Мирхәйдәр Фәйзи – татар музыкаль драматургиясенә нигез салучы
проект

Бариева Диляра Тафкиловна

Мирхәйдәр Фәйзи – татар музыкаль драматургиясенә нигез салучы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_mirhydr_fyzi.docx304.18 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Мирхәйдәр Фәйзи – татар музыкаль драматургиясенә нигез салучы.

I. Тема : Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты.

Дәрес тибы: кереш дәрес

Дәрес төре: лекция, өлешчә эзләнүгә нигезләнгән әңгәмә

Дәреснең максаты:  Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру.

Бурычлар: 1. Язучы иҗатындагы үзенчәлекләрне табу;

                     2. Бирелгән материалны төгәл күзаллауга ирешү;

                     3. Тормыш һәм иҗат юлына кызыксыну уяту.

Дәрес ахырына укучылар үзләштерергә тиешле

белем:

Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы турында төп фактларны белү;

күнекмә:

  • план төзү;
  • текст белән эшләү күнекмәсе булдыру.

Дәрес планы:

  1. Укучыларны дәрестә актив эшчәнлеккә әзерләү.
  2. Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш һәм иҗат юлы турында презентация ярдәмендә таныштыру.
  3. Сораулар һәм биремнәр ярдәмендә язучы иҗатындагы үзенчәлекләрне табу.
  4. Дәреслек һәм презентациядәге материалларга нигезләнеп  тормыш юлы һәм иҗаты турында төркемнәрдә план рәвешендә язу, уңышлы план үрнәген дәфтәрләргә теркәү.
  5. Өй эше турында мәгълүмат.
  6. Дәрескә нәтиҗә ясау.

Җиһазлау: язучының портреты;   мультимедиапроектор

Дәрес этабы

Вакыт

минут

Эшчәнлек

Укытучы

Укучы

Мотивлаштыру-ориентлаштыру

2

  1. Драматургия темасына кагылышлы  төшенчәләрне искә төшерү.
  2. Уку мәсьәләсен кую.
  3. Укучылар истә калдырырга һәм игътибар итәргә тиешле өлешләрне билгеләү.
  1. Драматургия темасына караган төшенчәләрне искә төшерү.
  2. Дәреснең максаты, этаплары һәм эшчәнлекне оештыру формалары белән танышу.
  3. Истә калдырырга һәм  игътибар ителергә тиешле өлешләр белән танышу.

Кереш лекция

15

  1. Презентация кулланып укытучы лекциясе.

www.docme.ru/doc/38725/m.fәjzi

  1. Драматург иҗатын чагылдырган модель бирү.
  1. Драматургның тормыш юлының, иҗатының төп моментларын билгеләү.
  2. Иҗатындагы үзенчәлекләрне табу.

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

20

  1. Язучы иҗатындагы төп үзенчәлекләрне билгеләү һәм план рәвешендә дәфтәргә яздыру.
  2. Төркемнәрдә язучы  иҗатын чагылдырган модельне планга нигезләнеп тулыландыру.
  3. Уңышлы модельне ачыклау.
  1. Язучы иҗатындагы төп үзенчәлекләрне табу, дәфтәргә теркәп бару.
  2. Укытучы тәкъдим иткән модельне тулыландыру.
  3. Тулыландырылган модельне тәкъдим итү.
  4. Әңгәмәдә катнашу.

Рефлексив-бәяләү

8

  1. Уңышлы модель белән танышу.
  2. Үзбәя.
  3. Өй эше бирү, эш тәртибен аңлату.
  4. Дәреслектән Исмәгыйльнең Хәлилне атып үтергән өлешен  укып күрсәтү.
  1. Уңышлы модельне дәфтәрләргә теркәү.
  2. Үз эшчәнлегеңне бәяләү.
  3. Өй эшен язып кую, аны башкаруга күрсәтмәләрне тыңлау.
  4. “Дәрестә нинди яңалык белдек?”- соравына җавап бирү.

II. Тема: М.Фәйзи “Галиябану” драмасы

Дәрес тибы: яңа теманы өйрәнү

Дәрес төре: дәрес -әңгәмә

Максат : Әдәби әсәр белән таныштыру

Бурычлар :

  1. Бүлекләрне рольләргә бүлеп сәнгатьле уку.
  2. Революциягә кадәр хатын-кыз азатлыгы проблемасының әһәмиятен аңлауларына ирешү.
  1. Әсәрнең әдәбият тарихында тоткан урынын ачыклау һәм горурлык хисе тәрбияләү.

