Гаиләмнең Җиңү таңнары
творческая работа учащихся (11 класс)

Тәкъдим ителгән эссе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gailmnen.docx18.85 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

“БӘРӘСКӘ  УРТА  ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”

422744, Түбән Бәрәскә авылы, Татарстан урамы, 1/а тел. 33 - 6 - 06.

«Гаиләмнең Җиңү таңнары...» (Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан)

Эссе

Автор                                                                 Җитәкче

11 нче сыйныф укучысы                     Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Багавиева Алия Әгъзәм кызы                         Әхмәтҗанова Һиндия

                                                                                Мөхәммәтҗан кызы

                                                                             

               

                            Бәрәскә, 2020 нче ел

“...Бәндә җирдән аерылса, нәсел агачы корый, кавем – кабилә үлә.         Авыл гына һәммәсен саклый, хәтерли... Авыл һәр нәселнең җиде бабасына кадәр белә...”

                                                                  ( Фоат Садриев “ Таң җиле”)

Әтнә районының иң матур авылларыннан берсе булган Түбән Бәрәскә авылының тарихы ерак гасырларга китә. Авылыбыз тарихында Бөек Ватан сугышы тирән эз калдырган. Илебез дөньяга тынычлык алып килгән Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә җыена.  Ул көннәрдән соң күп вакыт үтсә дә, сугыш афәтен халык онытмый. Күңел түрләренә кара хәреф белән язылган ул көннәрне онытырлыкмы соң. Авылыбызда сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Берүәүләре  сугыш  утында булса, икенчеләре  тылдагы  авыр  хезмәтне,  ачлыкны  башыннан үткәргән, өченчеләре  әтисезлек  хәсрәтен  гомер буе  кичергән. Сугышка киткән ирләрен, улларын югалткан апалар инде күптән әби булдылар. Күбесе исән дә түгел. Ләкин аларның һәркайсы туган авылыбыз тарихында якты эз калдырган.

 Сибгат бабай белән  Гыйззениса әби  Бәрәскә авылында яшәп, колхозда эшләп, үлгәнче бергә гомер кичерәләр.  7 бала тәрбияләп үстерәләр. Шуларның  берсе –  Хәмидуллин Нури Сибгат улы. Ул 1922 нче елның 30 нчы гыйнварында Бәрәскә авылында дөньяга килә. Мәктәптә 7 класс укыган. Үсмер чагыннан ук колхоз эшендә эшли. Авылда кичке мәктәп оешкач, эштән соң шунда укып, урта белем ала. Аннан соң, Чистайга барып, техникумга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, диплом ала.

Фашистлар илебезгә каршы яу башлагач, Нури абый да бик күп авылдашларыбыз кебек, фронтка китә. Аңа әле ул вакытта бары 19 яшь кенә була. Каты сугышлар барышында 2 тапкыр яралана. Беренчесеннән дәваланып, тагын сугышка керә. Икенче тапкыр ничек яралануы турында ул бик тәфсилләп сөйләргә ярата иде. Иртәдән кичкә кадәр туганыбыз Нури абый  яралы килеш кар өстендә ята, алып чыгу һич мөмкин булмый: фашистлар ут бөрки... Башка яралылар да урыннарыннан кузгала алмый яталар.  Караңгы төшкәч, сугышчылар янына махсус өйрәтелгән овчаркаларны, күкрәкләренә санитар сумкасы киертеп, плащ - палаткалар тагып ярдәмгә кертәләр. Хәрәкәтләнә алганнар санитар сумкасыннан бинтлар алып, яраларын бәйләгәннәр һәм этләр белән бергә шуышканнар. Ә Нури абыйның  шуышырлык та хәле булмый. Аның янына овчарка килгән һәм ул  көч-хәл белән плащ-палаткага менеп яткан. Эткә дә олы гәүдәле кешене тартып бару җиңел булмагандыр.  Аяклары хәрәкәтләнә алмагач, батыр авылдашыбыз куллары белән этешкән. Нури абый сугыш кырыннан чыккач, этне кочаклап елый һәм нәзер әйтә: «Әгәр дә исән калып, үз илемә кайта алсам, шундый ук овчарка асрар идем».

Врачлар туганыбыз Нури абыйның аягын кисмәкче булганнар, әмма ул ризалык бирмәгән. Аннан соң аны Энгельс шәһәренә җибәрәләр. Анда Нури абыйны әсирлеккә алынган немец хирургы дәвалый. 1943 нче  елда, култык таякларына таянып, ул туган авылыбыз Бәрәскәгә кайта.

Нури абзый үз вәгъдәсендә тора: тазарып беткәч, Казанга барып, Ромба исемле овчарка  алып кайта. Ул эт күп еллар хуҗалыкны саклый. Аннан соңгы елларда да, этләрнең кешеләргә тугрылыгына рәхмәт йөзеннән, бу йортта буын-буыннан овчарка токымлы эт асрыйлар.

Хәмидуллин Нури абый җаны-тәне белән эшкә бирелгән кеше була. Ул үз гомерендә нинди генә эшләрдә эшләми: колхоз рәисе, кырчылык, трактористлар бригадиры. Үз эшен намус белән башкарып, лаеклы ялга чыкканчы  туган авылында хезмәт итә. Шуның өчен дә аңа «Атказанган колхозчы» исеме бирелә.  Бик тынгысыз, эш сөючән, гадел кеше була ул. Хәзер  инде батыр авылдашыбыз Хәмидуллин Нури абый вафат. Без аңа һәм сугыш кырында шәһит булган авылдашларыбыз рухына  дога  кылабыз.

Тормышка  сугышны, Аллага шөкер, бөтенләй күрмәгән,  аның хакында ишетеп кенә белгән яңа буын аяк басты. Җәннәт кебек Туган  җиребездә  әти-әни янәшәсендә яшәүдән дә олы бәхет бармы икән ул? Иртән йокыдан торуга, якты кояштай  назлы  карашлы  әниең каршыңда елмаеп торса, авыр чакларда корыч куллы әтиең ярдәмгә ашыкса, шуннан да зур бәхетнең  булуы мөмкин түгел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выставка «МИР ГЛАЗАМИ ДЕТЕЙ» г. Наро-Фоминск.ГОД 1992©

ИЗ ИСТОРИИ СТУДИИ.ГОД 1992. Выставка «МИР ГЛАЗАМИ ДЕТЕЙ»  г. Наро-Фоминск.Сегодня просматривая фотографии с этой выставки, меня удивляет только одно – как эта выставка вообще могла состоять...

Наш край в Отечественной войне 1812г.Наро-Фоминск, Апрелевка.

Село Фоминское упоминается в романе Л. Н. Толстого «Война и мир». Сцена с донесением М.И. Кутузову об обнаружении Дохтуровым основных сил французов в Фоминском (т.4 ч.2 гл.15-16). На основе данного ма...

ПОРТФОЛИО сборной команды по гандболу МБОУ Наро-Фоминской сош №6 с углубленным изучением отдельных предметов

СОДЕРЖАНИЕ 1.Сведения об истории школьной команды.2.Сведения о  достижениях команды.3. Сведения об освещении  команды в СМИ.4. Сведения о традициях команды.5. Сведения, характеризующие ...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

"Казан! Казан! Мәңге тыныч булсын, Якты булсын туар таңнарың!" Әдәби-музыкаль кичә өчен сценарий

Әдәби-музыкаль кичә өчен әлеге сценарий башкалабыз Казанның тарихи сәхифәләре, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли.Укучыларның нәфис сөйләм телен үстерү белән беррәттән, аларда  туган җирне ярат...

Алмат тан,нары

Статья о бабушке,учителе химии и биологии...

Статья на тему "Тел биргән дә гаилә, моң биргән дә гаилә"

2024 нче ел Россия Федерациясе тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан һәм 21 нче февраль - Халыкара Туган телләр көне уңаеннан Бәрәскә урта мәктәбендә  “Тел биргән дә гаилә,...