Аның йөрәге –шигырьләрдә. Х.Туфанга багышланган кичә.
классный час по теме
Предварительный просмотр:
Аның йөрәге –шигырьләрдә.
1нче алып баручы: Муелларның чәчәк аткан чагы.
Хуш исләрен чәчкән чак иде.
Һавалар саф, ә болытлар ап-ак
Күңелләр дә шулай ак иде.
Муелларның бөдрә чәчәкләрен
Сөеп йөри идең шатланып.
Мине чакырдылар, хәзер кайтам
Диеп киттең дә... Ләкин кайтмадың.
2 нче алып баручы:Күпләр оныттылар: киштәләрдән
Китабыңны алып ыргыттылар
Көткәннәр һаман көттеләр.
Көттергәннәр сабыр булган кебек,
Көткәннәр дә була түземле.
Ерак юллар, кырыс еллар аша
Көтеп алдык менә үзеңне.
1 алып баручы: Аксубай волосте Иске Кармәт авылында унынчы бала булып Хәсән исемле малай дөньяга килә.Аның балачагы мәһабәт урман- тугайлар, хәтфә болыннар , челтерәп аккан чишмәлә кочагында үтә.
. Магнитафонда Х. Туфанның үз тавышын тыңлау.”Агыла да болыт агыла “ шигыре укыла
2 алып баручы: Булачак шагыйрьгә 1905 нче елгы революциядән соң, бакыр рудникларында эшләргә туры килә.1914 елда уфада Галия мәдрәсәсендә белем ала.Бу мәдрәсәдә ул Г.Ибраһимовтан
дәресләр алса, Ш.Бабичтан шигырь язу серләренә өйрәнә. Әдәби кичәләрдә М.Гафури, С.Рәмиев кебек шагыйрьләрнең чыгышларын тыңлау бәхетенә ирешә.
1 нче алып баручы: Искә алып мине быел тагын
Тиргиләрдер Кармәт гөлләре:
Минем әле алар турында бит
Ярты сүз дә язган юк әле.
Нәрсә диләр икән ул чәчәкләр?
Китте дә бу ,батты ди микән?
Ә дөньяның мин күрмәгән төше,
Мин күрмәгән гөле күп икән...
2 нче алып баручы:
Йөрисе бар әле җир йөзендә,
Керзь итекләр ун кат тузганчы.
Матурлыгын аны күрә алган,
Сизә алган көннәр узганчы.
Кырларыңда,инеш юлларыңда
Гизәсе дә әле гизәсе.
Җырга салып җырдай тормышыңны
Үзеңә бүләк итәсе иде.
Шигырь “Бу елларда мин дә шулай идем”.
Җыр “Казан кичләре”
1 нче алып баручы: 1924 нче елның көзендә әдәбиятка беренче адымнарын ясый Х.Туфан.2-3 ел эчендә Х.Туфан татар шигырьләренә эчтәлек, форма җәһәтеннән яңа бер аһаң, сыйфат алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла.Бигрәк тә поэма жанрында зур иҗади уңышларга ирешә.
2 нче алып баручы: Хат укыдым...
Үткән көннәргә ул.
Алып китте мине бүгеннән .
Күз төшердем
Онытылып калган
Төш шикелле ерак гомергә.
Юлда менә- кояш...
Тукта,
Кайда күрдем?
Әллә ничек таныш бу кояш.
Нинди яз бу?
Әйтә алмыйм ...
Ниндидер бу... тынчу, моңсу яз.
Шигырь “Уралдан үтешли”
1 нче алып баручы: Табигатькә, тормышка поэтик мөнәсәбәт, сурәтле сиземләү сәләтле шагыйрьдә әнисе тәрбиясе тәэсирендә формалаша. Үз сүзләре белән әйткәндә: “Дөньяның , табигатьнең матурлыгын күрергә иң әвәл әнием өйрәтте мине.”
Шигырь “И әниләр.”
2 нче алып баручы: Шагыйрь табигать тормышында тирән эчке мәгънә күрә: су тамчысында, яфрак җилфердәвендә, ак каен зарында, йолдызлар җемелдәвендә, ком бураны шавында кеше хисләренә якынлык таба. Табигать сурәте аша ул шәхес кичерешләрен”Ак каен” шигырендә чагылдыра.
Җыр “Ак каен”
1 нче алып баручы: Х.Туфанның туган җирләреннән сөрелеп Себер далаларында көтү көтеп йөрисе еллары аның шигъриятендә ун- унбиш елга алдан чагыла.
Көзге төндә аккош моңая,
Кемгәдер ул эндәшә бугай.
Төннәр буе моңаеп шулай
Ята кырда ике ак канат.
Җыр “Киек казлар”
2 нче алып баручы: 16 ел кимсетелеп ,тоткынлыкта яшәгәннән соң ,1956 елның көзендә туган якларына әйләнеп кайта Х.Туфан.Әмма аның тормышында зур таяныч булган , үз канын сатып , иренә ризыклар җибәреп торган хатыны Луиза Салиаскарованы югалту кайгысыннан йөрәге өзгәләнә.Сагыш,юксыну иҗатына да күләгә сала.
Җыр “Юксындырсаң нишләрмен”
Шигырь “Аралагыз мине”
1 нче алып баручы: Талант- чиксез байлык. Талант ул әдип иманының сизгерлеге, аның җанының халык язмышын кайгыртуга көйләнгән булуы. Талант халыкка хезмәт итәргә тиеш. 80 яшенә кадәр Туфан бөтен барлыгы белән халыкка хезмәт итте.
2 нче алып баручы: Мөмкин икән –якла мине язмыш!
Түгел икән- ирек синеке...
Без күнеккән:без тау күтәреп тә
”Эх”димәгән кырыс илнеке.
Илнең исемен саклар өчен әгәр,
Безнең башлар, безнең гомерләр,
Утлар эченә керә ала икән,
Димәк, алар ялган түгелләр.
2нче алып баручы: Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем- бәгърем, син ул, син!
Шигырь “Туган телем”
1нче алып баручы: Хәсән Туфан – татар поэзиясенең горурлыгы.Аны рус шагыйре М.Дунинның “уникаль талантка ия шагыйрь” дип атавында тирән хаклык бар.Аның шигырьләре хәзер дә, Мостай Кәрим сүзләре белән әйтсәк, “халык рухының илчесе” буларак дөнья буйлап сәяхәт итә.Тукай эстафетасын лаеклы дәвам итүе белән ул халыкка якын, кадерле.
Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Аның йөрәге –шигырьләрдә.
Х.Туфанга-110 яшь.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Хәсән Туфанга багышланган кичә
Бу әдәби-музыкаль кичә шагыйрь Хәсән Туфанга багышлап үткәрелде....
Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .
Тема: Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат: 1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...
Акмулла шигырьләрендә тоткынлык темасының мәгърифәтчелек реалистларындагыча гәүдәләнүе
Акмулла иҗатында тоткынлык темасының яктыртылышы....
"ШИГЫРЬЛЕ КҮҢЕЛЛӘР" җыентыгы
Үземнең шигырьләремнән өзекләр...
Шигырьләр дөньясында
Конспект урока по теме М.Джалиль для русскоязычной группы...
Х. Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә “Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә минем йөрәгем”.
Максат: 1.Х. Туфанның тормыш юлы, ачы язмыш сынавының шигъриятендә, җырларында чагылышын, һәр чорны иңләгән, тематикасы буенча гаять лирик эчтәлекле шигырьләрендәге төп...
Әниләр бәйрәменә багышланган шигырьләр
Әниләр бәйрәменә багышланагн презентация...