Күренекле якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлегенә үткән заманнарда һәм бүгенге көн карашын барлау
статья (11 класс)

Шиһабетдин Мәрҗани буенча фәнни-эзләнү эше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mardzhani.docx35.63 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Күренекле якташыбыз

Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлегенә үткән заманнарда

һәм бүгенге көн карашын барлау

Башкаручы:  11  нче  сыйныф укучысы

Мөхәммәдиева Альбина Мөнир  кызы

Җитәкче:   татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Шәмсетдинова Клара

 Кәбир кызы  

Тема: “Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлегенә үткән заманнарда һәм бүгенге көн карашын барлау”

Кереш ......................................................................................................................2

Бүлек 1. Ш.Мәрҗани эшчәнлегенә  үткән заманнарда һәм бүгенге көндә караш .............................................................................................................4

Бүлек 2. Ш. Мәрҗанинең тел, әдәбият сәнгать мәсьәләләрендәге эшчәнлеге.................................................................................................................8

Йомгаклау ..............................................................................................................14

Кулланылган әдәбият............................................................................................16

Кереш

Үзең турында, үз халкыңның рухи, әдәби, мәдәни байлыгы турында сөйләр сүзең, әйтер фикерең булмаса, син нинди милләт була аласың?! Ә татарның фикерләре бик күп, әдәби мирасы бай  − ул аның горурлыгы! Мирасыбызның тамырлары тирән, көчле, ныклы. Шуның өчен бүгенге укучы Ш.Мәрҗани кебек бөек шәхесләр язмышын, аларның эшчәнлеген белергә тиеш.

Шиһабетдин Мәрҗани 1818 нче  елның 16 нчы гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килгән шәхес, гаять тирән, төпле белемле зат. Шиһабетдин хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.

Шиһабетдин Мәрҗани – XIX гасырда татарның рухи хәятендә тирән борылыш ясаган, уяну-яңарыш дәверенә – ренессанска юл ачкан титаник шәхес, фикер иясе, милли мәдәният күгендә, бөтен Ислам дөньясында балкып торган олы якты йолдыз. Бөек реформатор, энциклопедист галим, мәшһүр мәгърифәтче.

Әйе, аны ничек кенә атамыйлар. Мәрҗани хезмәтен бәяләрлек  сүзләр, фикерләр бик күп. Ләкин аның иҗаты, эшчәнлеге белән бүген, бүгеннән соң да танышу кирәк, бу бик актуаль мәсьәлә. Чөнки бүгенге һәм киләчәк үткәннәрдә салынган  нигез, саклап калдырылган мирас белән һәм көчле  көчле  булачак.

Тикшеренүнең максаты: Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлегенә үткәннәрнең һәм бүгенгеләрнең карашын барлау.

Эш барышында түбәндәге бурычлар:

  • Ш.Мәрҗани эшчәнлегенә үткән заманнарда һәм бүгенге көндә карашны билгеләү;
  • Ш. Мәрҗанинең тел, әдәбият сәнгать мәсәләләренә карашын  өйрәнү.

Тикшеренүнең  проблемасы:  хәзерге вакытта Ш.Мәрҗани эшчәнлеге ни дәрәҗәдә өйрәнелгән, аңа карата үз чорында һәм аннан соңгы елларда нинди караш булган?

Тикшеренүнең объекты: Ш.Мәрҗани шәхесенең көче һәм аның эш-гамәлләренең башкалар тарафыннан  бәяләнүе.

Тикшеренү темасының актуальлеге: Ш.Мәрҗани  эшчәнлеге һәм  иҗади мирасының бүгенге көндә әһәмияте.

Бүлек 1

Ш.Мәрҗани эшчәнлегенә  үткән заманнарда һәм бүгенге көндә караш 

Халкыбызның бөек акыл иясе, даны һәм горурлыгы булган бу мәшһүр затка багышлап төрле телләрдә йөзләгән фәнни хезмәтләр, матур әдәбият әсәрләре языла, диссертацияләр яклана, сәнгать төрләре (бюстлар, рәсемнәр) иҗат ителә.

