Җирле төбәк шагыйрьләре иҗатын өйрәнү максатында сыйныфтан тыш чаралар үткәрүнең мөһимлеге
методическая разработка на тему
Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез иҗатын сыйныфтан тыш чараларда куллану милли традицияләр, татар халкының гореф-гадәте һәм күркәм үрнәкләре буенча тәрбияләүдә зур роль уйный.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
alabuga_safina.docx | 23.7 КБ |
Предварительный просмотр:
Сафига Г.Ф
“Татарстан Республикасы
Алабуга шәһәренең
1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Җирле төбәк шагыйрьләре иҗатын өйрәнү максатында сыйныфтан тыш чаралар оештыруның мөһимлеге
Тарихка бай, сихри табигатьле, Татарстанның изге бер төбәге ул- Алабуга. Эссе челләдә су буена барырга да урын бар, җиләк җыям дисәң , урманы бар; саф һава сулап йөрергә болыны, тәнгә сихәт бирә торган нарат урманнары шәһәремне әйләндереп алган. Шәһәребезнең иң югары ноктасыннан болгар бабайлар истәлеге- “Ак мәчетебез” эш-гамәлләребезне карап тора. Туган ягыбызның табигате, матурлыгы, билгеле, язучыларыбызны иҗади үрләр яуларга рухландыралар.
Бүгенге көндә Алабуга шәһәрендә “Чулман” әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсе эшләп килә. Иҗади берләшмәнең тарихында Марсель Гыймазетдинов исеме дә якты хәтирә булып калды . Мин, туган тел укытучысы буларак ,төбәгебез әдипләренең иҗатын үзем өйрәнергә, белергә тиеш дип саныйм. Чөнки мин балаларга милли төбәкнең үзенчәлекләрен аңлатырга, туган җирең , аның кешеләре, тарихы белән горурланырга өйрәтергә тиеш. Бүгенге көндә бу бик актуаль тема булып кала. Мәктәптә укучы бала китап укымый, шигырьләр укып хисләнүне кирәк дип тапмый. Ләкин мин төрле чаралар, алымнар кулланып туган шәһәребездә иҗат итүче шагыйрьләр барын белдерергә, аларның шигырьләрендә , әсәрләрендә без күреп үскән матурлыклар, без атлап йөргән юллар турында язылганны төшендерергә тиеш. Моның белән мин туган тел укытучысы буларак үз дәрәҗәмне дә күтәрәм, балаларны татар теленең яшәгәнлегенә ышандырам һәм рухи яктан аларга тәрбия дә бирәм.
Җирле төбәк шагыйрьләре иҗатын сыйныфтан тыш чарада, дәресләрдә куллану бик отышлы, минемчә.
1.Гөлзадә Әхтәмова бүгенге көндә дә Алабугада яшәп иҗат итүче шагыйрә.. Мәсәлән: 1 нче сыйныфта “Сау бул, Әлифба” кичәсе үткәрелә. Ә Гөлзадә апа безгә әзер сценарие язган диярсең. “Хәрефләр өйрәнгәндә”, “Хәрефләр илендә”, “Р” хәрефен өйрәнәм, “Ш һәм Ч” шигырьләре буенча бик матур кичә үткәреп була.
2. “Мин- табигать баласы” дип аталган чара.
Бу чарада Г.Әхтәмованың “Дару үләннәре” циклындагы шигырьләрен кулланырга була.”Сукыр кычыткан”, Валериан үләне”, “Ябышкак”, “Бака яфрагы”, “Меңъяфрак”, “Төче үлән”, “Сырганак”, “Бөтнек”, “Мәтрүшкәләр”, “Үги ана яфрагы”, “Тузганак”, “Гөлҗимеш”. Һәр бала шушы дару үләненең рәсемен кулына ала, шигырен сөйли. Бу дару үләненең файдасы турында хикәяләп тә сөйләргә була. Шагыйрә Г.Әхтәмова дару үләннәренең серләрен шигъри юллар белән ача. Бу кичә балаларга табигатьне аңларга, яратырга ярдәм итә.
Инде бу шигырьләрне язган Г.Әхтәмова белән дә таныштырып үтелә.
