3 сыйныф татар теле эш программасы.
тест по теме
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
1. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2010.
2 . Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы: 1-4 сыйныфлар (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Төз. Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Ә. Г. Әхәтова. - Казан: Мәгариф, 2009. – 60 б.
3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы «Закон об образовании» (2007 ел, 1 декабрь).
4. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
5. МОУ “Мало-Лызинской СОШ” эш программасы нигезләмәсе.
Дәреслек. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р. З. Хәйдәрова. – Тулыл. 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2009. – 159 б.
Эш программасы түбәндәге сәгатькә каралган:
Атнага 1 сәгать.
Елга 34 сәгатъ.
Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:
- укучыларга татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләре буенча гамәли белем бирү;
- балаларда телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре булдыру; сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;
- укучыларның иҗади активлыгын арттыру, аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш һәм кызыксыну тәрбияләү;
- балаларның рухи дөньясын баету, төрле милләт вәкилләре арасында телләрне өйрәнү аша бер-берсенә ихтирам һәм дуслык хисе тәрбияләү.
Эчтәлек һәм тематик планлаштыру.
№ | Темалар | Сәгать саны | Темага караган төп төшенчәләр |
1 | Белем бәйрәме. | 6 | - ләкин теркәгече; - үзе күрсәтү алмашлыгы; - саннарның атрибутив функциядә төрләнмәве; - инфинитив+кирәк конструкциясе; - синоним, антоним сыйфатлар; - инфинитив+яратам төзелмәсе; - хайваннар турында төзелмәсе. |
2 | Ашханәдә. | 5 | - алдында, артында, янында сүзләре; - башладым сүзе; - янында, астында, өстендә бәйлек сүзләре. |
3 | Көзге уңыш. | 4 | - бу, теге күрсәтү алмашлыклары; - актив үзләштерелгән сыйфатларны сөйләмдә куллану. |
4 | Без әти-әниләргә булышабыз. | 4 | - сан, килеш, тартым белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану; - парлы исемнәрнең мәгънәләрен дөрес аңлап куллануга күнектерү. |
5 | Туган якка кыш килде. | 2 | - сүзләрнең антоним парлары; -раслау, инкарь, сорау, боерык җөмләләрне куллануны камилләштерү. |
6 | Шәһәрдә һәм авылда. | 2 | - сүзләрнең антоним парлары; - алдында, янында, артында бәйлек сүзләре; - -чы, -че сүз ясагыч кушымчалары. |
7 | Татарстан республикасы. | 2 | -диалог төзеп сөйләү. |
8 | Яз килә, яз көлә! | 2 | - исемнәрнең чыгыш килешендә төрләнеше; - сыйфат ясагыч кушымчалар: -лы, -ле, -сыз, -сез. - агач башында, агач астында төзелмәләре. |
9 | Әдәпле булыйк! | 2 | - аның әбисе төзелмәсе; - исемнәрнең иялек, төшем килешендә төрләнеше. |
10 | Кечкенә дусларыбыз. | 2 | -3 нче зат алмашлыгының төшем һәм юнәлеш килешләрендә төрләнеше. |
11 | Күңелле җәй, ямьле җәй! | 3 | - ал, арт, ян бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану; - сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе. |
34 |
Календарь тематик план.
