Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.
план-конспект урока (7 класс)

Әхмәтгалиева Әлфия Камил кызы

Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау, алда үзләштерелгән, белемнәрне башка ситуацияләрдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhomle_kiseklere.docx48.12 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1. Җөмлә кисәкләре буенча өйрәнгәннәрне ныгыту, белемнәрне билгеле бер системага салу. Җөмлә кисәкләрен таный, аларның төрләрен дөрес билгели, төрле җөмлә кисәкләрен сөйләмдә урынлы куллана белү күнекмәләрен үстерү.

2.Укучыларның логик фикерләү, иҗади эшләү күнегүләрен үстерү. 
3. Туган телебез- татар теленә карата хөрмәт тәрбияләү. 

Дәрес барышы.

1.Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.

•        Уңай психологик халәт тудыру

•        Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

  Бер-беребез белән исәнләшәбез, күзләренә карыйбыз һәм елмаябыз. “Хәерле көн!Уңышлар!” телибез.

•        Менә без татар теле дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул.

Безнең девиз:   Булма син чебен. Бул син бал корты

 

II.Актуальләштерү.

Бирем. Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз.

Үзбәя бите

Һәр этапта үзеңнең эшеңне бәялә «+»

   Этап

Уку эшчәнлеге

   Хатасыз эшләдем

Хаталы эшләдем

Эшли алмадым

1

Кроссворд

2

“Җөмлә кисәкләренең шәҗәрәсе”

3

Өй эшен тикшерү.

 Интеллектуаль карта

4

Синквейн.

5

Карточкалар белән эш

6

Хәлләрне табу

7

Тәмле сүзен җөмлә кисәкләре

ягыннан тикшерү.

8

Аныклагычны билгеләү.

9

Тест

10

“6 эшләпә”

Минем бүгенге билгем:_________

 Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!Укытучы: Бик яхшы. Укучылар, әйдәгез бүгенге дәресне кроссворд чишү белән башлыйк әле.

Кроссворд

1Җ

ы

й

н

а

к

2Ө

т

е

р

3с

ү

з

т

е

з

М

ә

4Л

е

к

с

и

к

а

5х

Ә

р

е

ф

6х

и

К

ә

я

7с

И

н

т

а

к

с

и

с

8С

о

р

а

у

9җ

Ә

е

н

к

е

10ә

К

и

я

т

11т

е

Л

12р

Ә

в

е

ш

13б

о

е

Р

ы

к

14б

Е

р

Сораулар.

  1. Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә.
  2. Тыныш билгесе.
  3. Үзара ияртүле бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки

берничә сүздән торган төзелмә.

  1. Сүзләр җыелмасы.
  2. Авазлар язуда нәрсә белән белдерелә?
  3. Берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә.

7.Сүзләрнең һәм сүз формаларының үзара бәйләнеш кагыйдәләрен, җөмләләрне өйрәнүче телнең бер тармагы.

8. Сорауны эченә алган һәм сорау интонациясе белән әйтелә торган җөмлә.        

9. Баш кисәкләрдән башка тагын иярчен кисәкләре дә булган җөмлә.

10. Халык авыз иҗатының бер төре.

11. Аралашу коралы.

  1.  Эш яки хәлнең билгесен белдерә торган сүз төркеме.
  2.  Эш кушуны, өндәүне белдерә торган фигыль
  3.  Баш кисәкләрнең берсе генә булып, икенчесе сүз сөрешеннән дә беленмәсә, бу ничә составлы җөмлә була?

Укытучы: Афәрин, кроссвордны бик дөрес чиштегез. Укучылар, игътибар итегез әле, уртада нинди сүзләр килеп чыкты?

Укучы: Җөмлә кисәкләре.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Сезгә бу сүзләр танышмы? 

Укучы: Әйе.

Укытучы: Ә кайчан очраттыгыз?

Укучы: Үткән дәресләрдә без җөмлә кисәкләрен өйрәндек.

