Дәрес вакытында кулланыла торган презентацияләр
классный час (5 класс) по теме
Дәрес вакытында һәм класстан тыш чараларда куллана торган презентацияләр
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
r._minnullin_izhaty.ppt | 2.11 МБ |
lbib_leron.pptx | 2.62 МБ |
hsn_tufan.ppt | 654.5 КБ |
g.tukay_2.ppt | 2.85 МБ |
mirhan_eniki.ppt | 1.74 МБ |
hmt_fyzi.ppt | 808.5 КБ |
ibrahim_gazi.ppt | 201 КБ |
ildar_yuzeev.ppt | 1.99 МБ |
marsel_galiev_1.pptx | 992.83 КБ |
musa_zhlil.ppt | 2.66 МБ |
mirgaziyan_yunys.pptx | 520.62 КБ |
mohmmt_mhdiev.ppt | 838 КБ |
suzleklr.pps | 345.5 КБ |
avaz_iyartemnre.ppt | 434 КБ |
kyska_zhanrlar_.ppt | 296 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Балалары Алмаз һәм Таңсылу белән.
Роберт Миңнуллин – лирик шагыйр ь. Көтмәгез миннән фәлсәфә, Мин гади бер лирик. Лирикларга нишләсә дә, Ни язса да ирек. Хисләр белән эш итәм мин: Җан, моң, сөю, сагыш... Андый хисләр һәр кешегә Күптән инде таныш.
Әрнүле балачак хатирәләре .
Роберт Миңнуллин әнисе Гөлҗәүһәр апа белән
Р.Миңнуллин – нәниләр шагыйре.
Туган илем, газиз җирем! Кошлардагы туган җирне сөю Һәм сагыну миңа, аһ, таныш. Мин Сөн кошы! Ике канатымның Берсе – Илеш, берсе – Актаныш! И Актаныш! Күпме җырларымны Талларыңа кунып сайрадым. Туган җирне сайлап алмыйлар да, Сине менә үзем сайладым. Р.Миңнуллин
Китап – күңел көзгесе
Шигыр ь ләрем җырлап тора
Әнкәйләрнең бөеклеген соңрак... соңрак аңлыйбыз
Дәрәҗәле исемнәре Муса Җәлил исемендәге премия иясе Абдулла Алиш исемендәге премия иясе “ Дөньядагы иң зур алма” исемле китабы өчен Г.Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом белән бүләкләнде. “ Күчтәнәч” исемле балалар китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.
Кешеләргә без яхшылык эшлик! Эшләмәсәк – гар ь лек. Тик яхшылык эшләү җиңел түгел, Ул – зур фидакар ь лек! Р.Миңнуллин
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Ләбиб Лерон Ләбиб Лерон , чын исеме Лемон Лерон улы Леронов —татар язучысы , шагыйрь , журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләре , Муса Җәлил премиясе лауреаты.
Без сабыйлар иленнән бит...
Балачак илендә Ул 1961 нче елның 11 нче ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә . Бала чагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. Ләбиб шул авылның эшчән, күркәм кешеләренә, гүзәл табигатенә — Ташлытауга , Шәүлегән болынына , Асаба , Таллык , Умарталык әрәмәләренә, Кызыл Төбәк җиләклегенә , Атнаш чишмәсенә сокланып үсә .
1969-1979 елларда Олы Имәннең башлангыч , Югары Яхшыйның сигезьеллык мәктәпләрендә , Киров авылының урта мәктәбендә белем ала. 1979елда Казан дәүләт универститетының тарих-филология факультетына укырга керә .
Студент еллары Казан дәүләт университе - тының журналистика бүлеген 1984 нче елда тәмамлый .
Университетта укыган елларында ук « Яшь ленинчы » (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый .
1986—1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара Берара янә « Яшь ленинчы » газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала.
Ләбиб Леронның аерым әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән .
Ләбиб Лерон гаиләсе белән
Без табышкан көн М өлаем елмаю...Бүген дә хәтерли М : И кәү без.Биибез. Мизгелләр илаһ И ! Н аз тоям –бәхетле итәчәк килер кө Н ... С әп-сәер бер халәт – җанымда яңа хи С , И лерә музыка. Биибез... Төн би И ... Н әзакәт хәрәкәт. Карашың мут, ная Н . Е шая сулышлар, йөрәкләр тибү Е ... Я т йөзләр, парсызлар бер читтә моңа Я . Р иясыз күңелемдә уяна пакъ уйла Р , А кылны йөгәнлим – ыргыла ул алг А : Т абышу.Танышу. Кавышу. Йөрәк ша Т . А к дөнья.Назлы яз. Бөреләр уян А ... М өлаем елмаю... Әле дә хәтерли М ...
милләттәшкә Заман - усал, дус-дошманың усал, Син үзең дә усал усалга. Хет бер мизгел генә елмай әле Ирен чите белән булса да!
1989 елдан бирле ул — балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере » журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә эшли . Каләм белән әкият үрә, Сүз-мәрҗәннән шигырь тезә. Шүрәлеләрне кытыклап, Кызык ясый һәммәбезгә . Зиннур Хөснияр. 2006 .
Ләбиб – балалар әдәбияты өчен җан атучы шагыйрь , җитди шәхес. Ләбиб – балалар әдәбияты өчен җан атучы шагыйрь , җитди шәхес. Ләбиб һәр жанрда да үзен иркен хис итә . Шунысы әһәмиятле: шагыйрь балалар белән нәкъ аларча сөйләшә, дустанә аралаша . Шигырьләрендә, кечкенә шаян хикәяләрендә бернинди акыл сату юк , акыллы булып кылану юк . Ләбибнең әсәрләрендә бала үз дөньясын күрә , шатлана яисә үзенчә борчыла ... Зөлфәт, шагыйрь . 1989
Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза.
Татар телевединесендә викторинада катнашкач
Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне » (1988) дигән шигырьләр җыентыгы , «Транзистор үч ала» (1989) дигән шаян хикәяләр , « Тәгәрмәчле чана» (1993) дигән әкиятләр , « Таһир маҗаралары » (2000) дигән комикс китаплары , « Кояшны кочкан малай » (2004) дигән шигырьләр , әкиятләр , мәзәкиятләр , җырлар , пьесалар җыентыгы авторы.
Гел шатлыктан гына тормый Сөю, Булыр парә-парә килгән мәлләр,- Бала хакына дип яшәүләрең Тоташ януларга әверелгәндә... Булыр парә-парә килгән мәлләр.
“Бакчада мин җаным-тәнем белән ял итәм,”- ди ул... Туңган йөрәкләргә җылы җитми, Күңелләрдә назның яз чагы... Кәгазь көймәләрдә йөзеп килгән Яз турында бүген яз, шагыйрь!
Гаиләм – җан рәхәтем
Ләбиб Леронның әдәби иҗаты турында фикерләр Ләбиб Лерон лирикада да ипле . Ул шигырьдә әтәчләнми, чәчрәп кычкырмый , бер стакан суда тайфун уйнатмый . Л. Леронның юморны аерыбрак яратуы аның юмористик әсәрләрне проза белән сынап каравыннан да күренә . Аның оста сюжетлы , нечкә кинаяле , культуралы телле кечкенә проза әсәрләре игътибарны үзенә җәлеп итә .
Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза.
Ләбиб Лерон - халкыбыз горурлыгы Ләбиб Лерон , « Ватаным Татарстан» газетасы һәм « Идел » журналы уздырган иҗади бәйгеләрдә катнашып , берничә мәртәбә призлы урыннар яулады . 1990 елда аның « Күрше тавыгы » китабы республикакүләм уздырылган « Елның иң яхшы китабы » конкурсында икенче урынга лаек булды , ә «Ел китабы-93» конкурсында беренче урынны яулаган « Тәгәрмәчле чана» җыентыгы беренче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде .
Ләбиб Леронның әдәби иҗаты турында фикерләр Ләбиб Леронның иксез-чиксез шигъри иҗат мәйданында үз тоткан юлы, үзе генә аралаган сукмагы , үз өлкәсе бар. Ул — юмор-сатира. Яшь язучының бу өлкәдәге эзләнүләре һәм шиксез уңышлары аны профессиональ сыйфаттагы әдәбиятка сукмак салучы яшь әдип дип атарга мөмкинлек бирә.
Язучы юмор-сатира жанрында да яратып эшли Ләбибнең көлүе — әче, мыскыллы , шәхесне юкка чыгаручан түгел , ә сыгылмалы , ипле , әмма һич кенә дә килешүчән булмаган көлү . Икенче төрле әйткәндә, аның юморы тупас хахылдау булмыйча , зыялыларча , тирән мәгънә салынган эчке елмаю булып тора
Б ү генге көндә Ләбиб Лерон “Безнең мирас” исемле журналның баш мөхәррире булып хезмәт куя. Ләбиб Лерон инде җитди язучы һәм аның язмышы әдәбият белән, халык язмышы белән гомергә бәйләнгән. Беренчедән, ул — үткен күзле яшь каләм. Әдәбият язмышы белән ул ныклап кызыксына , укый , һәм мәкаләләре, һәм шигырьләре, һәм пародияләре белән бүгенге мәсьәләләргә мөнәсәбәтен белдерә. Икенчедән, Ләбиб — балалар әдәбияты өчен җан атучы шагыйрь , җитди шәхес. Өченчедән, Ләбиб ул — миһербан иясе , кече күңелле кеше , әдәбиятны җигелеп , авыр йөк тартыр өчен сайлаган егет . Боларның барысы да — Ләбибнең өлгергән язучы икәненә дәлил . Рабит Батулла , язучы . 1989
Басма китаплары Яңгырның ял көне : Шигырьләр .— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 20 б.— 25 000. Транзистор үч ала: Шаян хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.— 64 б.— 27000. Күрше тавыгы : Эпиграммалар , пародияләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1990.— 120 б.— 15000. Тәгәрмәчле чана: Әкиятләр, мәзәкләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 95 б.— 50 000. Сине генә сөям : Лирик һәм публицистик шигырьләр . — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.— 176 б.— 3000. Таһир маҗаралары: Комикслар .— Казан: Татар. кит. нәшр., 2000.— 20 б. Кояшны кочкан малай : Шигырьләр, җырлар, әкиятләр, пьесалар .— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2004.— 303 б.— 3000
Ләбиб Лерон — Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре , Муса Җәлил премиясе (2007) лауреаты.
