Муса Жәлил шигырьләрен өйрәнәбез.
методическая разработка (5 класс)
Предварительный просмотр:
Карак песи
Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр,
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә:
— Мияу, мияу, пескәем!
Барчы, зинһар, чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма!
Песи күргәч күселәр
Койрыкларын кыстылар.
Йөрмәделәр чабышып,
Ярыкларга постылар.
Мияу, мияу, пескәем!
Колак салдың сүземә!
Каравылдан бушагач,
Сөт бирермен үзеңә!
Иртә белән майга дип
Керсәм, күзем акайды:
Явыз песи берүзе
Ялт иттергән ак майны!
— Мияу, мияу, пескәем,
Хыянәтче икәнсең.
Саклый торган маеңны
Үзең ашап киткәнсең!
Тау елгасы
Ник ярсый бу елга,
Ник шаша, ник таша?
Тын акса ни була,
Җай гына, уртача?
Нигә бу дулкыннар,
Нигә бу кубекләр?
Нидәндер куркынган,
Котырган кебекләр.
Бер ага җәелеп,
Киңәеп, кинәнеп,
Ярларга бәрелеп,
Нәрсәдер сөйләнеп.
Бер кинәт, котырып,
Сикерә ташларга.
Бер тагын, онтылып,
Чокырга ташлана.
Бу нинди наян су!
Кем айкый соң астын?
Ник болай ул ярсу,
Ник болай ул шашкын?
Түзмәдем, ахрысы,
Сорадым елгадан.
— Ник, - дидем, - сабырсыз,
Тынычсыз син һаман?
— Мин, - диде, - бик озак
Яттым җир астында.
Иреккә, ди, сусап
Һәм йончып салкынга.
Мин булдым коллыкта,
Тарлыкта, хурлыкта,
Мин хәзер кинәнәм
Җир, һава муллыкка.
Елларча җыйналган
Нәфрәтне һәм дәртне
Мин хәзер чыгарам
Гайрәтле, йөрәкле.
Мин көчле, ирекле,
Дулкынлы, күбекле.
Алдагым өметле,
Бүгенгем курекле!
Мин котлыйм кояшны,
Мин хурлыйм җир астын!
Шуңарга мин ярсу,
Шуңарга мин шашкын!
Хәдичә
Күрше кызы Хәдичә,
Шулай гадәттәгечә,
Озак йөреп бакчада,
Кичегеп кайтты кичә.
Каравылчы карт аның
Ишетмәгән кайтканын.
Шуңар күрә ачмаган
Хәдичәгә капканы.
Капкада тимер йозак,
Хәдичә көткән озак.
Тышта кунып булмый бит,
Булса да гәрчә йөз ак.
Ахры кызга уй керә,
Төнлә белән кем күрә?
Күп тикшерми Хәдичә,
Койма аша сикерә.
Кайтып керә йортына,
Кайткач бар да онтыла.
Тик, кадакка эләгеп,
Юбка гына ертыла.
Ул көн «соң» дип ямамый,
Аны-моны карамый.
Иртән китә хезмәткә,
Кичегергә ярамый.
Әле дә кичә соң кайтып,
Йоклаган кырын ятып;
Күрше карчык эшенә
Чак җибәргән уятып.
Менә бара ул, кара!
Юбка гына чайкала.
Исе китеп хатын-кыз
Юбкага карап кала.
Икенче көн ни күрәм? —
Бер елыйм да бер көләм.
Урам тулы хатын-кыз,
Бар да ерык юбкадан.
Күрче, күршем теккәнче,
«Мода» дип, көн үткәнче,
Бар да ерган юбкасын
Бот төбенә җиткәнче!
Әй, Хәдичә, Хәдичә!
Кичегеп кайтып кичә,
Нинди эшкә чуалдың -
Яңа мода чыгардың.
Кызлар, төнлә йөрмәгез,
Коймадан сикермәгез,
Тагын әллә ни ертып,
«Мода», - дия күрмәгез.
Имән
Юл чатында ялгыз гына
Үсеп утыра бер карт имән.
