Югалтулар аша килгән җиңү
материал

Бариева Диляра Тафкиловна

Югалтулар аша килгән җиңү

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biem_sochinenie.docx19.01 КБ

Предварительный просмотр:

Югалтулар аша килгән җиңү

Җитмеш биш ел элек, 1945 елның 9 май көнне Бөек Ватан cугышы тәмамлана. Сугыш... Күпме балаларны ятим иткән, хатыннарны тол калдырган, миллионнарча кешеләрнең  тормышларын җимергән ул. Күпме кайгы һәм бәла китергән, егерме җиде миллион кеше гомерен алып киткән сугыш... Сугыш…Бу сүздә күпме афәт, күз яшьләре, кайгы. Сугыш һәрбер гаилә, һәрбер кеше тормышы аша эз калдып уза һәм барлык кешене  «фронт» белән «тыл»га аерып куя. Фронтка ир-атлар китәләр, ә авылларда, тылда, хатын-кыз, балалар кала. Фронтта да, тылда да авыр була. Безнең буын, мөгаен, сугыш турында әби-бабайлар авызыннан ишетә алучы соңгы буындыр инде. Алдагы тормышта ишетергә дә күрергә дә язмасын.

Тылда калып, миллионнар белән беррәттән җиңүгә өлеш кертүчеләр арасында минем әбием дә бар.  Дәү  әбием тормышның ачысын да, төчесен дә күп татыган. Ул Мамадыш районының Ямаш авылында 1922нче елның ямьле май аенда Ибраһим белән Бибиәсма гаиләсендә дөньяга килгән. Берәү дә баласы авырлыклар күрер, зур югалтулар кичерер дип уйлап үстермидер. Әбиемә дә әти-әнисе бәхетле, матур тормыш кына юрыйлар. Әмма тормышның кырыс җилләре аны биш яшендә әнисез калдыра. Тагын алты елдан әтисе үлеп китә. Дөм ятим ике бала Гарифәбану һәм Исмәгыйль үзләренең өйләрендә калалар. Яшьләре бәләкәй булса да, Исмәгыйль абый ат саклый, дәү әбием колхозга эшкә йори. Ярдәмчесез булгач, аларның ашарларына да, ягарларына да булмый. Эшкә йори торгач, ашарга булмау сәбәпле сәламәтлеге какшый да Исмәгыйль абый үлеп китә. Исмәгыйль абыйны озаткач, әби унбиш яшендә Габделгәннән абыйларга яшәргә китә. Анда яшәгәндә дә колхозда эшләп йори. 1938 елның башында дәү әбием читкә китәргә уйлый. Читтән кайткан кешегә ияреп, шахтага унҗиде яшендә эшкә китә. Барса, эшкә алмыйлар, алырлар иде ни өчен килгәнен аңлатып бирә алмый - бер авыз русча сүз белми.Эш юк – ашарга да юк. Исән-сау булып берәр эш булса, тырышып эшләр идем дип көн дә теләк тели. Көннәрдән бер көнне дәү әбием ниһаять шахтага эшкә төшү бәхетенә ирешә. Бер  рус кызы белән клеттан чыккан күмерне эстакадага этеп барырга тиеш була. Этеп барган  вагонны тиешле люкка җиткәч җибәрергә кирәк була, ә ул белмичә ияреп төшеп китә. Бик биектән күмер белән грузчиклар янына килеп төшә. Йөк төяүчеләр аны тиз генә медпунктка алып керәләр. Аннан Балашаховка районы больницасына озаталар. Бөтен җире сыдырылган була. Җитмәсә, тән әрнүенә җан әрнүе дә кушыла. Әллә каян килгән татар кызына больницада да авыр була: русча да белми, бер кешене дә белми.Ярый әле дәү әби янына бергә вагон эткән рус кызы хәл белергә килә. Больницадан чыккач, ул яңадан шул шахтада эшли. Аннан соң ... сугыш башлана.