Укытучы: Чыннан да, укучылар, без алдагы дәресләрдә һәрбер җөмлә кисәген аерым-аерым өйрәнеп чыктык. Бүген исә, аларның бөтенесен гомумиләштереп кабатларбыз,ныгытырбыз һәм сезнең җөмлә кисәкләре турында ни дәрәҗәдә белүегезне дә тикшерербез.

III. Күнекмәләр камилләштерү.

Укучылар, сезнең алда җөмлә кисәкләренең шәҗәрәсе. Әйдәгез әле, буш калган урыннарны тутырыйк.

1слайд.

ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕ.

        ?                ?

?        ?        ?        ?        ?        ?

?        ?        ?        ?        ?        ?        ?        ?

        ?        ?        ?        ?        ?        ?        ?        ?

Укучы үзе тезегән модель буенча сөйли.

Җөмлә кисәкләре дигән атама бирелгән.Ул ике тармакка бүленгән.

1.Аларны ничек дип атар идек?

К.җ.: баш һәм иярчен кисәкләр.

2.Баш кисәкләрнең тармагы ничә? Алар ничек дип атала?

К.җ.:ия һәм хәбәр.

3.Иянең нинди төрләре була?

К.җ.: гади һәм тезмә ия.

4.Хәбәрнең нинди төрләре бар?

К.җ.: гади һәм кушма.

Икенче тармакны карыйбыз.

1.Иярчен кисәкләргә нәрсәләр керә?

К.җ.: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч.

2. Тәмамлыкның нинди төрләре бар?

К.җ.: туры һәм кыек.

3.Аергычның нинди төрләре бар?

К.җ.: тиңдәш, тиңдәш түгел аергычлар.

4.Аныклагычның төрләре бармы?

К.җ.:юк.

5.Иң күп тармаклысы нинди җөмлә кисәге?

К.җ.:Бу хәл.Хәлнең 8 төре бар.(вакыт,урын,рәвеш,күләм,сәбәп,максат,шарт,кире)

 Дөрес, әфарин! Барыгызныкы да шулаймы, тикшерәбез. (Экранга тулы шәҗәрә чыга)

       Теманы ачыклау.

-Укучылар ,ничек уйлыйсыз, иярчен кисәкләр кирәкме ,ни өчен?

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Җөмлә кисәкләре безнең сөйләмебезне матурлыйлар. Аларны тиешле урында дөрес итеп кулланырга кирәк. Сез җөмлә кисәкләренең барысын да  бик әйбәт беләсез. Киләчәктә дә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам.

4. Өй эшен тикшерү. Интеллектуаль карта буенча сөйләү.

5. Синквейн. Синквейнны искә төшерү.

Ия яки хәбәргә синквейн төзү.

6. Карточкалар белән эш.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла

Карточка № 1            1 вариант

Җыйнак җөмләләргә иярчен кисәкләр өстәп җәенке җөмлә ясагыз 

  1. Бәйрәм  якынлаша.
  2. Ана көтә.
  3. Урман шаулый.

Карточка № 2            2 вариант

Җыйнак җөмләләргә иярчен кисәкләр өстәп җәенке җөмлә ясагыз 

  1. Үләннәр яшелләнгән
  2. Китап зур
  3. Авыл урнашкан

Эшләрне тикшерү.

Укучылар, арыгансыздадыр инде, әйдәгез, бераз ял итеп алыйк.

  1. Ял минуты

а)Җыйнак һәм җәенке җөмләләр әйтү.Укучылар эшли.

Укучылар торыгыз.

Килегез.

Без ял итик.

Укучылар атлый.

Укучылар сикерә.

Күзләр ял итсен.

Күзләр йомыла. Күзләр ачыла.

Әйләнә зур.

Мин карыйм.

б)Уен .Җөмлә төзү.

IV.Ныгыту

Бирем. Экранда сезгә җөмләләр бирелгән.Сез ул җөмләләрдән хәлләрнең 8 төрен табарга тиеш буласыз.

1. Балаларым! Басуыбыз эчендә бер  

хәзинә бар. Әмма кай җиренә

күмелгән икәнен белә алмадым. (Дәрдемәнд)

К.җ.:  Урын хәле.Ул кайда ?дигән сорауга җавап бирә.Эш яки хәлнең урынын белдерә.

2.Хәзер миңа элеккегә караганда да иртәрәк

 торырга туры килә. (А.Алиш)

К.җ.: Икенче җөмләдәге  хәлебезнең атамасы -вакыт хәле.Эш- яки хәлнең вакытын белдерә.Кайчан? кайчанга чаклы ?сорауларына җавап бирә

3.Алдымда ак кар җәелгән ялтырап, ап-ак

                                                              булып,

Энҗе-мәрҗәннәр чәчелгән өстенә вак-вак

                                                   булып.    (Ш. Бабич)

К.җ.: рәвеш хәле бирелгән. Ничек? дигән сорауга җавап була. Эш яки хәлнең үтәлү рәвешен белдерә.

4. Ләкин бу биш-алты сәгать миңа күз ачып

йому кадәрле дә тоелмады. (Г. Ибраһимов)

К.җ.:  күләм хәле бирелгән. Күләм хәле  күпме?никадәр? соравына җавап була.Эш яки хәлнең күләмен белдерә.

5. Агачлардан җанга ятыш әйбер ясар өчен,

ничәмә ничә корал кулланалар. (Ф.Яруллин)

К.җ.: 5 нче җөмләнең хәле - сәбәп хәле.Эш яки хәлнең сәбәбен белдереп, ни өчен? Ни сәбәпле? Сорауларына җавап бирә

6.Ял итәргә, тамакны туйдырыга

 туктаган идек. (Г.Әпсәләмов)

К.җ.: 6 җөмләнең хәле - максат хәле.Эш яки хәлнең үтәлү максатын белдереп, ни өчен? Нинди максаттан? сорауларына җавап бирә

7. Җиргә бассам арта егәрлегем,

Күккә баксам, иркен тын алам. (Э. Мөэминова)

К.җ.:  Җиденче җөмләдә шарт хәле бар. Нишләсә?нишләмәсә? соравына җавап була. Эш - яки хәлнең шартын белдерә.

8.Көн кичкә авышса да, үзенә күрә матурланып китте. (Х.Хәйруллин)

К.җ.: Сигезенче җөмләдә кире хәл бирелгән. Нишләсә дә? Нәрсәгә карамастан? сорауларына җавап була.Көтелгән эш яки хәлнең киресе булачагын белдерә. 

9.Тәмле сүзе түбәндәге җөмләләрдә җөмләнең кайсы кисәге булып килгән?

Тәмле күп булмый.

Бала тәмле йокыга китте.

Мәче тәмле итеп иснәп куйды.

Әнием ясаган чәй бигрәк тәмле!

  10. Җөмләдә ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә аныклык, төгәллек бирә торган иярчен кисәк – аныклагыч.

-Аныклагычны ияртүче сүз – (аныкланмыш).

-Аныклагычны нинди шартлы тамга белән билгелибез?  (ике дулкынлы сызык)

11. Җөмләне  җөмлә  кисәкләре ягыннан тикшерегез.

Сәлимнең сәләмә сыеры, сәнәккә сөртенеп, сыйрагын сындырган.

12.Укучылар, хәзер сезнең белемнәрне тагын бер кат тикшерү максатыннан, тест эшләп алабыз. Тестта барлыгы 10 сорау, һәр сорауга 3 төрле җавап бирелгән. Сез дөрес вариантны түгәрәк эченә алыгыз.

Укучы: (эшлиләр)

Тест

1. Нинди җөмлә төрләре бар?

а) җыйнак һәм җәенке;

ә) җыйнак кына;

б) җәенке генә.

2. Җөмләнең баш кисәкләре дип нәрсәләр атала?

а) ия белән хәбәр;

ә) аергыч, хәл, тәмамлык;

б) 2 вариант та дөрес.

