Укучыларны проект эшенең тәртибе, төрләре белән таныштыру
проект (9 класс) на тему

Зайнуллина Эльвира Тимеряновна

Проект эшенә керешкәнче укучыларга аның үзенчәлекләрен, төрләрен, максат һәм бурычлар кую, эш тәртибе, үз проектыңны презентацияләү турында аңлатырга кирәк. Без укучылар белән "Антонимнар" темасы буенча зур проект эшләдек. уУкучылар төркемнәргә бүленеп, төрле проектлар эшләделәр, антонимнарның үзенчәлеген, кулланылышын, тормышыбызда тоткан урынын өйрәнделәр. 

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Пр оектны эшләгәндә укучылар эшчәнлеге: Төркемдә барыбыз да тигез. Төркемнәр ярышмый, бер- берсенә ярдәм итеп, иҗади эшли. Эш сезгә рәхәтлек, үз-үзеңә ы ш аныч хисе бирергә тиеш. Һәрбер укучы үз өлешен кертергә һәм бәяли белергә тиеш. Соңгы нәтиҗә өчен бөтенебез дә җаваплы, билге куйганда үзбәя һәм иптәшләрегез бәясе иг ъ тибарга алыначак. Эзл ән, тап, өйрән, башкаларны да өйрәт! Проект эше

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Антонимнарның мәг ъ нәләре буенча төркемчәләре

Слайд 2

Күренешләрнең, предметларның, кешеләрнең сыйфатлары Чиста - пычрак

Слайд 3

Күренешләрнең, предметларның, кешеләрнең сыйфатлары Ябык - таза

Слайд 4

Кечкенә - зур

Слайд 5

Карт - яш ь

Слайд 8

Биек - тәбәнәк

Слайд 9

Киендерә - чишендерә

Слайд 10

Кышын суык, җәен җылы

Слайд 11

Кәефләрегез яхшы булсын, сәламәт булыгыз!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Антонимнар 1 нче төркем

Слайд 2

капма –каршы м әгънәле сүзләр Антонимнар даими контекстуаль

Слайд 3

Бөтен сүзләрнең дә антонимнары булмый. Сыйфат һәм рәвеш сүз төркемнәрендә антонимнар күп очрый, чөнки алар билге белдерә. Даими антонимнар (тел антонимнары) контексттан тыш та антоним булалар, алар һәрвакыт капма-каршы мәг ъ нәле. Контекстуаль антонимнар билгеле бер контекстта гына антоним булалар. Антонимнардан парлы сүзләр күп ясала. Әдәбиятта антоним сүзләрдән сурәт ясау антитеза дип атала. Антонимнар мәкальләрдә, җырларда, табышмакларда күп очрый. Сөйләмдә антонимнарның сүзтезмә ясап бәйләнешкә керүе оксюморон дип атала. Антонимнарга хас үзенчәлекләр:

Слайд 4

Антонимнарның төркемчәләре Күренешләрнең, предметларның, кешеләрнең сыйфатлан белдерәләр: ак-кара, таза-ябык... Вакыт төшенчәсен белдерәләр: көн-төн, яз-көз... Күренешләрнең озынлыгын, күләмен, урнашуын ачыклыйлар: аз –мул, озын-кыска... Гомумирәк төшенчәләрне белдерәләр: байлык-ярлылык, сугыш-тынычлык... Процессларны каршы куялар: бару-кайту, туу-үлү... Табигать күренешләрен күрсәтәләр: җылы-салкын, аяз-болытлы...

Слайд 5

Антонимнарны тап ! 1. Күпме җырлар оттым һәм оныттым, Тик арышлар җырын онытмам. (Ф.Шәфигуллин) Җырлый-җырлый күтәреләм Тормышның үрләренә. Шатлыгым да, хәсрәтем дә Тик туган җирдә генә. (Р.Рәсимов) 3. Үлгәннәрнең каберен бел, Исәннәрнең кадерен бел! (Ш.Галиев) Агыйделдән көймә килә Чит-чите буйлап кына. Ак йөзләрем сары булды Гел сине уйлап кына. (Җыр)

Слайд 6

оттым- оныттым шатлыгым-хәсрәтем үлгәннәрнең-исәннәрнең ак- сары даими контекстуаль Антонимнар

