"Җөмлә төрләрен кабатлау" (7 класста татар теленнән ФГОС дәрес планы)
план-конспект урока (7 класс) по теме

Ягафарова Рушания Хаматзакировна


7 класста үткәрелгән "Җөмлә төрләрен кабатлау" дәресенең ФГОС дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yagafarova_r.kh_._fgos_plany.docx31.75 КБ

Предварительный просмотр:

                     Татарстан Республикасы Зәй  муниципаль районы

«Югары Пәнәче төп гомуми белем мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Тема: Җөмлә төрләрен кабатлау.(ФГОС буенча дәрес планы)

Укытучы: Ягафарова Рушания Хаматзакир  кызы,

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

13 нче декабрь, 2013 нче ел.

                                                             

7 класс өчен татар теленнән  технологик карта

Тема

Җөмлә төрләрен кабатлау

Теманың максаты

1.Белем бирү:  җөмлә төрләре буенча алган белемнәрне һәм  җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт,  бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Универсал уку эшчәнлеге

 

Шәхси:  Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Регулятив:   Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

Танып – белү: Хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белү

Коммуникатив:    класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

Предметара бәйләнешләр

Әдәбият

Ресурслар

-төп

-өстәмә

Җиһазлау:

  Дәреслек: Г.М.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов татар теле , 41-43 битләр;  Эш дәфтәре ;

 

Интерактив такта, проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, тестлар,схемалар, портрет)

Төркемнәрне оештыру

Төркемнәрдә, индивидуаль  һәм  парлы  эш.

Оештыру технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап.

Оештыру моменты.

Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

I этап. Оештыру.

1.Дәрескә әзерләнү. Нинди максат белән килдегез?

Хәерле көн, укучылар

Хәерле көн барчагызга

Телимен чын йөрәктән

Башлыйк дуслар дәресне

Шундый изге нияттән.

Эпиграф: “Бай булмасаң – бай булма, тик белемгә сай булма.”

Бүген сезне белән җөмлә төрләрен кабатларбыз, белем дәрәҗәсен ачыкларбыз. Белемле икәнегезне күрсәтерсез дип ышанам.

Саф ана телебездә укырга , язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек.

II этап Актуальләштерү.

 Максат – белем алуга  карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

II этап.

Укучылар әзерләп килгән сорауларын бирәләр. Җөмләләрне укыйлар.

II этап. 

Соруларга дөрес җаваплар.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

III этап.

Ныгыту өстендә эш.

Максат  - җөмлә төрләре буенча алган белемнәрне  һәм  җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.  

IV этап.  

1.”Хатаны тап” уены (Танып белү универсал уку эшчәнлеге)

2.Дәреслектәге 63 нче күнегүне дәфтәрләрдә эшләү, җөмләләргә тасвирлама бирү.

Сүзлек өстендә эш

Кандала үләне – нык тармакланып үсүчән, ак яки сары чәчәк ата торган начар исле үсемлек. (донник)

Чабыр төнәтмәсе – тумар баш үләненнән кайнаткан төнәтмә. (чабрец)

Рәшә – игеннәр өлгергән чорда басу өстендә тирбәлүче җылы һава дулкыны.

(Коммуникатив универсал уку эшчәнлеге)

IV этап.  

  1. Диагностик бирем: 3 кагыйдәнең билгеләмәсен әйтү, шуның берсе хаталы, укучы хатаны табарга тиеш (Шәхси универсал уку эшчәнлеге)
  2. Диагностик бирем: Дәфтәргә җөмләләрне язабыз, җәяләрне ачабыз. Төрләрен билгелибез.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)        

IV этап.  

 Алган белемнәрне гомумиләштерү.

Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

IV этап.  

1. Мөстәкыйль эш. Бирелгән схемалардан җөмләләр төзергә.

  1. Гади, ике составлы, раслау, җәенке, хикәя җөмлә.
  2. Гади, ике составлы, инкяр, җәенке, сорау җөмлә.
  3. Гади, бер составлы, раслау, җәенке, тойгылы җөмлә.

(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

IV этап.  

1. Диагностик бирем: Схемаларга туры китереп, җөмләләрне уйлап дәфтәргә язарга. (Танып белү универсал уку эшчәнлеге)

V этап.  Контроль.

Максат –укучыларның игътибарлылыгын, хаталарны тикшерү  һәм төзәтү.

V этап.  

  1.  Тест чишү.

Җөмлә төрләре буенча тест

1. Билгеләмәгә туры килгән җөмләне табыгыз.

