Гакыйль Сәгыйров иҗатында яшәү мәгънәсе
план-конспект урока (11 класс)
"Гакыйль Сәгыйров иҗатында яшәү мәгънәсе" - 11нче сыйныфта ачык сыйныф сәгатенең план-конспекты
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gakyyl_sgyyrov_izhatynda_yashu_mgnse.docx | 28.66 КБ |
Предварительный просмотр:
Гакыйль Сәгыйров иҗатында яшәү мәгънәсе
(11нче сыйныфта ачык сыйныф сәгате)
Шайхулова Х.Г., Әлмәт муниципаль районы Елховой урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Максат:
- Укучыларны Г.Сәгыйров тормышы, иҗаты белән таныштыру;
- аларда сәнгатьле сөйләм күнекмәсе булдыру;
- иҗади һәм мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;
- балаларга әхлак тәрбиясе бирү;
- көндәлек тормышта төрле язмышларга дучар булган кешеләргә игътибарлы булырга , тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәтү;
- үзеңә бирелгән гомернең кадерен белеп, көчле рухлы булып яшәргә кирәклегенә төшендерү.
Җиһазлау. Шагыйрьнең шигырь китапларыннан күргәзмә, “Балаларга үгет-
нәсыйхәт” китабы, Җәлил хәзрәт Фазлыев “Йөз дә бер вәгазь”китабы, Г.Исхакыйның “Динсез яшәп булмый” китабы.
Дәрескә эпиграф:
Бар дөньямны чолгап алган ут эчендә
Янсам да мин,ахры, яшәп туймамдыр.
Хисләремне сөйләп бирер сүзләр тапсам,
Туар иде мәңге тынмас гыйбрәтле җыр.
Дәрес барышы:
I.Оештыру.
II.Актуальләштерү.
Укытучының кереш сүзе.
-Укучылар, эпиграфтан аңлашылганча, бүгенге дәресебез көндәлек тормышта төрле язмышларга дучар булган кешеләрнең тормышта үз урыннарын табып, яшәү мәгънәсен безгә тирәнрәк аңлатулары турында булыр.
Язмыш тарафыннан сыналып та сынмаган, яшәү тәмен сәламәт кешеләрдән дә ныграк тойган шәхесләрне яки иҗат кешеләрен атап китсәгез иде.
Укучыларның җаваплары.
-Г.Сәгыйров, Ф.Яруллин, Дания Әгъзамова, Лилия Заһретдинова (“Ел хатын-кызы”)
Укытучы дәвам итеп:
- Әйе, тормыш безне төрлечә сыный. Тик шушы сынауларны үтәр өчен никадәр көч, сабырлык, түземлек кирәген һәр кеше үз башыннан үткәч кенә аңлый. Бу дәрестә без авыр язмышка юлыккан, әмма яшәү ямен тапкан көчле рухлы язучыбыз иҗатына тукталырбыз.
III. Төп өлеш.
Сүз беренче укучыга бирелә.
1 нче укучы. Ул кыскача Г.Сәгыйровның биографиясе белән таныштыра.(Слайдлар күрсәтергә мөмкин)
Гакыйль Сәгыйров Татарстанның Октябрь(хәзерге Норлат) районының Әхмәт авылында 1938 нче елның 16 нчы февралендә Шәрифулла һәм Хәбибҗамал гаиләсендә туа.Аның исеме дә җисемә туры килә, “гакыйль” гарәпчәдән “акыл иясе” дип тәрҗемә ителә.
Әтисе – Шәрифулла абый – игенче, эш сөючән ир-ат, авылның оста гармунчысы. Әнисе – авылда үзенең уңганлыгы белән дан тоткан кеше. Гакыйльдән соң бу бәхетле гаиләдә икенче уллары туа. Аңа Наил дип исем кушалар.
1941 нче елның 22 июнендә башланган дәһшәтле Бөек Ватан сугышы бу гаиләнең бәхетен чәлпәрәмә китерә. 3ай гына сугышта булып, Шәрифулла абый Смоленск шәһәре өчен барган канкойгыч сугышта батырларча һәлак була. Ә сугыш чорының бөтен авырлыгы бу әтисез, ирсез калган гаиләгә төшә.
1945 нче елны Г.Сәгыйров укырга керә. 1952 нче елда Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла авылындагы җидееллык мәктәпне “бишле” билгеләренә генә, Мактау рамотасы белән тәмамлый.
