"Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау"
учебно-методический материал (9 класс)
Аңлатма язуы
Туган тел дәресләрендә мөстәкыйль рәвештә язма күнегүләр эшләү эзлекле белем алуны тормышка ашыра, укучыларның белемнәрен ныгыта, телне гамәли куллану культурасын булдыра, грамоталылыкка ирешүдә ярдәм итә. Менә шуларны күздә тотып, укучыларыбызда чыгышы белән туган төбәгебездән булган күренекле язучыларның әсәрләре белән кызыксыну уяту йөзеннән, аларның әсәрләреннән алынган текстларны файдаланып карточкалар төзелде. Бу әдәби текстлар (өзекләр) үзеңдә кешелеклелек сыйфатлары булдырырга ярдәм итә, халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыра, матурлыкка, әдәплелеккә өнди. Әлеге карточкалар татар мәктәбендә укучы 9 нчы сыйныф укучыларының “Исем”, “Алмашлык”, Фигыль”, “Эндәш сүзләр” темалары буенча алган белемнәрен тикшерү максатыннан төзелде.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
utknnrne_gomumilshterep_kabatlau.doc | 50 КБ |
Предварительный просмотр:
Җиһангирова Гөлшат Таһир кызы, МБББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе”, Сарман районы
“Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау” темасы буенча якташ язучыбыз Фәрит Яхин әсәрләрен файдаланып эшләнгән карточкалар.
I. Исем
- Җөмләләрне күчереп язарга. Исемнәрне табып, килешләрен билгеләргә.
1 нче карточка
Ә без могҗиза көтеп кала бирдек. Шулай аптырап утырганда урам буйлап җен туен йөгертә-йөгертә җил үтеп китте. Ул тузына, кәгазь вә чүпләрне биеккә-биеккә бөтереп күтәрә, әле еландай нечкәреп югарыга ашкына, әле түбәнәеп, юанаеп китә.
2 нче карточка
Без бүрәнәләргә ябыштык. Җен туе безнең янга якын да килмәде, югары очка таба менеп китте. Әмма ул үзе артыннан яңгыр исе, дымлы һәм җиңел һава калдырды. Безнең сулышлар иркенәеп китте, авызлар ерылды.
3 нче карточка
Игеннәргә корылыктан шактый зыян килгән икән, шулай да аларга да яңгырның файдасы тиде, тәмам корып-янып бетүдән сакланып калдылар. Әмма дә бәрәңгегә шәп булды инде. Күкрәп үстеләр. Маллар да көтүдән тук кайта башладылар.
4 нче карточка
Могҗизаны минем күрәсем бик килә иде. Чәйдән соң ишек төбенә, болдырга чыгып утырдым. Яңгыр җиле исеп куйды. Ерактан гөрелдәгән тавыш ишетелде һәм дөнья тынып калды. Минем күңелгә курку йөгерде. Өйгә кереп, урынга тәгәрәдем.
5 нче карточка
Ил өстенә ачлык куркынычы төшеп, көннәрнең яме бозылды, маллар да җәйләүдә кипкән үлән эзләнеп, арыкланганнан-арыклана бардылар. Корылык һәм ачлык бәласеннән котылу мөмкин түгел кебек иде инде. Коткарса, бары тик могҗиза гына коткара ала. Ул да булса – яңгыр, атна буе явып торган яңгыр гына...
- Тартым белән төрләнгән һәм төрләнмәгән исемнәрне язып алырга, килешләрен билгеләргә.
1 нче карточка
Басу-кырда бәрәңге вә чөгендер мәшәкатьләре бетте. Аң-белемгә тәмам сусап, дәртләнеп укуга керештек. Мәктәптә җылы һәм рәхәт. Яңа директорыбыз Нәкыйп Әмирович килүгә, барыбыз да үзгәрдек, хәтта мәктәп бинасына да ниндидер бер мәһабәт рух өстәлде. Өлкән сыйныф укучыларында җитдилек артты. Тәнәфес вакытларында тәртип, дәресләрдә таләпчәнлек үсте. Авыл мәктәпләрендә генә була торган серле, әмма шул ук вакытта табигый самимилек урнашты.
