Проект эшен оештыруда төп, өстәмә белем бирү эшчәнлегенең бәйләнеше.
статья

Проект эшчәнлеге турында сөйләгәндә, борынгы Кытай мәкален куллану урынлы булыр: “Сөйлә – онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр – өйрәнермен”, чөнки уку процессын оештырганда, балаларның сәләтен, кызыксынучанлыгын үстерү төп максат булып торырга тиеш. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә. Проектта катнашкан укучының аңлы рәвештә укуга теләге арта, ул фән белән ныграк кызыксына башлый, үз эшенә җаваплы карый, төркемдә үзара тарсынмыйча аралашырга өйрәнә. Иптәшләренең фикерләрен бәяли, хөрмәт итә. Шулай ук укучының танып белү эшчәнлеге камилләшә, ул үзендә ышаныч тоя, эшкә омтылышы көчәя.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ziganshina_v.g._sosh_no6_proekt_eshchnlegen_oeshtyru.docx21.98 КБ

Предварительный просмотр:

Проект эшен оештыруда төп, өстәмә белем бирү эшчәнлегенең бәйләнеше

Җиһаншина Венера Гавис кызы,

 Түбән Кама шәһәре 6 нчы урта мәктәбенең

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Җәмгыятебезгә иҗади уйлый белүче һәм стандарт булмаган карарлар кабул итүче кешеләр кирәк. Бу – заман таләбе. Традицион укыту алымнары, эзлекле бер системага салынган булса да, хәзерге заман таләпләренә туры килми. Мәктәп биргән белем, тәрбия укучыга киләчәк тормышында ныклы нигез булып хезмәт итәргә тиеш. Мәгълүматлаштыру һәм яңа технологияләр шартларында тормышка яраклаша белүче яңа буын вәкилләрен тәрбияләү – заман укытучысының төп бурычы.

Туган тел һәм әдәбият укытуда кулланылучы инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Проект эшчәнлеге турында сөйләгәндә, борынгы Кытай мәкален куллану урынлы булыр: “Сөйлә – онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр – өйрәнермен”, чөнки уку процессын оештырганда, балаларның сәләтен, кызыксынучанлыгын үстерү төп максат булып торырга тиеш. Укытучы алдында һәр баланы уйларга, мөстәкыйль яңа белемнәр үзләштерергә өйрәтү, үз белемен күтәрү өстендә эшләүне формалаштыру кебек бурычлар тора. Бу бурычларны тормышка ашыру өчен укучыларда яңа белем алуга күнекмәләр формалаштыру, кирәкле информацияне җыю, гипотеза чыгару һәм нәтиҗә ясау кебек төрле метод һәм алымнар кулланыла.  Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә кулланыла торган проект технологиясе белем бирү процессын  шәхсиләштерүгә мөмкинлек бирә, укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә,  танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга уңай шартлар тудыра. Проект эшчәнлегенең нигезе – эзләнү-тикшеренү эше. Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес планлаштырылуына бәйле.

Проект эшчәнлеген оештыруда эшне планлаштыру этаплары:

1. Проектның темасын, структурасын, эчтәлеген сайлау.

2. Проблеманы ачу өчен сораулар уйлау (Без моны ничек эшлибез? дигән сораудан түгел, ә Ни өчен эшлибез? Нинди проблеманы хәл итү максатыннан эшлибез? дигән сорауларга җавап эзләүдән башлана).

3.Тиешле мәгълүматны табу юлларын ачыклау. Катнашучыларның вазифаларын билгеләү (ата-ана эшчәнлеге, бала эшчәнлеге, укытучы эшчәнлеге).

4. Проект туплау (мәгълүмат җыю, проблеманы тикшерү, ачу, аны чишүдә дөрес варианты сайлау, эшне бизәү).

 5. Проектны тәкъдим итү, яклау формаларын уйлау. Төрле формада эшләргә була. Мәсәлән, сәяхәт, реклама, рольле уен, мини-спектакль, телевизион тапшыру, күргәзмә, зал белән уен, интервью, әдәби персонажлар диалогы.

6. Проектны бәяләү. Урыннар билгеләп түгел, ә берничә номинация тәкьдим итеп һәм һәр проект нинди дә булса бер номинациядә җиңәрлек итеп оештыру отышлы. Мәсәлән, истәлекле, бизәлешле, оригиналь, дус, кызыклы, файдалы, үрнәк проект.

7. Проектның  перспективасын билгеләү. Иң әһәмиятле фактор – балалар үз эшләренең кирәклегенә төшенсеннәр һәм аның башка кешеләргә шатлык, рәхәтлек китерүен  күрсеннәр.

Дәресләрдә мин проектның гамәли, мәгълүмати, уен, тикшеренү, иҗади төрләрен кулланам. Алар укучыларның яшь үзенчәлекләренә һәм сайлап алган темага бәйле.

Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Эшчәнлек вакытында укытучы һәм укучы арасында ирекле диалогик аңлашу бара, укытучы тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Дәрестә кулланыла торган проектларны башкару вакыт ягыннан чикләнгән. Аларны укучылар бер яки берничә дәрес кысасында, я өй эше буларак башкаралар. Дәрес проекты тематикасы ягыннан дәреснең дәвамы, аны ныгыту, йомгаклау ысулы булып тора. Презентацияләү дә дәрестә алып барыла. Проектта катнашучылар эшне төрлечә бүленеп башкаралар:

- группалап;

- парлап;

- ялгыз (индивидуаль).

Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә. Проектта катнашкан укучының аңлы рәвештә укуга теләге арта, ул фән белән ныграк кызыксына башлый, үз эшенә җаваплы карый, төркемдә үзара тарсынмыйча аралашырга өйрәнә. Иптәшләренең фикерләрен бәяли, хөрмәт итә. Шулай ук укучының танып белү эшчәнлеге камилләшә, ул үзендә ышаныч тоя, эшкә омтылышы көчәя.

Бу метод бигрәк тә урта сыйныфларда популяр, чөнки  нәкъ үсмер чакта укучыларның абстракт фикерләве һәм логик хәтере үсә. Башта проблема тудырыла; укучыларның проблемаларны үзләренә табу һәм формалаштыру күнекмәләрен үстерүгә,  йомгак ясауга аеруча игътибар итәргә кирәк.

Югары сыйныфларда укучыларның проект эшчәнлеге фәнни-тикшеренү характерында була, максат һәм бурычлар куела, тикшеренү эшенең гипотезасы чыгарыла.  Бу эш күп вакытны ала. Фән белән кызыксынган аерым укучыларның алга таба үсеше өчен файдалы булган мондый проект-тикшеренү эшләрен без түгәрәктә эшлибез. Монысы безнең барыбыз  өчен дә таныш, һәр укытучының бу юнәлештә үз тәҗрибәсе, уңышлары бар. Соңгы берничә елда укучыларым фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Төрле конкурс һәм конференцияләрдә катнашу укучылар өчен бик мөһим, чөнки бу аларга үзләренең көчләрен сынап карарга һәм шулай ук үз-үзләрен бәяләргә мөмкинлек бирә.

Проект дәресләрне мин башлангыч сыйныфта 4 нче сыйныф укучылары белән дә оештырам. Әлбәттә, алар, яшь үзенчәлекләреннән чыгып караганда, проект эшчәнлеген тулысынча башкара алмыйлар. Башлангыч сыйныфларда телгә өйрәтү уен формасында алып барыла. Әлеге алымны проект методына кертеп, инде кечкенәдән үк бу эшчәнлеккә әзерли башларга була. Моның өчен мин билгеле бер алгоритм бирәм, ә укучылар үзләренең эшчәнлеген шуның буенча төзиләр. Эшләренең нәтиҗәсе күп очракта рәсемнәр була. Алар үз фикерләрен рәсемнәрдә чагылдырырга тырышалар, кыска җөмләләр яки сүзләр ярдәмендә аңлатма кертәләр. Иң яратып башкарган эш формалары – коллажлар төзү.

Куелган максатларга ирешү һәм укучыларны проект эшенә җәлеп итүнең төп сәбәбе – кызыклы тема сайлау, дип уйлыйм. Уку елы башында проект эшләре тематикасын төзим. 4 нче сыйныф өчен: “Минем дусларым”, “Дүрт аяклы дусларыбыз”, “Туган як табигате”, “Ел фасыллары”, “Минем гаиләм”, “Көндәлек режим”. Урта һәм югары сыйныф укучылары өчен: “Шәһәремнең истәлекле урыннары”, “Минем гаиләм”, “Туган җир”, “Без бергә ял итәбез”, “Без спорт яратабыз”, “Мин – өйдә булышчы”, “Без Татарстанда яшибез”, “Өлкәннәр һәм кечкенәләр”, “Һөнәр сайлау”, “Сәламәтлек – зур байлык”, “Минем нәселем”, “Беренче хисләр, гаиләдә мөнәсәбәтләр”, “Алда юллар, кайсын сайларга?”

Проект эшен оештыруда укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле. Ата-аналар бала тормышында актив катнаша башлый, аңа булышырга тырыша. Шуңа күрә проект эшләрен яклаганда дәресләргә дә, өстәмә белем бирү түгәрәгенә дә ата-аналар теләп киләләр. Бер яктан, балаларда йөкләнгән эшкә карата җаваплылык арта, икенче яктан, һәр ата-ана үз баласының уңышларын күрә, аңа бәя бирә.