2нче укучы. Ул язучының күргәзмәдәге берничә рәсеме белән таныштыра.
Иң яраткан эше -рәсем ясау булганга һәм үзен киләчәктә рәссам итеп күргәнгә, үсмер егет Пенза сәнгать училищесына керергә җыена. Ләкин каты авырып, теләген тормышка ашыра алмый.
Укытучы:Бер-береңә булыйк миһербанлы,
Кирәк чакта күреп, сузыйк кул.
Бик катлаулы тормыш сынаулары,
Әкиятче генә түгел шул.
Бу юлларны Г.Сәгыйров ручканы тешләренә кыстырып язган. Әмма аның бу тырышулары бушка узмаган. Ул зур үрләр яулый.
3 нче һәм 4 нче укучы. Шагыйрьнең иҗатына хронологик күзәтү ясый.
-1957 нче елда тәүге шигырьләре Нурлат районы “Дуслык”газетасында басыла.
-1970 нче елда “Тормыш җиле”исемле беренче шигырьләр китабы чыга.
-1983 нче елда “Айбагарлар” дигән икенче җыентык дөнья күрә.
-1993 нче елда Татарстан язучылар берлегенә кабул ителә.
-1994 нче елда “Кабатланмас моң” китабы басылып чыга.
-1998 нче елда Самара өлкә Сабантуенда рәсемнәреннән күргәзмә оештырыла.
-1999 нчы елда “Неповторимая мелодия” (рус һәм татар телләрендә) китабы басыла.
-2000 нче елда “Ике кояш” җыентыгы басылып чыга. Россиядәге сәләтле
инвалидлар арасындагы конкурста катнашып, лауреат исемен яулый.
-2002 нче елда “Шатлыклы иртә” китабы басыла.
-2006 нчы елда соңгы иҗат җимеше - “Йөрәк сере” дөнья күрә.
Укытучы:
- Кая ашыгасың, кеше?
- Берәүгә илтәм шатлык.
- Алайса, бер үк туктама,
Ашык, дускаем, ашык!
6 нчы укучы. Шагыйрьнең “Кайсыгыз анда туйган яшәүдән...” шигырен яттан сәнгатьле укый.
… Кайсыгыз анда туйган яшәүдән?-
Тыгыз уйлардан, мәшәкатьләрдән,
Тынгысызлыктан, кыен эшләрдән
Һәм тирләп - пешеп, янып эшләүдән?
Кайсыгыз анда туйган сөюдән,
Башкалар өчен янып - көюдән,
Мәхәббәт хисен туң- кырау алган
Һәм йөрәкләре гел бушап калган?..
Кайсыгыз анда туйган барысыннан:
Кошлар җырыннан, чишмә тавышыннан,
Якын дустыннан, елмаюлардан,
Җил - давыллардан, ерак юллардан?
Килегез әле минем яныма!
Килегез әле минем яныма,
Ятыгыз әле минем урыныма,
Бирегез миңа аяк-кулгына!
Сөю ташыган йөрәге белән,
Һәр җанга изге теләге белән,
Эшкә сусаган беләге белән
Бу Кеше торып чыксын дөньяга.
Ул гына ачар серләр бар җирдә,
Ул гына чәчәр гөлләр бар җирдә,-
Серләрен ачсын, гөлләрен чәчсен,-
Кайсыгыз анда туйган яшәүдән!
Укытучы.
-Шагыйрь бу шигыре белән нәрсә әйтергә тели?
7 нче укучы. Шигырьнең идеясен әйтеп бирә.
Укытучы.
-“Дөньяда тора белү- зур һөнәр, әмма үлә белеп үлү- аннан да зур вә кыйммәтле һөнәр”,- дип яза мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин. Бу юлларны язганда язучы нәрсә әйтергә теләде икән?
Укучылар.
-Гомер юлын кеше лаеклы яшәргә, сәламәтлегенең кадерен белергә, тормыш сынауларына бирешмәскә, аннан чыгу юлларын табарга кирәклекне әйтә.
Укытучы.
-Авыр ситуацияләрдән чыгу юлларын ничек табарга мөмкин?
Укучылар җавабы.
-Төшенкелеккә бирелмәскә, якын кешеләрең- әти-әниең, туганнарың, дусларың барын онытмаска.
