Мәкалә"Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү"
статья по теме
Бу мәкалә укытучылар өчен ,Татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен кулланыла.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_tele_dreslrend_soylm_hm_yazu_telen_usteru.doc | 48 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар теле дәресләрендә сөйләм һәм язу телен үстерү.
Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү мәктәптә татар теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә татар теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тиеш. Шул вакытта гына укучының гомуми культурасы үсә һәм ул барлык яктан да грамоталы була.
Баланың тел культурасын үстерү мәсьәләсенә педагогик- методик әдәбиятта күптән урын бирелеп килде.Рус халкының күренекле педагогы һәм методисты Ф.И.Буслаев тел үстерү эшенә зур урын бирә һәм аны фикер йөртү белән органик бәйләнештә карый. Укучының телен һәм фикер йөртү сәләтен үстерү мәктәпнең төп бурычы.
Рус педагогы К.Д.Ушинский укучыларда тел үстерү эшенең психологик нигезләрен ача, телне фикергә. Фикерләүне телгә бәйләп карый..Ул үзенең хезмәтләрендә баланың сөйләү һәм язу телен үстерү мәсьәләсенә зур урын бирә, ә “Родное слово” китабында логик күнегүләр системасын тәкъдим итә.Укытуның башлангыч чорында ук укучыларга тел үстерү күнекмәләрен бирә башларга кирәклеген әйтә.К.Д.Ушинский туган телне белем чишмәсе дип атый: аның фикеренчә, тел – иң яхшы укытучы, акыл өйрәтүче генә түгел, бәлки әйләнә- тирәдәге табигать, җәмгыять тормышы белщн таныштыручы да. Ана теле дәресләрендә баланың язу һәм сөйләү телен үстерү эшен системалы рәвештә алып барырга чакыра.
Тел байлыгы җитмәү аркасында, укучылар башка фәннәр буенча да материалны эзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Шунлыктан укытучы тел курсының бөтен тармаклары буенча үткәрелгән барлык тип дәресләрдә һәм әдәбият дәресләрендә дә, төрле күләмдә һәм төрле метод – алымнар кулланып. Укучыларга сөйләү һәм язу күнекмәләре бирү эшенә зур урын бирергә тиеш. Хәтта тел байлыгын үстерү буенча аерым дәресләр үткәрү дә кирәк була.Шулай эшләгәндә генә укучыларда тел культурасы тәрбияләп була.
Сөйләм һәм язу теле – эчтәлекне тел чараларының бер үк хокуктагы ике төре белән белдерү юлы. Тел дәресләрендә без аларның һәр икесенә дә бертигез урын бирергә, укучыларда җитәрлек күнекмәләр булдыруга игътибар итәргә һәм эшне бергә үреп алып барырга тиешбез. Сөйләү теленең чуар булуы язу теленә дә тәэсир итә, укучының язу телендә дә байтак хаталар күзгә ташлана.
Сөйләү һәм язу теленең үзләренә хас үзенчәлекләре дә бар.Сөйләү теле сөйләүчедән сүзләрне тиз сайлауны, җөмләне. сөйләмне тиз төзи алуны таләп итә. Сөйләү телендә сөйләмгә интонация һәм пауза , кул хәрәкәте, мимика һәм логик басым кебек өстәмә чаралар да кушыла, шуңа күрә сөйләүче сүзләрне азрак куллана ала.Ә язу телендә аңлатмалар күп сүзләр белән бирелә, аның стиле күбрәк китапча була. Билгеле, алар бер- берсенә ярдәм итәләр. Сөйләү теле бай булган кеше үз фикерләрен язу телендә дә тиз, матур, дөрес һәм оста итеп бирә; ә язу теле үскән кеше, сөйләгәндә, дөрес һәм матур итеп сөйли ала. Моның өчен, дәреслекләрдә бирелгән төрле күнегүләр, мөстәкыйль эшләр үткәрү. Төрле диктантлар яздыру кебек эшләр өстенә, тагын түбәндәге эшләрне үткәрергә була:
1) картина, сюжетлы рәсемнәр күрсәтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү һәм соңыннан сочинение яздыру, яисә изложение өчен алынган текстны укып, аның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан аны яздыру. Бу адым укучыларны иҗади эшкә өйрәтә;
2) чыгыш ясарга өйрәтү.Моның өчен элек укучылар чыгышның планын төзиләр, аннары аны язалар;
3) Сыйныфтагы иптәшләренең чыгышларына яки җавапларына бәя бирү яисә рецензия ясау, аның уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтү. Бу алым укучыларны игътибарлы булырга. Сөйләүчене тыңларга, аны әңгәмәдә катнашырга өйрәтә. Шул рәвешле аларның сөйләү телен. Орфоэпик грамоталыкларын үстерергә ярдәм итә; укучы үзенең сөйләмен әдәби тел нормаларына туры китереп төзергә, үз сөйләмендә иптәшләре җибәргән типик хаталарны булдырмаска тырыша. Бу алымның, билгеле, укучыларны сәнгатьле укырга, орфография һәм пунктуациягә өйрәтәдә дә ярдәме зур. Чөнки сөйләү һәм язу телен үстерү эшләре грамматика, орфография, пунктуация һәм әдәбият дәресләре белән дә тыгыз бәйләнештә үткәрелә.