3.”Минем Алабугам”- әдәби кичә. Әгәр дә без җирле төбәгебез шагыйрьләре иҗатына күз салсак, аларда Алабугабыз тарихын күрергә була. Без укучылар белән нәкъ шулай эшләдек тә. Шагыйрәбез Г.Әхтәмованың “Милли шигырьләр”циклындагы шигырләрен тулысынча кичәдә кулландык. Шәһәребез тарихын тагын бер тапкыр шигьри юллар аша өйрәндек һәм Алабуга -Татарстанның милли тарих асылташы икән дип нәтиҗә ясадык. ”Алабуга тарихыннан”, “Яшел урман һәм Шишкинның ерак бабасы”, “Алабуга корылмасы”, “Ташлар юллыйм Алабугада”, “Иске Алабуга”, “Тирән дә соң тамырларың, Алабуга”,”Алабуга нуры”, “Ибраһим һәйкәле”, “Серле Алабуга”, “Тукай һәйкәле ачылу” һ.б. шигырьләр кулланылды.
4.”Алабугада шәхесләребез эзе” кичәсе.
Җирле төбәгебез шагыйрьләре 1812 нче елгы Ватан сугышы герое, М.И.Кутузовның ординарецы, Россия армиясендә 10 ел хезмәт иткән данлыклы кавалерист-кыз Н.Дурова , XX гасырның бөек романтик шагыйре М.Цветаева, бөек рәссам И.И Шишкинга багышлап бик күп шигырьләр язганнар. Татар телендә бу шигырьләрне өйрәнү һәм чыгыш ясау укучыларыбыз өчен бик мөһим эш булып тора.
Бу кичәдә укучыларыбыз Салих Сәйдәшев, җырчы Азат Аббасов, драматург Таҗи Гыйззәт, С.Хэким, Җ.Фәйзи кебек шәхесләрнең Алабуга шәһәрендә булганнарын беләчәкләр. Җирле шагыйрьләребез бу шәхесләребезгә дә багышлап иҗат иткәннәр.Туган җирең өчен горурлык хисе тәрбияләүдә аларның көче бар, билгеле. Бу кичәдә кулланылган шигырьләр : “Җырчы Азат Аббасов”, “Сәйдәш Алабугада, “Нәни Лиза”, “Таҗи Гыйззәткә”. 2014 елның 21 август көнендә М.Җәлилнең кызы Чулпан һәм оныгы Татьяна ике баласы белән Алабуга шәһәренә килә. Бу очрашудан соң Г.Әхтәмова М.Җәлилнең оныкчыгына багышлап “Нәни Лиза” шигырен яза.
5. Укучыларга экологик тәрбия бирү юнәлешендә дә җирле төбәк шагыйрь-ләре иҗатына мөрәҗәгать итәбез. “Шигърияттә –туган як табигате” музыкаль-әдәби кичә. Укучылар бу кичәдә “Чулман” иҗат берләшмәсе шагыйрьләре Тәслимә Кәримова, Гарәфи Әгъләмҗан, Рафыйка Садыйкова, Гөлзадә Әхтәмова, Дибәҗә Каюмованың шигырьләрен укыдылар: “Табигатьне язлар уята”, “Җәй ашыга”,”Кыш килгән”, “Кышкы урман”, “Көзге каен”, “Урман”...һ.б. Бу шигырьләрдә шагыйрьләребез табигатьне тасвирлап, аның матурлыгына соклану белән беррәттән, шул халәтне сакларга да кирәклеген искәртеп куялар.
Әгәр шигырьләрне укырга өйрәнсәк, алар безнең күңелебездә төрле яхшы теләкләр, әйбәт уйлар уята. Ә инде руслашып барган шәһәребездә яшәүче татар балаларының бу санап үткән чараларда катнашуы , матур итеп
татар телендә шигырьләр сөйләве зур эш булып тора. Аларда туган җирләре өчен горурлану хисе тәрбияләнә.
Шулай итеп, җирле төбәк шагыйрьләре иҗатын сыйныфтан тыш чарада куллану шәһәребезнең тарихи истәлекләренә, шәхесләренә, табигатенә , бүгенге көн мөхитенә битараф булмаска өйрәтә. Әби-бабаларыбыз эзен мәңгелеккә югалтмау өчен, Бохарага барып белем аласы юк. Бу хисне безгә әти-әниләребез ана сөте белән туган нигезебездә бирә. Шуңа да һәр кеше туып үскән җирендә яшәргә, гомер итәргә тиеш. Ә безнең Алабугада бик бәхетле яшәргә бөтен мөмкинлекләр бар. Белем алырга уку йортлары бар, эшлим дисәң, чит илләрдә дә танылган заводларыбыз бар.