Тирә-ягы яшел чирәм,
Ботаклары җиргә тигән.
Таң җилләре җилфер-җилфер
Җилфердәтә яфракларын.
Имән җырлый, искә төшереп,
Шаулап үткән яшь чакларын.
Мең ел элек кемдер монда
Җир казыган, тир тамызган.
Һәм беренче кат имәннең
Яшәү иртәсен кабызган.
Кем дә белми ул кешене,
Игенчеме, бакчачымы,
Яшеллек һәм хәят сөйгән
Батыр хезмәт патшасымы?
Кем булса да, туфрагында
Җир саклаган аның тирен.
Һәм карт имән гомре белән
Бүләкләгән бу эш ирен.
Һәр көн юлдан дистәләгән
Юлчы уза, тузан туза.
Һәм һәр юлчы — моңлы җырчы –
Имән җырын тыңлап уза.
Җилле көнне юлчыларны
Имән саклый җил~яңгырдан.
Җылы биреп җил-су үтмәс
Яшел чуклы юрганыннан.
Күләгәсе ял иттерә
Кырда эшләп арганнарны,
Кавыштыра айлы кичтә
Яшерен утта янганнарны.
Юл күрсәтә адашканга
Имән кышкы бураннарда.
Җәен татлы дымын эчерә
Кырда урак урганнарга.
Бәхетле син, ерак илдәш,
Хезмәтеңә мин баш иям.
Һәйкәл булып яшьлегеңә
Үскән монда бу карт имән.
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.
"Карлыгач"
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.
Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.
Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.
Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.
Карлыгачым ямьсез озын кара төндә
Каты йоклый оясында, алмый тын да.
Бер канатының астына тыга башын,
Уянмый ул,- бөтен кеше тавышлансын.
Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен,
Төн буена нинди каты җил исмәсен,-
Ни булса да, бары да бер аның өчен, —
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.
"Бала белән күбәләк"
Бала:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
"Бишек җыруы"
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Йокла, угълым, йом күзен,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.
Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем;
Сина теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.
Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син;
Куанычым, шатлыгым
Бала йокысы
Ак мамык мендәрнең
Эченә күмелеп,
Ул йоклый, төсенә
Сокланып үләрлек!
Күкрәген тутырып
Еш, иркен сулаудан
Ал бәрхет ирене
Аз гына суланган.
Битләре — пар алма,
Миләүшә — керфеге.
Тир белән чыланган
Ефәк чәч бөртеге.
Өстеннән ул тибеп
Очырган юрганын.
Өч бөртек кашын да
Җыерган булган ул!
Бадианмы, нәркисме —
Хуш исле кочагы!
Куенында, билгеле,
Иң сөйгән курчагы.
«Шылт» иткән тааыш юк,
Бүлмәдә шундый тын.
Кешеләр сөйләшә
Үзара шыпыртын.
Чү, акрын! Идәнгә
Нык басып йөрмәгез!
Йокласын туйганчы,
Уята күрмәгез!
Бүлмәдә өч чебен
Бар иде, аны да
Шәл белән кудылар
Өлкәннәр ягына.
Күрегез, никадәр
Кадерле баланың
Йокысы да назлы
Күңленә ананың!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .
Тема: Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат: 1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...
Аның йөрәге –шигырьләрдә. Х.Туфанга багышланган кичә.
Аның йөрәге –шигырьләрдә.Х.Туфанга багышланган кичә....
"ШИГЫРЬЛЕ КҮҢЕЛЛӘР" җыентыгы
Үземнең шигырьләремнән өзекләр...
Шигырьләр дөньясында
Конспект урока по теме М.Джалиль для русскоязычной группы...
”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)
Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...
Герой шагырь Муса Җәлилнең балалар һәм табигать турындагы шигырьләре
Материал был представлен в Малых Ломоносовских чтениях (2015 г.), в Городских Джалиловских чтениях школьников и учителей (2016 г)...
«Муса Җәлил шигырьләрен туган телемдә сөйлим» видеомарафоны.
Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Әмма фашист лагерьларында язылган шигырьләре һәм җырлары белән исемен мәңгеләштергән Муса Җәлил кебе...