3. Кушма хәбәр дип нинди хәбәргә әйтәләр?

а) тезмә сүз белән белдерелгән хәбәргә;

ә) бер генә сүз белән белдерелгән хәбәргә;

б) мөстәкыйль сүзләргә ярдәмче фигыль өстәп ясалган хәбәргә.

  1. Түбәндәге җөмләләрнең кайсысында сызык дөрес

урында куелган?

а) Бу үләннең исеме – үги ана яфрагы.

ә) Безнең авылда – бер мәчет бар.

б) Алия, Айсылу, Ләйсән – мәктәптә бик тырыш укучылардан

саналалар.

5. Аергычны ияртеп килгән сүз ничек дип атала?

    а) аныкланмыш;

    ә) аерылмыш;

    б) сыйфатланмыш.

6. Тәмамлык җавап булып килгән сорауларны билгеләгез.

а) кем? нәрсә? нинди? кайсы?

ә) кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән? кем тарафыннан? нәрсә тарафыннан? ничәне? ничәдән?

б) кемгә? нәрсәгә? кем белән? нәрсә белән? ничәнче? кайсы?  

7. Тәмамлыкның нинди төрләре бар?

а) туры тәмамлык;

ә) кыек тәмамлык;

б) 2се дә.

8. Хәлләрнең ничә төре бар?

а) 6;

ә) 7;

б) 8.

9. Хәл нинди җөмлә кисәге?

а) Җөмләдә эш яки хәлнең кайда, ничек, кайчан, нинди шартларда

үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә.

ә) кайда? ничек? кайчан? ни сәбәпле? ник? ни өчен? никадәр?

кебек сорауларга җавап булып килә.

б) 2се дә дөрес.

10.                                                           схемасына туры килгән

җөмләне табыгыз.

а) Камиләнең улы армиядә хезмәт итә.

ә) Мина ул кеше бик ошады.

б) Ник син алай эшләдең инде?

Укытучы: Укучылар, хәзер тестларыгызны бер-берегез белән алыштырыгыз. Тактада тестның дөрес җаваплары бирелгән. Әгәр дә 1 хата булса, «5» билгесе, 3 хатага кадәр – «4», 3 хатадан соң, «3» билгесе куегыз.

                       Җаваплар:

1 - А

2 - А

3 - Б

4 - А

5 - Ә

6 - Ә

7 - Б

8 - Б

9 - Б

10 - А

Укытучы: Укучылар, тикшердегезме?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Кемнең ничә хатасы чыкты?

Укучы: (әйтәләр)

Укытучы: Укучылар, молодцы. Тестны да дөрес эшләгәнсез. Җөмлә кисәкләрен бик әйбәт үзләштергәнсез.

Укучылар, безнең дәрес ахырына да якынлашып килә.

V.  Белемнәрен бәяләү.

5 — Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта дусларыма да булыша алам.

4 — Әйбәт эшлим, материалны аңладым.

3 – Әйбәт эшлим, ләкин дустымның ярдәменә каршы килмим.

 VI.  Өй эше.

Дәреслектән 295,296 297 нче күнегү.(сайлап)

VII.  Йомгаклау.

Идеяләр эшләпәсе.

Бәяләү.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

 6нчы сыйныф ."Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасы буенча үткәрелгән дәрескә  презентация. 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.2.Бәйләнешле сөйләм телен, фи...

"Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау"

7 нче сыйныфта татар теле дәресе....

Саннарны гомумиләштереп кабатлау. Презентация.

Рус  телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында ( татар төркеме) "Сан " темасын гомумиләштереп кабатлау өчен презентация тәкъдим итәм....

Фонетика бүлеге буенча үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

5 нче сыйныфның татар сыйныфында "Фонетика, орфография һәм орфоэпия" бүлеген үткәннән соң кабатлауга 1 сәгать вакыт  бирелә. Фонетика бүлеге буенча үтелгәннәрнегомумиләштереп кабатлауга уздырылга...