Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)
классный час (5 класс) по теме

 

Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз  фикерләрен әйтергә өйрәтү.

            2. Каюм Насыйри эшчәнлеге белән танышуны дәвам итү.

            3. Укучыларда шәфкатьлелек, изгелек сыйфатларын   тәрбияләү.

 Дәрес төре: гамәли

Җиһазлау: К.Насыйриның “Китаб-әт-бәрбия”, “Кырык бакча”   китапларынна өзекләр, Н.Исәнбәтнең “Мәкальләр һәм әйтемнәр” китабы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_k.nasyyri.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Э.М.Фәрхетдинова, тарих укытучысы,

түгәрәк җитәкчесе, сыйныф  җитәкчесе

Казан шәһәре, 20 нче гимназия

Тема:  Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)

Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз  фикерләрен әйтергә өйрәтү.

           2. Каюм Насыйри эшчәнлеге белән танышуны дәвам итү.

           3. Укучыларда шәфкатьлелек, изгелек сыйфатларын   тәрбияләү.

Дәрес төре: гамәли

Җиһазлау: К.Насыйриның “Китаб-әт-бәрбия”, “Кырык бакча”   китапларынна өзекләр, Н.Исәнбәтнең “Мәкальләр һәм әйтемнәр” китабы

Дәрес барышы

Дәрескә эпиграф

“Кеше күңеле – пыяла, бер ватылса, төзәлер дип уйлама”

Мәкаль

I. Оештыру.

II. Уку мәсьәләсен кую.

К.Насыйриның “Тәрбия китабы”ннан өзек (89 нчы тәрбия): “Әй угыл, кешенең күңеленә хилаф  килә торган сүзне телеңә китермә. Бер сүзне син пәйвайсыз әйтеп йибәрерсең, ишеткән кешенең күңеле җәрәхәтләнә торган сүз булыр, күңеле рәнҗер. Кеше күңелен рәнҗетүдән бик саклан”. 

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:

  1. Өзектә сүз нәрсә турында бара?
  2. Бу өзектә К.Насыйри,  барыннан да элек, нинди кешене күз алдында тота?
  3. Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак? (кешене рәнҗетү, күңел рәнҗү төшенчәләренең асыл-мәгънәсен ачыклау)

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1 нче бирем.  - Нәрсә ул рәнҗеш, кешенең рәнҗүе нинди халәт ул?

2 нче бирем. Борынгылар: “Рәнҗеш, каргыш кебек ул, төшә”, дигәннәр. Моны ничек аңлыйсыз?

- Рәнҗеш – хаксызга урынсызга кимсетү, кыерсыту, җәберләү.

- Рәнҗеш төшү – кемне дә булса рәнҗеткән, кимсеткән кешенең берәр төрле бәла-каза күрүе, авырлыкка дучар булуы турында әйтелә.

- Каргыш – бик ачулы, үчле теләк, ләгънәт, каргау.

Эчем тулы каргыш, үпкә белән

Китәм инде җирнең өстеннән;

Әни мәрхүм мине юкка гына

Күз нурларын түгеп үстергән (М.Җәлил).  

Каргыш алу – берәр начарлык, әхлаксызлык эшләп, каргалуга дучар булу.

3 нче бирем. Түбәндәге тәгъбирләрнең мәгънәләрен ачыклагыз.

Кеше күрке йөз булыр, йөзнең күрке күз булыр, телнең күрке сүз булыр.

Кешенең акылы сүзеннән, асылы эшеннән беленә.

Теле бозыкның күңеле бозык.

Ирдәм башы – тел. (Ирдәм - әдәп, әхлак, саф күңеллелек, гаделлек мәгънәләрен аңлата)

4 нче бирем. Димәк, халык югары тел кулҗтурасына ия булуны элек-электән кешенең иң күркәм рухи-әхлакый сыйфатларының берсе итеп санаган. К.Насыйриның “Кырык бакча” китабыннан өзек: “Олуглык акыл белән, әдәп белән, әмма нәсел белән, нәсәп белән түгелдер”. Әлеге фикерне мәгърифәтче тагын да нечкәләп, башкачарак болай ди: “Зур тырышлыктан вә гыйлемнән, вә күркәм әхлактан ялангач булып та, буй белән вә җәмал белән, вә кыяфәт белән олуглыкны эстәмәк – ялгыш гамәлдер”. Димәк, кеше олуглыкка өч төрле гамәл-халәт аша гына ирешә ала. Аларның кайсылары беренчел? Калган икесен шуннан чыгарырга.

5 нче бирем.

Үткер сүз, тапкыр сүз – уй бинасы.

Тәмле сүз, татлы сүз – ил йоласы.

Тыңлап кына торса ни буласы.

Фикерсез озын сүз – тел зинасы.

Чыннан,  да үз фикереңне аз сүз белән ачык һәм җыйнак итеп, тыңлаучыны ялыктырмый ганы әйтеп бирә белү телгә осталыкның гына түгел, хәтта акыллыкның да бер билгесе булып тора.

Дөньяда иң татлы нәрсә дә, иң ачы нәрсә дә - тел. Бу халкыбызның тәкъбире. Аның шула булуын мәкальләр белән дәлилләгез (Н.Исәнбәт тарафыннан төзелгән “Мәкальләр һәм әйтемнәр” китабы кулланыла).

6 нче бирем.К.Насыйриның 89 нчы тәриясендә әйтелгәнчә,  кешенең күңелен җәрәхәтли, аны рәнҗетә торган ачы теллелек белән тормышта, чынбарлыкта очрашуыгыз  турында кыска гына хикәя языгыз.  

        

        IV. Рефлексия.

Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды? Максатка нинди юллар белән ирештек? Дәрестән үзегезгә нәрсәләр алдыгыз?

Дәрес өчен үзеңә бәя кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Каюм Насыйри иҗатында халык медицинасы

•Максат: халкыбызның гигиена – сәламәтлек саклау буенча белемнәрен үстерүгә теләп , киң халык массалары өчен популяр телдә язылган К.Насыйри мирасын фәнни юнәлештә өйрәнеп , бүгенге буынга җиткерү.•...

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Исследовательская работа учащейся на тему Каюм Насыйри

Исследовательская работа учащейся на тему Каюм Насыйри...

Халык авыз иҗатында чишмә образы

      Безнең заман – тизлек заманы, машиналар заманы. Табигать белән кеше арасында ара һаман ераклаша кебек. Күңелләр табигый тавышларны, табигый моңнарны тоймый башлый, тупаслан...

Гамил Афзал иҗатында милли мәсьәлә һәм халык язмышы

Гамил Афзал иҗатын өйрәнү, милли мәсьәләне ачыклап күрсәтү....

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы

Габдулла Тукай иҗатында халык педагогикасы чагылышы...