4 нче сыйныф рус төркеме ,дәрес эшкәртмәсе " Безнең Татрстан"
учебно-методический материал (5 класс)
4 нче сыйныф рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәрмәсе .Темасы :Безнең Татарстан.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Дәрес эшкәртмәсе "Безнең Татарстаан" | 27.05 КБ |
Предварительный просмотр:
Әдәби уку: 4сыйныф (рус төркеме)
Тема: Безнең Татарстан
Максат: 1. Татарстан турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту.Татарстанның башкаласы-Казан турында белемнәрне тирәнәйтү.
2.Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.
3.Туган якка хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.
Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
УУЭ
Регулятив:
- укытучы ярдәме белән максат кую һәм бурычларны билгели белү;укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.
Танып белү:
-сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу;проблеманы билгеләү;аларны чишү өчен алгоритм булдыру.
Коммуникатив:
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.
Шәхси:
Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.
Җиһазлау: компьютер, Татарстан картасы, герб, флаг,схемалар, карточкалар, презентация, интерактив такта, рәсемнәр
Дәреснең тибы: кабатлау
Предметара бәйләнеш: география
Дәрес барышы
I Оештыру өлеше.Уңай психологик хәләт тудыру.
- Исәнмесез, балалар!Хәерле көн!
- Исәнмесез, хәерле көн!
- Хәерле көн миңа,
- Хәерле көн сиңа,
- Хәерле көн аңа,
- Хәерле көн безгә!
- Укучылар кәефләрегез ничек?Мин сезгә херле көн телим.
2.Дежур укучы белән әңгәмә.
Һава торышы турында сөйләшү.
II Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.”
-Бүгенге дәресебезне шушы шигырь юллары белән башлыйсы килә.Бу шигырь юллары нинди шигырьдән ,аны кем язган?
-Әйе ,Г.Тукайның “Туган тел” шигыре.Г.Тукайның тууына быел ничә ел?
- Г.Тукайның тууына быел 130 ел.
-Туган тел сүзен нинди сүзләр белән янәшә куябыз?
-Туган ил,туган як,Ватан сүзләре белән янәшә куябыз.
-Туган ил ул нәрсә?
-Туган ил ул- алтын арышлар,зифа камышлар,иркен болыннар,үскән нигезләр,туган йорт,туган җир.
-Безнең туган илебез нинди республика?
-Безнең туган илебез Татарстан республикасы.
Төркемнәргә ак конвертлар бирелә.Конвертларда Татарстан турында җөмләләр язылган.
-Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзегез.1 нче слайд.
Җөмләләрне укыту.Татарстан турында текст килеп чыга.
1 нче төркем.Татарстан республикасы Россия дәүләтендә урнашкан.Россиянең дә,Татарстанның да дәүләт символлары бар.
2 нче төркем.Россиянең Дәүләт флагы ак,зәңгәр ,кызыл өлешләрдән тора.Дәүләт гербында ике башлы бөркет сурәтләнгән.
3 нче төркем.Татарстан гербында ак барс сурәтләнгән.Дәүләт флагында яшел,ак,кызыл төсләр бар.
III.Дәрескә максат һәм бурычлар кую
-Укучылар,бирелгән җөмләләрдән нәрсә төзедек?
-Текст төзедек.
-Текстта нәрсә турында сүз бара?Бүген безнең дәреснең темасы нинди булыр? Дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
-Татарстан Республикасы турында сөйләшербез.
-Безнең бурычыбыз нинди?
-Республикабыз турында сөйли белү.
IV. Белем һәм осталыкларны төрле ситуацияләрдә куллану.
Слайдлар буенча әңгәмә үткәрү.2 нче слайд
-Россиянең ил башлыгы кем?
-Россиянең флагында нинди төсләр бар?
-Россиянең гербында нәрсә сурәтләнгән?
-Татарстанның ил башлыгы кем?
-Татарстанның флагында нинди төсләр бар?
-Татарстанның гербында нәрсә сурәтләнгән?
- -Татарстанда нинди зур шәһәрләр бар?
-Татарстан аша нинди зур елгалар ага?
-Татарстанда нинди милләтләр яши?
-Бәяләмә карточкасында үзегезгә бәя куегыз..
Нәтиҗә: Татарстанның гербы, флагы бар. Рәхмәт балалар, сез бу биремне дә дөрес үтәдегез.