Слайд 7

Даими һәм контекстуаль антонимнарны билгеләгез . 1.Картлар сүзен капчыкка сал, яшьләр сүзен янчыкка сал. (М.) 2. Җырлый белмиләр бөркетләр, Сугыша белми былбыл. Җырдан сызланмый бөркетләр Сугышта үлми былбыл. (Зөлфәт) 3. Туры әйткән котылган, ялганлаган тотылган. (М.) 4. Яхшы сүз - җан азыгы, яман сүз - баш казыгы. (М.) 5. Мин үзем дә белми торган Бер сәерлектә яшим. Челләләрдә кайчак өшим, Кышларын ярсып яшьним . (Р. Ф.) картлар-яшьләр- даими бөркет-былбыл- контекст. туры әйткән-ялганлаган - даими котылган-тотылган - даими яхшы-яман - даими челләләрдә - кышларын– контекст . Өшим-яшьним- контекст. җ ырлый-сугыша- контекст.

Слайд 8

чиста-пычрак, бай-ярлы, тәмле-тәмсез яхшы-яман, таза-ябык, юмарт-саран, яз-көз, җир-су, яшәү-үлем, җәй-кыш аз- күп, быел-былтыр, югары-түбән туа-үлә, ята-тора, арта-кими, бара-кайта, чыга-керә, туңа-җылына сыйфат исем рәвеш фигыль Антонимнарның нинди сүз төркеменә керүен билгеләгез

Слайд 9

синоним антоним матур зур дөрес эссе яхшы дус чибәр, сылу, зифа ямьсез, килбәтсез, шыксыз эре, дәү, олы, өлкән нәни, вак, кечкенә хак, чын, рас, тугры ялган, алдау кызу, кайнар суык, салкын әйбәт, шәп, ару начар, яман, әшәке иптәш, сердәш, ахирәт дошман

Слайд 10

Көн дә кирәкле мәкальләр һәм әйтемнәр: Үсәр өчен артка түгел, алга карарга кирәк. Гыйлемлек – нур, наданлык – хур. Т ыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр. Дөньяда иң татлы нәрсә дә тел, иң ачы нәрсә дә тел.

Слайд 11

Күңел күкләрегез аяз булсын!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ТОРМЫШ ҮЗЕ АНТОНИМНАРДАН ТОРА (АНТОНИМНАРНЫҢ МАТУР ӘДӘБИЯТТА КУЛЛАНЫЛЫШЫ) Каршылыклар очрый адым саен, Кайгыларны юа шатлыклар. Бер авырлык булса, бер җиңеллек килә, янәшәдә булса чын дуслар. 3 нче төркем эше

Слайд 2

Антонимнар , шартлы рәвештә , даими һәм очраклы,икенче төрле әйткәндә, тел антонимнарына һәм контекстуал ь антонимнарга бүленә. Даими антонимнар контексттан тыш та антоним буларак кабул ителә. М-н: бар-юк, ата-ана , көн-төн һ.б. Ә очраклы антонимнар сүзтезмә, җөмлә яисә текст эчендә генә капма-каршы мәг ъ нә ала. Матур әдәбиятта контекстуал ь антонимнар еш очрый. М-н: Әни назлап ышандыра, Әти -кырыслык белән... (Ш.Галиев) Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән, Әллә ничек, мыр-мыр итеп, мәче чыга. (Г.Тукай)

Слайд 3

ТАТАР ХАЛЫК МӘКАЛЬЛӘРЕНДӘ АНТОНИМНАР Атадан күреп ул үсә - анадан күреп кыз үсә. Надан булып туалар , галим булып үләләр . Каланың зурын , авылның кечесен макта. Ялкаулыктан авырырсың , тырышлыктан савыгырсың . Аз сөйлә , күп тыңла . Ахмак бирер , акыллы алыр . Белемсез дустыңнан белемле дошманың артык. Бер ялган мең хакыйкатьне боза. Яманлыкны азсынма, яхшылыкны күпсенмә . Н.Исәнбәт төзегән татар халык мәкальләре тупланмасында (3 томда) меңнәрчә мәкальләр антонимнар ярдәмендә ясалганнар. Кайберләре тулысынча антонимнардан тора.

Слайд 4

АНТОНИМИК МӨНӘСӘБӘТЛЕ ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕЛМӘЛӘР Күңел төшү- күңел күтәрелү. Кәеф китү- кәеф килү. Борын төшү- борын күтәрелү. Куян йөрәкле – арыслан йөрәкле. Кесә кабару – кесә шиңү. Тел кычыту – тел кызгану. Алтын куллы – кулыннан килми. Ачык йөзле – караңгы чырайлы. Шатлыктан исергән – кайгыга баткан.

Слайд 5

Әдәби әсәр исемнәрендә антонимнар “ Сугыш һәм солых” (Л.Н.Толстой) “ Аталар һәм балалар” (И.С.Тургенев) “ Исәннәр һәм үлеләр” (К.Симонов) “ Мәкер һәм мәхәббәт” (Ф.Шиллер) Җинаят һәм җәза” (Ф.И.Достоевский) “ Ут һәм су” (Ә.Баянов) “ Яшәү белән үлем арасында” (Н.Дәүли) “ Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят” (А.Гыйләҗев) “ Ана һәм кыз” (Ә.Еники) “ Бикбатыр белән Биккуркак” (А.Алиш)

Слайд 6

АНТИТЕЗА – МАТУР ӘДӘБИЯТТА АНТОНИМ СҮЗЛӘР КУЛЛАНЫП СУРӘТ ЯСАУ Җырлый белмиләр бөркетләр, Сугыша белми былбыл. (Зөлфәт) Көтәм җылы ләйсән яңгыр, Чыга зилзиләләре. (Р.Фәйзуллин) Кеше – Үз күңеленең Беренче һәм соңгы могиканы. (М.Галиев) Юллар безне елатып аердылар, Еллар очраштырып яратты. (Р.Гаташ)

Слайд 7

Оксюморон (грекчадан – тапкыр, ахмак сүз) – антонимнарның сүзтезмә булып килүе Мәс., сакаллы сабый, күзле сукыр, надан галим, бай хәерче, матур ялган, тере мәет, чын ялган, коры диңгез һ.б. Картлык яш ь легемә кердем, Кирәк түгел артыгы. (З.Нури) Үзәннәрдә таулар җырын җырлыйм, Мин ирекле Кавказ әсире . (Р.Гаташ) Фаҗигале бәхет көз төсендә, Кабер түгел бәгырь өстендә. (Зөлфәт)

Слайд 8

АНТОНИМНАР НИ ӨЧЕН КУЛЛАНЫЛА? Сөйләмгә серлелек өстәү һәм гомумиләштерү өчен. Акка кара тиз йога .Иске авыздан яңа сүз. Уй – фикерне читләтеп әйтү өчен. Ачы белән төзәтәләр, татлы белән бозалар Сөйләмнең көчен, сәнгат ь лелеген арттыру өчен. Күп исле гөлләр арасында Бер иссез гөл исле булган. Күп иссез гөл арасында Бер исле гөл иссез калган. Әйберләрне, күренешләрне чагыштыру, каршы кую өчен . Гыйлемсез- бер яши, гыйлемле мең яши.

Слайд 9

АНТОНИМНАРНЫ ТАБЫП , ТӨРЕН БИЛГЕЛӘРГӘ 1 . Әти кеше кап-кара мыегы астыннан ап-ак тешләрен ялтыратып елмайды. 2. Мин ул кичергән кыенлыкларның, яхшы яки хата эшләренең, шатлык- хәсрәтләренең күбесен белмидер, шәт. 3. Алай да кайсысы чукыды соң әле күгәрченнәрнең? Анасымы, әллә атасымы? 4. Ай киткән, ел киткән, балта сабы кадәр генә җир киткән. 5. Ата-ананы тыңлаган – адәм, тыңламаган әрәм булган.



Предварительный просмотр:



Предварительный просмотр:

Буклетлар ясау һәм аларны бәяләү

Билге

Эшләнеше

Эчтәлек

5

Эш иҗади башкарылган

Тема рәсемнәр аша күрсәтелгән

  • Фактик материаллар дөрес.
  • Фикер тулысынча ачылган.
  • Эштә тиешле нәтиҗәләр бар, дәлилләр җитәрлек

4

Эш иҗади башкарылган

1 рәсем бирелгән

  • Фактик материаллар дөрес.
  • Фикер тулысынча диярлек ачылган.
  • Эштә тиешле нәтиҗәләр бар, дәлилләр уртача

3

Эштә иҗадилык аз

1 рәсем бар

  • Фактик материаллар бар.
  • Фикер ачылып бетми.
  • Нәтиҗәләр тулы түгел.

2

Эш төгәлләнмәгән.

  • Фактик материаллар дөрес кулланылмаган.
  • Фикер әйтелми диярлек.
  • Нәтиҗәләр ясалмаган.



Предварительный просмотр:

Дәрес проектына аннотация

Проектның темасы: Антонимнар (Иҗади тема: Тормыш капма-каршылыклардан тора)

Дәрес проектының авторы:Зайнуллина Эльвира Тимеряновна, Алабуга шәһәре 10 нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Проект 10 нчы сыйныфта “Антонимнар” темасын өйрәнүгә нигезләнә. Бу сыйныфта “Лексикология һәм лексикография” бүлегенә барлыгы 20 сәгать бирелә. Белгәнебезчә, 10нчы сыйныфта тел гыйлеме буенча алынган белемнәр ныгытыла, системага салына, кабатлана. Һәр үзләштерелгән мәгълүмат укучының хәтерендә калсын өчен, аны тормыш белән бәйләргә, укучының үз эшчәнлеге аша үткәрергә кирәк. Бу сыйныфта инде укучылар төрле өлкәдә мәгълүматлы, компьютер һәм интернет белән яхшы таныш, шуңа күрә дәресләрне проект методын кулланып үткәрү уңай нәтиҗә бирә. Беренчедән, бу алым укучыны тар кысалардан чыгара, эш укытучы җитәкчелегендә алып барылса да, укучылар шактый ук мөстәкыйльлеккә ия, ягъни алар проектның темасын, тормышка ашыру юлларын үзләре эзли, соңгы нәтиҗәләрне дә үзләре ясый. Алар иҗат иткән белем продукциясенең башкалар белән эшләгәндә дә кулланыла алуы, яхшы эшләрнең киң аудиториягә чыгарылуы укучыларда җаваплылык хисен арттыра, кызыклы, кабатланмас алымнар, үзенчәлекле биремнәр эзләүгә этәрә.

Бу эшләрне кечкенә сыйныфлар белән эшләгәндә, аерым алганда, татар төркемнәренең 2нче, 5нче сыйныфларында һәм сөйләм үстерү максатында рус төркемнәрендә кулланырга мөмкин.

Программада антонимнарны өйрәнүгә бер дәрес карала, икенче дәрес антонимнарны сөйләмдә куллана белүне ачыклау максатында кабатлау дәресе итеп үткәрелә. Беренче дәрестә укучылар материалны үзләштерү һәм проект төзү өстендә эшлиләр, икенче дәрестә проектлар яклана. Гадәттә, бу ачык дәрес рәвешендә  уза, чөнки тыңлаучы аудитория зуррак булган саен, укучыларга кызыграк.

         Көтелгән нәтиҗәләр: үз эшчәнлекләре нәтиҗәсендә укучылар теманы яхшы үзләштерә,теоретик белемнәрне гамәли кулланырга өйрәнә. Проект барышында укучылар сүзнең нинди зур әһәмияткә ия булуын ачыклыйлар, сүзлекләр,  мәкальләр, кызыклы текстлар белән эш барышында аларның сөйләм теле байый, алар проблеманы чишүнең төрле юллары булуын аңлыйлар һәм төркемнәрдә үзара килешеп эшләү, эш белән җитәкчелек итү күнекмәләрен ныгыталар, үз фикерләрен җиткерергә өйрәнәләр. Укучыларда дәрескә уңай мотивация формалаша, барысы да, белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсе төрле булуга карамастан, актив эшчәнлеккә тартыла, үзләренең һәм төркемдәшләренең эшен бәяләү мөмкинлеге ала.

         Бу проект эшендә кулланырга мөмкин булган эш формалары: буклет ясау, газета чыгару, терәк схема ясау, таблица тутыру,брошюра ясау, электрон презентация эшләү. 

Проект методы белән оештырылган педагогик процесска хас сыйфатлар: укучы эшчәнлеге тормыш тәҗрибәсенә, җәмгыять яшәешенә бәйле проблемаларны хәл итүгә буйсына; проектлар мәҗбүри рәвештә уңай нәтиҗә бирә, тискәре нәтиҗәле проектлар эшләнми; проект идеясен (теманы, биремне) билгеләүдә укучыларның шәхси теләге , кызыксынуы исәпкә алына; проект эшләү этаплары һәм нәтиҗә бирү формалары укучылар тарафыннан киңәшләшеп башкарыла; эш барышында катнашучылар үзара информация алышалар; проектлау күмәк рәвештә төркемнәрдә алып барыла; проектлау барышында төркемнәр һәм һәр укучы үз эшенә рефлексия ясый; катлаулы мәсьәләләр буенча фикер алышу, дискуссияләр оештырыла; проектлау процессы катгый алгоритмга буйсына, ул проект асылыннан чыгып, укучылар тарафыннан төзелә; укучылар эш барышында кирәк булган информацияне генә эзлиләр һәм үзләштерәләр.

