духовное семинариядә татар теле укыта . Семинариядә ул 15 ел эшли . Соңыннан Казан университетына ирекле тыңлаучы булып керә

Слайд 3

К.Насыйри китапларын үзе төпләгән , көнкүреш әйберләре ясаган . “ Һаман утырып язу ялыктыра , каннар оеше , мин һәр көн бер – ике сәгать эшләп , бу кораллар белән үземә кирәкле әйберләр ясыйм ”, - дип әйтә торган булган . Ул рәсем ясаган , географик карталар сызып , календарьларына урнаштырган .

Слайд 4

К.Насыйри халык медицинасыннан файдаланган , төрле үләннәр белән дәваланган , физик хезмәт белән шөгыльләнгән . Шуның нәтиҗәсе буларак , бөтенләй диярлек ятып авырмаган . Бары тик гомеренең соңгы елларында гына аякларын җиңелчә паралич суга . Электр ярдәмендә дәвалану , туктаусыз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә генә ул йөрерлек хәлгә килә . К.Насыйри 1902 елның 20 августында (2 сентябрендә ) 77 яшендә вафат була , Казанда Яңа бистә ягындагы каберлеккә күмелә

Слайд 5

Каюм бабаның татар этнография буенча да хезмәтләре бар. Аларда халкыбызның көнкүреше ( йорт-җир , кием- салымы , ашау-эчүе ), гореф-гадәтләре ( балага исем кушу, яучылау , туй уздыру , матәм һәм башка йолалар ) халкында бүгенге милли тормышыбыз өчен дә файдалы булган мәгълүматлар тупланган . Аның математика, география, медицина, игенчелек , кулинария һәм башка фәннәр буенча татар халкы тарафыннан уку-укыту әсбабы рәвешендә кулланылды .

Слайд 6

К. Насыйри кешеләрне физик һәм рухи яктан сәламәт , тәрбияле итү ярдәмендә милләтне үстерүгә , күркәм итәргә омтыла . Эчүчелек , тәмәке тарту кебек эш-гамәлләрне ул халык өчен агу, кайгы-хәсрәт чыганагы дип саный . « Эчемлек эчә торган кеше һәрбер чәркәне эчкән саен үзен генә үтермәйдер , бәлки бөтен нәселен үтерәдер » – ди ул

Слайд 7

Каюм Насыйри – энциклопедик галим . Ул эшләгән өлкәләр : татар әдәбияты (" Кырык вәзир кыйссасы ", "Буш вакыт ", " Кырык бакча ", " Әбүгалисина ", " Фәвакиһел җөласа фил- әдәбият ";) татар теле (" Дөрес һәм матур язу кагыйдәләре ", " Ән-мүзәҗ ", икетомлык татар теленең аңлатмалы сүзлеге , татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр );, этнография; фольклор; педагогика һәм методика (" Әхлак рисаләсе ", " Утыз вәгазь ", " Китап әт-тәрбия "); астрономия; математика (" Хисаплык ", " Гыйльме һәмдәсә "); география (" Истилаһәте җәгърәфия "); физиология; ботаника; слесарьлык эше ; кулинария; журналистика

Слайд 8

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)

Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз  фикерләрен әйтергә өйрәтү.             2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...

Каюм Насыйри "Әбүгалисина"

Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белгәннәрне искә төшерү. “Әбугалисина” әсәре белән танышуны дәвам итү. Укучыларның   бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру. ...

Каюм Насыйри иҗатында халык медицинасы

•Максат: халкыбызның гигиена – сәламәтлек саклау буенча белемнәрен үстерүгә теләп , киң халык массалары өчен популяр телдә язылган К.Насыйри мирасын фәнни юнәлештә өйрәнеп , бүгенге буынга җиткерү.•...

Исследовательская работа учащейся на тему Каюм Насыйри

Исследовательская работа учащейся на тему Каюм Насыйри...

Мирхәйдәр Фәйзи – татар музыкаль драматургиясенә нигез салучы

Мирхәйдәр Фәйзи – татар музыкаль драматургиясенә нигез салучы...

Бала күңеленә юл салучы якташым.

Рафис Корбан – соңгы еллар татар балалар әдәбиятында уңышлы иҗат итүче шагыйрь, драматург, җыр текстлары авторы. Иҗатындагы уңыш аның турыдан-туры образлы, гади, шаян тел белән иҗат итүеннән, ба...