Индивидуальный план в межаттестационный период
статья на тему

Агзамова Гульнара Канофеевна

Индивидуальный план в межаттестационный период (2016-2021 г.) учителя татарского языка и литературы МБОУ "Ямашурминская СОШ Высокогорского муниципального района "РТ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telennn_usesh_programmasy.docx49.01 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе«Ямаширмә   урта гомуми белем  мәктәбе»

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әгъзәмова Гөлнара Кәнәфия кызының

шәхси профессиональ үсеш планы

(2016 – 2021 нчы уку еллары өчен)

Методическая тема школы:

 “Повышение качества образования в условиях реализации ФГОС на основе национальных традицей”

Методическая тема ШМО:

“Повышение качества образования в рамках внедрения ФГОС на основе формирования национального самосознания учащихся”

Белемне күтәрү темасы:

 “ФДБС шартларында, милли традицияләргә нигезләнеп, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”

Максат: ФДБС шартларында милли традицияләргә нгезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту; яңа алым һәм технологияләр кулланып, укыту сыйфатын күтәрү; укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү, югары нәтиҗәлелеккә ирешү

Бурычлар:

- ФДБС шартларында милли традицияләргә нигезләнеп, һәр укытучыга үз белемен күтәрү өстендә даими эшләргә ярдәм итү;

- укытучыларның белем һәм методик осталыкларын үстерү, квалификацион категорияләрен күтәрү эшенә юнәлеш бирү;

- МБ утырышларында, теоретик семинарларда бәхәсле һәм катлаулы мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм практик күнекмә алуны, һәр укытучының һөнәри осталыгын, дәрәҗәсен һәм методик осталыгын күтәрү өстендә эшне системалы оештыру;

- татар теленукытунызаманталәпләренә туры килерлекитепоештыру;

- белемсыйфатыдинамикасынсаклаумаксатыннан, укытучыларгатөрлеэштөрләреһәмяңатехнологияләрдәнфайдалануны, укучылардафәнгә карата кызыксынухисләреуятунымөһимбурычитепалу;

- укучыларныңинтеллектуальүсешедәрәҗәсенкүтәрүөстендәмаксатчанһәмпланлыэшалып бару;

- сәләтлебалаларбеләнэшалымнарыняхшырту;

- укучыларныбердәм республика имтиханынаһәмтестынанәтиҗәлеәзерләүбуенчасистемалыэшалып бару;

- интеллектуаль, тәрбиявиһәмтөрлечараларда актив катнашу, нәтиҗәлелегенүстерүөстендәмаксатчанэшалып бару.

- шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга һәм сөйләм телен үстерүгә аеруча нык игътибар бирү.

- укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.

Көтелгәннәтиҗә:

  1. Татар теле укытуныңсыйфатынүстерү
  2. Яңатехнологияләркулланыпдәресэшкәртмәләретөзүһәманымәктәпсайтынаурнаштыру
  3. Башкарылганэшләрнеанализлауһәмнәтиҗәләретурындапедсоветлардачыгышларясау.

Мәктәпнең төпгомумипроблемаларыннанчыгып, үзөстеңдәэшләүнеңтөпюнәлешләренбилгеләү.

Шәхси профессиональ үсеш планы

2016-2021 нче

уку елларына

Профессиональ осталыкны үстерү, педагогик һәм методик белемне камилләштерү юнәлешендә эш төрләре

Уку-укыту өлкәсендә яңа укыту технологияләрен өйрәнү һәм аларны куллану

Планлаштырылган нәтиҗәләр

I.Фәнни – теоретик белемне күтәрү

Укытучыларның квалификациясен  күтәрү курсларында булу.

Гомуми белем бирүнең ФДБС ын өйрәнү.

“Мәгариф”һәм башка журналларда , “Ачык дәрес”, “Мәктәп” газеталарында, интернетта яңа технологияләр турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.

“Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын алу, эштә файдалану.

Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.

Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

Сүзлекләр туплауны дәвам итү.

Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу. Методик папканы тулыландыру,

баету.

Портфолионы яңарту.

БРИ, БРТ тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

Татар теле дәресләрендә технологик карта төзү буенча хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.

Pоwer Point программасы нигезендә дәрескә презентацияләр әзерләү.

Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.

Укытучы:

Шәхси сайтыңны баету.

 Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

Татар теле һәм әдәбияты буенча курсларга бару.

Укучылар:

Татар теле буенча

Төбәкара, Бөтенроссия, Халыкара олимпиадаларда катнашу.

Төрле конференцияләрдә катнашу.

II.Педагогик-психологик осталыкны үстерү

Алдынгы эш тәҗрибәләрен өйрәнү, куллану.

Татар теле һәм әдәбияты буенча альтернатив программаларны өйрәнү.

Г.Рәхимовның “Үстерешле укыту методикасы” буенча эш тәҗрибәсе булдыру, тел дәресләрендә куллану.

А.Г. Яхин программасын тирәнтен өйрәнү һәм әдәбият дәресләрендә әлеге программа элементларын гамәлгә ашыру

Даими рәвештә “Мәгърифәт”, “Мәгариф”,  “Фән һәм мәктәп”, “Ачык дәрес”, “Сөембикә” һ.б. журнал һәм газеталары белән танышу, кирәкле материалларны туплау, куллану.

Радио, телевидение буенча кирәкле тапшыруларны (“Халкым минем”, “Татарлар”, “Адымнар”, “Кара каршы”, “Тамчы шоу”, “Мәдәният дөньясында” һ.б.) карау, укучылар белән фикер алышу.

Тел укытучылары семинарларында катнашу, чыгышлар ясау.

Авыл, мәктәп китапханәләре белән элемтәдә тору.

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүчеләр белән эшләү программасын булдыру һәм аларны гамәлгә кертү.

Профессиональ осталыкконкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.Укыту-тәрбия эшендә яңа технологияләрне куллану, тәҗрибәле укытучыларның дәресләрендә булу, тәҗрибә уртаклашу.

Укучыларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнү.