-Әйтегез әле,Татарстан Республикасының башкаласы нинди шәһәр?
-Казан шәһәрендә булганыгыз бармы?
Г.Тукайның “Пар ат” шигыре” өзек уку
Казан шәһәре турында текст уку,текстка исем бирү.
Сүзлек эше:
Сүзләрне дөрес уку,сүзтезмәләр төзү.
Башкала-столица
Мәчет-мечеть
Манара-башня(минарет)
Шәһәр-город
Казан Кремле-Казанский Кремль
Сөембикә манарасы-Башня Сююмбике
Кол Шәриф мәчете-Мечеть Кул Шариф
Милли музей-национальный музей
Күптән түгел-недавно
Манара очы-шпиль башни (верхушка башни)
-Укытучының үрнәк укуы;
-Исем бирү.
-Укучыларның чылбыр буенча укуы.
-Төркемнәрдә җөмләне тәрҗемә итәләр,җавабын тикшерәләр.
-Текстны тәрҗемә итү.
Нәтиҗә:Казан шәһәре турында укыдык. Бәяләмә карточкасында бәя кую.
V Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру
1.Җөмләләрне текст тәртибендә урнаштыр. Сары конверт бирелә.Җөмләләрне дөрес итеп төзиләр.(Төркемнәрдә)Җөмләләрне һәрбер төркемнән бер укучы укый.
Казан-бик матур шәһәр.Күптән түгел без Казанга экскурсиягә бардык.Кремльдә Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы бар.Сөембикә манарасының очында алтын ай бар.
2.Кызыл карточкалар бирелә.Җөмләләрне дәвам ит.Һәр укучы карточкаларда эшли.
Казанга экскурсиягә ...... .
Казан Кремле ...... .
Сөембикә манарасы җиде ..... .
Манара очында ..... .
Милли музей Кремль янында... .
Карточкаларны иңдәш иптәшләре белән алмашып тикшерәләр.Бәя карточкаларында бәя куела.
3.Диалогта төшеп калган репликаларны өстәп укырга.Иңдәш дустың белән укып күрсәт.Экранда тикшерелә.
Бәя карточкаларында бәя куела.
“Татарстан- минем Республикам” Җыр тыңлау.
VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү 1. составить рассказ о Казани;
2. составить кроссворд на тему “Казан”;
3. составить диалог на тему “Казан”.
VII. Рефлексия. (дәрескә йомгак ясау).
- Дәрес башында үзебезгә нинди максат һәм бурычлар куйган идек?
- Без үзебезнең бурычларыбызны үтәдекме?
- Сезгә күбрәк нәрсә ошады? Ни өчен?
- Татарстанның нинди дәүләт символлары бар?
- Татарстанда нинди шәһәрләр бар?
-Казан нинди шәһәр Һ.б.
VIII. Укучыларның белемен бәяләү. Үзбәя
- Укучылар, сезгә дәрестә барысы да ошадымы,аңлашылдымы?
-Күрсәтегез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Исем сүз төркемен ктбатлау.(6 сыйныф рус төркеме.)
6 нчы сыйныфлар өчен исем темасы буенча дәрес эшкәртмәсе....
7 нче сыйныф ( рус төркеме).Җөмләнең иярчен кисәкләре.Аергыч.
7 нче сыйныя өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....
"Безнең авыл" тексты буенча эш. ( 3 нче сыйныф-рус төркеме)
Р.З. Хәйдарова дәреслеге буенча 3 нче сыйныфларда ( рус төркеме) "Безнең авыл" тексты буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....
Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.
Максат. Табигать темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү; белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...
Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)
Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...
Дәрес эшкәртмәсе.Шәүкәт Галиевның “Безнең йорт малайлары” әсәрендәге лексик - грамматик материал. 8 нче сыйныф.Рус төркеме.
Дәрес эшкәртмәсе.Шәүкәт Галиевның “Безнең йорт малайлары” әсәрендәге лексик - грамматик материал. 8 нче сыйныф.Рус төркеме....
11 нче сыйныф ( рус төркеме) 11 нче сыйныф өчен татар теленнән кереш контроль эше
Биремнәрне үтәү өчен, 45 минут вакыт биреләhttps://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/17/kontrolnaya-rabota-dlya-11-klassov-russkoyazychnoy-gruppy-po-0 (контроль эшнең эчтәлеген карау өчен сайт...