"Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау"
план-конспект урока (7 класс) по теме

7 нче сыйныфта татар теле дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_nche_syynyfta_tatar_tele_drese.docx39.1 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.

Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты : Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау, алда үзләштерелгән, белемнәрне башка ситуацияләрдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.

2.Фикерләү сәләтен үстерү.Укучыларның сөйләм телләрен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.

3.Тәрбияви максат. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Дәрес тибы: белемнәрне актуальләштерү.

Җиһазлау: дәреслек,   компьютер, тест сораулары.

Дәрес барышы:

I.Мотивлаштыру- ориентлаштыру.

1). а).Уңай психологик халәт тудыру;

     ә).белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: Үткән дәрестә без нинди УМ чиштек?

Көт.җавап: Без үткән дәрестә аныклагычларның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре турында өйрәндек.Модель әйтелә. 

2).Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тикшерү.

Үзбәя.

3)УМ кую ситуациясе.Модельне тутырырга, әлеге модельгә нинди максат белән мөрәҗәгать итүне ачыклап, дәрескә УМ билгеләргә.

1слайд.

ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕ.

        ?                ?

?        ?        ?        ?        ?        ?

?        ?        ?        ?        ?        ?        ?        ?

        ?        ?        ?        ?        ?        ?        ?        ?

Укучы үзе тезегән модель буенча сөйли.

Җөмлә кисәкләре дигән атама бирелгән.Ул ике тармакка бүленгән.

1.Аларны ничек дип атар идек?

К.җ.: баш һәм иярчен кисәкләр.

2.Баш кисәкләрнең тармагы ничә? Алар ничек дип атала?

К.җ.:  ия һәм хәбәр.

3.Иянең нинди төрләре була?

К.җ.: гади һәм тезмә ия.

4.Хәбәрнең нинди төрләре бар?

К.җ.: гади һәм кушма.

Икенче тармакны карыйбыз.

1.Иярчен кисәкләргә нәрсәләр керә?

К.җ.: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч.

2. Тәмамлыкның нинди төрләре бар?

К.җ.: туры һәм кыек.

3.Аергычның нинди төрләре бар?

К.җ.:  тиңдәш, тиңдәш түгел аергычлар.

4.Аныклагычның төрләре бармы?

К.җ.:  юк.

5.Иң күп тармаклысы нинди җөмлә кисәге?

К.җ.:  Бу хәл.Хәлнең 8 төре бар.

Укучылар, әйтегез эле, менә бу модельне агачның тамырлары дип карасак, ул нәрсәгә охшар?

К.җ.:  Шәҗәрә агачына.

- Бик дөрес. Без моны җөмлә кисәкләренең шәҗәрә агачы дип атый алыр идек.

-Ә нәрсә соң ул шәҗәрә?

К.җ.Нәсел-ыру тарихы.

Класстагы бер укучы алдан әзерләнгән шәҗәрәсен тәкъдим итә. Бу укучының бабасы элеккеге мәктәп директоры һәм туганнары укытучылар.(Әңгәмә үткәрелә, татар халык мәкальләре искә төшерелә. )

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк.

2 слайд.

ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕ.

Баш кисәкләр        Иярчен кисәкләр

ия        хәбәр              тәмамлык             аергыч                                 аныклагыч    хәл

гади    

    тезмә    гади      кушма    туры      кыек     тиңдәш   тиңдәш түгел

                         

                               урын          вакыт       сәбәп     максат     рәвеш     күләм      шарт     кире

Димәк, без бүген нинди УМ чишәбез?

- Җөмлә кисәкләрен кабатларбыз.Чөнки без җөмлә кисәкләренең барысын да өйрәнеп чыктык.

- Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

Экранда сезгә җөмләләр бирелгән.Сез ул җөмләләрдән хәлләрнең 8 төрен табарга тиеш буласыз.(Эш төркемнәрдә эшләнә.)

3 слайд.

1.Суда аккошлар йөзә.

2.Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч йөрәккә авыр.

3.Соңга калган өчен, ул шелтәгә эләкте.