Бөек шәхесләр үз халкының тормышына, рухи дөньясына, шул исәптән аның сәнгатенә, хәтта аның бер төре булган матур әдәбиятына да билгеле бер дәрәҗәдә уңай йогынты ясыйлар, алга таба ул халыкның, ул милләтнең горурлыгына әвереләләр. Ш.Мәрҗани – шундый шәхесләрнең берсе. Данлы шәхесләргә бай булган татар халкының рухи дөньясында бу зат үзенә аерым, үзенчәлекле урын били. Шушы уңайдан, Мәрҗани шәхесенең татар шигъриятендәге, аның бер жанры булган мәрсия жанрындагы әсәрләрдә  урын алган. Мәрсия – вафат булган кешеләрне олылап, мактап искә алучы, аларга карата ярату, ихтирам итү, хөрмәтле тойгыларын чагылдыручы шигъри әсәр. Мәрсияләрдә үзеннән соң фән, әдәбият, мәгариф, мәдәният өлкәсендә данлы исем калдырган шәхесләргә дан җырлана. Беренче чиратта, мондый шәхеснең күркәм, соклангыч кешелек сыйфатлары тасвирлана, туган халкына күрсәткән изге гамәлләре, хезмәтләре югары бәяләнә. Ш.Мәрҗани шәхесенә багышлап Акмулла, Гали Чокрый, Нәҗип Думави, Габдулла Тукай һ.б. язган әсәрләр шушы төр мәрсияләргә карый.

Билгеле булганча, Ш.Мәрҗанигә багышланган иң беренче мәрсияләрне Мифтахетдин Акмулла һәм Гали Чокрый яздылар. Акмулланың 506 шигъри юлдан торган “Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе” әсәрендә данлы галимнең туган халкын гыйлемле итү өлкәсендә башкарган изге эш-гамәлләре, мәгърифәтчелек идеяләре киң тасвирлана, аның шәхесен зурлап “караңгы фонарь кабызган зат”, “тимерказык” булуы хакында җылы фикерләр әйтелә.

Ш.Мәрҗанигә багышланган икенче әсәр – Г.Чокрый мәдхиясе. Матбугатта аның бары тик дүрт юллы ике генә строфасы дөнья күргән. Текстта Мәрҗанинең башкарган эш-гамәлләре турында әйтелә, галимнең “шөһрәт һәм бөек фикер иясе”, “күп фәннәр, хикмәтләр укып”, “төрле мәсьәләләр ачып, күп дәлилләрне белүче, безне дөрес юлга салучы” зат булуы турында бәян ителә. Бу әсәр дә оптимистик рухта язылуы белән сыйфатлана.Уфадагы Зәки Вәлиди исемендәге Республика китапханәсенең өлкәне өйрәнү бүлегендәге Гали Чокрый фондында робагый белән 64 юллык күләмдәге мәрсиянең кулъязмасы саклана.

Мәрҗанинең вафатына 25 ел тулуны билгеләп үтүгә хәзерлек мәсьәләләре алга килеп баскан чорда олы фикер иясенә багышлап шигырь язучылардан Н.Думави һәм Г.Тукай аеруча матур үрнәк күрсәтәләр. Н. Думави “Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең кабере янында” исемле шигырен шул уңай белән иҗат итә һәм ул “Йолдыз” газетасының 1912 нче елгы 24 июнь санында дөнья күрә. Оптимистик рухта иҗат ителгән бу әсәр, формасы ягыннан караганда, Акмулла мәдхиясеннән икеюллыклар ярдәмендә иҗат ителү белән генә аерыла. Әмма эчтәлек ягыннан шушы иҗат җимешләре аваздаш: аларда буеннан буена Ш. Мәрҗанинең халыкка гыйлем тарату өлкәсендәге эшчәнлеге, яхшы кешелек сыйфатлары, оптимизмы, батырлыгы тасвирлана, эш-гамәлләренең кыйммәте объектив рәвештә бәяләнә.

Г.Тукай фикерләре шигъри моңда чагыла:

Чыкты ахры бездән дә бер бөтен кеше,

Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше,

Татарда да гыйрфан уты кабынганны

Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.

Кирәк булса, әйтеп бирим: ул шәп хәзрәт,

Тулган ай күк балкып чыккан Шиһап хәзрәт,

Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,

Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.

Бер җан белән тиздән милләт итә бәйрәм,

Шәрафәтләп, туган көнне бу мөхтәрәм;

Җисме үлек, исме терек бу хәзрәтне

Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм.

Совет хөкүмәтенең баштагы чорында шактый вакыт дәвамында Ш.Мәрҗани буржуаз галим, дини реформатор буларак кына бәяләнеп киленгән, аның тормышы һәм гыйльми эшчәнлегенә багышланган махсус фәнни тикшеренүләр, эзләнүләр алып барылмаган. Менә шушы дәвердә Г.Камал театрында режиссёр Хөсәен Уразиков куйган “Каюм Насыйри” пьесасы игътибарга аеруча лаеклы. Татар халкының ике данлы шәхесе – К.Насыйри һәм Ш.Мәрҗани образларын сәхнәгә күтәрү ягыннан бу спектакль татар театрында аеруча әһәмиятле урын алып тора − спектакль берничә дистә елга сузылган фәнни фикерләүдәге бушлыкны берникадәр булса да тутырырга булышучы кыйммәтле хәзинә булып санала.

Бүгенге көннәргә килсәк, фикерләр мондыйрак:

2005  нче елда Айдар Юзеевның Ш.Мәрҗанигә багышланган 350 данәдә генә басылган 112 битлек “Звезда по имени Марджани” исемле документаль-биографик повесте “Гасыр” нәшриятында “Гасырлар авазы – Эхо веков” журналына кушымта буларак дөнья күрде.

Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш институты Гарәп һәм ислам тикшеренүләре үзәге галиме Леонид Сюкияйнен фикеренчә, «Шиһабетдин Мәрҗани мирасы гаять дәрәҗәдә бай һәм тирән. Аның китапларын төрле телләрдә күпләп нәшер итеп таратырга кирәк, Энциклопедик галим күрсәткән юл буенча традиция рәвешендә барырга кирәк.

Философия фәннәре докторы Айдар Юзеев Шиһабетдин Мәрҗани рухи тормышта иске, таушалган авторитетларның монополиясен җимерүче, татарны торгынлык йокысыннан уятучы булуын билгеләп үтә.

Мәрҗанине дөньяның бик күп галимнәре белгән. Ул алар белән аралашкан, әңгәмәләшкән. Танылган рус галиме, академик Василий Бартольд аны: «Татарлар арасында прогрессив агымга нигез салучы…» – дип атаган.

«Шиһабетдин Баһаветдин углы Мәрҗанинең китабы энтография һәм тарих материалларына байлыгы ягыннан рус теленә генә түгел, Европадагы башка телләргә дә тәрҗемә ителергә лаек», – дип яза Казан университеты профессоры, галим Н.Ф. Катанов.

Галимнең хезмәтенә татар әдибе Галимҗан Ибраһимов та зур бәя бирә: “Мәрҗани – безнең таңыбызның Чулпаныдыр”, “…Милли тарихыбызның нигезе” , – дип яза.

Ш. Мәрҗани институты фәнни хезмәткәре Динара Мәрданова Мәрҗани чыганаклары буенча фәнни хезмәт әзерли. Аның фикеренчә, әлеге хезмәтләр бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган. «Татар-информ» хәбәрчесенә фәнни хезмәткәр 2018 нче  елның май аенда Мәрҗани институтында бөек галим эшчәнлегенә багышланган халыкара конференция узачак.

Бүлек 2

Шиһабетдин Мәрҗанинең тел, әдәбият сәнгать мәсәләләрендәге эшчәнлеге

Нинди генә тарихи шәхеснең эшчәнлеге, дөньяга карашы турында сөйләнелсә дә, аны үзәнең яшәгән заманыннан, конкрет тарихи шартлардан аерып карауның дөрес түгеллеге хәзер һәркемгә ачык. XIX йөз уртасында яшәгән һәм иҗат иткән Мәрҗани турында сүз барганда да без шул чорның тарихи шартларына күз йомарга тиеш түгел.  XIX йөз уртасында татарлар арасында иң реакцион карашлар хөкөм сөрә. Менә шул шартларда татар җәмгыятенең алдынгы кешеләре Ш. Мәрҗани, Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов һ. б. акылга ирек таләп итеп, дөньяви фәннәрнең, сәнгатьнең кирәклеген яклап чыгалар.

