"Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" (11нче сыйныф, татар теле)
план-конспект занятия (11 класс)

Шәйхетдинова Гөлия Наил кызы

11 нче сыйныфлар өчен "Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" темасы буенча дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kisekcheler_ymlyklaravaz_iyartemnere._11kl.docx28.65 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче слайд.

Татар теле. 11 нче сыйныф, татар төркеме. «Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре” дистанцион дәрес планы

2 нче слайд.

Тема:    Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре

Максат:

  1. Модаль сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам итү. Аваз ияртемнәре турында төшенчә. Ымлыклар, кисәкчәләр, аваз ияртемнәрен сөйләмдә куллану белү күнекемәләре булдыру.
  2. Укучыларның күзаллавын, сөйләм телен үстерү.
  3. Әдәплелек, әхлаклылык, дуслык, иптәшлек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектр

Материал: Татар теле китабы,11нче сыйныф өчен. Авторлары Р.Ә.Асылгәрәева, М.З. Зиннәтова. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

Дәрес тибы:  белем-күнекмәләрне кабатлау дәресе.

Дәрес барышы:

Оештыру өлеше

      - Исәнмесез, балалар. Хәлләрегез ничек? Дәрескә барыгыз да әзерме? Уку әсбапларыгыз бармы? Бик яхшы.

Актуальләштерү

       - Без узган дәресләрдә  ымлыклар, кисәкчәләр  темасын өйрәндек, аларның сөйләмдәге роле турында сөйләштек, мәгънәләрен ачыкладык. Өйдә кагыйдәләрне кабатлап килергә кушылган иде. Әйдәгез, искә төшереп алыйк әле.

Өй эшен тикшерү          

  • Нинди кисәкчәләр беләсез? Алар ни өчен кирәк? (Укучылар җавабы)        3 нче слайд.
  • Мәгънә ягыннан нинди кисәкчәләр була? Мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз. (Укучылар җавабы) 4 нче слайд.
  • Кисәкчәләрнең язылышы турында нәрсә әйтә аласыз? (укучылар җавабы)  (5 нче слайд)
  • Ымлыклар нинди сүз төркеме? Нәрсә белдерәләр? (укучылар җавабы)        (6, 7, 8 нче слайдлар)

   

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

       - Ә хәзер  тавышлар тыңлыйк әле (ишек, акча, будильник). Бу тавышларның яңгыравына охшатып төрле авазлар әйтәбез, шулаймы? Димәк, авазларны предмет, яки кеше, хайван тавышларына охшатып әйтәбез түгелме? Русча да подражаем-звукоподражаемые слова дип атыйбыз бу сүзләрне.

       Мисаллар китерү. Мәсәлән:

җил улавы-у-у-у;

бүре улавы да-у-у-у;

сызгыру-фью-у-у;

пышылдап сөйләшү-чыш-пыш;

торналар кычкыруы-торрыйк-торрыйк;

озынборын яки чебен-беззз;

флаг-җилфер-җилфер итә һ.б.

         Кроссворд чишү –тавышлар ярдәмендә чишәбез. (9 нче слайд)

-бака тавышы

-тавык

-карга

-каз

-чишмә

-яңгыр

-сарык

-эт

-чебен

-мәче

Бүре

       - Укучылар, экранга игътибар итегез әле, дәресебезнең темасы нинди булыр икән? (Аваз ияртемнәре) (10 нчы слайд)

       - Дәфтәрләрне ачып числоны һәм теманы язып куябыз.

        -Аваз ияртемнәре нәрсә белдерәләр?(Кеше тавышы, табигать күренешләре тавышлары, төрле җан ияләре тавышлары, предмет тавышларын белдерәләр)

       - укучылар, димәк, аваз ияртемнәре нәрсә ул? Кагыйдә ничек килеп чыгар икән? (Аваз ияртемнәре- кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга, шулай ук төрле предметлар һәм табигать күренешләренең тавышларына охшатып ясалган сүзләр)

        -Ияртем нәрсә ул? (подражать-иярү) Тавышларга охшатып сүзләр ясыйбыз.