4. Аны күрер өчен, бик биеккә күтәрелергә кирәк.

5. Ул бик тәэсирләнеп, дулкынланып тыңлый.

6.Бу өйдә сүз бик аз сөйләнә булса кирәк.

7.Әгәр мине бик сагынсаң,аккан суларга кара.

8.Ничаклы тырышса да, артык сикерә алмаячак.

Беренче  җөмләдә нинди хәл бар?

К.җ.:  Урын хәле.Ул кайда ?дигән сорауга җавап бирә.Эш яки хәлнең урынын белдерә.

К.җ.: Икенче җөмләдәге  хәлебезнең атамасы -вакыт хәле.Эш- яки хәлнең вакытын белдерә.Кайчан? кайчанга чаклы ?сорауларына җавап бирә

К.җ.: Өченче җөмләнең хәле - сәбәп хәле.Эш яки хәлнең сәбәбен белдереп, ни өчен? Ни сәбәпле? Сорауларына җавап бирә

К.җ.: Дүртенче җөмләдә  максат хәле һәм урын хәле бар.Максат хәле эш яки хәлнең максатын белдерә. Ни өчен? Нинди максат белән? соравына  җавап була.

 К.җ.: Бишенче җөмләдә рәвеш хәле бирелгән. Ничек? дигән сорауга җавап була. Эш яки хәлнең үтәлү рәвешен белдерә.

 К.җ.: Алтынчы җөмләдә күләм хәле һәм урын хәле бирелгән. Күләм хәле  күпме? соравына җавап була.Эш яки хәлнең күләмен белдерә.

К.җ.:  Җиденче җөмләдә шарт хәле бар. Нишләсәң?соравына җавап була.

Эш - яки хәлнең шартын белдерә.

 К.җ.: Сигезенче җөмләдә кире хәл бирелгән. Нишләсә дә? Нәрсәгә карамастан? сорауларына җавап була.Көтелгән эш яки хәлнең киресе булачагын белдерә.

4 слайд

1.Суда аккошлар йөзә.

2.Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч йөрәккә авыр.

3.Соңга калган өчен, ул шелтәгә эләкте.

4. күрер өчен, бик биеккә күтәрелергә кирәк.

5. Ул бик тәэсирләнеп, дулкынланып тыңлый.

6.Бу өйдә сүз бик аз сөйләнә булса кирәк.

7.Әгәр мине бик сагынсаң,аккан суларга кара.

8.Ничаклы тырышса да, артык сикерә алмаячак.

-Үзбәя

II.УМ өлешләп чишү.

Дәреслектәге 308 нче күнегүне карыйбыз.Җөмләләрне җөмлә кисәкләре   ягыннан тикшерергә.(төркемнәрдә эш.)

Һәр төркемнән бер укучы җавап бирә.Дөреслеге экранда тикшерелә.

5 слайд

Як- ягыбыздагы арыш басуында яшел дулкыннар чабышалар иде.Иртәгә Сәгъди абзый белән урманга гөмбәгә барабыз. Кыңгырау төсле чылтырап, тургайлар безнең теләкләрне кабатлар.Шигырь язу өчен, күңелнең мөлдерәп тулуы, соңгы тамчының ташуы кирәк. Без ,малайлар, класс бүлмәсендә калдык. Карабодай, үзенең тәмле исле гаҗәп матур ак чәчәген коеп, акрын-акрын карасу- кызыл төскә керде.

-Үзбәя.

Дәреслектәге 309 нчы күнегүдәге тест биремнәренә җаваплар язарга.

Дөреслеге экранда тикшерелә.

1.”Хәкимҗан шахмат турниры ачып җибәрде” җөмләсендә билгеләнгән сүз нинди җөмлә кисәге була?

А) ия; ә)аергыч; б) аныклагыч.

2. Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче һәм нинди? кайсы? кемнең? ничә? сорауларының берсенә җавап бирә торган җөмлә кисәге ничек атала?

А) аныклагыч  ә) тәмамлык  б) аергыч

3. Бирелгән җөмләдә нинди хәл аерымланган?