 Кырмыскалар, иртә таңнан торып,

 Бит, кул юган, эчкән, ашаган. (Ә. Ерикәй)

1) Хикәя, раслау, ике составлы, җыйнак  җөмлә.

2) Хикәя, инкяр, бер составлы, җәенке  җөмлә.

3) Хикәя, инкяр, ике составлы, җыйнак  җөмлә.

4) Хикәя, раслау, ике составлы, җәенке  җөмлә.

2. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Ерак түгел моңаеп

Утыра ромашка кызы. (М. Җәлил)

1) гади

2) кушма

3. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Боз әле калын түгел. (М. Әмир)

1)        раслау

2)        инкяр

4. Җыйнак җөмләне табыгыз.

 1) Монда да без бөек Тукайга бурычлы. (Г.Бәширов)

 2) Бүгенге эшне иртәгә калдырмыйлар. (М.)

 3) Болар — кызыллар иде, матурлар иде. (Г.Ибраһимов)

 4) Ислам кинәт торды да, дәшми-тынмый китеп барды. (М.Хәбибуллин)

     

5. Оештыручы үзәкнең санына карап, җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?

1) раслау һәм инкяр.

2) бер составлы һәм ике составлы

3) гади һәм кушма

4)        җәенке һәм җыйнак

6. Җөмлә нинди мөнәсәбәт нигезендә барлыкка килә?

1) хәбәрлекле

2) төгәлләүле

3) аныклаулы

7. Әйтү максаты буенча җөмләләр  нинди төрләргә бүленәләр?

1)        хикәя, сорау, боеру

2)        бер составлы, ике составлы

3)        раслау, инкяр

4)        гади, кушма

8. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Сигезенче класс шауларга тотынды. (М. М.)

1)        җыйнак

2)        җәенке

9. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Телләр белгән — илләр белгән. (Мәкаль)

1)        раслау

2)        инкяр

10. Инкяр җөмләне табыгыз.

1)        Безгә китәргә кирәк.

2)        Көн салкын.

3)        Хәерле иртә, күтәрелеп килүче кояш.  (Г. Рәхим)

4)        Бу турыда әнигә  әйтте юк. (М. әмир)

11. Раслау җөмләне табыгыз.

1)        Безнең өчен бу сорау — сорау түгел. (М. Мәһдиев)

2)        Су тирәнәя төште. (М. Әмир)

3)        Ат карышмады. (М. Әмир)

4)        Әбине һич онытасым юк. (Ф. Хөсни)

(Регулятив универсал уку эшчәнлеге)

  1. Иҗади диктант.Менә акрынлап кыш та килеп җитте. Суыклар башланды, чуер ташлар өстеннән шаулап аккан инешне тәпиләп кенә кичеп йөрдек. Тора - бара кичеп узу мөмкин булмый башлады, боздай салкын су аякларны уттай көйдереп ала иде. Бигрәк тә кечкенәләргә бик авыр , аларның хәтта күзләренә мөлдерәп яшьләр килә иде. Ахырда Дүшән үзе аларны, кайсын аркасына атландырып, кайберсен култык астына кыстырып, елга аша ташый башлады.(Чыңгыз Айтматов)  (Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

V этап.  

  1. Тестларны дөрес чишү

2.Диагностик бирем: Җәенке җөмләләрне җыйнак җөмләләргә әйләндерергә, кушымчаларны үзгәртергә мөмкин.

- Нинди әсәрдән алынган?

- Нәрсә турында бара?

(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

VI этап. Рефлексия.  

VI этап.  

Җөмлә төрләре буенча презентация карау

VI этап.  

VII этап.   Йомгаклау.

VII этап.  

1.Өй эше. 1 вариантларга - әдәбият дәреслегеннән бер составлы җөмләләрне генә язарга, 2 вариантларга  ике составлы җөмләләрне язарга.

2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты"Куркак юлдаш"тексты өстендә эш.

Бердәм дәүләт тестына әзерлекне башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук алып барырга кирәк.Мин 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшлим.Бердәм дәүләт тестына әзерләнү элементлар...

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".

    Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...

Татар теленнән ФГОС буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе, 5 сыйныф Тема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.

Татар теле    5 сыйныфТема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен): [w] а...

Синоним һәм антоним сыйфатлар (татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфта татар теленнән ФГОС ка нигезләнгән ачык дәрес планы)

quot;Синоним һәм антоним сыйфатлар "темасына ФГОСка нигезләнгән ачык дәрес планы тәкъдим ителә....

Иярчен кисәкләрне кабатлау темасына татар теленнән план-конспект.

7 нче сыйныфта үткәреләчәк татар теледәресенең үрнәк планы һәм конспекты....