5 класста татар әдәбиятеннән дәрес планы "Фатих Хөсни "Чыбырткы".
план-конспект урока
Предварительный просмотр:
Дәрес темасы: Ф.Хөсни “Чыбыркы” хикәясе.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет — укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану.
Предмет — Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, укылган эчтәлекне үзләштерү, әсәрнең сюжет элементларын өйрәнү.
Шәхескә кагылышлы — хикәядә тасвирланган вакыйгалар аша укучы балаларда җаваплылык хисләре, ата- аналарга карата сөю тәрбияләү.
Материал: дәреслек, язучы портреты, Интернет челтәреннән алынган мәгълүматләр.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, ноутбук, презентация.
Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру моменты:
- исәнләшү;
- укучыларны барлау, дәрескә әзерлекне тикшерү;
- уңай психологик халәт булдыру.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү.
2. Ти зәйткечләрне кабатлау.
3. Актуальләштерү.
Әңгәмә оештыру.
- Үткән дәрестә кайсы язучының иҗатын өйрәндек?
- Кем турында укыдык?
- Аның нинди әсәрләрен исегездә калдырдыгыз?
- Бу язучы күбрәк нинди темаларга язган?
4. Уку мәсьәләсен кую.
- Бүгенге дәресебездә үткән теманы өйрәнүне дәвам итәрбез.
- Димәк, бүгенге темабыз ничек аталыр? /Укучылар Ф.Хөснинең “Чыбыркы” хикәясен өйрәнүне дәвам итәчәкбез, дип фаразлыйлар/
- Нәрсә соң ул чыбырткы? Кемнең күргәне бар?
- Әйе, бәген дәрестә язучы Ф.Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен өйрәнүне дәвам итәчәкбез.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
- Сүзлек өстендә эш: сүзләрне дөрес уку, әйтү, тәрҗемәсе белән танышу, сүзлек дәфтәренә язып кую.
Даһи – великий
рәт чыкмас не будет толку
Ботинка туздырмаган – не износил ботинки
чыбыркы – кнут
Сабы (сап) - ручка, рукоятка
дегетле -с дёгтем
Эндәшми - молчит
- Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәренең икенче өлешен уку, уку төрләре./ Укытучы әсәрне укый башлый. Укучылар чылбыр буенча укыйлар.
- яңа лексиканы кулланып, текстны тәрҗемә итү
- Эчтәлек буенча әңгәмә оештыру.
- Малайны җәйгә кая кайтаралар?
- Ул аннан нәрсә алып килә?
- Җәйге ялда малай нәрсә белән шөгыльләнгән?
- Бу турыда кайдан белдек?
- Дәреслектәге биремнәр һәм сораулар өстендә эшләү(3 нче сорауга җавап).
4 нче бирем. Малай авылда нишләгән? Әтисе аны кем булыр дип уйлый? Малай үзенең киләчәге турында уйлыймы? Ул нишләргә генә ярата?
- Эш дәфтәрендәге 2 нче биремне эшләү. Сорауларга җавап язу.
- Төркемнәрдә эш.( Әтисенә, әнисенә, әбисенә һәм малайга характеристика бирү)
III. Рефлексия
1. Рефлексив кабатлау.
Укытучы, укылган өлешнең эчтәлеген кабатлау өчен, укучыларга сораулар бирә.
- Сез җәй көне авылга кайтканыгыз бармы?
- Анда күңеллеме?
- Авылдагы ял белән шәһәрдәге ял аерыламы? Сезгә кайда ял итү күбрәк ошый?
- Рәшит авылда нишли?
- Ә сез авылда ялда вакытта нишлисез?
- Рәшит кебек ял итүчеләр арагызда бармы? һ.б.
- Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.
- Өй эшен аңлату: 1) «Чыбыркы» әсәренең икенче бүлеген укырга һәм бүлеккә исем бирергә;
2) – укылган өзеккә кыскача план язарга;
3) - өзеккә иллюстрация ясарга (ирекле бирем).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.
Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...
[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары 5 класста татар теле дәресе
5 класста татар теленнән "[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары" темасына дәрес планы...
"Җөмлә төрләрен кабатлау" (7 класста татар теленнән ФГОС дәрес планы)
7 класста үткәрелгән "Җөмлә төрләрен кабатлау" дәресенең ФГОС дәрес планы....
2 нче класста татар теле.
2 нче класста татар теле дәресе.Р.З.Хәйдәрованың Күңелле татар теле дәреслеге буенча....
5 нче класста татар теле дәресенең методик эшкәртмәсе.
5 нче класста татар теле дәресенең методик эшкәртмәсе....
10 класста татар әдәбиятыннан ачык дәрес эшкәртмәсе. Г.Тукай - күпкырлы шәхес.
10 класста Г. Тукай турында үтелгәннәрне ныгыту өчен үткәрелгән стандарт булмаган дәрес эшкәртмәсе. "Әдәби мәйданчык" формасында....
5 нче класста татар теленнән мастер-класс
Аергыч һәм тәмамлык....