Ул, Әхмәт янына барып туктагач, тез буыннарында бераз калтырау сизде.

А) сәбәп хәле  ә) вакыт хәле  б) күләм хәле

4.Хәлләр ничә төргә бүленә?

А) 8   ә) 6   б) 9

5. Мин юлымны дәвам итәм җөмләсендә билгеләнгән сүз нинди тәмамлык?

А) туры  ә) кыек

6.Ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә ачыклык кертә торган иярчен кисәк ничек атала?

А)аергыч  ә) тәмамлык  б) аныклагыч

7. Кайсы җөмләдә тыныш билгесе дөрес куелган? 

А) Ул Галиябануны – авыл кызын уйный.

ә)Ул Галиябануны, авыл кызын, уйный.

Б) Ул Галиябануны ( авыл кызын) уйный.

8. Аерымлана ала торган хәлләр кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән?

А) вакыт, рәвеш, сәбәп, максат, шарт, кире хәлләр

Ә)вакыт, урын,кире, сәбәп, максат, шарт хәлләре

Б) вакыт, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, шарт хәлләре.

9. Җөмләдә төшем килешендә  исем белән белдерелгән тәмамлык ничек атала?

А) кыек ә) туры

10. Хәлләр җөмләнең кайсы кисәген ачыклый?

А) фигыль белән белдерелгән кисәген

Ә) исем белән белдерелгән кисәген

Б) алмашлык белән белдерелгән кисәген

11.Аныклагыч янында ничә төрле тыныш билгесе куела?

А)2  ә) 3 б) 4

12. Ия белән хәбәр арасына ни өчен сызык куела?

А) чөнки икесе дә җөмләнең баш кисәкләре

Ә) икесе дә исем яки исем мәгънәсендәге сүзләр белән белдерелгән

Б) икесе дә җөмләнең баш кисәкләрен ияртеп килә.

13. Аергыч ачыклаган исем ничек атала?

А) сыйфатланмыш  ә) саналмыш  б) аерылмыш

14. Тәмамлык җөмләнең нинди кисәген ачыклый?

А) фигыль белән белдерелгән кисәген

Ә) исем белән белдерелгән кисәген

Б) теләсә кайсы сүз төркеме белән белдерелгән җөмлә кисәген

15.Билгеләнгән сүзгә бирелгән атаманың кайсы дөрес?

Без бары җәен генә очраштык.

А)бу сүз –рәвеш хәле

Ә) вакыт рәвеше белән белдерелгән вакыт хәле

Б) бу сүз- төшем килешендәге исем

16. Бирелгән җөмләдә нинди хәл аерымлана?

А) Курка- курка гына, әлеге җимешләргә үрелдем.

А) рәвеш хәле Ә) вакыт хәле Б) сәбәп хәле.  

6 слайд

Көт.җ. 1.ә; 2.б; 3. ә; 4. а; 5. а; 6. б; 7. а; 8. а; 9.ә; 10. а;11. б; 12. ә;13.б; 14.а; 15.ә;16 .а;

-Үзбәя.

III.Рефлекция бәяләү.

1.Дәрестә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык?

2.Дәрескә гомуми бәя.

3.Өй эше. 310 нчы күнегү- мәҗбүри.

 311нче күнегү- ярым иҗади.

312нче күнегү- иҗади.”Кошлар –безнең канатлы дусларыбыз” исемле иҗади зш башкарып, бер җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

 

Дәрескә үзанализ.

Минһаҗетдинова Розалия Фәйзрахман кызы.Югары белемле I категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы. Эш стажы 29 ел. Методик темам: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә югары әхлаклы шәхес тәрбияләү.Әлеге тема хәзерге вакытта бик актуаль дип уйлый. Чөнки   бүгенге көндә укучылар арасында әхлак сыйфатлары кими бара. Шуңа күрә безнең төп бурычларыбызның берсе булып җәмгыятькә файдалы , белемле, әхлаклы шәхес тәрбияләү тора. Дәресләремне Ә.Рәхимовның үстерелешле укыту технологиясенә нигезләп алып барам. Бу программа белән 2008-2009 уку елыннан эшли башладым. Бу программаның үзенчәлеге шунда: монда темаларны өйрәнү алымнары да, биремнәр дә башкача.Иҗади үсеш технологиясе укучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлтелгән.Дәрестә бала гел уйларга, кызыксынырга мәҗбүр була, шуңа күрә аның шаярырга, сөйләшеп утырырга вакыты калмый.Ә иҗат итү – аралашу,әңгәмә чарасына әверелә.Бу программа белән укыган балалар башкалардан үзләренең мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле булулары һәм иҗади эшли белүләре белән аерылып торалар.