Проект-дәрес түбәндәге этапларны үз эченә ала:

         Беренче этап.Укытучы, дәресне планлаштырганда,төрле чыганаклардан проект өчен мәгълүмат туплый, укучыларны кызыксындыру максатында буклет, презентация төзи ала, укучылар эшчәнлегендә кирәк булачак дидактик материал әзерли, группада эшне бәяләү, укучының үз-үзен бәяләү кәгазьләрен төзи, укучыларның презентацияләрен бәяләү өчен критерийлар билгели. Башта, проект темасы буенча проект башланганчы, укучыларның белемнәрен тикшерү эше башкарыла, укучыларның белемнәре тигезләнә. 

Төп этап. 1.Проект-дәреснең  максаты, эзлеклелеге турында презентация күрсәтелә, буклетлар таратыла. 2.Дәрестә хәл ителергә тиешле проблема һәм уку мәсьәләләре билгеләнә. 3.Эзләнү эше өчен темалар ачыклана. 4.Мәгълүмат алу өчен чыганаклар атала. 5.Проектны тәкъдир итү алымнары билгеләнә, укучылар проект эшенең формалары белән таныштырыла. 6.Төркемнәр формалаштырыла. 7.Укучылар төркемнәрдә проблема өстендә эшли, укытучы ярдәмендә проектның моделен, эш алгоритмын төзи, материалны иҗади эшкәртә, башкаларны тикшерү өчен биремнәр эшли. 8.Эш нәтиҗәләрен презентацияләү, анализлау буенча киңәшләр бирелә.

         Йомгаклау этабы. Проект темасы буенча ачык дәрес. Укучылар чыгышы. Алдан бирелгән критерийлар белән укучылар иҗатын анализлау, бәяләү оештырыла.

Бирелгән материалларны карау алгоритмы: укучыларны кызыксындыру максатында эшләнгән буклетлар, укытучының старт презентациясе, проект эшенең үзенчәлекләре турында аңлатма презентация карала, укытучы визиткасында кулланылган ресурслар, мәгълүмат алу чыганаклары, методик күрсәтмәләр бирелә, үрнәк максатында укучыларның эшләре һәм аларны бәяләү критерийлары тәкъдим ителә. Ахырда дәрес барышы турында мәгълүмат урнаштырылды.  Эшне http://wiki.kamipkpk.ru/index.php?title=%D0%   сайтында  карарга була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыруны планлаштыру.

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыруны планлаштыру. ФДББС-ның төп ориентиры-укучыларның  индивидуаль, яшь ,психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә а...

ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыру.

ФДББС-ның төп ориентиры-укучыларның  индивидуаль, яшь ,психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып ,шәхеснең яңа сыйфатта үсешенә ирешү.Мәктәптә укытуның яңа максатлары:1.Фикерләү сәләте...

Укучыларның иҗади сәләтен үстерү формасы буларак татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшен эшләтү

Татар теле һәм әдәбиятын проект методын кулланып укыту, белем бирү процессын яңарту – үзгәртү алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра, әмма бу очракта да гадәти “репродуктив” юнәлеш вакы...

Проект эшен башкару буенча таләпләр.

Проект эшен башкару буенча таләпләр....

Укучыларның проект эшчәнлеген оештыру

Бүгенге җәмгыятебезгә иҗади уйлый белүче һәм стандарт булмаган карарлар кабул итүче, тормышка яраклаша белүче кешеләр кирәк. Традицион укыту алымнары, эзлекле бер системага салынган булса да, хәзерге ...

Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыруда фәнни-эзләнү эшенең роле.

Роль научно-исследовательской деятельности в формировании коммуникативной компетенции учащихся....

Проект эшен оештыруда төп, өстәмә белем бирү эшчәнлегенең бәйләнеше

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә кулланыла торган проект технологиясе белем бирү процессын  шәхсиләштерүгә мөмкинлек бирә, укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә,  танып-белү эшчәнлеген актив...