Парлы сүзләр
план-конспект урока на тему

Предмет: Татар теле

 Дәреснең темасы : “Парлы сүзләр”

Дәреснең максаты: Укучыларны парлы сүзләрне табарга, аера белергә һәм дөрес итеп билгели белергә, җөмләләр төзегәндә, сөйләмдә аларны урынлы куллана белергә өйрәтү

Дәреснең төре: Яңа материалны аңлату

Көтелгән нәтиҗә: Парлы сүзләрне дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.

Технология: презентация, дәреслек.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл parly_suzlr-3kl.docx21.59 КБ

Предварительный просмотр:

Технологик карта (3нче сыйныф)

Предмет: Татар теле

 Дәреснең темасы : “Парлы сүзләр”

Дәреснең максаты: Укучыларны парлы сүзләрне табарга, аера белергә һәм дөрес итеп билгели белергә, җөмләләр төзегәндә, сөйләмдә аларны урынлы куллана белергә өйрәтү

Дәреснең төре: Яңа материалны аңлату

Көтелгән нәтиҗә: Парлы сүзләрне дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.

Технология: презентация, дәреслек.

№ п/п

Дәрес этабы

Максат

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Нәтиҗә

1

Оештыру

Сыйныфның дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару. 

1. Дәрескә әзерләнү.

2. Сыйныфны тәртипкә китерү.

 Чыңлады көмеш кыңгырау, 
Безне дәрескә чакырып. 
Кызыклы дәресне башлыйк 
Парталар артына утырып.  

-Дәрестә дөрес утыра белүне тикшерү.

Аяклар? Идәндә.                                        

Арка? Туры.                                            

Куллар? Партада.                                    

Терсәкләр?Парта читендә.

Дәрестә кулланырга тиешле кагыйдәләр искә төшерелә:

- Игътибар белән тыңла, бүлдермә

- Тулы җөмләләр белән сөйлә

- Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.

Сыйныф дәрескә әзер

2

Актуальләштерү

Үткәннәрне кабатлау,ныгыту

1.Өй эшен тикшерү

2. Сүзләр яздыру һәм кушма сүзләрне билгеләтү: карабодай,яулык,төн,көнчыгыш,төньяк,кул,бодай,кулъяулык,кара.

3.Нәтиҗә ясау

Өй эшенә әзерлеге

Кушма сүзләрне дөрес билгеләү

Кушма сүзләрне аера белү.

3

Яңа материалны аңлату

Укучыларны парлы сүзләрнең төзелеше белән таныштыру.

Уку мәсьәләсен кую.

Парлы сүзләрне өйрәнүне оештыру.

-Слайдта бирелгән сүзләр ничек ясалганнар?

Кайгы-хәсрәт, көн-төн, тиз-тиз, аллы-гөлле, йорт-җир, бер-бер, ата-ана, әби-бабай.

-Әлеге сүзләр ничек аталалар?

-Димәк,парлы сүзләр ничек ясалган? (Ике тамыр кушылып, бер мәгънә белдерә; мәгънәдәш, капма-каршы, кабатлану сүзләр ярдәмендә)

-Дәресебезнең максаты нинди?

-  Димәк, безнең дәрес темасы нинди тема була инде?

Уку мәсьәләсен өлешләп чишүдә укучыларны катнаштыру.

 Дәреслектә бирелгән Фәрит абый белән балалар арасында булган әңгәмә һәм кагыйдә белән танышу.

 

  Физминутка  

Күнегүләрне эшләүдә катнашу.

Бер-береңә ярдәм һәм контроль оештыру . (парлап эшләү)

 Эшләнгән биремнәр-нең дөреслеген бәяләү.

Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәмдәлилләү.

Парлы сүзләрнең ясалышы

4

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Парлы сүзләрне дөрес язарга өйрәнү, ясалышларын истә калдыру. 

Дәреслек белән эш:113нче күнегү (язма),115нче күнегү (телдән)

Мөстәкыйль эш.

-Карточкаларда бирелгән сүзләрне таблицага тутырып языгыз.

Антонимнары пар-лап ясал-ган сүзләр

Синонимнары пар-лап ясал-ган сүзләр

Аваздаш сүз-ләрне парлап ясал-ган сүзләр 

Сүзләрне ка-батлап ясалган сүзләр

Ачлы-туклы, яну-көю,иге-чиге, кат-кат, яше-карты, уй-фикер, берән-сәрән, икәүдән-икәү,юк-бар, урын-җир, икеле-микеле, бөртек-бөртек, караңгылы-яктылы, уйнап-көлеп, имеш-мимеш, рәт-рәт.

Нәтиҗә ясау.

Дәреслектә бирелгән күнегүләр өстендә эшләү.

Парларда эшләгәндә бер-береңә  ярдәм күрсәтү,тикшерү оештыру.

 Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.

Парлы сүзләрне таба белү

5

Йомгаклау

Дәрестә үтелгән теманы ныгыту

- Бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек?

- Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?

-Дәрестә нинди төшенчәләр белән таныштык?

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди сабак алдыгыз?

 

Нәтиҗә ясый белү

Дәрестә үтелгән теманы ныгыту

6

Өйгә эш

Өйгә эш бирү

1.Өйгә эшне аңлату

2.Укучыларның эшчәнлегенә бәя бирү.

3.Нәтиҗә.

114нче күнегү

Өйгә эшне аңлап китү

Түбәндә бирелгән сүзләрне таблицага тутырып языгыз.

Ачлы-туклы, яну-көю,иге-чиге, кат-кат, яше-карты, уй-фикер, берән-сәрән, икәүдән-икәү,юк-бар, урын-җир, икеле-микеле, бөртек-бөртек, караңгылы-яктылы, уйнап-көлеп, имеш-мимеш, рәт-рәт.

Антонимнары пар-лап ясал-ган сүзләр

Синонимнары пар-лап ясал-ган сүзләр

Аваздаш сүз-ләрне парлап ясал-ган сүзләр 

Сүзләрне ка-батлап ясалган сүзләр

Түбәндә бирелгән сүзләрне таблицага тутырып языгыз.

Ачлы-туклы, яну-көю,иге-чиге, кат-кат, яше-карты, уй-фикер, берән-сәрән, икәүдән-икәү,юк-бар, урын-җир, икеле-микеле, бөртек-бөртек, караңгылы-яктылы, уйнап-көлеп, имеш-мимеш, рәт-рәт.

Антонимнары пар-лап ясал-ган сүзләр

Синонимнары пар-лап ясал-ган сүзләр

Аваздаш сүз-ләрне парлап ясал-ган сүзләр 

Сүзләрне ка-батлап ясалган сүзләр

Түбәндә бирелгән сүзләрне таблицага тутырып языгыз.

Ачлы-туклы, яну-көю,иге-чиге, кат-кат, яше-карты, уй-фикер, берән-сәрән, икәүдән-икәү,юк-бар, урын-җир, икеле-микеле, бөртек-бөртек, караңгылы-яктылы, уйнап-көлеп, имеш-мимеш, рәт-рәт.

Антонимнары пар-лап ясал-ган сүзләр

Синонимнары пар-лап ясал-ган сүзләр

Аваздаш сүз-ләрне парлап ясал-ган сүзләр 

Сүзләрне ка-батлап ясалган сүзләр

Түбәндә бирелгән сүзләрне таблицага тутырып языгыз.

Ачлы-туклы, яну-көю,иге-чиге, кат-кат, яше-карты, уй-фикер, берән-сәрән, икәүдән-икәү,юк-бар, урын-җир, икеле-микеле, бөртек-бөртек, караңгылы-яктылы, уйнап-көлеп, имеш-мимеш, рәт-рәт.

Антонимнары пар-лап ясал-ган сүзләр

Синонимнары пар-лап ясал-ган сүзләр

Аваздаш сүз-ләрне парлап ясал-ган сүзләр 

Сүзләрне ка-батлап ясалган сүзләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация на тему "Парлы сүзләр"

Презентация на тему «Парлы сүзләр» для 4 класса по татарскому языку   по программе Р.З. Хайдаровой...

Парлы сүзләр

Укытучы.Исәнмесез, балалар!(1 нче слайд)Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, диләр. Әйдәгез әле,бер - беребезне яңа көн белән котлыйк. Укучылар.-   ...

Кушма һәм парлы сүзләр.

3 сыйныф өчен татар теле дәресе эшкәртмәсе,теманы ныгыту дәресе...

Г.Ибраһимов әсәрләрендә парлы сүзләрнең стилистик кулланылышы

Г.Ибраһимов – татар әдәбиятында гына түгел, татар тел белемендә, татар иҗтимагый фикер үсешендә җуелмас эз калдырган олуг шәхесләребезнең берсе. Аның иҗат мирасы күпкырлы алмаз кебек: һәр тикшерүче, һ...

Тезмә, кушма, парлы сүзләрне кабатлау

Әлеге презентация 5нче сыйныфларда  "Тезмә, парлы, кушма сүзләр" темасын  өйрәнгәндә кулланыла...

Кушма, парлы, тезмә сүзләр. Дәреснең план-конспекты

5нче сыйныфта "Кушма,парлы, тезмә сүзләр" темасы буенча дәрескә план-конспект...