7 класста үткәрелгән  “Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау “дәресе моның ачык мисалы булып тора. Бу тема укучылар өчен бик мөһим, чөнки җөмлә кисәкләрен үзләштерү 7 класс курсында төп урынны алып тора.

Дәреснең тибы: белемнәрне актуальләштерү.

Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты.

Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау, алда үзләштерелгән белемнәрне башка ситуацияләрдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.

2.Фикерләү сәләтен үстерү.

 укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен үстерү.

3.Тәрбияви максат.

 Әхлак тәрбиясе бирү.

 Дәресне структур яктан куелган максатларга туры китерерлек итеп оештырырга тырыштым.Укучылар дәрестә кызыксынып катнаштылар.Чөнки шәхескә юнәлдерелгән үстерелешле укыту технологиясе укучының эшенә үзконтроль ясавы,үзбәя куюы белән кызыклы.   Дәрестә төркемнәрдә эшләү, модельләштерү алымы, компьютер технологиясе кулланылды .

Дәрес модельләштерүдән башланып китте. Укучылар модель тезеп, дәрескә уку мәсьәләсен билгеләделәр. Модельнең  дөреслеге слайдта тикшерелде һәм уку мәсьәләсен адымлап чишү башланды.

1 адым .Экранда бирелгән җөмләләрдән хәлләрнең 8 төрен таптылар.

2адым.Дәреслек буенча 308 нче күнегәне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерделәр.Эш төркемнәрдә башкарылды.Һәр төркемгә аерым җөмләләр бирелде

3адым .Тест биремнәре эшләнде.

Һәрбер эшнең дөреслеге тикшерелеп, үзбәя куеп барылды.Төркемнәрдә эшләү укучыларны актив эшчәнлеккә тартырга ярдәм итә. Ул укучыны пассив тыңлаучыдан үз эшчәнлеге белән актив идарә итүчегә әйләндерә.

Дәреснең эчтәлеге программа материалына туры килә. Программадан тыш материаллар да файдаланылды. Шәҗәрә агачы, татар халык мәкальләре. Дәреснең тәрбияви көче зур дип уйлыйм,чөнки укучыларның сөйләм телләрен баетырга ярдәм итә. Теоретик материаллар практик күнегүләр белән ныгытылды.

Дәрестә уңай психологик халәт тудыру өчен демократик стильдә аралашырга тырыштым, шуңа күрә укучылар белән минем арада җылы мөнәсәбәт урнашты.

Минемчә дәрес нәтиҗәле узды. Укучылар материалны үзләштергәннәр. Гомумән, дәрескә куйган өч максатым да үтәлде дип уйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

 6нчы сыйныф ."Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасы буенча үткәрелгән дәрескә  презентация. 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.2.Бәйләнешле сөйләм телен, фи...

Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Презентация.

Рус  телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында ( татар төркеме) "Сан " темасын гомумиләштереп кабатлау өчен презентация тәкъдим итәм....

Фонетика бүлеге буенча үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

5 нче сыйныфның татар сыйныфында "Фонетика, орфография һәм орфоэпия" бүлеген үткәннән соң кабатлауга 1 сәгать вакыт  бирелә. Фонетика бүлеге буенча үтелгәннәрнегомумиләштереп кабатлауга уздырылга...

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау

Тема: Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау. Максат: 1. Укучыларның сыйфатлар буенча өйрәнгәннәрен ныгыту һәм системага салу;  “Сыйфат” темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү...