Укучыларның иҗади сәләтен үстерү формасы буларак татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшен эшләтү
материал на тему

Татар теле һәм әдәбиятын проект методын кулланып укыту, белем бирү процессын яңарту – үзгәртү алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра, әмма бу очракта да гадәти “репродуктив” юнәлеш вакытындагы кебек уңай нәтиҗә гарантияләнә. Яңалыкны тормышка ашыру җиңел эш түгел, чөнки ул, гадәттә, каршылыклы кабул ителә. Кайбер кешеләрнең яңалыкка мөнәсәбәтен И.В.Гете болайрак бәяли: ”...башта - “бу юк сүз” , аннары –“анда нәрсәдер бар ахры”, һәм соңыннан әлеге идея аңлашылып үзләштерелгәч, “ бу инде яңалык түгел!” – диләр 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh.docx22.63 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларның иҗади сәләтен үстерү формасы буларак

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшен эшләтү

                            Башкарды :

                                             46нчы урта мәктәпнең

                                                                  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                Харисова А.Р.

Яр Чаллы

2016

Гасырлар алышынганда кешелек узганга нәтиҗә ясый, киләчәккә планнар кора. Бу традиция белем бирү сферасын да читләтеп узмады. Бүген үк инде белем бирү системасын камилләштерү, белем сыйфатын үстерү юллары эзләнелә.

Җәмгыятькә талантлы, иҗади фикерли, аралаша белүче, инициативалы гражданнар сорала. Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Мәктәпләрдә шундый шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәм итәр иде.

Бүген педагогика алдында укыту процессын кызыклы һәм файдалы итү проблемасы төп проблемаларның берсе булып тора. Укытучылар үз эшләрендә төрле метод һәм алымнар кулланып эшлиләр. Аларны 3 кә бүлеп йөртергә мөмкин булыр иде:

1) пассив; 2) актив; 3) интерактив

Дәрестә пассив методларны кулланганда укытучы төп (үзәк) рольне уйный. Мондый дәресләр монологик сөйләм рәвешендә үтә. Укытучы кирәкле (информацияне) мәгълүматны алдан төзелгән план буенча тәкъдим итә. Укучыларның нинди дә булса мөстәкыйльлек күрсәтүе яки яңа тәкъдимнәр кертүе, алдан уйлап куелган планнан читкә китү дип карала. Мондый дәресләрдә балалар укытучы йогынтысына пассив бирелүчән объект буларак кына катнашалар.

Ә дәрестә укытуның актив методларын кулланганда

  • нинди дә булса бер проблема буенча әңгәмә оештыру;
  • диалог оештыру;

Бу очракта да укытучы төп рольне уйнаучы булып кала. Әмма укучылар инде пассив тыңлаучылар түгел, алар сорау бирергә, үз фикерләрен белдерергә мөмкиннәр. Бу дәресләр билгеле бер структурага нигезләнеп төзелми. Дәрес барышында әңгәмәдән соң тема һәм проблема ачыла.

Бүгенге көндә укытуның бигрәк тә кызыклы методларының берсе - интерактив методлар. Мондый методлар кулланып эшләгәндә дәрестә укучы актив катнашучы, белемне, мәгълуматны чыганаклардан үзе таба, ә укытучы бу очракта аңа юнәлеш бирә, чыганакларны тәкъдим итә. Укучы актив - укытучы моның өчен шартлар тудыра. Бүген без сезнең белән шундый методларның берсе булган - проектлар методын татар теле һәм әдәбиятын укыту процессында куллану турында сөйләшербез.

“Хәзерге җәмгыятьнең нигезен һәрьяклап гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли алучы һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә. “Кешегә бетмәс –төкәмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк “, - дип язган Л.Н.Толстой.

Татар теле һәм әдәбиятын проект методын кулланып укыту, белем бирү процессын яңарту – үзгәртү алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра, әмма бу очракта да гадәти “репродуктив” юнәлеш вакытындагы кебек уңай нәтиҗә гарантияләнә. Яңалыкны тормышка ашыру җиңел эш түгел, чөнки ул, гадәттә, каршылыклы кабул ителә. Кайбер кешеләрнең яңалыкка мөнәсәбәтен И.В.Гете болайрак бәяли: ”...башта - “бу юк сүз” , аннары –“анда нәрсәдер бар ахры”, һәм соңыннан әлеге идея аңлашылып үзләштерелгәч, “ бу инде яңалык түгел!” – диләр “

Проектлар методының килеп чыгу тарихына игътибар итик. Проектлар методы – яңа методлардан саналмый. 1905 нче елда Россиядә С.Т.Шацкий бер төркем хезмәткәрләре белән проектлар методының беренче элементларын укыту тәҗрибәсендә куллана башлый. 1931 нче елда проектлар методы укыту өлкәсендә тыела. Шуннан соң бу метод Россиядә кулланылмый. Ә Америка Кушма Штатларында бу метод 1920 нче елларда килеп чыга һәм аны проблемалар методы дип атыйлар. Бу эш белән философ, педагог Дж.Дьюн һәм аның укучысы В.Х.Килпатрик шөгыльләнә. Бу метод бүгенгесе көндә педагогик практикада актив кулланыла .

