Заманча технологияләр куллану
статья по теме

Янышева Рәүзилә Рәвис кызы

Заманча технологияләр куллану

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zamancha_tehnologiyalr_kullanu_.docx22.73 КБ

Предварительный просмотр:

Инновацион технологияләр нигезендә оештырылучы эш төрләре

Инновацион технологияләр. Сәләтле укучыларны күрү, барлау; аларның йомылып яткан яки тынык кына кабына башлаган иҗади мөмкинлекләрен ачу, әйләнә-тирәгә балкыту; сәләтле укучыда үз-үзенә карата ныклы ышаныч булдыру – бүгенге көн укытучысының төп бурычларыннан берсе. Мин дә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, һәртөрле чаралар белән укучыларымның иҗади, фәнни-эзләнү сәләтләрен үстерергә тырышам. Хәзер мәктәптә инновацион эшчәнлеккә туры килә торган гадәти уку-белемне тулыландыру һәм фәнни-тикшеренү юнәлешендәге методик эш иң нәтиҗәлеләрдән санала. Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларымда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мин дә әлеге мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында киң кулланырга бурычлы. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә:

  • укучыда телгә кызыксыну уята;
  • аның танып белү активлыгын үстерә;
  • укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә;
  • белемнәрне тирәнәйтә.

Моннан берничә еллар элек уку - укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса, хәзер инде хәл бөтенләй башкача.

Мин үзем татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәрү өчен мәгълүмати-коммуникатив технологияне куллануны бик отышлы дип саныйм. Соңгы елларда компьютер техникасы һәм аны куллану күзгә күренеп алга китте. Татар телен укытуда компьютер белән эшләү укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә һәм белем алу белән бергә кызыксындыру чарасы булып тора. Укытучылар заман белән бергә атлап, яңа компьютер программаларын тиз арада үзләштерәләр һәм кулланалар, мәктәпләрдә сайтлар булдыралар. Бүгенге көндә интернет челтәрендә татар төркемнәрендә куллану өчен электрон белем бирү ресурслары шактый. Компьютер технологияләрен куллану фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерергә, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясындагы яңалыклар белән кызыксыну теләген уята. Бүгенге көндә татар теленә кызыксыну уяту зур тырышлык сорый. Компьютер технологияләрен кулланып укыту шушы проблеманы да хәл итәргә булыша. Шулай ук бу метод укучыларны компьютер белән эшли белергә, текст процессоры ярдәмендә төрле документлар әзерләргә өйрәтә. Укучылар аерым темаларга презентацияләр төзеп чыгышлар ясыйлар. Төрле конкурсларда катнашалар. Күптән түгел узган юбиляр әдипләребезгә багышланган әдәби-музыкаль композицияләр фестивалендә 8нче сыйныф укучылары Хәкимов Тимур, Дадабаева Алина һәм Минибаева Алёна тарафыннан «Туган телем – татар теле» дигән презентация эшләнде. Гимназиядә үткәрелгән шәҗәрә бәйрәмендә Вахитова Розалия шулай ук чыгышы өчен «Минем шәҗәрәм» дигән презентация эшләде. Дәреслекләрдәге текстларны да презентаөия аша җанландырып була. 8нче сыйныф укучылары бу эшне яратып башкаралар. Мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовның әсәреннән туган як табигате турындагы өзекне Насритдинов Динис белән Абдрахманов Ленар бик матур итеп бизәделәр. Презентациядә кыш рәсемнәре генә түгел, ә анимация белән эшләнгән карлар явып, җилләр исеп торды. «Сөннәтче бабай» әсәрен укыганнан соң кайбер егетләр «Бәйләнештә» челтәрендә «Сөннәтче бабай оныклары» дигән төркемне табып, сөннәтнең нинди әһәмияткә ия булганын яшьтәшләре белән аралашып аңлаганнар. Кайбер очракта балаларга бер-берсе белән өйрәнү нәтиҗәлерәк була. Бу эш төрләрен куллану укучылар өчен бик файдалы, ул балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята.