Педагогик проектлар технологиясен өйрәнү һәм проект эшчәнлеген оештыру буенча эш барышында мин шуңа игътибар иттем: проект методына белем бирү, тәрбияви һәм үстерү потенциалы салынган. Әлбәттә, бу метод универсаль түгел, ләкин аның зур өстенлекләре бар:

- укучының интеллектын, аның планлаштыру осталыгын үстерә һәм башкарылучы гамәлләрнең эзлеклелеген күзәтеп торырга, белемнәрне үзләштерергә һәм аларны гамәли эшчәнлектә кулланырга мөмкинлек бирә;

-   иҗади сәләтләрен һәм мөстәкыйльлекләрен үстерә;

- укучыларның анализ, синтез, фикерләү, фаразлауны күздә тотучы мөстәкыйль эшчәнлегенә юнәлдерелгән;

- асылда ул иҗади, чөнки тикшеренү, эзләнү, проблемалы методлар җыелмасын күздә тота;

- балаларны үз эшчәнлекләре аша белем алу осталыгына өйрәтергә мөмкинлек бирә.

Проект методы миңа да, укытучы буларак, иҗат итү мөмкинлеге, яңа белемнәр бирә, һәм, иң мөһиме, балалар белән хезмәттәшлек итүнең яңа этабын ача. “Белемгә өч төрле юл илтә: уйлану – бу иң затлы юл, иярү – бу иң җиңел юл, тәҗрибә юлы – бу иң әче юл”. Конфуцийның бу фикере белән килешми мөмкин түгел.

Төп, өстәмә белем бирүдә проект һәм фәнни-эзләнү эшчәнлеген куллану хәзерге заман мәктәбендә көннән-көн актуальләшә, дип саныйм. Һәм очраклы түгел, проект эше ярдәмендә укытучы алдында торган белем бирү, үстерү һәм тәрбияви бурычларны тормышка ашырырга була. Проект методы укыту процессын кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк итеп башкарырга, эш төрләрен интеграцияләргә мөмкинлек бирә.  

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1.        Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан, 2000. - 475 б.

2.        Исмәгыйлова С.Г. Укытучының фәнни эшчәнлеге. “Мәгариф” журналы, 2011 №12, - 3 б. 96 б.

3.        Ишкина Л.К. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының профессиональ үсеше буларак фәнни-тикшеренү эшчәнлеге / Л.К. Ишкина // Развитие исследовательской компетенции учителя татарского языка и литературы. Сборник статей и докладов. – Казань: ИРО РТ, 2011. – Б.: 6-9.

4.        Мөхәммәтҗанова Ф.Г., Вәлиева Т.Г. Дифференцияләштерелгән укыту проблемалары. - Алабуга, 1999. - 134 б.

5.        Рәхимов А.З. Научно-исследовательская и внедренческая деятельность Лаборатории творческого развития. – Уфа, 2004.

6.        Хәйдарова Р. З. Научно – педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан. – г.Набережные Челны, 2006. - 197 с.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыруны планлаштыру.

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыруны планлаштыру. ФДББС-ның төп ориентиры-укучыларның  индивидуаль, яшь ,психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә а...

Укучыларны проект эшенең тәртибе, төрләре белән таныштыру

Проект эшенә керешкәнче укучыларга аның үзенчәлекләрен, төрләрен, максат һәм бурычлар кую, эш тәртибе, үз проектыңны презентацияләү турында аңлатырга кирәк. Без укучылар белән "Антонимнар" т...

Укучыларның иҗади сәләтен үстерү формасы буларак татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшен эшләтү

Татар теле һәм әдәбиятын проект методын кулланып укыту, белем бирү процессын яңарту – үзгәртү алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра, әмма бу очракта да гадәти “репродуктив” юнәлеш вакы...

Проект эшен башкару буенча таләпләр.

Проект эшен башкару буенча таләпләр....

Казан шәһәре Яңа Савин районы “31нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының эшчәнлегенә бәяләмә

Казан шәһәре Яңа Савин районы“31нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының эшчәнлег...

Работа над орфографической зоркостью в рамках школьного проекта « Грамотность на кончике пера » «Ак китап » - « Белая книга » ( татарский язык и литература)

Правильно писать слова должен каждый человек. Будь то первоклассник или же взрослый человек. Есть определенные нормы, которые должен знать каждый. Так называемый орфографический минимум. Научные иссле...

Белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә проект эшчәнлегенең эффектлылыгы

Автор үз мәкаләсендә проект эшчәнлегендә укучы һәм укытучының роленә басым ясый, гамәлгә ашыру барышында укучының шәхес буларак үсешенә йогынты ясаучы факторларны күрсәтә. Авторның эш тәжрибәсеннән өч...