20нче гасырның 20нче елларында америкалы Джон Дьюи нигез салган дип саналучы “ проектлар методы” Россиядә гасыр башында ук билгеле була. Ләкин Совет власте елларында әлеге технология үсеш ала алмый, 1931 елда бөтенләй тыела. 90нчы елларда кире әйләнеп кайткан бу технология “21нче гасыр технологиясе” дигән исем ала.

Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”.

Проектлар методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы .

Проект методының асылы: укучылар педагог җитәкчелегендә эзлекле рәвештә проектлар эшлиләр, проект өстендә эшләгәндә өстәмә информация туплыйлар һәм һәр этапка рефлекция ясыйлар.

Ул укыту процессы белән бәйле рәвештә дә мөстәкыйль фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә дә кулланыла.

Иҗади проект – укучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштыручы методларның берсе.

Проект эшчәнлегенең уңай яклары:

  • Укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап алган тема өстендә эшли;
  • Үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү хисе белән башкара.

Әйе, проектлар методын кулланып эшләү укытучыдан үз эшенә иҗади якын килүне таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел , режиссер нинди дә булса эшкә җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын оештыра.

Укучыларның танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора

Педагог эшчәнлеге :

  • укучылар эше белән идарә итү;
  • планлаштыру һәм үтәлешне контрольдә тоту;
  • тиешле төзәтмәләр кертү;
  • гомуми юнәлеш бирү;
  • шул юнәлеш буенча эшләүне тәэмин итү.

Укучы өчен проект нәрсә ул?

  • иҗади мөмкинлекләрен ачу;
  • үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы)ачу өстендә эшләү ;
  • үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

Проект эше түбәндәге этаплардан тора:

Проектлау, укучыларның мөстәкыйль эше булса да, педагог җитәкчелегеннән башка уңышлы була алмый. Башта проект эшләүнең берничә этабын билгелиләр: проектлау биремен эшләү, проект эшен башкару, нәтиҗәләр ясау-гомумиләштерү, проектны яклау һәм рефлексия.

Проектлау биремен эшләү. Укучыларга берничә проект темасы тәкъдим ителә, проектны үтәү шартлары билгеләнә, максат ачыклана,эш планы төзелә.

Проектлау биремне үтәү өстендә эшне үз эченә ала, мөмкин кадәр балаларның мөстәкыйльлеге тәэмин ителә, педагог укучылар эшенә тиешле юнәлеш бирә, вакытында үтәүгә һәм эш сыйфатына контрольлек итә.

Гомумиләштерү – проектлау планында каралган материалларны эшләү. Бу этапта укучылар материалларны бергәләп эшлиләр.

Проектны яклау – иң тирән эз калдыручы этап. Проектлар яклау сыйныф укучылары алдында үтә. Яклау барышында проектның камиллеге һәм кимчелекләре ачылырга тиеш.

Рефлексия проект яклау барышында бирелгән сорау һәм тәкъдимнәрне, тәнкыйть сүзләрен искә алып ясала, проект тагын да камилләштерелә.

Проект методын кулланып белем бирүнең бурычлары түбәндәгеләр:

- укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту,

- укучының танып белү активлыгын үстерү ,

- иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү,

- белемнәрен тирәнәйтү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

11нче сыйныфта “Нинди һөнәр сайларга” дигән темага бәйләнешле сөйләм үстерү дәресенең әһәмияте зур. Әлеге теманы өйрәнгәндә укучыларга югары уку йортлары турында, төрле һөнәр ияләре турында мәгълүмат бирелә. Ләкин әңгәмә вакытында укучыларның 70% үзләренең булачак һөнәрләре турында сай күзаллаулары ачыклана. Бу мәсьәләгә җитди караш формалаштыру һәм туган телдә фикерләү сәләте үстерү, сүз байлыгын арттыру максатыннан бу дәресне проектлар методы нигезендә компьютер технологиясен кулланып уздыру һәрьяктан отышлы булды.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү турында фәнни эш. Ул сөйләм телен үстерүнең әһәмиятен, алымнарын, иҗади сөйләмне, сочинение язу  методикасын, карти...

Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)

Мастер классымның  максаты: укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү,төзек  сөйләмне  булдыру. Монда тавышландыру  алымы ярдәмендә укучылар  җөмләләр төзил...

Презентация. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”

Презентациядә   мастер-классның  барышы  бирелә.Монда  тавышландыру  алымында  нинди  этаплар  кулланылганы  күрсәтелә....

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру һәм синквейн алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” темасына мастер-класс

ldquo;Татар   теле  һәм  әдәбияты  дәресләрендә  тавышландыру һәм синквейн алымын  кулланып,  укучыларның   бәйләнешле  сөйләм  телен...