Сугыш килеп җиткәндә шахталарны, базаларны шартлаталар. Дәү әбием эшләгән шахтаны немецлар яулап ала. Эшчеләр  егерме җиде көн пленда була. Алар арасында әбием дә бар. Бик күп кешене асалар, аталар. Пленнан котылгач, бер җирдә дә эш, ашау юк. Бер гаиләгә тамак туклыгына ялланып кул тегермәнендә ашлык тарткан. Эш булмагач туган ягына юл тота. Ул авылга 1942 елның язында кайтып җитә. Шуннан Лубян урманнарына утын кисәргә йөри. Язгы кыр эшләре башлангач, үгез белән сука сукалап, тырмаларга, төрле эштә йөрергә туры килә. 1943 елның җәендә бригадир итеп куялар. Кешеләр аңа бригадир булып эшли алмассың, авыр булыр, диләр. Әмма эшли башлавының беренче елларында ук аның бригадасы алдынгы урыннарны ала.

Тырышлыгын, нәтиҗәле эшләвен күреп, 1950 елда район советы депутаты итеп сайлыйлар. Аннан соң комплекслы бригада бригадиры итеп куялар, терлекчелек белән кырчылыкны бергә алып  бара башлыйлар. Районда күрсәткечләре иң яхшысы булу сәбәпле, семинарлар шул фермада үтә торган була. Эш күрсәткечләре яхшы булганга, хөкүмәтнең зур бүләкләре белән бүләкләнә: 1966 елда Ленин орденына, 1972 елда Хезмәт Кызыл байрагы орденына лаек була. Эшләү  дәверендә әбиемнең рәсеме район Почет  тактасыннан төшми, күп төрле Мактау грамоталары, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек була. 1942 елдан 1978 елга кадәр колхозда комплекслы бригада бригадиры булып эшләп лаеклы ялга чыга.

Әбием 2007 елда вафат була....Менә әбиемнең тормышы турында вакыйгалар тәмам. Гүя аклы-каралы лентага төшерелгән фильмда соңгы язулар чыга. Бу юллар альбомда юк. Әмма алар минем күңелемдә һәм алар мәңге сакланыр. Ул чорларда Бөек Җиңүне якынайту өчен фронтта, тылда күп кешеләр көч куйган. Яшь буын, киләчәк буыннар аларны хөрмәт итәргә, батырлыкларын онытмаска, үзләренә үрнәк итеп куярга тиешләр.

Күпме авырлык гади кеше җилкәләренә төшкән, кемдер бу Бөек Җиңүне фронтта, кемдер тылда якынлаштырган. Шулай бар кешенең көче ярдәмендә генә без хәзер тыныч, матур тормышта яшибез.

Туган илгә хезмәт итү – ул бик мактаулы һәм җаваплы. Туган илгә булган мәхәббәт турында бик күп сөйләп була, ләкин чын  тугрылык һәм ярату кылган эшләр аша гына күренә. Безнең илебезнең курку белмәс данлыклы, горурланып сөйләрлек, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, әбиемнеке кебек батыр йөрәкле балалар тудырган бөек аналары бар. Аларга тугрылык һәм ярату төшенчәсе туганда ук, ана сөте белән кергән, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә карата кайнар саф мәхәббәт биргән, әнә шул көч җиңүгә дә алып килгән.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Борынгыдан килгән йола-каз өмәсе" темасына класстан тыш чара

Җиһазлар:  Катнашучылар милли киемнәрдән, каз реквизитлары  (каз формасында поролон кисеп оекка кидерергә мөмкин), көянтә, каз канатлары.   Алып баручы...

Электив курс; "Башҡорт телен өйрәнәм", региондарҙан килгән уҡыуысыларға өҫтәлмә белем биреү маҡсатында төҙөлгән курс программаһы.

Билдәле булыуынса, Рәми Ғарипов исемендәге гимназия - интернатта Башҡортостандан һәм күрше өлкәләрҙән килгән уҡыусылар уҡыйҙар.Әлбиттә, араларында башҡорт телен төрлө кимәлдә белгән уҡыусылар бар. Ула...

6 сыйныф, Татар теле, "Англиядән килгән кунаклар" тексты

Мәктәптә узган Республикакүләм семинар-киңәшмәдә катнашучылар алдында әлеге тема буенча 6нчы сыйныфта ачык дәрес күрсәттем. Бу дәрес эшкәртмәсе Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф и...

Дәрес конспект "Дуҫ бәлә килгәндә һанала"

1.дуҫлыҡ тураһында яңы һүҙҙәр үҙләштереү;2. телмәр һәм һүҙлек байлығын үҫтереү;3.бер-береңә, дуҫтарға ҡарата  һөйөү,  ихтирам, яҡшы мөнәсәбәттәр тәрбиәләү....