Татар теле дәресләрендә LearningApps.org
статья

Файзрахманова Ландыш Фаилевна

Татар теле дәресләрендә LearningApps.org сервисын кулланып, заманча дәресләр үткәрү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya_lening_aps.docx17.02 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресләрендә LearningApps.org сервисын кулланып, заманча дәресләр үткәрү.

Бүгенгесе көндә заманча дәресне компьютер технологияләре кулланмыйча үткәрү мөмкин түгел. Мин, Файзрахманова Ландыш Фаилевна,  Галимҗан Баруди исемендәге Биектау 4 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы булып эшлим. Үз сыйныфымда татар теле дәресләрен алып барам.

Узган уку елында мин яңа LearningApps.org сервисы белән таныштым. Бу сервис  төрле  дидактик биремнәр (уеннар) тәшкил итә. Биремнәрне әзер килеш алып кулланырга да мөмкин, укытучы үзе теркәлеп, узенчәлекле  викториналар, пазллар җыю, парын табу, кроссворд чишү кебек уеннарны да төзи ала.

 LearningApps.org миңа дәресләрне күңелле, нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә. Укучыларда фәнни фикерләү тибын формалаштыра. Бу сервис дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек өчен бик уңайлы инернет ресурс булып тора.

  LearningApps.org кече яшьтәге мәктәп укучыларының белем бирү өлешен киңәйтү мөмкинлеге бирә. Балалар һәм аларның ата-аналары белән үткәрелгән күзәтүләр, әңгәмәләр нәтиҗәсендә, балаларга өйдә һәм тәкъдим ителгән ресурслы мәктәптә эшләү бик ошый, аларга бу кызыклы. Димәк, уку эшчәнлеген мотивацияләү арта һәм, нәтиҗә буларак, сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсе арта.

Минемчә, татар теле дәресләрендә балаларның белемнәрен актуальләштергәндә, яңа тема өйрәнгәндә һәм ныгытканда, LearningApps.org сервисын куллану бик нәтиҗәле кушымта булып тора.

Файзрахманова Ландыш Фаилевна.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...

" Татар теле дәресләрендә уеннар"

Татар теле дәресләрендә уеннар...

Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру.

Татар төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйм.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: татар балалары белән эшл...

Татар теле дәресләрендә яңа информацион технологияләрдән файдалану

Әлеге материал татар теле һәм әдәбияты укытучыларына татар телен укытуда яңа технологияләрдән файдалануда ярдәм итәр дип уйлыйм.Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту мето...

Мәкалә"Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү"

Бу мәкалә укытучылар өчен ,Татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен кулланыла....