Якташыбыз Фатыйх Шәрипов
статья (6 класс)
Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое турында.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yaktashybyz_fatyyh_shripov.docx | 16.19 КБ |
Предварительный просмотр:
Якташыбыз Фатыйх Шәрипов
Быел Россия халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә 75 ел тула. Бу җиңүгә безнең якташларыбыз да үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Бөек Ватан сугышында Татарстаннан 700 меңнән артык кеше катнашкан. Сугышка киткән иң кыю, батыр егетләребезнең 225е Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганнар. Аларның берсе - Ютазы районы (элеккеге Баулы районы) Бәйрәкә -Тамак авылында туып үскән якташыбыз - Фатыйх Зариф улы Шәрипов.
Фатыйх Шәрипов 1921 елда Бәйрәкә-Тамак авылында гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. 1936 елда Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлап, авыл мәктәбендә математика дәресләре укыта башлый. 1940 елның августында Казан пехота училищесына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлангач, бу уку йортын танк гаскәрләре өчен офицерлар хәзерли торган училище итеп үзгәртәләр. Аны тәмамлагач, 1942 елның маенда фронтка җибәрелә.
Фатыйх аганың иң беренче көрәше 1942 елның 25 июнендә 6 сәгать 30 минутта башлана. Сугышның башыннан ук ул аның бөтен ачысын-төчесен үзендә татый. Беренче госпиталь, беренче операцияләр – берсе дә онытылмый. Ә алда... Алда аны тагын бик күп сынаулар көтә.
Сугышта ул һәрвакыт алгы сафларда була. Берничә тапкыр яралана. Аңа “Татарстан колхозчысы” дип аталган танк колоннасының бер машинасында көрәшергә туры килә. Сугыш дәвамында ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем аңа Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыгы өчен бирелә. Өлкән лейтенант Фатыйх Шәрипов җитәкчелегендәге биш танк немецларның сигез танкын, бер үзйөрешле орудиесен, өч бронемашинасын, йөздән артык солдатын һәм офицерын юк итәләр; төп көчләргә елганы кичеп чыгарга мөмкинлек тудыралар.
Әлеге бәрелеш безнең сугышчыларыбыз өчен җиңү белән тәмамлана. Курск көрәше Бөек Ватан сугышының иң мөһим һәм хәлиткеч вакыйгасы булып тарихка керә.
Сугыштан соңгы елларда Фатыйх Зарипов гаиләсе белән Ленинград шәһәрендә яшәгән (хәзерге Санкт-Петербург шәһәре) , тормыш иптәше Зарема апа шушы шәһәрнеке булган. Ул хатыны һәм улы Руслан белән авылга кунакка кайтып йөргән. Фатыйх ага авыл мунчасында чабынырга , агач күләгәсендә шаулап торган самовардан чәй эчәргә яраткан. Авылдашлары белән, кич утырып,тормыш һәм яшәеш турында сөйләшкән. Мәктәп укучылары белән очрашып, балаларга Бөек Ватан сугышында булган вакыйгалар турында сөйләгән.
Хәзерге вакытта, кызганычка каршы, ул исән түгел. Ләкин аның исеме мәңгеләштерелгән. Баулы шәһәрендә, тагын өч Советлар Союзы Герое белән рәттән, аңа да һәйкәл куелган. Аның сурәте районыбызның данлыклы кешеләре стендында урын алган. Бәйрәкә -Тамак авылындагы мәктәпнең тышкы диварында мемориаль такта эленгән. Мәктәптә аңа багышланган почмак булдырылган. Монда мәктәп укучылары белән төшкән фотосурәтләр, үзенең тормышы турында геройның кулъязмасы, укучыларга язган хаты саклана. Хатта, укучыларга мөрәҗәгать итеп, ул түбәндәге юлларны язган : “Яшь вакытта укуга артык игътибар бирелми. Шуңа күрә мин сезгә әйтер идем, тырышып укыгыз, дәресләрегезнең бүген эшләргә кирәклесен бүген эшләгез. Иртәгәгә калдырмагыз. Чөнки иртәгәсе башка эшләр булып, дәресләрегезне ныклап аңламый калырга мөмкин. ...Бер-берегез белән дус булыгыз, мөмкин кадәр ярдәмләшегез. Җитәр вакыт, сез үсәрсез һәм төрлегезгә төрле якта яшәргә туры килер, шул вакытта хәтерләрлек эшегез булсын.” Фатыйх Шәрипов яшәгән өй, әлбәттә, сакланмаган, ул яшәгән урам аның исеме белән атала . Ютазы районы үзәге Урыссу бистәсендәге ул яшәгән урамга да аның исеме бирелгән. Ул яшәгән өй урынын мемориаль такта бизи.
Быел да 9 Май – Җиңү көнендә үткәрелгән тантаналы митингта аның исеме хөрмәт белән телгә алыныр. Ул яшәгән йорт янына, мәңгелек ут янына аңа багышлап чәчкәләр куелыр. Мәктәпләрдә үткәрелә торган батырлык дәресләрендә укучылар аның тормыш юлын, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын искә алырлар.
( Советлар Союзы герое Шарипов Фатыйх Зариф улы - Персональный пенсионер союзного значения; Почетный работник морского флота СССР; почетный гражданин г.Тростянец Сумской области; Гв. Подполковник в отставке.)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Якташыбыз- Барый Габдрахманов
Язмамның герое- Габделбарый гали улы Габдрахманов. Эшкәртмәдә курку белмәс якташымның фашист илбасарларына каршы көрәше һәм үлемсез батырлыгы турында сүз бара. Кировоград өлкәсенең Грузское авылы тирә...
Якташыбыз, шагыйрь Ленар Шәехка (Ленар Миңнемөһим улы Шәехов) 30 яшь
Якташыбыз, шагыйрь Ленар Шәехка (Ленар Миңнемөһим улы Шәехов) 30 яшь...
Якташыбыз Әсрар Галинең тормыш юлы һәм иҗаты
Якташыбыз Әсрар Галинең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы материаллар һәр укытучыга тәрбия эшендә ярдәмлек булып тора....
Якташыбыз Морат Мостафин – Татарстан белән Украинаның уртак горурлыгы
Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк. ...
"Халкыбызның күңел хәзинәсе.” Якташыбыз Муса Сираҗи иҗаты.
Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре була. Якташлары алар турында горурланып сөйлиләр, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбиялиләр. Безнең Башкортостан республикасы Туймазы районында туып үскән һ...
Иж-Бубый мәдрәсәсе шәкерте һәм мөгаллиме – якташыбыз Давыт Гобәйди.
Сыйныф сәгате эшкәртмәсе...
Күренекле якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлегенә үткән заманнарда һәм бүгенге көн карашын барлау
Шиһабетдин Мәрҗани буенча фәнни-эзләнү эше....