    Яшьли уку елларында әле матди чыганаклары булмаган, шуның өчен күп кенә вакытын тормышын материаль яктан тәэмин итүгә бирергә туры килеп, байларның балаларын укытырга ялланып, китап күчерү белән шөгыльләнеп, ә җәйләрен, мөгаллимлек итү өчен, авыл җирләренә чыгып китеп шомарган Шиһабетдин Мәрҗани бөек реформатор югарылыгына күтәрелә. Татарның, бөтен ислам дөньясының фикере авыр таш белән бастырылып, кешенең мөстәкыйль фикер эшчәнлегенә “Заман иҗтиһад монкарыйз” дигән богаулар салынган бер заманда ул шәхескә фикер иреге, иҗат хокукы таләп итеп чыга, рухи  хәяттә (тормышта) иске, таушалган авторитетларның монополиясен җимерә, мөселман дөньясы өчен иҗтиһад капкасын ача. Ул татарны торгынлык йокысыннан уятучы, уйлау-фикерләү офыгын арттан алга таба, үткәннән киләчәккә таба борып куючы була. Аның бөек реформаторлыгының асылы әнә шуннан гыйбарәт. Бу – татарның, бөтен мөселман дөньясының рухи  хәятендә инкыйлаб була. Шиһабетдин Мәрҗанинең реформаторлык эшчәнлеген шартлы рәвештә ике этапка бүлеп карыйлар: 1) дини реформаторлык этабы (XIX гасырның 70 нче елларына кадәр) һәм  2) мәгърифәтчелек этабы (XIX йөзнең 70-80 нче елларында).

Әлбәттә, Шиһабетдин Мәрҗани Бохара һәм Сәмәрканд якларында укып, зур яңа белемнәр туплап, яңа фикерләр үзләштереп, унбер елдан соң туган ягына кайта. Бу вакытта Мәрҗани, иске карашлы руханыйлардан аермалы буларак, мәдрәсәләрдә укыту системасына яңалыклар кертергә тулысынча әзер булып кайта. Яңа мәчет бинасы төзелешенә мәчеткә йөрүчеләрдән акча җыя (хәзерге “Мәрҗани” мәчете) һәм шул үл үзе төзеткән мәчеттә гомеренең соңгы көннәренә кадәр белем бирә. Мәрҗанинең даны читләргә дә тарала. 1870  нче елда Ватанында һәм мөселман Көнчыгышында аңа шөһрәт китергән, дини реформаторлык идеяләре белән сугарылган “Назурател-хак” (“Хакыйкатьне күзаллау”) хезмәте дөнья күрә. Шиһабетдин Мәрҗани, үзенең рухи остазлары Г.Утыз Имәни, Г.Курсави традицияләрен яңа рухи  шартларда дәвам иттереп һәм тирәнәйтеп, дини реформаторлыкның күренекле идеологына әйләнә.

“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 нчы елда басылып чыга. “Мөстәфадел-әхбар...” китабын кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бар. Шулай да Ш. Мәрҗани үзенең күпчелек әсәрләрен гарәп телендә язган. Моның сәбәбен ул шул чор мәгърифәтчеләренең гарәп телен бик яхшы белүе, гарәп теленең активлыгы белән аңлаткан.

Ш. Мәрҗани телебезнең лексик составы белән, гарәп теле сүзләренең безнең телгә керү тарихы һәм аларның үзгәрүләре мәсьәләсе белән дә кызыксынган. Аныңча, гарәп теле сүзләренең татар теленә керүе бик борынгы заманнарга, Болгар дәүләте чорына кайта. Гарәп теленнән алынган меңгә якын сүзне алфавит тәртибендә тезеп, «Мөстәфад...»ның ахырына теркәп калдырган. Ш. Мәрҗани шулай ук нәхү (синтаксис) белән дә шөгыльләнгән.

Ш.Мәрҗани үзең яшәгән Ватанның рәсми телен, язуын, законнарын белү кирәклекне һәм шулай ук үзеңнең ана телеңне яхшы белергә, сөйләгәндә бүтән тел сүзләрен катыштырмаска тиешлекне әйтә. Шуңа күрә ул «Русско-татарская школа» ачарга һәм аңа татар телен яхшы белә торган кешеләрне алырга тырыша. Ул патша хөкүмәтенең эшләрен тикшереп, белеп тору һәм аның мөселманнар өчен зарарлы булган хөкемнәр чыгаруыннан саклану өчен рус телен белергә кирәк дип саный. Ләкин Ш. Мәрҗани мондый формаль мотив белән генә эш итмәгән, бәлки ул рус теленә зур ихтирам белән, аны белем чыганагы итеп караган.