-Г.Сәгыйров та бит “Әнкәйгә” шигырендә әнисенең үзенә терәк булуы турында яза.
Әнкәйгә
Һәр кешенең җаны булган кебек,
Һәр кешенең була анасы.
Нинди генә тормыш кичермәсен,
Йөрәгендә - газиз баласы.
Әнкәй, әнкәй, синең күңел җылың
Дәва булды һәрбер зарыма.
Минем өчен күргән кайгыларың
Дәрьяларның сыймас ярына.
Бу йөзкәең күпме еллар буе
Шатлык нуры күрми интеккән,
Мин бәхетсез иттем, әнкәй, сине,
Кичерерсең микән, юк микән.
Мин үтенәм синнән - кичер мине,
Хыялыңа хыянәт итмәдем,
Канатларым көйде - үталмадым
Язмыш куйган утлы чикләрне.
Бик яшисем килә җаным-тәнем
Белән тоеп заман сулышын.
Әй, сокланыр идең очышыма,
Шатландырыр иде уңышым.
Ә мин ятам - яраланган бөркет,
Яшәвемнән хәтта оялам.
Була кайчак, яшен кебек ярсып
Атылырга уйлыйм кыядан.
- Якташыбыз Лилия Заһретдинованың ихтыяр көченә сокланмый мөмкин түгел.(”Әлмәт таңнары” газетасыннан аның “Инвалид арбасы ул яшәү рәвеше түгел, ә хәрәкәтләнү чарасы гына” дигән девизы укып үтелә.)
Укытучы. Г.Исхакыйның “Динсез яшәп булмый”(2001) китабыннан кеше нинди генә авыр тормышта яшәсә дә, үз җанына һичкайчан кул салырга тиеш түгеллеге турында языла.
(китаптан 1-2 хәдис укыла)
“Ниса”сүрәсе, 29нчы аять. “Үз-үзегезне үтермәгез. Аллаһу Тәгалә бик миһербанлы зат бит”, “Колым үз-үзен үтереп, Мине узып китте, аңа җәннәтне хәрам кылдым”.
Әйе, язучыбыз Г.Сәгыйров та безне дөнья ваклыкларыннан һәм вакытлы ыгы-зыгыдан өстен булырга өйрәтә. Ә без үз чиратыбызда мохтаҗларга көчебездән килгәнчә ярдәм кулы сузарга тиешбез.
8 укучы. Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Йөз дә бер вәгазь” китабында “Инвалидлар көне” уңаеннан язылган вәгазьдә мондый юллар бар:”Имгәнгән, йә булмаса, акылга зәгыйфь кеше- Аллаһының изге бәндәсе. Хак Тәгалә аны бәндәләргә гыйбрәт өчен яралткан. Инвалидларга ярдәм итү- безнең сәламәтлегебезнең бер зәкәте, бер гошере. Өендә гарип кеше бар икән, аның әти –әнисенә дә без көч-куәттән килгәнчә булышырга тиешбез. Бу-безнең алдыбызда тора торган фарыз.”
Укытучы
- Укучылар, сез дә тормышта Г. Сәгыйров кебек нык ихтиярлы булырга, яхшы укырга, куелган максатка ирешергә тырышыгыз.
IV. Дәрескә йомгак ясала. Өйгә эш бирелә. Билгеләр куела.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)
Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз фикерләрен әйтергә өйрәтү. 2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...
Ф.Әмирхан иҗатында матурлыкка омтылыш.
Ф.Әмирхан иҗаты турында мәгълүмат бирүМатурлык төшенчәсенә аңлатма бирү...
"XX йөз башы татар мәдәнияте җәмгыяте өчен актуаль булган мәсьәләләрнең Ф.Әмирхан иҗатында чагылышы"
Әдәбият дәресенә материал....
Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы
Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....
Гакыйль Сәгыйров.
Гакыйль Сәгыйров иҗаты буенча презентация....
Б.С.Ү. “Дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшү”., Г.Сәгыйров “Акбай”шигыре . Әдәби уку 2 нче сыйныф (татар төркеме)
Дәрес технология картасы Тема - Б.С.Ү. “Дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшү”., Г.Сәгыйров “Акбай”шигыре . Максат: 1. Г.Сәгыйровның “Акбай “ шигыре белән таныш...
Гакыйль Сәгыйров иҗаты буенча презентация.
Гакыйль Сәгыйров иҗаты буенча презентация....