№ | Дәрес темасы | Сәгать саны | Планлаштырган вакыт | Үтелгән вакыт |
БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ. | ||||
1 | Беренче сентябрь – Белем бәйрәме. Син, сине, сиңа алмашлыклары. | 1 | ||
2 | Минем, синең, аның сүзләре. | 1 | ||
3 | Фигыль. | 1 | ||
4 | Нокта, өтер, сорау. | 1 | ||
5 | Чөнки, ләкин, бар иде. | 1 | ||
6 | Сан. | 1 | ||
АШХАНӘДӘ. | ||||
7 | Диктант. | 1 | ||
8 | Хаталар өстендә эш. Сәгать ничә? | 1 | ||
9 | Алдында, артында, янында сүзләре. | 1 | ||
10 | Диалог төзү. | 1 | ||
11 | Кабатлау. Яңа сүзләр. | 1 | ||
КӨЗГЕ УҢЫШ. | ||||
12 | Яшелчәләр, җиләк-җимешләр. | 1 | ||
13 | Сөйләм телен үстерү “Базарда.” | 1 | ||
14 | Диктант. | 1 | ||
15 | Хаталар өстендә эш. Кабатлау. | 1 | ||
БЕЗ ӘТИ-ӘНИЛӘРГӘ БУЛЫШАБЫЗ. | ||||
16 | -мы, -ме кушымчалары. | 1 | ||
17 | -кәй, -кай кушымчалары. | 1 | ||
18 | Парлы сүзләр. | 1 | ||
19 | Кушымчалар. | 1 | ||
ТУГАН ЯККА КЫШ КИЛДЕ. | ||||
20 | Антонимнар. | 1 | ||
21 | Раслау, инкарь, сорау, боерык җөмлә. | 1 | ||
ШӘҺӘРДӘ ҺӘМ АВЫЛДА. | ||||
22 | Янында, алдында, артында бәйлек сүзләре. | 1 | ||
23 | -чы, -че сүз ясагыч кушымчалары. | 1 | ||
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ. | ||||
24 | Диктант. | 1 | ||
25 | Хаталар өстендә эш. Сөйләм телен үстерү “Татарстан.” | 1 | ||
ЯЗ КИЛӘ, ЯЗ КӨЛӘ! | ||||
26 | “8 нче Март – әниләр бәйрәме!” | 1 | ||
27 | Котлау язу. | 1 | ||
ӘДӘПЛЕ БУЛЫЙК! | ||||
28 | Исемнәрнең төрләнеше. | 1 | ||
29 | Үзенең алмашлыгы. | 1 | ||
КЕЧКЕНӘ ДУСЛАРЫБЫЗ. | ||||
30 | Килә, кебек сүзләре. | 1 | ||
31 | Чөнки теркәгече. | 1 | ||
КҮҢЕЛЛЕ ҖӘЙ, ЯМЬЛЕ ҖӘЙ! | ||||
32 | Сыйфат. | 1 | ||
33 | Диктант. | 1 | ||
34 | Хаталар өстендә эш. Кабатлау. | 1 |
3 нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем –күнекмәләр.
Белергә/аңларга:
- татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын белеп, сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес оештыра белү;
- актив үзләштерелгән исемнәрне сан, килеш, тартым белән төрләндереп, телдән һәм язмача сөйләмдә куллана белү;
- татар телендә сыйфат һәм исем, сан һәм исем төзелмәләренең кулланылыш үзенчәлекләрен белү;
- фигыльнең өйрәнелгән заман формаларын сөйләмдә куллануга ирешү;
- сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә кора алу.
Эшли белергә:
- татар сөйләм этикетына хас булган танышу, исәнләшү, саубуллашу, рәхмәт әйтү, гафу үтенү һәм башка калыпларны урынлы куллана алу;
- актив үзләштерелгән җөмлә калыпларын тыңлап яки укып аңлый белү һәм татар җөмләсендә сүз тәртибе кагыйдәләрен истә тотып, аларны сөйләмдә куллануга ирешү;
- тасвирлау яки хикәяләү төрендәге бәйләнешле текст төзи алу;
- телдән һәм язмача диалогик яки монологик формада аралаша алу;
- бәйләнешле текстларны сәнгатьле итеп һәм эчтәлеген аңлап укый алу.
Әдәбият исемлеге.
1. В мире слов и предложений: Картинно-ситуативный татарско-русский словарь / Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова. – 2=е изд., стереотип. – Казань: Магариф, 2009. – 223 с.: ил.
2. Газизова А. Н. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. (Рус мәктәбенең татар теле укытучылары өчен ярдәмлек). – Казан: Яңалиф, 2007. – 56 б.
3. Гыймадиева Н. С., Галләмова Р. В., Сафина С. Р. Үзебез язабыз: Башлангыч сыйныфлар өчен сочинениеләр. – Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2008. – 104 б.
4. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2010.
- Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы: 1-4 сыйныфлар (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Төз. Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Ә. Г. Әхәтова. - Казан: Мәгариф, 2009. – 60 б.
- Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р. З. Хәйдәрова. – Тулыл. 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2009. – 159 б.
- Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов. / Авт.-сост. Р. Н. Насибуллина. – Казань: Гыйлем, 2008. – 64 стр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)
Максат:1. Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2. Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...
Эш программасы. 1 нче сыйныф,татар теле
Рус мәктәбенең татар төркеме 1 нче сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы...
2 сыйныф татар теле эш программасы.
2 сыйныф эш программасы....
Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме
Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме...
КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)
КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)...
4 сыйныф Татар теле Р.З. Хайдарова Г.М.Ахметзянова Л.А. Гиниятуллина Рус төркеме Татар алфавиты. Транскрипция.
Татар алфавиты. Транскрипция....