Татар диалектларын яхшы белүе аркасында, ул “Йосыф-Зөләйха”, “Бадәвам”, “Нәһҗел-фәрадис”, “Кисекбаш”, “Нәсихәтес-Оалихин” кебек әсәрләрнең болгар чоры әдәбияты икәнлеген раслый. Моны ул коры, дәлилсез дәгъва итми. Аның дәлилләре түбәндәгеләр: «1) Бу әсәрләр бик борынгы заманга карыйлар һәм аларның язулары да борынгы кулъязмаларга туры килә; 2) болар Идел буенда, болгарлар яшәгән җирдә күпләп табылалар, әмма башка җирләрдә юк; 3) иң әһәмиятлесе — боларның теле казакъ, чыгтай, госманлы төрекләре телләреннән башка, әмма Идел буендагы кабер ташлары теленә бик якын тора. Болар, шиксез, көчле дәлилләр. Дөрес, «Йосыф-Зөләйха»ның берничә варианты бар, һәм аларны төрки телле төрле халыклар үз әдәбияты әсәрләреннән саныйлар. Әмма Мәрҗаниның Болгар әдәбияты әсәрләреннән саный торган «Йосыф-Зөләйха»сы XIII нче йөзнең беренче чирегендә язылган һәм ул вариантның бер халыкта да юклыгы ачык.

Мәрҗани − күренекле тәнкыйтьче дә, мәсәлән, ул Хисаметдин бин Шәрәфетдин Мөслиминең «Тәварихы Болгария»-сенә һәм шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәнигә тәнкыйди карашта була. Мәрҗани бөтен нәрсәдә дөреслек таләп итә. Ә дөреслек, аныңча фактларга, тарихи чыганакларга нигезләнә. Фактларга, акылга каршы килә торган фикер һәм карашларны ул кире кага. Мөслими китабында тарихи фактлар нык буталып, аерым шәхесләр урынсыз макталып күрсәтелгәннәр. Шуңа күрә Ш. Мәрҗани «Тәварихы Болгарияне» тәнкыйтьләүгә бөтен бер мәкалә багышлаган.

Утыз Имәнинең кайбер тәрҗемәләрен дә ул сүзләрне ялгыш аңлавы, ялгыш язып, ялгыш мәгънә аңлатканы өчен тәнкыйтьли.

Мәрҗани − сәяхәтнамә һәм библиографик очерклар язучы әдип тә. Аның сәяхәтнамәсе «Рихләтел-Мәрҗани» дип исемләнгән һәм Мәккәгә хаҗга бару вакытында очраган кешеләр һәм вакыйгаларны сурәтләүгә багышланган. Мәрҗани «Вәфиятел-әсляф» һәм «Мөстәфадел-әхбар» исемле әсәрләрендә җиде меңнән артык кешенең тормыш юлына, гыйльми-әдәби эшчәнлекләренә тукталган. Болар арасында галимнәр, әдип һәм шагыйрьләр, руханилар, хөкемдарлар — кыскасы, тарихта нинди дә булса эз калдырырлык кешеләр тупланган. Мәсәлән, көнчыгышның атаклы галиме Әбу Гали Ибн Сина турында очеркта «Бу кеше, — ди ул Ибн Сина турында, — җәмәгать олыларының берсе, ислам философларының корифее иде”, ди.

Ш. Мәрҗани, объектив галим буларак, уңай шәхесләрдәге тискәре сыйфатларны да каплап, яшереп калдырмаган. Аның әсәрләрендә заманының реакцион көчләренә каршы бик кискен һәм үткен һөҗүм ачык күренә. Моңа мисал итеп, Кышкар мулласы Исмәгыйльгә яки Түнтәр мулласы Шимөхәммәткә биргән характеристикаларны искә  алу да җитә.

Ш. Мәрҗани үзенең хезмәтләрендә музыкага        зур урын биргән. Ул, иң башлап, «музыка гыйлеме»н фән дәрәҗәсенә күтәрүче кешенең юнан (грек) хәкиме Пифагор икәнен әйтә. «Бу гыйлемне гыйлем хәленә башлап Пифагор китерде, аннан соң Аристоталис орган дигән корал уйлап чыгарды», − ди. 19 нчы гасыр уртасында “музыканы тыңлау харам, аннан ләззәт алу − диннән чыгу” дигән караш хөкем сөргән һәм хәзрәтләр, мәчет картлары берәр кеше кулында музыка коралы күрсә, ватып ташлаган бер заманда Мәрҗани музыканың тарихын, аның әһәмиятен «Вәфиятел-әсляф вә тәхиятел-әхляф» хезмәтендә язып чыга. (т. II, кулъязма, Казан Дәүләт университеты гыйльми китапханәдә саклана,326б.).