Дәрес ахырына укучылар үзләштерергә тиешле

Белем:

  • драма әсәренең үзенчәлеген белү.

Күнекмә:

  • сәнгатьле уку күнекмәсе;
  • сүзлек белән эшләү күнекмәсе.

Дәрес планы:

  1. Укучыларны әсәрне кабул итәргә әзерләү.
  2. Автор турында өстәмә мәгълүматны тыңлау, нәтиҗә ясау, бәяләү.
  3. Әсәрнең язылу тарихы белән таныштыру.
  4. “Драма”, “драматург”, “драматургия”, “драма театры”, “музыкаль драма” төшенчәләрен кабатлау.
  5. Әсәрне рольләргә бүлеп уку.
  6. Дәреслектәге анализга нигезләнеп, гомуми нәтиҗә ясау.
  7. Өй эше бирү.(Хәлил һәм Исмәгыйль образларына чагыштырулардан торган тезислар төзергә)

Җиһазлау, кулланылган әдәбият: Татар әдәбияты:Теория. Тарих/  Д. Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов, Т. Ш. Гыйләҗев. – Казан: Мәгариф,  2004. – 247 б.

Татар әдәбияты:/ Х. Й. Миңнегулов, Н. С. Гыймадиева. – Казан: Мәгариф, 2006. – 383 б.

Дәрес этабы

Вакыт

минут

Эшчәнлек

Укытучы

Укучы

Мотивлашты-

ру-ориентлашты-ру

5

  1. Укучыларны дәресне кабул итүгә әзерләү.
  2. Дәреснең темасын һәм максатын укучылардан әйттерү.
  3. Дәреснең эш этаплары белән таныштыру.
  1. Дәреснең максатларын билгеләү.
  2. Дәреснең эш этаплары белән таныштыру.

Уку мәсьәләсен чишү

27

  1. Автор турында өстәмә мәгълүматлар тыңлау;  узган дәрестә бирелгән модульне тулыландырып сөйләү.
  2.  Драманың язылу тарихы белән таныштыру
  3. Темага караган төшенчәләрне барлау.
  4. Рольләргә булеп укыту.
  1. Әңгәмәдә катнашу.
  2. Әсәрнең язылу тарихы белән танышу.
  3. Драма темасына караган төшенчәләрне искә төшерү.
  4.  Әсәрне уку.

Рефлексив-бәяләү

13

  1. Эчтәлекне аңлауны тикшерү сораулары.
  2. Дәреслектә бирелгән анализ белән танышу.
  3. Өй эшен башкаруга күрсәтмәләр бирү
  1. Сорауларга җавап бирү.
  2. Анализ белән танышу, төп фикерне аерып әйтү.
  3. Өй эшен язып кую.

III. Тема: М.Фәйзинең  “Галиябану” драмасында образлар

Дәрес тибы: әсәрне анализлау

Дәрес төре: дәрес - бәхәс

Максат :  Әсәрдә сурәтләнгән  әдәби геройлар һәм аларның эш – гамәлләрен анализлау,  кеше җанының, күңеленең төрле халәтен сиземләргә өйрәтү.

Бурычлар :

  1. Образларга салынган идея- тематик фикерне күрә белергә, шул нигездә әсәрнең тулы идея- тематик асылын ачу.
  2.  Әдәбият теориясе  буенча алдан алган төшенчәләрне кабатлау.
  3. Геройлар характерын ачуда кирәкле алымнарны камилләштерү.

Дәрес ахырына укучылар үзләштерергә тиешле

       Белем:

  • әдәби теоретик  төшенчәләрне атый  белү

Күнекмә:

  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау
  • образларга характеристика бирү

Дәрес планы:

  1. Уңай  психологик халәт тудыру.
  2. Укучылар төзеп килгән тезисларны тыңлау, образларны ачу, бәяләү.
  3. Әсәрнең композицион үзенчәлегендә, сюжет үстерелешендә Галиябану образын ачу өчен схема төзү, бирелгән схема нигезендә әлеге  образны ачу.
  4. Өй эше бирү.

Җиһазлау: интерактив такта

Дәрес этабы

Вакыт

минут

Эшчәнлек

Укытучы

Укучы

Мотивлаштыру-ориентлаштыру

13

  1. Әсәрнең идеясен ачуда әдәби образларның роле турында кереш сүз.
  2. Өй эше. Чагыштырма тезисларны тыңлау, төзәтмәләр кертү, интерактив тактада үрнәк тезис бирү.
  3. Җавапларны бәяләү.

  1. Чагыштырма   тезисларны уку, бәяләү.

Уку мәсьәләсен чишү

25

  1. Сюжет этапларын ачыклау.
  2. Галиябану образын ачу өчен терәк-схема бирү.
  3. Галиябану образын ачуда ярдәмче образларның роле.

1.Сюжет элементларын аерып чыгару.

2. Терәк-схема һәм әсәргә нигезләнеп, Галиябану образын ачу.

3. Ярдәмче образларның төп образны кайсы яктан ачуларын билгеләү.

Рефлексив-бәяләү

7

  1. Рефлексив кабатлау.
  2. Өй эше бирү.
  3. Бәяләү .
  1. Дәреснең һәр этабына карата үзбәя.
  2. Өй эшен язып кую, аны башкаруга карата күрсәтмәләрне тыңлау.

IV. Тема:  Б.с.ү. Бәхетем кем кулында?

Дәрес  тибы: йомгаклау

Дәрес төре: дәрес-тикшеренү

Максат: Сөйләм үстерү барышында әсәрдә сурәтләнгән  әдәби геройлар һәм аларның эш-гамәлләре мисалында кеше җанының, күңеленең төрле халәтен сиземләргә өйрәтү.

Бурычлар:

  1. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
  2. Мөстәкыйль эшкә тарту юлы белән сәхнә әсәренең үзенчәлекләрен үзләреннән ачтыра бару.
  3. Укучылырның теманы үз көчләре белән ача алуларына һәм аудитория алдында чыгыш ясый алырлык булуларына ирешү.

Дәрес ахырына укучылар үзләштерергә тиешле

       Белем:

  • әсәрдә катнашучыларның үзара бәйләнешләрен таба белү.

Күнекмә:

  • өстәмә белем чыганакларын куллану;
  • үз фикереңне эзлекле һәм дәлилле җиткерү.

Дәрес планы:

  1. Уңай психологик халәт тудыру.
  2. Бәхет төшенчәсенә аңлатма бирү.
  3. Иҗади тест биремнәрен үтәү, әңгәмә.
  4. Ситуатив күнегүләр эшләү.
  5. Ситуатив күнегүләргә нәтиҗә ясау.
  6. Яшь буынга теләкләр (йомгак).

Җиһазлау: укучылар әзерләгән рәсемнәр, техник чаралар.

Дәрес этабы

Вакыт

минут

Эшчәнлек

Укытучы

Укучы

Мотивлаштыру-ориентлаштыру

10

  1. Бәхет төшенчәсенә аңлатма бирү.
  2. Иҗади тест биремнәрен эшләтү.
  1. Бәхет төшенчәсен ачыклау.
  2. Иҗади тест биремнәрен үтәү.

Уку мәсьәләсен чишү

30

  1. Ситуатив күнегүләр тәкъдим итү.
  2. Ситуатив күнегүләргә нәтиҗә ясау.
  1. Ситуатив күнегүләр эшләү.
  2. Ситуатив күнегүләргә нигезләнеп бәхет төшенчәсен ачу.

Рефлексив-бәяләү

5

  1. Яшь буынга теләкләр (йомгаклау).
  2. Үзбәя .
  1. Дәрестәге гомуми эшчәнлеккә бәя бирү.

Тема: Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”драмасы. Йомгаклау дәресе.

Максат: Сөйләм үстерү барышында әсәрдә сурәтләнгән әдәби геройлар һәм аларның эш гамәлләре мисалында кеше җанының,күңеленең төрле халәтен сиземләргә өйрәтү.

Бурычлар:1.Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

                     2. Мөстәкыйль эшкә тарту юлы белән сәхнә әсәренең үзенчәлекләрен укучыларның үзләреннән ачтыра бару;

                     3. Теманы үз көчләре белән ача алуларына һәм аудитория алдында чыгыш ясый алырлык булуларына ирешү.

Дәрес тибы: йомгаклау

Дәрес төре: дәрес-тикшеренү

       Техник чаралар:  интерактив такта, наотбук.

