[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары 5 класста татар теле дәресе
план-конспект урока (5 класс) по теме

5 класста татар теленнән "[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары" темасына дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_5_klass_k_g_hm_k_g_tartyklary.docx31.38 КБ

Предварительный просмотр:

5 класс

Татар теле

Число:

Тема. [к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары

Максат: укучыларга  [к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары турында белем бирү;

              [к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары кергән сүзләрне дөрес итеп укый белү күнекмәләрен булдыру;

укучыларның сүзлек запасын үстерү;

укучыларда татар халкына ихтирам, горурлык һәм зәвык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: перфокарталар, плакатлар, карточкалар, кием рәсемнәре

Дәрес тибы: яңа теманы аңлату

Кулланылган метод һәм алымнар: укытучы сүзе, әңгәмә, күнегүләр, күрсәтмә әсбаплардан файдалану, дәреслек белән эшләү, укучыларның мөстәкыйльэшләүләре.

Дәрес планы

  1. Оештыру:
  1. исәнләшү;
  2. уңай психологик халәт тудыру;
  3. дәрескә хәзерлекне тикшерү.
  1. Өй эшен тикшерү:

80 нче күнегүдәге таблицаны ятларга (перфокарталар белән эш)

  1. Белемнәрне актуальләштерү:
  1. тактада эш;
  2. дәрес темасын билгеләү.
  1. Яңа белемнәр бирү:
  1. плакатлар белән эш;
  2. нәтиҗәләр чыгару;
  3. текст белән эш.
  1. Физминутка.
  2. Ныгыту:
  1. 1 нче күнегү. Сүзләр уйлап табасы;
  2. чайнворд-полиндромны чишү;
  3. 84 нче күнегү;
  1. Йомгаклау:
  1. нәтиҗә ясау.
  1. Өй эше бирү:

а)  83 нче күнегү. Тизәйткечне ятларга, игътибарлылыкка эш “Кырык” сүзе ничәү? соравына җавап табарга.

  1.  Билге кую.

Дәрес барышы

Оештыру

  1. Исәнмесез, укучылар!
  2. Хәерле көннәр сезгә

Белем һәм тел ачкычлары

Телибез һәммәгезгә.

  1. Утырыгыз. Дәрескә барыгыз да әзерме? Китап-дәфтәрләрегез өстәлдәме?
  2. Дәресебезне башлыйк. Узган дәрестә без сезнең белән тартык авазлар турында сөйләштек. Безнең татар телендә ничә тартык аваз бар? (28)

Тартык авазлар ничә төргә бүленә? (2)

Ниндиләр инде алар? (яңгырау һәм саңгырау)

Өй эшен тикшерү

Сезгә өй эшенә нәрсә бирелгән иде? (80 нче күнегүдәге таблицаны ятларга)

Тартык авазлар турындагы белемнәрегезне перфокарталар ярдәмендә белербез. Сезгә сүзләр бирелгән. Сузык авазларның нечкәме, калынмы икәнен, ә тартык авазларның саңгыраумы, яңгыраумы икәнен билгелисез.

Йөрәк, кавын, үлчәү, тавык.

Нечкә сузык

Калын сузык

Саңгырау тартык

Яңгырау тартык

Дулкын,вакыйга, әдип, хуш.

Нечкә сузык

Калын сузык

Саңгырау тартык

Яңгырау тартык

Белемнәрне актуальләштерү

Ә хәзер тактага игътибар итик әле. Сезгә күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куярга кирәк.

...ас..әр, зәвы..., ...а...ыйдә, шө...ыль, олу..., ...ореф-...адәт, ...арлы...ач, ...ү...әрчен, ...үңел, е...ерме, ...өмбә, яң...ыр, саес...ан, ...алфа... .

Күп нокталар урынына нинди хәрефләр куйдык? (К, Г)

Яңа теманы аңлату

Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшәбез икән?

Тактагы плакатларга карыйк. Шушы плакатларга карап нәтиҗәләр ясап карыйк.

                         [к]                                                                        [г]

           к                                                                           г

                            [къ]                                                                       [гъ]

- к, г хәрефләре ике авазга билге булып йөриләр

  1. калын әйтелешле сүзләрдә – [къ],[гъ], ә нечкә әйтелешле сүзләрдә [к],[г] әйтелә
  2. [къ],[гъ] – кече тел тартыгы, [к][г] – тел арты тартыгы

- [къ],[гъ] авазлары рус телендә юк, шуңа күрә рус теленнән кергән сүзләрдә алар булмыйлар

- [к],[г] авазлары татарның үз сүзләрендә дә, алынмаларда да булалар

Ә хәзер мин сезгә текст таратам. Текстны укып чыгыгыз. Анда сүз нәрсә турында бара? Асларына сызылган сүзләрне дүрт төркемгә бүлеп, баганалап язып куегыз, бу авазларны белдергән хәрефләр астына сызыгыз.

Арча читекләре

Алтын медаль! Арча читекләре бу зур бүләкне Лейпциг ярминкәсендә яулады.

Күннән бизәкләр ясау, нәкышле сафьян чүәкләр һәм башмаклар тегү – татарларның борынгы һөнәре. Арча һәм Биектау районнарында бу һөнәр 50 нче  елларда  яңадан торгызылды. Хәзер Арчада милли аяк киемнәре фабрикасы бар. Анда йөзләрчә чигүче эшли. Фабрика ел саен миллионга якын пар аяк киеме җитештерә. Чүәк һәм читекләрне бигрәк тә әбиләр яратып кия.

Сүзлек.

Нәкышле – бизәкле.

Сафьян – югары сыйфатлы күн.

Физминутка  

Ныгыту.

Сезгә шундый бирем бирелә. Һәрберегез г хәрефе кергән сүзләр уйлап яза, ләкин ул хәреф беренче сүздә алда килә, аннан соң икенче урында килсен, өченче урында, дүртенче урында һәм бишенче урында килсен.

Гөл

Угыл

Суган

Зәңгәр

Икенче бирем. Чайнворд-полиндромны чишәргә кирәк.

К

А

Б

А

К

А

З

А

К

А

Р

А

К

К

А

Д

А

К

А

Л

А

К

А

Ч

А

84 нче күнегүне карыйк. Бирелгән сүзләрне дөрес итеп укыгыз. Аларны, үрнәктә күрсәтелгәнчә, икегә бүлеп языгыз.

Йомгаклау

Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

Тагын нәрсәләр белдегез?

Өй эше бирү

 Өй эшенә сезгә 83 нче күнегүне бирәм. Анда беренче номер астында тизәйткеч бирелгән. Шул тизәйткечне ятлап килергә. Игътибарлылыкка эш. “Кырык” сүзен горизонталь, вертикаль, сынык сызыклар, шулай УК диагональләр буйлап теләсә нинди юнәлештә һәм теләсә кайдан башлап, ничә тапкыр укып була? Кырык тапкыр булырмы?

К            Ы            Р            Ы            К

         

         Ы             Ы                          Ы            Ы

   

          Р                             Р                            Р

   

        Ы               Ы                         Ы             Ы

         К           Ы              Р               Ы          К

Билге кую.

Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.

Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...