 «Музыкада төп максат − төрле тавыш һәм көйләрне бер-берсенә яраштырып, күркәм һәм матур итеп төзү аркылы җанга рәхәтлек бирү, кеше рухын сафлык һәм пакьлек дөньясына этәрү. Көйләрнең кайберләре шатландыра, кайберләре кайгыга төшерә, кайберләре йоклата, кайберләре көлдерә, җанландыра һәм биетә. Бишектәге бала хуш авазга юанып елаудан туктый һәм игътибарын шул авазны тыңларга юнәлдерә»  − дип яза Мәрҗани. Мәрҗани карашынча, музыка кешеләргә генә түгел, хәтта хайваннарга да тәэсир итә.

Мәрҗани рәсем сәнгатенә дә яңача карый. «Рихләтел-Мәрҗани» исемле сәяхәт (китабында Төркиядә Мөниф паша кабинетындагы статуяның югары сәнгать әсәре булуына сокланып яза, «Мөхәммәт пәйгамбәр тере әйберләрнең сурәтен ясаудан тыйган, чөнки ул чакта кешеләр сурәткә табынучан булганнар. Ә хәзер андый куркыныч юк. Шулай булгач, сурәт ясау, рәсемгә төшү дә тыелмаска тиеш». Ул үзе 1845, 1860, 1874  нче елларда рәсемгә төшә, дөресрәге, шул еллардагы рәсамнәре-фотолары сакланып калган.

Ш. Мәрҗани безнең халкыбызның тарихын, әдәбият тарихын, эпиграфикасын өйрәнүгә зур урын биргән. Ул Казан университеты каршындагы тарих, археология һәм этнография җәмгыятенең актив члены сыйфатында Казандагы рус галимнәре белән тыгыз бәйләнеш тоткан) үзенең элекке шәкерте Хөсәен Фәезханов (Петербург университетында көнчыгыш телләре укытучысы) аркылы Петербург университеты галимнәре белән дә бәйләнеше булган. Аның исеме, үзе исән чакта ук, көнбатышта да, көнчыгыш илләрендә лә мәгълүм булган. Казанга чит шәһәр һәм илләрдән килгән востоковедлардан академик В. В. Радлов, профессор  Ю.Готвальд кебек галимнәр Мәрҗани белән очрашып торганнар.

Ш. Мәрҗани безнең халкыбызны татар дип һәм аны Идел-Кама болгарларының турыдан-туры варислары дип караган.

Ул безнең телебезне татар теле дип һәм ана телендә сөйләшкәндә, язганда, икенче тел сүзләре катнаштырмаска кирәк дип санаган, әмма үзе моны практикада кулланып бетерә алмаган. Ул заманда гарәп һәм фарсы телләре нык актив булган, димәк, фәнни карашларны аңлатып бирү өчен ул дәвердә күп мәртәбә гарәп теле уңайрак булган. Ә Мәрҗани ул телләрне төгәл белгән. Моны исбатлау өчен, Каһирәдә чыга торган «Әл-Моктатыйф» журналының Мәрҗани каләме белән язылган «Мокатдим эте Вәфиятеләсляф»ка биргән бәясе дә җитә. Журнал Мәрҗаниның бу әсәрен теле, стиле ягыннан Мисырда, Шамда һ. б. гарәп илләрендә чыккан китаплардан түбән түгел, дип яза.

Димәк, фикерләребезне йомгаклап, шуны әйтергә була: Ш.Мәрҗани кебек күренекле татар улы белән горурланырга кирәк, аның эшчәнлеген төрле юллар белән өйрәнеп үзләштерергә кирәк. Киң кырлы шәхесләр язмышы һәрберебезне уйландырырга, нәтиҗәләр ясарга этәрсен иде. Заманасында күп көч куйган шәхес эшчәнлеге бүгенге көндә дә бик актуаль бит.

Йомгаклау

Мәрҗанинең бөек каһарманлыгын үз чорында аңлап та, бәяләп тә бетермәгәннәр. Чөнки ул үзе яшәгән мохиттән, җәмгыятьтән күпкә алда барган, югары күтәрелгән шәхес була. XIX гасыр уртасында мөселман дөньясында калкып чыккан биек тау башына менү дә, аны аңлау-бәяләү дә җиңел булмагандыр, күрәсең. Әмма бу затның татар рухи  алгарышындагы бөек ролен аннан соң килгән буыннар бик яхшы аңлаган һәм югары бәяләгән.