Бүген мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшен камилләштерү максаты белән халык педагогикасы хәзинәләрен файдалану кирәклеге дә көн тәртибенә килеп басты. Чөнки милли мәктәпне торгызу, яшь буынны үз туган телендә сөйләшүче, халкын сөюче, аның чын тарихын өйрәнүче, иҗатка сәләтле буын итеп тәрбияләү эшен халык педагогикасыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Димәк, яшь буынны тәрбияләүдә, ирекле шәхес үстерүдә гаять зур урын тоткан милли үзенчәлекләрне, сыйфатларны, милли психологияне, гореф-гадәтләрне, йолаларны, бәйрәмнәрне, динне, тарихны торгызу, яңарту чоры җитте. Халкыбызның иксез-чиксез бай сүзле авыз иҗаты балаларда аеруча кызыксыну уята. Дәрестә куллланылган тизәйткечләр, тел төзәткечләр, табышмаклар, мәкальләр укучыларга якын һәм аңлаешлы. Мич башындагы биш мәченең хәл-торышы 2нче в сыйныф укучыларын бик борчый. Шуңа күрә алар биш мәчене хәвефсезлек шартларына күчереп рәсем төшерделәр. Алар һавага чыкмый торган Хаваны да аңлыйлар. Ни өчен Хава һавага чыкмый икән? дигән сорауга алар: Хава авылда торган, шәһәргә кунакка килгән,ә шәһәр һавасы аның өчен алама. Менә шундый көтелмәгән җаваплар балаларга төрле яктан тәрбия бирергә бик ярдәм итә. Бу куаныч хәл. Балаларыбыз мөстәкыйль фикер йөртергә, шул фикерне матур итеп әйтергә өйрәнәләр. Ә шушы ике технологияне бергә бәйләргә мөмкинчелекләр бик күп. Элегрәк балалар зур кызыксыну белән мәкальләр,табышмаклар китапларын кулдан эшлиләр иде. Хәзер аларны презентация формасында эшләү алар өчен гадәтирәк. Башлангыч сыйныф укучылары да бик кызыксынып, теләп компьютер, кесә телефоннан, Интернет челтәреннән оста файдаланалар. Укучылар яңалыкны шулкадәр тиз отып ала, аларда аны үзе кулланып, эшләп карау теләге туа.

Еш кына үз дәресләремдә мин проблеманы хәл итүнең күмәк эзләү ысулын файдаланам. Мәсьәләләр буенча фикер алышу процессында барысы да катнаша, барысы да үз фикерләрен әйтәләр һәм башкаларны тыңлыйлар, барысының да хокуклары тигез. Әлеге ысул теманы өйрәнүне тәмамлаганнан соң, материалны үзләштерү нәтиҗәлелеген бәяләү өчен уңайлы.  Иҗади үстерелешле укыту технологиясе укучыга үзенең иҗади мөмкинлекләрен үстерергә булыша. Төрле темаларга сөйләшү оештырганда, укучыларны , белем дәрәҗәләренә карап берничә төркемгә бүлеп утыртам. Тема бирелә: Ял көнеңне ничек үткәрәсең? Төрлечә сөйләшүне дәвам итәргә кирәк. Төркемдәге һәр укучы үз фикерен әйтә һәм үзбәя куела.

Уен технологиясе. Татар телен өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алырга, укуга дәртләндерә, аларда фән белән кызыксыну уята. Дәресләр кызыклы үтсен өчен шулай ук уен технологиясен дә кулланам, чөнки уен технологиясен яңа материалны аңлатканда һәм ныгытканда, сөйләм телен үстергәндә кулланырга мөмкин. Әлеге технология балаларның иҗади сәләтен үстерә, фикерләү дәрәҗәсен арттыра, дәресне җанландыра, кызыклы итә. Уйный-уйный белем алганда, телдән үзләштерә торган материал җиңел ныгытыла һәм мавыктыргыч була, балаларның күзәтүчәнлеге арта. Тик әлеге эш төрен оештырганда, мин укучыларның яшь үзенчәлеген истә тотып, аны дәрестә урынлы кулланырга тырышам. Алар «уен–сәяхәт», «тылсымлы капчык», «ватык телефон», «хәрефләрдән сүзләр төзү». Аеруча грамматик уеннар баланы уйларга, эзләнергә өйрәтә, телләр белүнең тормышта кирәк булуын төшендерә. Уен барышында балалар бердәмлеккә омтыла, үзара ярдәмләшеп биремнәр үтәгәндә , аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләнә. Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеруча нәтиҗәле була. Ул укучыларның сүз байлыгын арттыра, «дөрес әйттемме» дигән табигый курку-тартынуны да җиңәргә ярдәм итә. Грамматик уеннар шунысы белән әһәмиятле: укытучы уенны башлар алдыннан, «булдыра алганча татарча сүзләр генә әйтәсез» дигән таләп куя, һәм ул укучы өчен җаваплы бирем булып тора. Татар теленнән дәрестән уйнала торган уеннарны берничә төркемгә бүлеп йөртәләр:

а) әле өйрәнелмәгән татар лексикасын үзләштерергә ярдәм итүче уеннар;

б) өйрәнгән лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;

в) граммматик кагыйдәләрне кызыклы формада бирүче уеннар;

г) грамматик формаларны, җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм җөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар. Түбәндәге уеннар балаларында кызыксыну уята. Мәсәлән:

1. Аерым билгеләр буенча сүзләр табу ( беренче аваз, хәреф һәм иҗек буенча; бирелгән тема буенча; рәсем буенча; соңгы хәреф буенча; синонимнар, антонимнар табу).

