Парлы сүзләр
план-конспект занятия (5 класс)
Предварительный просмотр:
Родной язык.
Тема: Сүзләр кушылу ысулы: парлы сүзләр (Сложение как способ словообразования: парные слова.
- 338 нче күнегү. Бирелгән сүзләрне укырга. Бу сүзләр ничек ясалган? (телдән)
Парлы сүзләр ничек ясалалар?
Парлы сүзләр –
1.мәгънәдәш – синоним (янып-пешеп, җиләк-җимеш0
2.капма-каршы мәгънәле – антоним (иртә-кич, карты-яше)
3.аваздаш булган ике сүзне теркәү (мал-туар, бала-чага, тимер-томыр)
4. бер үк сүзне кабатлау юлы белән ясала (кат-кат, рәт-рәт)
Парлы сүзләр ике сүздән тора, бер мәгънәне белдерә. Парлы сүзләр сызыкча аша языла.
- Кечкенә генә тест эшлибез.
- Тест сораулары.
1.Тәкъдим ителгән сүзләр арасыннан парлы сүзләрне билгеләргә:
а) үги ана яфрагы, мүк җиләге, сабан туе;
б) иртә-кич, кадер-хөрмәт, уй-фикер;
в) ашъяулык, башкала, өчпочмак.
2. Парлы сүзләр ничә сүздән тора?
а) бер сүздән;
б) өч сүздән;
в) ике сүздән.
3. Парлы сүзләр ничек ясала?
а) өтер аша;
б) сызыкча;
в) кушылып.
4. Сүзләрнең төрен билгелә: иртә-кич, көн-төн, карты-яше.
а) мәгънәдәш;
б) капма-каршы мәгънәле;
в) аваздаш.
5. Тәкъдим ителгән сүзләр арасыннан аваздаш мәгънәле парлы сүзләрне билгеләргә:
а) малай-шалай, сирәк-мирәк, аз-маз, күрше-фәлән;
б) бала-чага, көн-төн, өс-баш, абый-апа;
в) урын-җир, тимер-томыр, малай-шалай, хатын-кыз.
6. 340 нчы күнегү. Бирелгән сүзләрдән парлы сүзләр ясарга.
Сау булыгыз, балалар! Уңышлы көннәр Сезгә!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Парлы сүзләр
Предмет: Татар теле Дәреснең темасы : “Парлы сүзләр”Дәреснең максаты: Укучыларны парлы сүзләрне табарга, аера белергә һәм дөрес итеп билгели белергә, җөмләләр төзегәндә, сөйләмдә аларны урынлы ку...
Презентация на тему "Парлы сүзләр"
Презентация на тему «Парлы сүзләр» для 4 класса по татарскому языку по программе Р.З. Хайдаровой...
Парлы сүзләр
Укытучы.Исәнмесез, балалар!(1 нче слайд)Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, диләр. Әйдәгез әле,бер - беребезне яңа көн белән котлыйк. Укучылар.- ...
Кушма һәм парлы сүзләр.
3 сыйныф өчен татар теле дәресе эшкәртмәсе,теманы ныгыту дәресе...
Г.Ибраһимов әсәрләрендә парлы сүзләрнең стилистик кулланылышы
Г.Ибраһимов – татар әдәбиятында гына түгел, татар тел белемендә, татар иҗтимагый фикер үсешендә җуелмас эз калдырган олуг шәхесләребезнең берсе. Аның иҗат мирасы күпкырлы алмаз кебек: һәр тикшерүче, һ...
Тезмә, кушма, парлы сүзләрне кабатлау
Әлеге презентация 5нче сыйныфларда "Тезмә, парлы, кушма сүзләр" темасын өйрәнгәндә кулланыла...