Эссе. Минем методик табышларым.
материал

Шарапова Лилия Мансуровна

“Тел – халык күңеленең кыңгыравы.

Ә кыңгырау, кагылмасаң, чыңламый.

Әйдәгез, шул кыңгырауны ешрак кагыйк.

Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын,

аның моңы еракка яңгырасын”.

                                         Фәнис Яруллин.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_metodik_tabyshlarym_1.docx18.43 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе.

Минем методик табышларым.

 “Тел – халык күңеленең кыңгыравы.

Ә кыңгырау, кагылмасаң, чыңламый.

Әйдәгез, шул кыңгырауны ешрак кагыйк.

Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын,

аның моңы еракка яңгырасын”. Фәнис Яруллин.

        Мин – укытучы. Укытучы ул һөнәр генә түгел, ул –  яшәү рәвеше. Бу – дәүләт, җәмгыять, бигрәк тә укучы алдында үз җаваплылыгыңны тою. Мәктәп минем тормышымның аерылмас  өлешенә әверелде. Анда  минем хезмәттәшләрем һәм укучыларым. Алар –  минем ярдәмчеләрем, илһамландыручыларым. Эшләгән вакытта уңышлар һәм уңышсызлыклар, шатлыклар һәм борчулар бер-берсен алыштырып торалар. Әмма, бернигә дә карамыйча, мин көн дә якты омтылышлар белән дәресләргә, укучыларым янына ашкынып киләм.

        Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Алабуга педагогия институтында белем алдым. Минем туган телем – мәгърур татар теле. Туган тел ул – татар халкының, шул исәптән башка халыкларның да, буыннардан-буыннарга тапшырыла торган бәяләп бетергесез рухи байлыгы. Кеше тумыштан туган телендә аңлашу сәләте белән  дөньяга килә, әмма, ул сәләт ачылсын өчен, баланы туган телдә сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Башка милләт кешеләренә исә татар теле күптөрле төрки халыклар белән аралашу чарасы булып тора.   Минем хезмәтемнең төп максаты  – укучыларымны татар телен тормышта куллана, шуннан рухи канәгатьлек ала торган итеп өйрәтү һәм тәрбияләү.  Мин бу изге бурычымны үтим дип саныйм, чөнки укучыларым кызыксынып шөгыльләнәләр һәм ата-аналар да аларга татар телен өйрәнүдә теләктәшлек күрсәтәләр. Укучыларым татар телендә үткәрелә торган чараларда чыгыш ясарга яраталар һәм башкалар алдында дәрәҗәле булып калалар.

        Мин, озак еллар рус төркемнәрендә эшләү тәҗрибәсеннән чыгып, рус телле балалар өчен тел өйрәнүдә нинди очраклар катлаулы икәнлеген ачык күзаллыйм. Төрле характердагы һәм авырлыктагы биремнәр аша гадидән катлаулыга таба барып, лексиканы һәм грамматик конструкцияләрне сөйләмдә  ныгытам. Һәр дәрестә укучыларга кызыклы темаларга аралашу ситуацияләре тәкъдим итәм.

        Дәресләремдә уен технологияләрен актив кулланам. Уенда укучылар үзләрен иркен тоталар, өйрәнгән материал стандарт булмаган ситуациядә ныгытыла, белемнәрен күрсәтү теләге көчәя.  

        Игътибарны җәлеп итү һәм хәтердә калдыру, ишетеп аңлау кебек күнекмәләрне үстерү өчен информацион технологияләрне теләп файдаланам.

        Мин һәрчак заман белән барырга, белем бирүдә булган яңалыкларны үз практикама кертергә тырышам. Беренче һәм икенче сыйныфларда “Сәлам” укыту-методик комплекты буенча эшли башладым. Тәкъдим ителгән күрсәтмәлелек, күнегүләр, җырлар программа материалын җиңел үзләштерергә мөмкинлек бирә. Ата-аналар белән элемтәдә торам, аларга балалары белән шөгыльләнү өчен ярдәмлек бирәм.

        Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының миссиясе бүгенге көндә бигрәк тә җаваплы. Беренчедән, без, татар халкының тарихы һәм мәдәнияте, йолалары белән таныштырып,  укучыларда татар халкына ихтирам тәрбиялибез,  икенчедән, татар телен кызыксындырып өйрәтеп, аны сөйләмдә куллануга һәм телләр белүнең файдасын аңлауга ирешәбез.

        Өлкән сыйныфларда татар әдәбияты дәресләрендә мин яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт хисләре, гаилә этикасы турындагы сорауларга игътибарны юнәлтәм. Ә. Еникинең “Кем җырлады?”, Р. Хафизованың “Әни нинди була?” хикәяләре, “Сөембикә кыйссасы” һәм башка әсәрләр  укучыларның хисләренә тәэсир итә, үзара  фикер алышуга этәрә.

Эшләү дәверендә татар теле һәм мәдәнияте аша укучыларның  рухи байлыгын үстерүне тормышка ашыру  мөмкин икәнлеге  педагогик фәлсәфәм булып ныгыды. Укучыга үзенең сөйләм осталыгын, талантын сынап карарга шартлар тудыру максатыннан мин  театр түгәрәге алып барам. “Йолдызкай” театр түгәрәгенә рус телле балалар йөриләр. Балалар тормышын чагылдырган сюжетлар аша укучыларның акыл һәм хыялын, зәвыгын, сөйләм культурасын, иҗади хезмәткә омтылышын үстерәм. Туфан Миңнуллин исемендәге республика конференциясендә дәрәҗәле артистлар тарафыннан  “Артистлык һәм сәхнә осталыгы” номинациясендә бүләкләнүебез зур бәя булып тора.  

Татар теленә булган мәхәббәтемне үз укучыларыма тапшырырга тырышам. Мин үз хезмәтемне, укучыларымны яратам һәм еш кына  күңелләрендә нинди эз калдырдым икән, татар теле иң яраткан дәресләре булсын өчен, тагын ниләр эшләргә икән,  дип уйланам.

Эссемны педагогика фәннәре докторы, профессор, этнопедагогикага нигез салучы Геннадий Никандрович Волковның зирәк фикере белән тәмамлыйсы килә: “Кеше үз халкының вәкиле буларак тәрбияләнергә тиеш, әмма үз мәдәниятеңә генә бикләнеп калырга ярамый, башка мәдәниятләрне дә өйрәнеп, гомумкешелек мөнәсәбәтләрен  үзләштергәндә генә, үсеш була”.

“ТР ЗМР 4нче гомуми урта белем мәктәбе” МБГУ

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәпова Лилия Мансуровна


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Эссе .Минем методик табышларым.

Бу эсседә үземнең эш тәҗрибәләрем белән уртаклаштым.Укучыларымның хезмәт җимешләре булуларын күрсәтергә тырыштым...

Эссе" Минем методик табышларым"

Эссе "Минем методик табышларым"....

Эссе. Минем методик табышларым

Эссе. Минем методик табышларым...

ЭССЕ: "Минем методик табышларым"

Эссе: "Минем методик табышларым"....

Эссе "Минем методик табышларым"

Минем методик  табышларым. Эссе....