2. Сүзләрне тергезү (төшеп калган хәрефләрне кую; таралган хәрефләрне тиешле тәртипә урнаштыру; яңа сүз ясау өчен хәрефләр (иҗекләр) өстәү яки алып ташлау)

3. «Нәрсә бар?» уены (әйләнә-тирәдәге мөмкин кадәр күбрәк әйбернең исемен атыйлар)

4. «Кәефегез ничек?”( укучы үз кәефенә туры килүче рәсемне сайлап сөйли)

Укучыларның белем, осталык, эш күнекмәләрен булдыру һәм үстерү максатыннан кулланмага кертелгән сынамышлар, тизәйткечләр, җырлар, табышмаклар, башваткычлар, мәкаль һәм әйтемнәр дә татарча сөйләшергә өйрәтүдә зур гамәли әһәмияткә ия булып тора.

Рольле уеннарга аерым тукталыйк. Рольле уеннар дәресләре кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле булып торалар. Аларны эш барышында актив кулланабыз, тәкъдим ителгән ситуацияне күзаллап, укучыар да рольле уенда теләп катнаша.Аларны парталарда төркемнәрдә үткәрергә мөмкин. Рольле уен катнашучылар һәм тыңлаучылар өчен бер дәрәҗәдә файдалы. Укучыларда табигый сөйләм формалары кулланып сөйләшүдә катнашу, нидер сорау яки әңгәмәдәшенә җавап бирү ихтыяҗы туа. Рольле уен берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта аңа әзерләнү, сыйныфта уенны оештыру, йомгаклау. Уенны оештырганда, укытучы берничә алшартны истә тотарга тиеш:

-укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

-сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсе төрле булуын истә тотып, балаларга рольләргә дөрес бүлеп бирү;

-укучының хисси халәтен тоемлап,уңай нәтиҗәгә ирешүгә омтылу;

-укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне генә файдалану;

-үзара ярдәмләшү, телдән актив аралашу мохите булдыру.

Дәресләрдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым роль бирәм. Әлеге дәресләрнең һәрберсенең үзенчәлекләре бар. Аларның уртак ягы – укучыларда сөйләм эшчәнлегенең һәм сөйләм иҗатының төрле төрләрендә мөстәкыйль уку күнекмәләрен үстерү булып тора. Дәресләрдә балаларның танып белү эшчәнлеген үстерү өчен эш төрләрен дифференцияләштереп бирү күздә тотыла. Ягъни сыйныфтагы һәр балага шәхси якын килеп,шәхси үзенчәлекләрен истә тотып, бирем һәм күнекмәләрне аерып бирү. Бу бигрәк тә йомшак укучылар өчен мөһим. Укытучының максаты: аларның белемнәрен, укуга карата кызыксынуларын һәм омтылышларын үстерү. Белемнәре, интеллектуаль дәрәҗәләре югарырак булган укучылар катлаулы стандарт булмаган, иҗади характердагы биремнәр эшли алалар. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам. Кул астында төрле дәрәҗәдәге дифференциаль карточкалар, схемалар, рәсемнәр тотам. Газета-журналлар да бу вакытта ярдәмгә килә. Иҗади характердагы эшләр башкарганда да дифференциаль якын килеп эшләп була. Изложение язганда сыйныф ике төркемгә бүленә. Бер төркемгә текст танышу өчен өйгә бирелгән була. Көчлерәк укучылар инде эшкә керешкәндә, авырсынган укучылар, бер түгәрәккә җыелып, укытучы ярдәме белән язарга әзерләнәләр (сорауларга җавап бирәләр, план төзиләр) Шулай ук яңа технологияләр ярдәмендә татар телен өйрәнү укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли.

Татар теленә мәхәббәт һәм кызыксыну уяту өчен музыка, җырлар, шигърият зур мөмкинлекләр бирә. Шулай, балалар нинди дә булса биремне мөстәкыйль үтәгән вакытта мин тыныч татар көйләре кабызам, бу фикер йөртергә ярдәм итә һәм эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыра.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

"Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә заманча технологияләр" (Инновационные технологии при изучении татарского языка и литературы).

   Татарстан Республикасында ике дәүләт теле - татар һәм рус телләре. Хәзерге көндә рус балаларына татар теле өйрәтү өчен мәктәп программалары һәм дәреслекләре бастырылды; методик кул...

Татар телен укытуда заманча технологияләр

татар телен укытуда заманча технологияләрдән файдалану...

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ

Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мөгаллим дә әлеге мәгълүмати те...

Презентация "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләрне нәтиҗәле куллану"

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә...