Урок на тему"Антонимы. Синонимы. Омонимы"
план-конспект урока (5 класс)
Урок на тему"Антонимы. Синонимы. Омонимы". Урок для 5 класса татарской группы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Открытый урок на тему "Антонимы. Синонимы. Омонимы" | 19.6 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар
Дидактик максат: Синоним, антоним, омоним. Аларның мәгънәсе, җөмләдә һәм сөйләмдә кулланылышы.
Үстерелешле максат: Укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, телдән һәм язма күнекмәләр белән антоним, синоним, омоним турында белемнәрне ныгыту, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
Тәрбияви максат: Татар халык авыз иҗаты буенча укучыларның игътибарын тирә-якка, табигать күренешләренә юнәлтү, патриотик тәрбия бирү.
Җиһазлау: дәреслек, интерактив такта, сүзләр агачы, яфрак артына язылган биремнәр, төсле конвертлар
Дәреснең барышы.
I. Ориентлашу – мотивлаштыру
1) психологик уңай халәт тудыру
Хәерле көн!
Хәерле көн миңа!
Хәерле көн сезгә!
Хәерле көн барыгызга да!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә дә!
Бүгенге дәресне мин, 28 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Рәшит кызы алып барам.
-Укучылар, әйдәгез бер – берегезне дә сәламләп китегез әле. Каршыда утырган иптәшләрегезгә бишне бирегез, яныгызда утырган иптәшләрегезгә елмаегыз.
- Рәхмәт. Дәресебезне башлыйбыз
2) белемнәрне тигезләү
- Ә хәзер тактага күз салыйк әле. Рәсемдә нәрсә ясалган? (агач)
- Укучылар, бу агач гади агач түгел, ә сүзләр агачы. Сүзләр агачы нинди? (зур, нык, киң)
- Бик дөрес. Февраль аенда нинди бәйрәм үткәрдек әле? (Ватанны саклаучылар бәйрәме).
- Менә без дә сыйныфта утырган малайларыбызны үткән бәйрәм белән котлыйбыз һәм сүзләр агачы кебек нык, киң җилкәле булып үсүләрен телибез.
-Ике яфрагының исеме билгеле: туры һәм күчерелмә. Бу сүзләр сезгә танышмы?
- Туры мәгънә турында нәрсәләр беләсез? (Туры мәгънә - сүзнең төп мәгънәсе)
- Күчерелмә мәгънә турында нәрсәләр беләсез? (Сүзнең туры мәгънәсе нигезендә барлыкка килгән икенчел мәгънә. Ул предмет, күненешләрнең, билгеләрнең охшашлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килә)
ҮЗБӘЯ АҢЛАТЫРГА
- Дәресебезе алга таба дәвам итәбез. Сезнең алдыгызда үзбәя битләре бар. Исемегезе языгыз. Биремнәрне эшләгәннән соң үзегезгә билге куярга кирәк булачак.
3) уку мәсәләсен кую.
- Экранга күз салыйк әле. Ребус бирелгән һәм шуннан чыгып дәресебезнең темасын билгеләрбез. 1 – 3 слайд (Ребус)
- Димәк, дәресебезнең темасы: синоним, антоним, омоним.
- Максатыбыз нинди булыр? (Синоним, антоним, омонимнарны өйрәнү)
- Дәфтәрләрне ачтык , число, тема язабыз. 4 слайд (Тема: “Синоним. Антоним. Омоним.”
II. Уку мәсәләсен адымлап чишү.
- Экранга карыйк әле. Рәсемдә нәрсә күрәсез? (Ризык).
- Ризык сүзен башкача ничек әйтеп була? (ашамлык, азык) Ә давыл сүзен? (буран, өермә). Матур сүзен (чибәр, гүзәл, күркәм). Бу вакытта укучылар тактага сүзләрне язып баралар.
- Укучылар, бу сүзләрнең мәгънәләре нинди булды? (охшаш)
- Димәк, охшаш мәгънәле сүзләр ничек атала? (синоним)
- Ә хәзер кагыйдәне үз-үзегезгә, күршегезгә сөйләгез. Кем кычкырып сөйли?
- Бик яхшы. Булдырдыгыз!
(Синоним дип язылган яфракны агачка беркетәм)
- Дәвам итәбез. Экранга карыйбыз. Рәсемдә нәрсәләр ясалган? (карандашлар). Карандашлар нинди? (озын-кыска). Йортлар нинди? (биек-тәбәнәк). Нинди ел фасыллары? (кыш-җәй).
- Рәсемгә туры килгән сүзләрнең мәгънәләре нинди? (капма-каршы). Димәк, каршы мәгънәле сүзләр ничек атала? (антонимнар)
- Ә хәзер кагыйдәне үз-үзегезгә, күршегезгә сөйләгез. Кем кычкырып сөйли?
- Бик яхшы. Булдырдыгыз.
(Антоним дип язылган яфракны агачка беркетәм)
- Игътибар экранга.
Тәлгать тоткан бер тиен,
Мин Тәлгатьне үртимен:
-Менә сиңа ун тиен,
Бир син миңа бер тиен. (Ш. Галиев)
- Әлеге шигырьдә нинди ике тиен турында сүз бара? (Тиен- җәнлек һәм тиен-акча турында)
- Әйе, дөрес, укучылар! Җәнлек тиен һәм тиен акча рәсемнәре бирелгән. Икесе дә бер үк исем белән аталганнар. Әлеге сүзләр арасында нинди уртаклык бар? (Әлеге сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы бер үк)
- Ә әлеге сүзләрнең аермасы нәрсәдә? (Мәгънәләре төрле: беренчесе-җәнлек, икенчесе-акча)
- Дөрес. Бәлки сез дә мондый сүзләргә мисаллар китерә ала торгансыздыр. Әйдәгез әле, әйтеп карагыз! (Яз, төш, йөз). Омонимнарга карата нинди кагыйдә чыгарырга була?
(Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре төрле сүзләр (омонимнар) дип йөртеләләр).
- Кагыйдәне үз-үзегезгә, күршегезгә сөйләгез. Кем кычкырып сөйли?
- Бик яхшы. Булдырдыгыз.
(Омоним дип язылган яфракны агачка беркетәм)
- Сүзләр агачында исемнәр күбәйде. Яфраклар өстәлгәч, тагын да матурланды. Афәрин!
ҮЗБӘЯ
- Ә хәзер индивидуаль биремнәр эшләп алыйк. Сары конвертлардан сүзләрне алыйк әле. Беренче төркемдәге укучылар яфрак артына язылган сүзләргә синонимнар, икенче төркем антонимнар таба)
Беренче төркемгә бирем
зур-дәү,олы
кечкенә-бәләкәй,нәни
тәмле-татлы, баллы
Икенче төркемгә бирем
ак-кара
матур-ямьсез
көн-төн
- Дәресебезне дәвам итәбез. Кызыл ковертларны ачыйк эле.
- Әлеге мисаллардан омонимнарны табарга һәм мәгънәләрен аңлатырга кирәк. (Төркемнәрдә эш)
1 төркем. Кулымда ике букет:
Берсе- зәңгәр, берсе- ал,
Китердем бүләк итеп-
Кайсы ошый, шунысын ал.
Җәен эләкмәсә җәен, язын табарбыз җаен.
2 төркем. Авыртмасын дисәң эч,
Кайнаган су гына эч.
Ләйсән таба тоткан.
Марат мәктәпкә таба бара.
ҮЗБӘЯ
- Ә хәзер ял минуты җитте. (Укучыларга подноста сүзләр таратыла,
Синоним сүзләр булган укучылар ишек тирәсенә, антоним сүзләр язылганнар уртага, омонимлылар тәрәзә буена җыелалар).
Ныгыту
Дәреслек белән эш.
- Хәзер, китапларны ачабыз, 104 нче бит 236 нчы күнегү. Биремне укыгыз. Кем кычкырып укый?
- Мәкальләрне ничек аңлыйсыз?
- Беренче , өченче, алтынчы мәкальләрдән генә антоним сүзләрне язып алабыз.
-. Экранга игътибар итик әле. Адашкан сүзләрне урыннарына куярга кирәк. Кем өлгер? Адашкан сүзләр: яра, ялкаулык, кич, тырышлык, иртә.
1.... бәхет китерер, ...ачтан үтерер.
2. ... килә,... кайта. (Кояш)
3. Кара әле, кара:
Каен яфрак ...
Каюм утын яра,
Кулларында – яра.
ҮЗБӘЯ
-Тормышта синонимнарны, антонимнарны, омонимнарны кайларда очратырга була?
Нәтиҗә: әдәби әсәрләрдә, мәкальләрдә, әйтемнәрдә, табышмакларда, сөйләмдә.
Йомгаклау. Рефлексия
1. Дәрескә нинди максат куйган идек?
2. Нәрсә белдек?
3. Ничек белдек?
4. Дәрескә гомуми ҮЗБӘЯ кую.
- Укучылар, әгәр дә үзегезгә “5” билгесе куйган булсагыз, баш бармакларыгызны югары күтәрегез. “4” ле булса, куллар парта өстендә кала. “3” ле куйган булсагыз, баш бармак түбәнгә карый.
Өй эше
1) 240 нчы күнегү.
2) Синонимнар, антонимнар, омонимнар кергән 5 җөмлә язарга.
3) “Синонимнар, антонимнар, омонимнар илендә” дигән темага кечкенә әкият уйлап язарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урок по теме Антонимы 5 класс
Урок по теме "Антонимы" 5 класс...
Урок по теме "Антонимы"
Урок по теме "Антонимы"...
Реферат "Проблемное обучение в средней школе" + открытый урок по теме "Антонимы"
Имея опыт работы в школе, я могу утверждать, что именно проблемное обучение способно раскрыть талант ребёнка, формирует волевые навыки, умение сопротивляться трудностям, закрепляет привычк...
Урок по теме "Антонимы"
Конспект урока с презентацией, содержит интерактивные задания для закрепления материала по теме....
Тема урока: "Антонимы. Синонимы. Омонимы. Виды омонимов.
Урок с презентацией для 5 класса на тему: Антонимы. Синонимы. Омонимы. Виды омонимов....
Презентация к уроку на тему "Антонимы. Синонимы. Омонимы. Виды омонимов.
Презентация к уроку на тему "Антонимы. Синонимы. Омонимы. Виды омонимов....
Открытый урок по теме "Антонимы. Синонимы" (дидактический материал - отрывок из "Повести о светлом мальчике" Степана Сарыг-оола в переводе Светланы Козловой
Технологическая карта урока 5 классКраткая аннотация.Данный урок разработан в соответствии с ФГОС. Так как курс 5 класса – это повторение, то тема для учащихся не новая, поэтому я использовала к...