                                                Дәрес барышы

              1.Уңай психологик халәт тудыру.

                 Галиябану көе куела.   галиябану.mp3

               Бәхет

Нәрсә соң ул бәхет? Кайда соң  ул?
                                       Ничек аны эзләп табарга?

Тормышыңда берни уйламыйча,

Сөю утларында янарга.

Бәхетле булу нәрсә икән соң ул?

Тыныч һәм кайгысыз көннәрме?

Бу җирдәге һәрбер кешене

Язмышлар бәхетле итәрме?

Укучылар! Без бик еш бер-беребезгә бәхет телибез. Безнең барчабызда бәхетле булырга тели, без моңа омтылып яшибез, шуның өчен көрәшәбез. Бәхет турында фәлсәфәчеләр кызыклы гына фикерләрен әйтәләр, шагыйрьләр шигырьләр язалар, композиторлар аларга көй чыгаралар, җырчылар аларны башкаралар, ә без исә аларны яратып тыңлыйбыз. Бәхет турындагы әңгәмә беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйм. Чөнки барыбызның да бәхетле буласы килә,ә нәрсә икән соң ул бәхет?

   

         2.        Нәрсә ул бәхет? Ул кем кулында?

                          Бер укучы аңлатмалы сүзлектән укый.

          Бәхет- иң көчле һәм тулы канәгатьлек хисе (халәте); уңыш, уңышка очрау, уңай  язмыш; көчле уңай хисләр барлыкка килү.

        Укучылар! Минем фикеремчә кеше бәхетне нидә күрсә, шуңа  гомере буе  омтылып яши торгандыр. Бер – берегезне тыңлаганнан соң.  сез бәлки “Бәхет” төшенчәсенә бүтәнчәрәк карый башларсыз, аңа ирешү  өчен көрәшергә, максатчан яшәргә кирәклегенә төшенерсез.

3.Иҗади тест

1)Бәхет төшенчәсен билгеләгән җавапларны күрсәтергә:

а) байлык      

б) тазалык              

    в) әйбәт билге алу

г) машинаң булу          

    д) гаиләң имин булу

е) дусларың булу              

    ж)  БДИ ны әйбәт бирү

з) сөю                            

и) сөелү

к) һәр яңа туган көнгә сөенү        

л) яшисе килеп яшәү

м) тәмәке тартмау                        

 о) аракы эчмәү

п) наркотик кулланмау              

2)Бәхетне акчага сатып алып буламы? Үз фикереңне дәлиллә.

а) әйе                        б)       юк                    в) җавап бирә алмыйм

3)Кешенең бәхете үз кулында  булуы белән килешәсезме? Үз фикереңне дәлиллә.

а) әйе                        б)       юк                    в) җавап бирә алмыйм

4. Төркемнәрдә ситуатив күнегүләр эшләү.

1)Сезнеңчә  кайсы образга бәхетле булу өчен нәрсә җитми?

1 төркем.  Хәлил образы.

2 төркем . Исмәгыйль образы.

3 төркем.  Галиябану образы.

4 төркем.  Бәдри образы.

2) Диалогларны уйнау.

Әсәрдә Галиябану

образы аеруча нык ачылган урыннар

Галиябануның нинди сыйфатлары ачыла

Катнашучылар исемлегендә Галиябану ялгызы. Бәдри—Галимә диалогы

Галиябану бик матур кыз, 17 яшьтә.

Галиябану—хисләргә бай кыз.

Галиябануның матурлыгы гади матурлык кына түгел, җырлар чыгарырлык матурлык: яна пешкән алма кебек, кап-кара сызылып киткән кыйгач каш. Ходай матурлыкны җыйган да „мә" дип Галиябануга биргән. Галиябану авылда гына түгел, тирә-юньгә бер кыз.

Галиябануның беренче монологы.

Изге күңелле бу кызның мәхәббәте саф һәм тирән. Моның өстенә Галиябануда халыкның бер күркәм сыйфаты яши—җыр, көй иҗат итү сәләте бар анда.

Галиябануның икенче монологы

Галиябану мәхәббәте саф һәм турылыклы. Башкалардан килгән хатлар ана чирканыч тоела. Исмәгыйльнең кызыксыз байлыгына бер дә исе китми.

Галиябану— Хәлил диалогы

Галиябану—гүзәл кыз, матур җырлый. Ләкин ул гади авыл кызы. Бүтән кызлар кебек үк егете белән күрешергә ашкына. Аның иң зур идеалы—сөйгәненә кияүгә чыгып, бәхетле булу. Галиябану тәвәккәл дә. Әтиләре яхшылык белән Хәлилгә бирмиләр икән, ул ябышып чыгачак.

Галиябану— Галимә диалогы

Галиябану, башка кызлар кебек үк, өй эшләре карый, самовар куя, гаилә кору өчен вак-төяк кирәк-яраклар хәзерли. Галиябану ихлас күнелдән шатлана белә. Аның ин зур теләге—Хәлиленә кияүгә бару, сөйгәне белән бергә булу.

Галиябануның өченче монологы

Галиябану—сабыр татар кызы, үзенең ихтыяр көченә ул үзе дә ышана. Хәлилне солдатка алсалар, ул аны бик озак, янына әйләнеп кайтканчы көтәчәк.

Бәдига монологы

Галиябану—җитез, уңган кыз.

3)Рәсемнәрне анализлау.(Өй эшенең икенче өлеше.-Укучылар ясаган һәм җыйган рәсемнәр белән эш.)

C:\Users\Тат.яз. - 2.8\Desktop\43525440_qdmz9bHVWC.jpgC:\Users\Тат.яз. - 2.8\Desktop\259587-happy-family-with-two-children-on-blue-sky.jpgC:\Users\Тат.яз. - 2.8\Desktop\4792(1).jpg

               

Картинка 19 из 52http://tamasha.ru/uploads/news/AK971ig1Bg.jpg

5.Ситуатив күнегүләргә нәтиҗә ясау.

1)Укучылар фикерен тыңлау.(Өй эшенең беренче өлеше-“Бәхетем кем кулында?)

2) Югары урыннарда утыручы депутатларыбыз бәхет турында ни дип уйлый икән?  Депутат, шагыйрь  Разил Вәлиевның “Нәрсә соң ул бәхет?” дигән сорауга җавабы белән танышып үтик әле:

– Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Оҗмах һәрвакыт алга дәшеп тора. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бүген үзен бәхетле дип санаган кеше, минемчә, бәхетле түгелдер. Ул фәкать шатлык, канәгатьләнү кичерә. Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рух, халәт ул. Сау булыйк! Бәхетле булыйк.

Разил Вәлиев

     6.Яшь буынга теләкләр.

  ”Нәрсә ул бәхет?” дигән сорауга җавап күптөрле. Сез моны үзегезнең җавапларыгызда ачык күрәсез. Кеше яшәгән чор, буын алышынган саен  бу сорауга җавап та үзгәрә бара. Бүген исә бу сорауга иң яшь буын җавап бирде. Бәхетне гаилә тормышында, әти - әниләрегезнең исән – сау булуларында, тыныч тормышта яшәүдә, сезне аңлауларында күрүегез мине бик сөендерә. Бәхет ул аяк астында, шуны онытмасак иде. Бәхетле булу өчен сәламәтлек тә, ярату да, матди яктан тәэмин ителеш тә, рухи байлык, дуслык, гайлә   тормышы- барысы да кирәк. Алар бер-берсе белән тоташып бәхет чылбыры тәшкил итәләр. Санаганнардан берсе генә булмаса да бу алтын чылбыр өзелер иде...  Бу хәл сезнең әле башланып кына килгән тормышыгызда була күрмәсен.  

      Җыр куела.

    Салават Фатхетдинов - Бэхет (mp3ostrov.com).mp3


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Әбием истәлекләре.(Татар әдәбиятыннан әдәби-музыкаль кичә)

Татар халкының борынгы заманнардан ук килә торган үзенә хас  йолалары, бәйрәмнәре бар. Элегрәк вакытларда Нардуган, Нәүрүз бәйрәмнәре шаулап үткән аулак ойләр, каз омәләре гөрләгән, кич утырганда...

Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина. Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме)  өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләргә бүленеш....

Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф  (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләр бүленеше....

«Татар халкының милли бәйрәмнәре» Әдәби-музыкаль кичә

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән якынрак  танышу төрле уеннар уйнау,җырлар  җырлау, шигырьләр сөйләү, презентацияне кичә барышында карау аша башкарыла.Укучыларда төрле милләт халкына хө...