Укучыларда шулай ук сәнгатьле сөйләү һәм уку күнекмәләрен үстерергә кирәк. Теләсә нинди жанрдагы һәм стильдәге текстларны, проза яки драма әсәрләреннән алынган өзекләрне яки шигырьләрне укыганда, аның орфоэпиясен һәм тел чараларын саклау, фразаларны дөрес әйтү, интонация, пауза һәм басымнары ягыннан дөрес итеп сәнгатьле уку таләп ителә. Укучыларны сәнгатьле укуга һәм сөйләмгә өйрәтү уку елының беренче көннәреннән үк татар телен, аның грамматикасын, фонетикасын, орфография, орфоэпия һәм пунктуациясен өйрәтүгә бәйләп алып барыла. Сәнгатьле укырга өйрәткәндә, укытучыга укучыларны үз тавышларыннан дөрес файдалана белергә өйрәтергә тиеш: ул, укыганда артык кычкырмаска һәм ашыкмаска, дөрес суласын, дөрес тон белән укысын. Карлыккан тавыш белән укымасын.
Шулай ук укытучы бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә дә зур эш алып барырга тиеш. Укытучы, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, барыннан да элек, укучыларның сөйләмен лексик һәм грамматик яктан баетырга һәм тәртипкә салырга, үзләренең фикерләрен эчтәлекле итеп, логик эзлеклелектә бирергә күнектерергә һәм бу эшне ул системалы рәвештә алып барырга тиеш.
Сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән күнегүләрнең барысы да укучыларга сөйләм күнекмәләре булдыру өчен уңай һәм нәтиҗәле булып җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә укучы сорауларга җавап биргәндә, аның фикер йөртә белүенә, җавапка ничек әзерләнүенә, сөйләгәндә үз сөйләме белән идарә итә алуына игътибар итәргә кирәк була. Укучыга җавапны дөрес оештырырга ярдәм иткәндә, сөйләмендәге хаталарны вакытында төзәтә барганда, укучы алдына куелган таләпләрне вакытында аңа төшендереп торганда, ул эзлекле һәм системалы, матур һәм дөрес сөйләргә өйрәнә алыр.
Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, грамматик – стилистик бирем белән телдән һәм язма рәвештә үзгәртеп сөйләү кебек эш төрләрен үткәрергә мөмкин.
Бәйләнешле сөйләмнең бер төре буларак, изложение – укучыларны сөйләргә һәм язарга өйрәтүдә киң кулланыла торган методик алымнарның берсе. Ул укыганны, күргәнне яки ишеткәнне язма рәвештә бирүне күздә тота, укучыларны текстны мөстәкыйль рәвештә, андагы төп фикерләрне бозмыйча, бәйләнешле һәм эзлекле итеп бирә белергә өйрәтә; аларның логик фикер йөртә белүләрен үстерә, сүз байлыгын арттырырга, грамматика, орфография һәм пунктуация буенча алган белем һәм күнекмәләрен ныгытырга, эчтәлекне сәнгатьле итеп бирү максаты белән, телнең грамматик һәм стилистик чараларыннан файдаланырга өйрәтә.
Сочинениеләр бирелгән теманы мөстәкыйль һәм иҗади рәвештә үз фикерләре, үз сүзләре белән бирү, кичереш һәм мөнәсәбәтләрен белдереп язу. Анда укучының эчке дөньясы чагыла, аның үсеше, дөньяга карашы, тормышка мөнәсәбәте күренә.ул укчының гомуми үсешен һәм материалны үзләштерү дәрәҗәсен билгеләргә дә, үз фикерләрен бәян иткәндә, тел чараларыннан файдалана белүен ачыкларга да, сәнгатьлелекне үстерергә дә ярдәм итә. Сочинениеләрнең идея – политик тәрбия бирү бурычларын үтәү ягыннан да әһәмияте зур.
Сочинение барлык сыйныфта да билгеле бер системада үткәрелергә тиеш.
Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен бирүдә уңышлы алымнарның берсе булып, укучыларны эш кәгазьләрен формалаштырырга өйрәтү санала. Эш кәгазьләрен ике төргә бүлеп карарга мөммкин:
1) оешма яки аерым кешеләр арасындагы эш мөнәсәбәтләрен белдерүче эш кәгазьләре: документлар, белешмәләр, гариза, расписка, акт, ышаныч язуы, таныклык, беркетмә, характеристика, шартнамә, хат, отчет, анкета, белдерү, телеграмма, эш планы, доклад һ.б;
- уку, китап уку, үз белемен күтәрү белән бәйләнешле эш кәгазьләре: тезислар, конспектлар, рецензия, аннотация һ.б.
Грамматика материалына бәйләп мондый эш кәгазьләрен язарга өйрәтү җиңел түгел. Шуңа карамастан, укытучыларга, теге яки бу теманы үткәндә, укучыларны әнә шундый эш кәгазьләрен формалаштырырга өйрәтергә кирәк.
Шуңа күрә укучыларның телен баету һәм камилләштерүү һәр дәрестә игътибарга алынырга, аның өстендә махсус эш алып барылырга тиеш.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле дәресләрендә сәләтне үстерү алымнары.
Статья на газету"Ачык дәрес"...
татар теле дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану (курс эше)
Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик технологияләрнең принципларына таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган технологияләрнең барсын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү турында фәнни эш. Ул сөйләм телен үстерүнең әһәмиятен, алымнарын, иҗади сөйләмне, сочинение язу методикасын, карти...
Татар теле дәресләрендә коммуникатив күнегүләр аша укучыларны сөйләм теленә өйрәтү.
Татар теле дәресләрендә коммуникатив күнегүләр аша укучыларны сөйләм теленә өйрәтү....
“Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теле дәресләрендә диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү”
Үземнең эш тәҗрибәмнән...
Татар теле дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары (5 нче сыйныфның рус төркеме мисалында)
Рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфында укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру буенча материаллар....
“Рус телле балаларда татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү”.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында үткәрелгән мастер -класс эшкәртмәсе....