2 нче карточка
Бүген ял көне. Көзге пычрак эшләрдән соң һәр авыл өендә балаларга туйганчы йокларга ирек бирәләр. Иркәләнеп, киерелеп, бер күрә башлаган төшеңне кат-кат кабатлап, йомшак-җылы түшәктә сигезләр-тугызлар тулганчы рәхәтләндереп изрисең дә изрисең инде менә. Аһ, чукынчык, күрше Нәсимне әйтәм инде. Кояш тәрәзәдән күз салырга өлгермәгән, кереп тә җиткән бит. Сабакташ диген инде аны! Йокысын симертәсе урынга, тапкан уйнар вакыт, йөри кешене борчып.
3 нче карточка
Укытучыбыз – ягымлы һәм йомшак тавышлы Халидә апа Сөләймановна, һәммәбезгә дә яттан белгән, яки үзлегеңнән чыгарып, берәр шигырь язарга кушты. Дәфтәрләребезне ачып, эшкә керештек. Мин, тәрәзәгә карап, озак кына уйланып утырдым. Иҗади эш булганлыктан, тәрәзәгә күз салу рөхсәт ителә иде... Авылымны яратканым, аның матур бер урында, табигатьнең җәннәт почмагында урнашканлыгын уйлап, хыял диңгезенә чумдым, күңелгә талгын гына агылып шигъри юллар килә башлады.
4 нче карточка
Шунда ишек ачыла һәм Асия Мифтаховна артыннан ияреп имтихан комиссиясе керә. Дөнья бер мәлгә тигезләнеп калган үлчәү тәлинкәләре хәленә килә. Директорның таләпчән кырыс карашы укучыларны утыртып куя. Сынау башлана. Мин үземне тәүге имтихан бирүче бала хәлендә сизәм. Шулай да сынатасым килми. Ышанам, ышанам укучыларыма. Күз белән һәрберсен тынычландырырга тырышам.
5 нче карточка
Югары очтан кемнеңдер трактор үкертеп төшүе авылны тәмам уятып, хәрәкәтне башлап җибәрде. Көннең эссе булачагына чалт аяз күк, җилсезлек, кошларның инде хәзердән агач күләгәсендә мәш килүләре хәбәр вә дәлил иде. Габдулла абзый әйткән печәнлекнең кайда икәнлеген төгәл генә белмәсәм дә, калкулыктан калкулыкка күчеп сузылган юлның очына төбәлдем. Ул урманга кереп югала иде.
- Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне табарга, язылыш үзенчәлекләрен аңлатырга.
1 нче карточка
Яңа директорыбыз Нәкыйп Әмирович килүгә, барыбыз да үзгәрдек, хәтта мәктәп бинасына да ниндидер бер мәһабәт рух өстәлде. Өлкән сыйныф укучыларында җитдилек артты. Тәнәфес вакытларында тәртип, дәресләрдә таләпчәнлек үсте.
2 нче карточка
Бүген ял көне. Көзге пычрак эшләрдән соң һәр авыл өендә балаларга туйганчы йокларга ирек бирәләр. Иркәләнеп, киерелеп, йомшак-җылы түшәктә сигезләр-тугызлар тулганчы рәхәтләндереп изрисең дә изрисең инде менә. Аһ, чукынчык, күрше Нәсимне әйтәм инде. Кояш тәрәзәдән күз салырга өлгермәгән, кереп тә җиткән бит.
3 нче карточка
Укытучыбыз – ягымлы һәм йомшак тавышлы Халидә апа Сөләймановна, һәммәбезгә дә яттан белгән, яки үзлегеңнән чыгарып, берәр шигырь язарга кушты. Дәфтәрләребезне ачып, эшкә керештек. Мин, тәрәзәгә карап, озак кына уйланып утырдым. Иҗади эш булганлыктан, тәрәзәгә күз салу рөхсәт ителә иде...
4 нче карточка
Шунда ишек ачыла һәм Асия Мифтаховна артыннан ияреп имтихан комиссиясе керә. Сынау башлана. Мин үземне тәүге имтихан бирүче бала хәлендә сизәм. Шулай да сынатасым килми. Ышанам, ышанам укучыларыма. Күз белән һәрберсен тынычландырырга тырышам.
5 нче карточка
Көннең эссе булачагына чалт аяз күк, җилсезлек, кошларның инде хәзердән агач күләгәсендә мәш килүләре хәбәр вә дәлил иде. Габдулла абзый әйткән печәнлекнең кайда икәнлеген төгәл генә белмәсәм дә, калкулыктан калкулыкка күчеп сузылган юлның очына төбәлдем. Ул урманга кереп югала иде.
II. Алмашлык
- Алмашлыкларны табарга, төркемчәләрен билгеләргә.
1 нче карточка
Басу-кырда бәрәңге вә чөгендер мәшәкатьләре бетте. Аң-белемгә тәмам сусап, дәртләнеп укуга керештек. Мәктәптә җылы һәм рәхәт. Яңа директорыбыз Нәкыйп Әмирович килүгә, барыбыз да үзгәрдек, хәтта мәктәп бинасына да ниндидер бер мәһабәт рух өстәлде. Өлкән сыйныф укучыларында җитдилек артты. Тәнәфес вакытларында тәртип, дәресләрдә таләпчәнлек үсте. Авыл мәктәпләрендә генә була торган серле, әмма шул ук вакытта табигый самимилек урнашты.
2 нче карточка
Бүген ял көне. Көзге пычрак эшләрдән соң һәр авыл өендә балаларга туйганчы йокларга ирек бирәләр. Иркәләнеп, киерелеп, бер күрә башлаган төшеңне кат-кат кабатлап, йомшак-җылы түшәктә сигезләр-тугызлар тулганчы рәхәтләндереп изрисең дә изрисең инде менә. Аһ, чукынчык, күрше Нәсимне әйтәм инде. Кояш тәрәзәдән күз салырга өлгермәгән, кереп тә җиткән бит. Сабакташ диген инде аны! Йокысын симертәсе урынга, тапкан уйнар вакыт, йөри кешене борчып.
3 нче карточка
Укытучыбыз – ягымлы һәм йомшак тавышлы Халидә апа Сөләймановна, һәммәбезгә дә яттан белгән, яки үзлегеңнән чыгарып, берәр шигырь язарга кушты. Дәфтәрләребезне ачып, эшкә керештек. Мин, тәрәзәгә карап, озак кына уйланып утырдым. Иҗади эш булганлыктан, тәрәзәгә күз салу рөхсәт ителә иде... Авылымны яратканым, аның матур бер урында, табигатьнең җәннәт почмагында урнашканлыгын уйлап, хыял диңгезенә чумдым, күңелгә талгын гына агылып шигъри юллар килә башлады.
4 нче карточка
Шунда ишек ачыла һәм Асия Мифтаховна артыннан ияреп имтихан комиссиясе керә. Дөнья бер мәлгә тигезләнеп калган үлчәү тәлинкәләре хәленә килә. Директорның таләпчән кырыс карашы укучыларны утыртып куя. Сынау башлана. Мин үземне тәүге имтихан бирүче бала хәлендә сизәм. Шулай да сынатасым килми. Ышанам, ышанам укучыларыма. Күз белән һәрберсен тынычландырырга тырышам.
5 нче карточка
Югары очтан кемнеңдер трактор үкертеп төшүе авылны тәмам уятып, хәрәкәтне башлап җибәрде. Көннең эссе булачагына чалт аяз күк, җилсезлек, кошларның инде хәзердән агач күләгәсендә мәш килүләре хәбәр вә дәлил иде. Габдулла абзый әйткән печәнлекнең кайда икәнлеген төгәл генә белмәсәм дә, калкулыктан калкулыкка күчеп сузылган юлның очына төбәлдем. Ул урманга кереп югала иде.
III. Фигыль
- Фигыльләрне табып язарга, төркемчәләрен күрсәтергә.
1 нче карточка
Ә без могҗиза көтеп кала бирдек. Шулай аптырап утырганда урам буйлап җен туен йөгертә-йөгертә җил үтеп китте. Ул тузына, кәгазь вә чүпләрне биеккә-биеккә бөтереп күтәрә, әле еландай нечкәреп югарыга ашкына, әле түбәнәеп, юанаеп китә.
2 нче карточка
Без бүрәнәләргә ябыштык. Җен туе безнең янга якын да килмәде, югары очка таба менеп китте. Әмма ул үзе артыннан яңгыр исе, дымлы һәм җиңел һава калдырды. Безнең сулышлар иркенәеп китте, авызлар ерылды.
3 нче карточка
Игеннәргә корылыктан шактый зыян килгән икән, шулай да аларга да яңгырның файдасы тиде, тәмам корып-янып бетүдән сакланып калдылар. Әмма дә бәрәңгегә шәп булды инде. Күкрәп үстеләр. Маллар да көтүдән тук кайта башладылар.
4 нче карточка
Могҗизаны минем күрәсем бик килә иде. Чәйдән соң ишек төбенә, болдырга чыгып утырдым. Яңгыр җиле исеп куйды. Ерактан гөрелдәгән тавыш ишетелде һәм дөнья тынып калды. Минем күңелгә курку йөгерде. Өйгә кереп, урынга тәгәрәдем.
5 нче карточка
Ил өстенә ачлык куркынычы төшеп, көннәрнең яме бозылды, маллар да җәйләүдә кипкән үлән эзләнеп, арыкланганнан-арыклана бардылар. Корылык һәм ачлык бәласеннән котылу мөмкин түгел кебек иде инде. Коткарса, бары тик могҗиза гына коткара ала. Ул да булса – яңгыр, атна буе явып торган яңгыр гына...
IV. Эндәш сүзләр
- Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләренең куелышын аңлатырга. Эндәш сүзләр нинди сүз төркеме белән белдерелгән?
1 нче карточка
- Алмаз, болар барсы да синеке! Кармаклар алып кайтканың өчен бездән рәхмәт билгесе булсын!
2 нче карточка
- Ни сорыйсың син, улым? – әбием аптырап карады, аның ак йөзенә борчылу йөгерде, яшел күзләре төссезләнеп калгандай тоелды.
3 нче карточка
- Әбием, ә ул Зәмзәм коесы кайсы төштә? Моннан ерак түгелме? Безнең Зәмзәм коебыз бармыни?
4 нче карточка
- Әбкәм, әбекәем, алып бар мине урманга! Җиләк ашыйсым килә... Әби, дим, әбекәем...
5 нче карточка
- Улым Алмаз, дәү әниеңне тыңла! Эшләрендә булыш, көне буе уйнап кына йөрмә, - дип, әнкәй үгет-нәсыйхәтен тапшырса да, аларның машинасы юл тузанына күмелүе булды, урамга чыгып шылдым.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау
6 класста сыйфат темасын кабатлау...
Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"
Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....
Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау
.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...
Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау
6нчы сыйныф ."Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасы буенча үткәрелгән дәрескә презентация. 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.2.Бәйләнешле сөйләм телен, фи...
"Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау"
7 нче сыйныфта татар теле дәресе....
Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Презентация.
Рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында ( татар төркеме) "Сан " темасын гомумиләштереп кабатлау өчен презентация тәкъдим итәм....
Фонетика бүлеге буенча үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау
5 нче сыйныфның татар сыйныфында "Фонетика, орфография һәм орфоэпия" бүлеген үткәннән соң кабатлауга 1 сәгать вакыт бирелә. Фонетика бүлеге буенча үтелгәннәрнегомумиләштереп кабатлауга уздырылга...