Тел дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану: мультимедиа һәм интеррактив такта куллану, дәресләр буенча фото һәм фәнни слайдлар ясау; http.belem.ru,  www.ksu.ru,  http.tatar.ru, http.matbugat.ru һ.б. электрон адреслары белән элемтәдә тору.

Районкүләм оештырылган семинар, конференцияләрдә катнашу, чыгышлар ясау.

Укучыларның белем өлкәсендә активлыгын арттыру максатыннан яңа технология, методлар куллану.

Интерактив такта белән эш алып бару.

Яңа басылган китапларны презентацияләү.

Укытучы:

Планга кертелгән семинарларда катнашу.

Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу.

 Тәрбия чаралары уздыру.

Укучылар:

Бәйге,төрле конференцияләрдә катнашу.

III.        Ата-аналар белән эш

 Укытучылар һәм ата-аналар өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрү.

Яңа педагогик алымнарны өйрәнү.

Ата-аналар белән даими элемтәдә тору.

Ата-аналар белән әңгәмәләр, очрашулар үткәрү

Татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән чараларга ата-аналарны чакыру, әлеге чараларда аларны да катнаштыру

Ата-аналар өчен “Ачык ишекләр көне”, ачык дәресләр үткәрү

Дәресләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча яңа технологияләрне куллану.

Интернет -тестирование, интернет – конкурсларда катнашу.

Укытучы:

Планга кертелгән семинарларда катнашу, ачык дәресләр,чаралар күрсәтү.

Ата-аналар җыелышларында чыгыш ясау,алар белән элемтәдә тору.

Укучылар:

Сыйныф сәгатьләрендә,

бәйрәмнәрдә катнашу.

IV.Зәвык дәрәҗәсен күтәрү        

Илебездә һәм чит мәмләкәтләрдә булган төп вакыйгалардан хәбәрдар булу, аларга карата үз фикереңне булдыру.

Эчке һәм тышкы матурлыкның гармониясенә ирешү.

Матур әдәбият, матбугат белән танышу, китапханәләр белән элемтәдә тору.

“Сәламәт тәндә - сәламәт рух” – сәламәт яшәү рәвеше алып бару.

Татар халкының культурасын, тарихын, мәдәниятын өйрәнү, милли зәвык тәрбияләү.

Туган як халкының бай мирасын өйрәнү, аларны эш тәҗрибәсендә куллану.

Район, авыл, мәктәп тормышында булган мәдәни чараларда катнашу, булу.

Методик папканы тулыландыру, баету.

Кабинетны яңа методик әдәбият белән тулыландыру.

Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.

Укытучы:

Төрле конференцияләрдә катнашу.

“Туган тел” айлыгы үткәрү.

Укучылар конференциясе үткәрү.

Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

Укучылар:

Төрле конкурсларда, конференцияләрдә,бәйгеләрдә катнашу.

Бөтенроссия конкурсларында катнашу.

V.        Укыту процессында кирәкле булган

норматив документлар белән танышу

Россия Федерациясе конституциясе.

Татарстан республикасы конституциясе.

Закон “Об образовании” РФ, РТ.

“Татарстан халыклары телләре турында”гы закон.

Татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча махсус минимум эчтәлеге.

Балалар хокукы турында конвенция.

Тел һәм әдәбият буенча программалар.

Бердәм дәүләт имтиханнары таләпләре.

 Белем дәрәҗәсен бәяләү критерийларын өйрәнү.

Татар теле һәм әдәбияты буенча мультимедиа булдыру.

Укытучы:

Укыту процессында кирәкле булган

норматив документларны өйрәнү.

.

Авыр үзләштерүче балалар белән эш .

Укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерүдә укучының үз-үзенә бәясе һәм белем алуга карашы (мотивлар) зур роль уйный. Шуңа күрә дә укучының интеграль күрсәткечләре сыйфатында баланың шәхси мөмкинлекләрен бәяләү кирәк. Шәхес үсешенең төрле факторларын болай бәяләү укытучыга аерым укучылар белән кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген күрсәтә .

Эшнең эчтәлеге

Эш төре

1

Укутехникасыняхшыртуөстендәэш.

Кычкырыпуку

2

Сәнгатьле уку күнекмәләре өстендә эш.

Аудиоязмада А. Арсланов,

Ф. Галимуллинның үрнәк укуын тыңлату.

3

Аңлап уку күнекмәләрен үстерү өстендә эш.

План төзү, укылган өлешнең эчтәлеген сөйләтү.

4

Каллиграфикрежимныүтәү юнәлешендәэш

Матур язу күнегүләре

5

Грамоталылыкныүстерү

-контроль күчереп язу

-хәтер диктанты

-күрмә диктант

6

Орфограммалар белән эш

Сүзлек диктанты,хаталарөстендә.

7

Индивидуаль-дифференциальбиремлекарточкалар белән эш.

Я.Абдрәхимова. Мөстәкыйльэшләү өченкүнегүләр..

Н. Максимов, С. Трофимова Мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр.

8

Тестлар белән эшләргә өйрәтү

Н. Максимов, С. Трофимова Мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр.


 “ФДБС шартларында, милли традицияләргә нигезләнеп, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”

 Әгъзәмова Г.К. татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

  Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади эшләү сәләтләрен үстерү, татар теленә  мәхәббәт тәрбияләү – татар теле һәм әдәбият  укытучысының төп максаты. “ Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе – мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”, - дип бик белеп әйткән зирәк халкыбыз. Чыннан да, тел дәрьясының гаҗәеп кыйммәтле, хикмәтле хәзинәсен эзли, таба, күрә белергә өйрәтү бик мөһим.

    Укучының алга таба үсеше башлангыч сыйныфта алган белемнәргә бәйле. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укытучысы белем бирү белән бергә баланы шәхес буларак үстерергә, уку эшчәнлегенең төрләренә өйрәтергә тиеш. Ничек итеп? Башлангыч сыйныфларга белем биргәндә күрсәтмә әсбаплар зур роль уйный. Бүгенге көндә таблица, рәсем, аудиоязма, видеоязма белән бергә, компьютер программалары, презентацияләр, электрон дәреслек, On-Line режимында укыту, интерактив такта һ.б. кулланыла. Хәзер компьютер, мультимедияпрограммаларыннан башка белембирүнекүзалдына дакитерепбулмый. Ә шулай да: “Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый”,- дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Мин дә  бу сүзләр белән килешәм. Тел дәресләрендә укучыларны маниторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында урынлы, уңайлап кулланылган компьютер белән эш укучының укытучы, сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.

 Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш. Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге  ята. Белем алуның асылын тәшкил иткән танып-белү эшчәнлеген нәтиҗәле итү өчен, укучы эшчәнлеген төрле күнегүләр һәм биремнәрне мөстәкыйль  чишәргә  омтылырлык итеп оештыру  сорала.

     Укучылар белән эшләгәндә, игътибарны, аеруча, сөйләм телен үстерүгә юнәлтергә кирәк. Моның өчен бәйләнешле сәйләм үстерү дәресләре үткәрелә. Мәсәлән, ул “Туган ягым” дип атала. Дәрес башында Туган як турында сөйләшү, әңгәмә үткәрелә. Туып үскән якның табигатенә, байлыкларына игътибар ителә. Туган як табигатен матур итеп сурәтләү өчен укучыларга этәргеч сүзләр бирелә. Әңгәмәдән соң укучылар шушы темага кечкенә инша ( сочинение) язалар.

Татар теленчит тел буларакөйрәтүпроцессында, уеннарданфайдалануукучыныбелемалуга, укугакызыксынуынуята. Мәсәлән, мин рольлеуеннаргаөстенлекбирәм. Презентациядә тәкъдимителгәнситуациянекүзаллап, укучыларрольлеуеннарда да теләпкатнашалар. Аларныпарлардаһәмтөркемнәрдәүткәрергәмөмкин. Рольлеуенкатнашучыларһәмтыңлаучыларөчендәберүкдәрәҗәдәфайдалы. Балалардасөйләшүдәкатнашу, нидерсорау яки әңгәмәдәшенәҗавап бирүихтыяҗытуа. Уенныоештыргандаберничәшартистәтотыпэшләнә: укучыларныңсөйләмэшчәнлегетөрледәрәҗәдәбулуынистәтотып, рольләрнедөресбүлепбирү; укучыларгаяхшытанышбулганситуацияләрнегенәфайдалану; телдән актив аралашумохитебулдыру. Шулайукдәрес-шоу, “Бәхетлесәгать”, “Нәрсә, кайда, кайчан?” дәрес – уенформаларыныңукыту, белембирүпроцессындаәһәмиятезур.

    Сөйләм телен үстерүнең метод-алымнары күптөрле. Ләкин бу эшне гамәлгә ашыру өчен, җитәрлек күрсәтмә материал булу зарур. Мин, мәсәлән, эшемнең беренче этабын шушындый материаллар туплаудан башладым. Хәзер татар теле һәм әдәбияты кабинетында һәр сыйныф укучылары өчен сюжетлы картиналар, терәк сүзләр белән бирелгән рәсемнәр, карточкалар, шигъри текстлар, дисклар, аудиокассеталар, викторина һәм конкурслар өчен төзелгән сораулар, милли төбәк компоненты, төрле сүзлекләр, халык авызы иҗаты әсәрләре бар. Укучыларның сөйләм телен үстерү башлангыч сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр эзлекле рәвештә алып барылырга тиеш. Моның өчен мин, иң беренче чиратта, сүзлекләргә мөрәҗәгать итәм. ”Лексика” темасын үткәндә, сүзнең төп һәм өстәмә мәгънәсен табу, фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен билгеләү, антонимнар кергән мәкальләр, табышмаклар уйлау, омонимнарны дөрес куллануга җөмләләр төзү укучыларның сүзлек байлыгын арттыруга ярдәм итә. Шул ук теманы, югары  сыйныфларда тирәнәйтеп, системага салганда текстны бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү, фразеологик  әйтелмәләрнең рус телендәге эквивалентларын табу кебек эшләр белән катлауландырам.    Шулай ук укучылар белән “Фонетика” бүлеген үткәндә орфографик сүзлектән файдаланып, бер төрле язылган, икенче төрле әйтелә торган сүзләрне табу , шуларга бәйләнешле текстлар төзү дә бик отышлы.  Югарырак сыйныфларда эшләр бераз катлауландырыла: төрле картиналарга карап әкият язу, шигырьләр иҗат итү, хикәя язарга өйрәнү кебек  гамәлләр башкарыла. 5-6 сыйныфларда рәсем дәресләре укытыла. Сәләтле балаларның күбесе бер уңайдан укылган әсәрләргә дә иллюстрацияләр  ясый. Бу исә аларга “Ни өчен әлеге эпизодны сайлап алдың?”, ” Үз рәсемеңдә нәрсә күрсәтергә теләдең?”, ”Әсәр белән рәсем арасында нинди аерма бар?” һ.б. шундый сораулар бирергә нигез булып тора. Күренекле рәссамнарның картиналары буенча эшләү дә укучыларның сөйләм телен үстерерүдә нәтиҗәле чара. Милли йөзебезне чагылдырган “Салтык болыны”(Б.Урманче), “Сабантуй” (Л.Фәттахов), “Урал тавы эргәсендә”(Б.Урманче), “Су буе”(Ф.Әминов) һ.б. картиналар укучыларда милли горурлык хисе уятуга, көнкүрешебезгә, милли культурабызга кагылышлы сүзләр байлыгын арттыруга ярдәм итә. Шулай ук бөек рус рәссамнарының  иҗатына да мөрәҗәгать итү кирәк. Бигрәк тә, И.И. Шишкин әсәрләрен балалар яратып кабул итәләр.

      Сәнгатьле уку дәресләре бик кызыклы һәм мавыктыргыч булып үтә. Биредә укучылар, матур итеп уку белән бергә текстның төп мәгънәсен аңларга, сораулар куя белергә, шул ук вакытта, үзләре дә тулы , дөрес итеп җавап бирергә өйрәнә. Моннан  тыш, төрле мәзәкләрне, кечкенә күләмле әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтү дә укучыларга ирекле сөйләмдә сүзләрне урынлы куллана белергә өйрәтә.Төрле темаларга диалоглар төзү, туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү, шигъри әсәрне чәчмә формада аңлату- бәйләнешле сөйләм үстерүнең билгеле бер алымы.

Биектау муниципаль районы Ямаширмә гомуми урта  белем мәктәбе

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның сөйләм телен үстерү

                                                                          Эшләде:  беренче категорияле

                                                                              татар теле һәм әдәбияты

                                                                                        укытучысы Әгъзәмова Г.К.

     Без үзебезнең көндәлек тормышыбызны телдән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Кешенең акыл һәм аң- белем дәрәҗәсе аның сөйләменә карап  бәяләнә. Мәктәпне тәмамлаганда һәр баланың сөйләме аңлаешлы, җыйнак, саф һәм стилистик яктан дөрес төзелгән булырга тиеш. Шуңа күрә укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү татар теле һәм әдәбияты укытучысының иң мөһим бурычларыннан берсе булып  тора.

     Баланың тел культурасын үстерү мәсьәләсенә педагогик- методик әдәбиятта күптән урын бирелеп килә. Рус педагоглары Ф.И. Буслаев, К.Д. Ушинский тел белән фикер йөртү сәләтен бәйләнештә карыйлар. Татар телче методистларыннан  Г.Ибраһимов, М.Корбангалиев, М.Фазлуллин һәм башкалар үзләренең хезмәтләрендә  укучыларга тел үстерү  күнекмәләре бирү һәм аларның сүзлек байлыгын арттыру мәсьәләләренә  тукталалар.

    Тел байлыгы җитмәү аркасында укучылар башка фәннәр буенча да материалны өзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Аларда тел күнекмәләре җитәрлек булмау мәктәптә уку- укыту эшләрен тиешле  югарылыкта  алып барырга комачаулый. Шунлыктан тел- әдәбият укытучысы барлык дәресләрдә дә төрле күләмдә һәм төрле метод- алымнар кулланып, укучыларның  сөйләм һәм язма телен үстерүгә зур урын бирергә тиеш. Моннан тыш мәктәп программасының һәр сыйныфында бәйләнешле сөйләм  телен үстерү сәгатьләре кертелгән.

     Сөйләм һәм язу теле- эшчәнлекне тел чараларының  бер үк хокуктагы  ике төре белән белдерү юлы. Тел дәресләрендә мин аларның икесенә дә бертигез урын бирергә, укучыларда җитәрлек күнекмәләр булдыруга игътибар итәргә тырышам. Сөйләү теленең чуар булуы язу теленә дә тәэсир итә, укучының язма эшендә байтак хаталар күзгә ташлана.

     Сөйләм һәм язу теленең үзләренә хас үзенчәлекләре дә бар.

     Сөйләү теле сөйләүчедән сүзләрне тиз сайлауны, җөмләне, сөйләмне тиз төзү алуны таләп итә. Төзәтүләргә урын калдырмый. Сөйләү телендә сөйләмә интонация  һәм пауза, кул хәрәкәте, мимика һәм логик басым  кебек өстәмә чаралар да кушыла, шуңа күрә сөйләүче сүзләрне азрак куллана ала. Ә язу телендә аңлатмалар күп сүзләр  белән бирелә. Сөйләү теле бай булган кеше үз фикерләрен язу телендә дә тиз, матур, дөрес һәм оста итеп бирә, ә язу теле үскән кеше, сөйләгәндә, дөрес һәм матур итеп сөйли ала. Шуңа күрә сөйләү һәм язу телен үстерү күнекмәләрен бергә бәйләп бирергә тырышам. Моның өчен дәреслекләрдә бирелгән күнегү, мөстәкыйль эшләрдән тыш картина, сюжетлы рәсемнәр күрсәтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан сочинение яки хикәя, сочинение элементлары белән яки гадәти изложение яздырту кебек эшләр дә үткәрәм. Бу алым укучыларны иҗади эшкә өйрәтә.

     Чыгыш ясарга өйрәтү – сөйләм телен үстерүнең бер алымы. Моның өчен укучы чыгышының планын төзи, аннары яза. Аны кычкырып сөйләп карый. Болай эшләгәндә ул үзенең тавышын, интонациясен ишетә, ялгышларын сизә  һәм аны төзәтергә өйрәнә.

     Сыйныфтагы иптәшләренең чыгышларына бәя бирү, аның уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтү, өстәмә сораулар бирү алымы да игътибарга лаек. Бу алым укучыларны игътибарлы булырга, сөйләүчене тыңларга, аны әңгәмәдә катнашырга өйрәтә. Шул рәвешле аларның сөйләү телен үстерергә ярдәм итә, укучы үзенең сөйләмен әдәби тел нормаларына туры китереп төзергә тырыша.

     Мәктәптә укый башлавының беренче көненнән үк укучыны сүзләрне дөрес кулланырга, синтаксик нормаларны, җөмләдә сүзләр тәртибен дөрес сакларга, синтаксик төзелмәләрне, синонимнарны дөрес кулланырга өйрәтү зарур.

     VII-VIII сыйныфларда гади һәм кушма җөмлә синтаксисын өйрәнгәндә, укучылар җөмләнең аерымланган кисәкләрен, кереш сүз һәм кереш җөмләләрне, иярченле һәм тезмә кушма җөмләләрне, күп иярченле һәм катнаш кушма җөмләләрне авыррак үзләштерәләр. Укучыларның сөйләмен үтелгән синтаксик төзелмәләр белән баету өчен түбәндәге эш төрләрен кулланам:

     1) Берничә вариантта төзелгән бер үк җөмләне, сүз тәртибен үзгәртеп, чагыштырып карау, аның мәгьнәгә үзгәреш кертүен күзәтү. Мәсәлән, Йомшак таң җиле кырдагы куе үләнне йомшак таң җиле дулкынлатып җибәрде.

      2) Бер составлы һәм ике составлы җөмләләрне грамматик- стилистик яктан үзгәртеп төзү һәм аларны чагыштыру, мәсәлән: Куе яшел урман. Тын. Әкрен генә җил исә. Туктап тыңлап торасың. Берни дә ишетелми кебек кечкенә күләмле тексттан бер составлы җөмләне ике составлыга ( яки киресенчә) үзгәртеп төзү.

      3) Аерымлангн кисәкле җөмләләрне дөрес куллана белү; бер үк җөмлә кисәген аерымланган һәм аерымланмаган итеп җөмлә төзү; аларны чагыштыру. Мәсәлән: Нәфисә белән  Хәйдәр, сөйләшә- сөйләшә, алма бакчасына баралар иде. Нәфисә белән Хәйдәр алма бакчасына  сөйләшә- сөйләшә баралар иде.

      4) Эндәш һәм кереш сүзләр , кереш җөмләләр кергән җөмләләрне куллана белү, аларны  төшереп калдырып әйтү һәм шуның нәтиҗәсендә сөйләмдә эмоциональлек югалтуны күрсәтү.

      5) Иярченле һәм тезмә кушма җөмләләрне үзгәртеп төзүләр, шуларны чагыштырып карау, шундый җөмләләрнең мәгънә төсмерләре ягыннан аермасын күрсәтү.  

 Мәсәлән:Көз җитте, кошлар җылы якка китте.Көз җитте дә, кошлар җылы якка китте.Көз җитте, ләкин кошлар җылы якка китми әле.

      6) Җыйнак җөмләләрне җәенке һәм, киресенчә, җәенке җөмләләрне җыйнак җөмләләр итеп үзгәртеп язу. Мәсәлән: Көз җитте. Без укыйбыз. Алтын көз җитте. Без мәктәптә укыйбыз.

      7) Гади җөмләләрдән кушма җөмләләр төзү һәм, киресенчә, шушы җөмләләрне гади җөмләләр итеп үзгәртеп әйтү һәм язу. Мәсәлән: Мин лагерьда ял итүче иптәшемнән хат алдым һәм җавап яздым. Мин лагерьда ял итүче иптәшемнән хат алдым, ләкин ул фоторәсемен салмаган иде.

      8) Гади һәм кушма җөмләләрдә аерымланган кисәкләр яки эндәш һәм кереш сүзләр өстәп әйтү яки язу.

      VI сыйныфта, морфологияне өйрәнгәндә, шулай ук грамматик-стилистик күнегүләр үткәрергә, җөмлә төзелеше өстендә эшләргә була:

      1) Фигыльләрне төрле юнәлешкә куеп, җөмләләр төзү, Мәсәлән: Мин китап укыдым. Китап минем тарафтан укылды. Ул баланы укытты һ.б.

      2) Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү очракларын аеру һәм чагыштыру; алар белән җөмләләр төзү. Әни кибеттән буяу сатып алды. Кәрнизләрне зәңгәргә буяу кирәк.

      3) Төрле грамматик чаралар белән белдерелгән гади җөмлә кисәкләрен чагыштыру, шулар белән җөмләләр төзү.

      4) Үткән заман хикәя фигыльләр белән белдерелгән хәбәрләрне киләчәк заман хикәя фигыльләренә үзгәртеп әйтү, аларның мәгънә төсмерләрен ачыклау.

      Бу төр күнегүләр укучыларның сөйләмен синтаксик төзелмәләр белән баетырга, аларны грамматик-стилистик яктан тулы файдаланырга өйрәтәләр.

      Җөмләләрне өйрәнгәндә, андагы сүз тәртибенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Татар телендә сүзләр билгеле бер тәртиптә килергә тиеш: ия-алдан, хәбәр-җөмлә ахырында, иярчен кисәкләр үзләре бәйләнгән сүздән алда килә. Җөмлә кисәкләренең шушы тәртибен үзгәртсәң, җөмләнең мәгънәсе үзгәрә яки бөтенләй бозыла. Җөмлә кисәгенең гадәттәге тәртибе бары тик тойгылы сөйләмдә һәм тезмә сөйләмдә үзгәрәргә мөмкин.

     Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен биргәндә, укучыларның яшь һәм белем аерымлыкларын истә тотып эш итәм. Түбәнрәк сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр кыска күләмдә генә яздырылса, югары сыйныфларда инде укучылар киңрәк, анализлап, теге яки бу вакыйга яисә күренешләргә үз карашларын яктыртып язалар, нәтиҗәләр чыгаралар. Бу билгеле, укучыдан тирән белем һәм күнекмәләр , тел байлыгы булуны таләп итә. Алар җөмләләрне, катлаулы синтаксик төзелмәләр кулланып, мәгънә һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес итеп төзи белергә; грамматика буенча алган белемнәрен стилистик максатлар белән гамәлдә куллана алырга, үзләрендә булган сүз запасыннан һәм телнең сәнгатьлелек чараларыннан тиешенчә файдалана белергә тиешләр.

     Моның өчен укучылар белән телдән һәм язма рәвештә түбәндәге эшләрне үткәрәм: сорауларга җавап бирү, сорауларны формалаштыра белү, укыганны план буенча сөйләү, диалогик һәм монологик сөйләм, телдән һәм язма рәвештә үзгәртеп сөйләүләр, эш кәгазьләрен дөрес язарга өйрәнү, изложение һәм сочинениеләрне сөйләү һәм язу һ.б

     Сөйләм телен үстерү күнегүләренең барысы да укучыларга сөйләм күнекмәләре булдыру өчен уңай һәм нәтиҗәле булып җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә укучы сорауларга җавап биргәндә, аның фикер йөртә белүенә, җавапка ничек әзеләнүенә, сөйләгәндә үз сөйләме белән  идарә итә алуына игътибар итәм. Укучыга җавапны дөрес оештырырга ярдәм иткәндә, сөйләмендәге хаталарын төзәтеп барганда, ул эзлекле һәм системалы, матур һәм дөрес сөйләргә өйрәнә.

     Иҗади сөйләү төрлечә, төрле авырлыкта, теге яки бу грамматик-стилистик бирем белән, укылганны, күргәнне яки ишеткәнне сөйләп бирү рәвешендә булырга мөмкин.

     Укыганны сөйләп бирүне түбәндәгечә башкарам: укучыларның яшь аерымлыкларына туры китереп сайланган текстны 1-2 мәртәбә укыйм, укучылар текстның эчтәлеген  үз сүзләре белән сөйлиләр. Эчтәлекне дөрес итеп, логик эзлеклелектә бирсеннәр өчен, укучылар белән бергәләп план төзибез.

     Укыганны сөйләгәндә, чәчмә һәм тезмә  сөйләм үрнәкләреннән файдаланырга тырышам.Шигырьләрне эчтәлекләрен сөйләү укучылар өчен кыенрак, шуңа күрә сюжетлы шигырьләр сайлыйм.

     Укыганнарга яки күргәннәргә охшатып сөйләү яки яздыру кебек иҗади эшләр дә бирәм. Мәсәлән, 5 нче сыйныфта Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрен укыгач, укучылар Тукайның балалык еллары белән үзләренең балачагын чагыштырып сөйлиләр, 6 нчы сыйныфта Г.Гобәйнең “Маякчы кызы”н, И.Газинең “Мәүлия нигә көлде?” хикәясен өйрәнгәч, үзләрен Илсөяр, Мәүлия белән чагыштыралар.

     Мәктәптә һәм мәктәптән тыш урыннарда чыгыш ясау шулай ук иҗадилык таләп итә.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әдәби, фәнни, әхлак темаларына рефератлар, докладлар язарга өйрәнәбез. Мондый эшләр укучыларда сөйләм кулҗтурасы белән бергә үз-үзенә ышаныч тәрбияли.

     Бирелгән текстны үзгәртеп сөйләү дә сөйләм телен үстерү өчен әһәмиятле. Үзгәртеп сөйләүне оештырганда, төрле грамматик күренешләрне яки синтаксик төзелмәләрне укучыларның сөйләмнәрендә уңышлы кулланырга һәм шуларны язма эшләрендә урынлы файдаланырга өйрәтүне максат итеп куям. Мәсәлән: 6 нчы сыйныфта фигыльләрне өйрәнгәндә, текстта бирелгән үткән заман хикәя фигыльләрне хәзерге яки киләчәк заман хикәя фигыльләргә үзгәртеп сөйләү һәм язу, сыйфатларны өйрәнгәндә бер төр сыйфат дәрәҗәсен икенче төр сыйфат дәрәҗәсе белән үзгәртеп язу; 7 нче сыйныфта тиңдәш кисәкләрне үткәндә, тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүзләрне тиңдәш кисәкләрнең алдына куйдыру. Эндәш яки кереш сүзләр темасында аларның җөмләдәге урыннарын алмаштыру, аерымланган кисәкләр темасын өйрәнгәндә, аларның урыннарын үзгәртү яки аларны төшереп калдыру, яисә, аерымланмыйча, җөмләне һәм текстны үзгәртү; 8 нче сыйныфта туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү, бер төр иярчен җөмләне икенче төр иярчен җөмләгә яисә синтетик иярчен җөмләләрне аналитик һәм,киресенчә,аналитик иярчен җөмләләрне синтетик иярчен җөмләләргә үзгәртеп сөйләү һәм язу кебек эш төрләрен кулланам.Мәсәлән, Кичтән тракторы,чәчкече,орлыгы,тырмасы-бөтенесе әзерләп куелган иде.Бөтенесе:чәчкече,орлыгы,тырмасы кичтән әзерләп куелган иде.

      Бәйләнешле сөйләм теленең бер төре буларак,изложение укучыларны сөйләргә һәм язарга өйрәтүдә киң кулланыла торган методик алымнарның берсе.Ул укыганны,күргәнне яки ишеткәнне язма рәвештә бирүне күздә тота,укучыларны текстны мөстәкыйль рәвештә,андагы төп фикерләрне бозмыйча,бәйләнешле һәм эзлекле итеп бирә белергә өйрәтә;аларның логик фикер йөртә белүләрен үстерә,сүз байлыгын арттырырга,грамматика,орфография һәм пунктуация буенча алган белем һәм күнекмәләрен ныгытырга,телнең грамматик һәм стилистик чараларыннан файдалана белергә ярдәм итә.

      Түбәнрәк сыйныфларда(V-VI сыйныфлар) кыска күләмле,хикәяләү характерындагы изложениеләр яздырам.Мондый изложениеләрне билгеле бер грамматик-синтетик бирем белән үткәреп була.Мәсәлән, I затны III затка үзгәртеп язарга.

      Сайланма изложение вакытында (VI-VIII сыйныф) тексттан билгеле бер күренешләрне,анда катнашучыларның кичерешләрен, портретларын, табигать күренешләрен яки башка характердагы өзекләрне сайлап язалар.

      Тулы изложениеләр бирелгән текстны, анда катнашучыларга характеристиканы тулысынча бирүне күздә тота.

      Максаты буенча өйрәтү характерындагы һәм контроль изложениеләр була.

      Өйрәтү характерындагы изложение гади һәм иҗади була.Мондый изложениеләрне язар алдыннан әзерлек эшләре үткәрәм: текстны укыйм, терәк сораулар ярдәмендә укучылар белән бергәләп эчтәлекне ачабыз, аерым сүзләргә аңлатма бирәм, грамматик –стилистик биремнәрне аңлатам ,бергәләп план төзибез. 1-2 укучы язылачак изложениенең эчтәлеген сөйли.Шуннан соң укучылар изложеиене язалар.

      Контроль изложениене укучылар, үзләре план төзеп, мөстәкыйль рәвештә язалар.

      Иҗади изложениеләрне дә укучылар мөстәкыйль язалар.Бу төр изложениене язганда , аны үзгәртү,үз фикерләрең белән дәвам итү, аның баш яки урта өлешен язу кебек биремнәр бирелә.Бу эш мөстәкыйль фикер йөртергә сорый.Билгеле, андый изложениене язу укучылар өчен шактый катлаулы эш.Әлеге процессны җиңеләйтү, укучының уку дәртен үстерү, аның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү максатыннан, изложениеләр  язуда төрле алымнар кулланам.Мәсәлән,хикәяне язып бетерү максаты куелганда, изложение өчен сайланган текстның баштагы өлеше укыла, 1-2 укучыдан сөйләтелә һәм моны ничек дәвам итү турында фикер алышу оештырыла, сыйныф тактасындагы план нигезендә укучылар текстны тулысынча сөйлиләр, аннан соң язалар.

      Бирелгән теманы мөстәкыйль һәм иҗади рәвештә үз фикерләре, үз сүзләре белән бирү, кичереш һәм мөнәсәбәтләрен белдереп язу сочинение була. Икенче төрле, сочинение-иҗат итү дигән сүз. Ул-укучылар өчен иң катлаулы һәм җаваплы мөстәкыйль язма эшләрнең берсе.Сочинение-үзең яза торган теманы аңлап, фикерләреңне билгеле тәртиптә, эзлеклелектә, ачык итеп язмача бирә белү.Укучының мөстәкыйль фикер йөртә белүен, сүз сәнгатеннән файдалана алуын, дөньяга карашын язган сочинениесе аша тоеп була.Ләкин сочинение кеше язганчы чүпләп, аннан-моннан цитаталар җыеп язылырга тиеш түгел.Болай эшләү укучыны мөстәкыйль фикерләүдән биздерә. Шуның өстенә, алдашырга да өйрәтә.Сочинениене мөстәкыйль рәвештә язу исә,укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен дәлилләргә өйрәтә, аның логик фикерләү дәрәҗәсе һәм танып белү сәләте үсә.

      Сочинениеләр тематикасы ягыннан берничә төрле:

         1)әдәби сочинение;

         2)әдәби-иҗади;

         3)ирекле сочинениеләр;

         4)т  ормыш-көнкүреш темасына;

         5)картина яки диафильм буенча сочинение.

      Әдәби һәм әдәби-иҗади сочинениеләр укылган әдәби әсәрләр буенча әсәрнең эчтәлеген бирү, аның идеясен ачу, аерым персонажларга характеристика бирү,укучының үз карашын белдерү максаты белән язылалар.

     Билгеле бер теманы үткәч, өстәмә биремле сочинениеләр яздырам.Бу төр сочинениеләр дәрестә дә эшләнә, өй әше итеп тә бирелә. Мәсәлән, алтынчы сыйныфта үткән заман хикәя фигыльләрне өйрәнгәндә, “Көзге эшләр” темасына сочинение яздырам. Укучыларга сочинение язганда куллану өчен түбәндәге терәк сүзләрне бирәм: китү, җитү,уракка төшү, башлау, казу, җыю, кушу, эшләү, ару, ял итү, ашау, йоклап китү. Балалар бу фигыльләрне билгеле яки билгесез үткән заманнарга куеп язарга тиешләр.

     Мондый сочинениедә укучылар бирелгән сүзләрне дөрес һәм урынлы кулланырга, билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә файдалана белергә һәм ул сүзләрне дөрес язарга өйрәнәләр.

    Ирекле сочинениеләр язганда, бирелгән теманы укучы үзенчә ача, андагы вакыйга һәм күренешләрне үзенчә ача, аларга бәя бирә. Ирекле сочинениеләрне күбрәк түбәндәге темаларга яздырам: “Халык- зур ул, көчле ул...” (Г.Тукай), “Хаклык өчен көрәшүчеләр сафында минем урыным” (11 нче сыйныф), “Туган илем- иркә гөлем”(8 нче сыйныф), “Дуслар кирәк дөнья көтәргә”, “Китап укып елый алганнарның, күңелендә булмый  каралык”(10 нчы сыйныф) һәм башкалар.

    Картина буенча сочинение яздырганда, картинаны укучылар алдына куеп, аның эчтәлеген ачу, күргәнен сүзләр белән бирү кебек максатлар куела. Бу иҗади эш баларның сүзлек запасын баета, сүзне урынлы кулланырга өйрәтә, картинаны караганда туган хисләр укучының телен матур, сыгылмалы, образлы итүдә булыша. Мондый сочинениене һәр сыйныфта яздырам.  

    Катлаулылык дәрәҗәсенә карап, картинаны  күзәтергә берничә минут вакыт бирәм. Аннан соң картина буенча әңгәмә оештырыла.Мәсәлән, 6нчы сыйныфта Ф.Әминовның “Су буе”картинасы буенча сочинение язар алдыннан укучыларга түбәндәге сорауларны бирәм:

 1.Картинада елның кайсы вакыты сурәтләнгән?

        2.Көннең кайсы вакыты?

        3.Картинаның үзәгендә кемне күрәсең?

        4.Аның тышкы кыяфәтен тасвирлагыз.

        5.Ул кая бара?

   6.Суга баручы кызның тышкы кыяфәтенә карап,аңа нинди сыйфатлар хас дип әйтеп була?

       7.Татар кызы сездә нинди тойгылар уята?

Шуннан соң укучылар белән бергәләп сочинениегә план төзибез.

       1.Җәйге иртә.

       2.Татар кызы суга бара.

       3.Аңа хас сыйфатлар.

       4.Татар кызына карата туган хисләр.

  Укучылар план буенча хикәя төзиләр.Аннан соң әңгәмә һәм планга нигезләнеп,сочинение язалар.

     Мондыйрак эчтәлекле сочинение килеп чыга.

Үрнәк сочинение.

     Ф.Әминовның “Су буе” картинасында гаҗәеп гүзәл,саф һавалы җәйге иртә сурәтләнгән. Зәп-зәңгәр күк йөзе.Тирә-як аллы-гөлле чәчәкләр белән тулган. Бу чәчәкләр, яшь каеннар кояшның беренче саф нурларында коенып калырга телиләр.Бакчада үсеп  утыручы көнбагыш та кояшка үрелә.

     Шушы саф җәйге иртәдә уңган татар кызы көянтә-чиләген асып суга бара. Болын тулы чәчәкләр арасында ул үзе дә чәчәк кебек. Ул башына татар хатын-кызларына гына хас булганча чигүле калфак кигән,чуклы шәл япкан. Өстендә дә милли бизәкле күлмәк. Көянтә-чиләге дә бизәкләп эшләнгән.Аның йөзендә татар хатын-кызларына гына хас булган оялчанлык,тыйнаклык,сафлык,мөлаемлык чагыла. Бу картинаны карагач, миндә төрле хисләр уянды. Мин хыялымда яңадан җәйгә әйләнеп кайттым, үземне чәчәкләр, хуш исле алмалар,җиләк-җимеш арасында дип хис иттем. Миңа, бигрәк тә,суга баручы татар кызы, аның киемнәре, үз-үзен тотышы тәэсир итте, мин аңа сокланып туя алмыйм, һәм шул ук вакытта: ,,Их, нигә без дә шулай киенеп йөрмибез икән!”-дип көрсенәм.

    Укучыларның билгеле бер сүзләрне, стилистик алымнарны, телнең сыйфатлау-сурәтләү чараларын, грамматик күренешләрне кулланып җөмләләр төзергә яки шуларны үзләренең сөйләмнәрендә файдалана белергә, сүзлек запасын баету максатында миниатюр (кыска)сочинениеләр дә яздырам.

    Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен бирүдә уңышлы алымнарның берсе булып,укучыларны эш кәгазьләрен формалаштырырга  өйрәтү санала. Татар теле дәресләрендә,теге яки бу теманы үткәндә,укучыларны эш кәгазьләрен дөрес формалаштырырга өйрәтәм. Эш кәгазьләренең төрләре балаларның яшь үзенчәлекләренә карап һәм үтелә торган темага бәйләп сайлана. Мәсәлән ,6 нчы сыйныфта ,,Сан” темасын үткәндә- акт,7 сыйныфта,кереш сүзләрне өйрәткәндә-беркетмә, гади һәм кушма җөмләләрне үткәндә-гариза язарга өйрәтәм. Югарырак сыйныфларда катлаулырак эш кәгазьләре: ышанычнамә, шартнамә, васыятьнамә язарга өйрәтәм. Болардан тыш, уку, үз белемнәрен күтәрү белән бәйләнешле эш кәгазьләре: конспектлар, рецензия, аннотация кебек эш кәгазьләрен дә язу күнекмәләре бирәм.

     Гомумән, баланың сөйләм телен үстерүдә укытучының үз сөйләме дә зур әһәмияткә ия дип уйлыйм. Кайсы гына предметны укытмасын, иң беренче чиратта укытучы үз сөйләменә һәрчак игътибарлы, таләпчән булырга тиеш. Шул вакытта укучылар да укытучыларыннан үрнәк алып, сөйләмнәренә игътибарлы булырлар.      

Кулланылган әдәбият

1.Абдрәхимова Я.Х.,,Татар теленнән  бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре 5-7”.Казан.,,Мәгариф”  нәшрияты,2003.

     2.Абдрәхимова Я.Х.Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү  дәресләре 8-11”.Казан,,Мәгариф” нәшрияты ,2005.

    3.Әбдрәшитова М.”Рәсем буенча сочинение   язу”.,,Мәгариф”,2001,№1.

    4.Вәлиев З.В.,,Эш кәгазьләре үрнәкләре”.Казан Татарстан                 китап нәшрияты,1999.

  5.Вәлиева Ф.С,Г.Ф.Саттаров .,,Урта мәктәп һәм гимназияләрдә            татар телен укыту методикасы”.Казан,,Раннур”нәшрияты,2000.            6.Галиева З.,,Иҗади язма эшләр “.”Мәгариф”.2002,№5         7.Гыймадиева Н.”Имтиханнар өчен   сочинениеләр”.Казан”Яңалиф”нәшрият йорты,2003.

   8.Зиннәтуллина К.”Икетеллелек һәм сөйләм культурасы”.”Мәгариф”2004,№9.

   9.Мотыйгуллина Ә.”Сөйләм телен үстерү дәресләре”.”Мәгариф”.2004,№4.

   10.Мөсәепова Н.”Сөйләм телен  үстерү юнәлешләре”.”Мәгариф”2004,№3.

   11.Поварисов С.”Сәнгатьле сөйләмдә сүзләрнең күпмәгънәлелеге”.”Мәгариф”2004,№10.

   12.Садыйков М.”Сочинение язу җиңелме?”,,Мәгариф”2002,№11.

   13.Сәгъдиева И.”Изложение  язарга өйрәтүдә терәк схемалар”.,,Мәгариф”2003,№12.

   14.Сочинение яздыру һәм язу методикасы.,,Мәгариф”2003,№12.

   15.Хәбибуллина З.,Миңнуллина Р.,,Сочинение язарга өйрәнәбез”.Казан ,,Яңалиф” нәшрият йор-

ты,2002.

   16.Хәбибуллина З.,Фәрдиева Х.,,Бәйләнешле сөйләм үстерү(эш кәгазьләре язарга өйрәтү)”.,,Мә-

гариф”2002,№9.

   17.Яхин А.,,Сочинение ничек языла?”,,Мәгариф”2000,№5,6.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Индивидуальный план на межаттестационный период по повышению профессионального уровня

План содержит пояснительную записку, программу профессионального развития, план сомообразования, список литературы....

Индивидуальный план на межаттестационный период по повышению профессионального уровня

План содержит пояснительную записку, программу профессионального развития, план сомообразования, список литературы....

Индивидуальный план на межаттестационный период по повышению профессионального уровня воспитателя второй младшей группы

В документах, посвященных модернизации российского образования, ясно выражена мысль о необходимости смены ориентиров образования с получения знаний и реализации абстрактных воспитательных задач ...

Индивидуальный план на межаттестационный период по повышению профессионального уровня

План содержит пояснительную записку, программу профессионального развития, план сомообразования, список литературы....

Индивидуальный план на межаттестационный период

Индивидуальный план на межаттестационный период...