        -Аваз ияртемнәре берничә төркемгә бүленә: (11 нче слайд) 

       - Кешеләрнең төрле халәтен белдерә торган сүзләр:мышык-мышык елау,  төчкерү, лач-лоч сагыз чәйнәү,  шырык-шырык көлешкән тавышлар һ.б.

       - Кош-корт, җәнлек тавышлары: чирик-чирик кош сайрый, кар-кар карга кычкыруы һ.б.

       -Төрле предмет чыгарган тавышлар:  ишек шыгырдавы, сәгать тавышы, акча шалтыраган тавышлар һ.б.

       - Күреп-тоеп сиземләнә торган күренешләрне белдерә торган  сүзләр: караңгыда күзләр әлҗе-мөлҗе килә, ялт-йолт яшен  ялтыравы һ.б. 

Дәресне ныгыту

Бирем үтәү:

 Аваз ияртемнәрен язып алыгыз, мәгънәләрен ачыклагыз. (12 нче слайд) 

  - Кызчыклар бер-берсенең артына яшеренеп, шырык-шырык көлешеп алдылар (А. Гыйләҗев).  

  - Бала-чага урамнан керергә өлгерә алмады, ялтыр-йолтыр яшен утлары уйнарга тотынды (Г.Ибраһимов).  

- “Вау!” да “вау!” да, “һау!” да “һау!”

 - Бертуктамый этләр өрә;

 Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә. (Г. Тукай)

-Төнбоеклы күл өстендә.

Йолдызлар җем-җем итә. (Ә. Бакиров)

Тикшерәбез: (13 нче слайд) 

Шырык-шырык - кеше халәте, көлү.

Ялтыр-йолтыр- табигать халәте, яшен яшьнәү.

“Вау!” да “вау!” да, “һау!” да “һау!”- эт  тавышы.

 Җем-җем – табигать күренеше, йодызлар балкуы.

Бирем үтәү

 -Бирелгән аваз ияртемнәренең мәгънәләрен ачыклагыз. (14 нче слайд)

Актив кулланылучы                                   Мәгънәләре:

аваз ияртемнәре :                                        

Келт-келт                               (Сәгать тавышы)

Шырык-шырык                               (Көлү тавышы)

Мыгыр-мыгыр                              (Мыгыр-мыгыр)

Кыйгак-кыйгак                               (Казлар тавышы)

Һау-һау                                (Эт өрү)

Дер -дер                              (Өшүдән калтырау)

У-у-у                              (Җил улау, бүре улау)

Фью-у                               (Сызгыру тавышы)

Гөр-гөр                               (Күгәрчен гөрләве)

Лач-лоч                                  (Сагыз чәйнәү)

-Нәрсә тавышлары? Нәрсәне белдерәләр?

Тикшерәләр (15 нче слайд)

3. Бирем үтәү:

Бирелгән җөмләләрдә төшеп калган аваз ияртемнәрен язарга. (16 нчы слайд)

Сәгать йөри: "..."( Келт-келт)

Тиз бакчага кит- кит!

 Куян ....   агач каерысы кимергән. (Кетер-кетер)

 ... сайрый сандугачлар, җәйге таң сызылып бара. (Чут-чут)

     Ул күпме су эчмәгәнлектән чамалый−чамалый  .... йотты. (Голт- голт)

Тикшерәбез (17 нче слайд)

Йомгаклау

Нәтиҗә:

    -Димәк, аваз ияртемнәре нәрсә белдерәләр? Ни өчен аваз ияртемнәре дип аталалар?(нинди дә булса тавышка ияртеп ясалган)

    -Ни өчен аваз ияртемнәре кирәк? (Сөйләмебезне матурлыйлар. Беренче очракта җөмләләр коры, ямьсез яңгырады, икенчесендә – матур җөмләләр төзедек)

Өй эше (18 нче слайд)

Матур әдәбият әсәреннән аваз ияртемнәре кергән 5 җөмлә язып килергә.

   -Дәрес бетте, рәхмәт. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)

Максат:1.  Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2.          Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...

Эш программасы. 1 нче сыйныф,татар теле

Рус мәктәбенең татар төркеме 1 нче сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы...

2 сыйныф татар теле эш программасы.

2 сыйныф эш программасы....

3 сыйныф татар теле эш программасы.

3 сыйныф эш программасы....

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме...

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)...