Мин укыткан укучылар И.И.Шишкин, М.Цветаева, Н.Дурова, Т.Гыйззәт йөргән сукмаклардан йөриләр һәм моның белән горурланалар, дип уйлыйм. Кеше китә, эзе кала , ди халык. Безнең яшьләребез шул эзне югалтмаска , гасырлар арасында яшәгәннәр эзен сакларга тиеш. Мин үз чыгышымны Чулман әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсе белән тыгыз элемтәдә торган һәм үзе дә бик күп шигырьләр язып калдырган Мөнир Нигмъәтҗанов шигыре белән тәмамлыйм:
Изге җирем –Болгар илем,
Синең язмыш, -минем язмыш.
Алабугам-Ак калам,
Мәңгегә синдә калам.
Шулай итеп, “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсенең яшь буынны милли традицияләр, татар халкының гореф-гадәте һәм күркәм үрнәкләре буенча тәрбияләудә роле әйтеп бетергесез. Туган төбәгебез шагыйрьләренә шундый тәрбияви көчкә ия булган иҗатлары өчен без бик рәхмәтле!
Кулланылган әдәбият
1. Гөлзадә Әхтәмова. “Бүләк”: шигырьләр. –Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр.,1996, 15 б.
2. Гөлзадә Әхтәмова. “Табигать сәйләннәре”: шигырьләр. – Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр.,1998, 3 - 23 б.
3. Гөлзадә Әхтәмова. “Җәйге кар”: шигырьләр. – Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр.,2000, 11 б.
4.Гөлзадә Әхтәмова. “Тылсым йорты”: шигырьләр һәм әкиятләр. – Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр.,2005, 19 - 20 б.
5. Гөлзадә Әхтәмова. “Гөлчәчәк”: шигырьләр. – Чаллы: КАМАЗ газета-китап нәшр.,2000, 7 - 16 б.
6. Гөлзадә Әхтәмова, “Алабуга – ак кала”: / Мәкалә //Сөембикә- 2007, № 8.
7. Гөлзадә Әхтәмова, “Без табигать балалары”: / Мәкалә / Адабуга нуры- 2007, май.
8.Саимә Гыйльметдинова. Чишмә җырлый.- Алабуга: АлАЗ, 1999.-132б
10. Чулман язлары.-Алабуга. 1997.-172б
11.Фазыл Шәех . Туган якның бер талы. Шигырьләр. -Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2003.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Доклад на тему: "Сыйныфтан тыш чаралар аша татар теленә һәм әдәбиятка карата кызыксыну уяту"
Балаларда татар теленә карата сыйныфтан тыш ярдәмендә кызыксыну уяту өстендә эшләү....
Сыйныфтан тыш чаралар."Җырлы, моңлы халкым" исемле әдәби-музыкаль кичәгә сценарий
Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен бик җайлы.Моның белән без мәктәптә укучылар арасыннан талантлы балаларны сәхнәгә алып чыга алыр идек....
Сыйныфтан тыш чаралар
Бу бүлеккә сыйныфтан тыш чаралар үрнәкләрен урнаштырам....
Татар теле һәм әдәбиятыннан дәрес планнары ,сыйныфтан тыш чаралар,укытучыларга тәкъдимнәр.
Материаллар рус мәктәбенең рус балалары өчен....
Сыйныфтан тыш чаралар
Сыйныфтан тыш чаралар...
Сыйныфтан тыш чаралар
Бу бүлектә гимназия күләмендә өештырылып үткәрелгән чараларга җыентыклар беркетелде....
Татар әдәбияты дәресләрендә бөек шагыйрьләр иҗатын чагыштырып өйрәнү.
Хәзерге вакытта мәктәпләрдә Г. Тукайның тормыш һәм иҗаты юлын өйрәнүгә дәресләр күп бирелә. Һәр сыйныфта диярлек, Тукаебызның бaй иҗади мирaсын укып, балаларыбыз халкыбызның туган телен, к...