Бүгенге заманда Ш. Мәрҗанинең тормыш юлы һәм иҗатына кызыксыну арта бара.

Иң мөһим бурычларның берсе булып Ш.Мәрҗанинең мирасын халкыбызга кайтару тора. Аның әле нәшер ителмәгән кулъязмалары гасырдан күбрәк вакыт китап киштәләрендә ята. Нәшер ителгән әсәрләре дә хәзер яңадан нәшер ителүне сорый.

Бүгенге буын укучысы, халыклар, аларның телләренә салкын караш сизелгән чорда бигрәк тә, үз халкының үткәненә, язмышына, мәдәниятенә, әдәбиятына бик игътибарлы булырга тиеш, бүгенге укучы китапханәләрдә, театрларда, милли тапшыруларда, милли бәйрәмнәрдә, әдәби кичәләрдә ешрак утырырга тиеш, чөнки тарихны, аның шәхесләрен белмәү  − оят һәм киләчәккә атлауга киртә.

Бүгенге көн укучысына китапханәләрдә Ш.Мәрҗани эшчәнлеген  коры укып утыру бик җиңел һәм кызык тоелмас. Бу эшне төрле методлар аркылы оештыру үтемлерәк булыр дип саныйм. Сюжетлы-рольле чыгышлар, уен, конкурс кебек методлар аша  мәгълүматны үзләштерү укучы балаларга кызыклы да, рәхәт тә, нәтиҗәле дә була. Һәр нәрсә дөрес итеп тапшыра белү, аңлату, кабул итү, эзләнү аша тормышка ашырылса гына истә кала торган була, бигрәк тә  яңа технологияләре белән алга чапкан бүгенге көн укучыларына.

Милләтебезнең киләчәге, теле, тарихы булсын дисәк, Ш.Мәрҗани кебек бөек кешеләр эшчәнлегенә тап төшермәскә, алар эшчәнлеген, хезмәтләрен өйрәнергә, буыннардан-буыннарга тапшырырга кирәк.  Бездән соң килгән буынга да милли аякта нык басып тору өчен тарихны, телне, әдәбиятны, күренекле шәхесләр язмышын белү кирәк!

Кулланылган әдәбият

  1. Әмирханов Ф. Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе // Ф.Әмирханов. Сайланма әсәрләр. – 2 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 462 б.
  2. Вәлиди Җ. Мәрҗани // Вакыт. – 1914. – 18 апр.
  3. Госманов М. Мәрҗани турында берничә сүз // Казан утлары. – 1968. – № 1. – 116 б.
  4. Исламов Ф. Ш.Мәрҗани образы әдәбиятта һәм сәнгатьтә. – Казан, 2016
  5. Ибраһимов Г. Бөек остазымызның кайбер тәэлифләре // Казан. – Аң. – 1915. – № 1.
  6. Сәгъди Г. Татар әдәбияты тарихы // Казан, 1926. – Б. 60-69 .
  7. Шиһабетдин Мәрҗани / төз. Р. Мәрданов, Р. Миңнуллин, С. Рәхимов. – Әлмәт: Рухият, 1998. – 175 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватаныбыз борынгы заманнарда

6 класс өчен белемнәрен тикшерү...

Конференциядэ чыгыш"Бүгенге мәктәптә укучыларны хонэри эшчэнлеккэ ойрэту"

Укучыларнын хонэри белемнэрен арттыру. Хонэр сайлауга момкинлек тудыру....

Якташыбыз- Барый Габдрахманов

Язмамның герое- Габделбарый гали улы Габдрахманов. Эшкәртмәдә курку белмәс якташымның фашист илбасарларына каршы көрәше һәм үлемсез батырлыгы турында сүз бара. Кировоград өлкәсенең Грузское авылы тирә...

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК МӘГЪРИФӘТЧЕСЕ ҺӘМ ТАРИХЧЫСЫ – ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ

Татар халкының бөек мәгърифәтчесе Ш. Мәрҗанинең эшчәнлнген чагылдыра....

“Сабантуй- еллык уңышларны барлау бәйрәме”

Сценарий школьного Сабантуя...

Шиһабетдин Мәрҗәнинең тормыш юлына сәяхәт.

Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе...

Тезислар.Шиһабетдин Мәрҗани — татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе Фатихова Райля.

Тезислар.Шиһабетдин Мәрҗани — татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе Фатихова Райля....