Күтәрелә сүз кояшы Кешелек дәверенә. Әрнүле җан кайтавазы Шигырьгә әверелә
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Хәсән Туфанга Сандугачка нигә буй-сын, Нәрсәгә аңа бизәк? Т аңда бер сайрап җибәрсә, Биш кат өзелә үзәк. Шагыйрьгә нигә чин кирәк, Нәрсәгә аңа титул? Патшалар ятлап алырлык Шигырьләр яза бит ул. МОСТА й КӘРИМ
Хәсән Туфан утырган төрмә
Луиза Салиаскарова Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син Каның белән ялгагансың ич! Х.Туфан
“ Киек казлар”
Лирик әсәрләргә анализ 1. Жанры билгеләнә, дәлилләнә. 2. Тематикасы (мәхәббәт, фәлсәфи, гражданлык, патриотик, сәяси, күңел, пейзаж лирикалары) 3. Идеясе (шигырьдә эчкә ишерелгән төп фикер). 4. Шагыйрьнең эчке кичерешләре чагылу үзенчәлеге (шәхси хис, гомуми хис, лирик герой һәм автор фикере туры киләме?) 5. Лирик герой (аның хисләре, кичерешләре ,өметләре, шомланулары, рухи дөньясын ачуы). 6. Әсәрнең тел-сурәтләү чаралары. 7. Әсәрнең интонациясе (сагыну, үкенү, сорау, таләп итү ,өндәү һ.б.) 8. Әсәрнең ритмик төзелеше. Рифмасы.
Лирик геройның хис-кичерешләре 1. Хис дәрәҗәсе 2. Хис эчтәлеге (сәбәбе); 3. Юану.
1-строфа а-ы-а-а а-ы-а-а а-ы-а-а и-ә-ә и-е-а-а ы-ы-а-а и-е-ә-ә ө-ә-ә
Шагыйр ь нең туган авылындагы музей-йорты
Туфан елмаюы
Хәсән Туфан елмаюы Гомерендә бер шигырь дә язмый Гел елмаеп кына торса да, Туфан Туфан-булып калыр иде, Мәңге калыр иде дөньяда. ГӘРӘЙ РӘХИМ
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы Мәмдүдә - Габдулланың анасы. Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә, Казан өязе, Мәңгәр волосте, Кушлавыч авылында, мулла гаиләсендә туа.
Кечкенә Тукай дүрт айда әтисез, дүрт яш ь тә әнисез кала. Ятимлек ачысын бик иртә татый. Тормыш аны, тәпи басу белән, Җитәкләде ике кулыннан; Җитәкләде язмыш, кай җирләргә Алып чыгар авыр юлыннан
Дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтарып куялар. Булачак шагыйр ь нең шактый караңгы көннәре шунда үтә. - Бик тиз генә борылып кайта алмам, Сезне борчып монда килмәсләр, Хуш, кадерле нигезем, ак каеным, сау булыгыз, шомырт, миләшләр! Тукайның әнисенең сеңлесе Саҗидә. 1940 нчы елда төшерелгән фоторәсем.
Кечкенә Габдулланы бервакыт Өчиледән Казанга алып киләләр дә Печән базарында берәр кешегә асрамага бирмәкче булалар. Яңа Бистәдә яшәүче Мөхәммәтвәли белән Газизә апаның балалары юк икән: ятим Габдулланы алар уллыкка алалар. Базар күрсә, безнең Габдулланың Йөрәгендә әрнү кузгала : Колагында чыңлый ямщик тавышы; “ Асрамага бала кем ала?”
Ләкин бу бәхет озакка бармый: Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа икесе бер ь юлы авырый башлыйлар. Малай яңадан Өчилегә кайтарыла. 1892 елның җәендә Кырлай авылы крест ь яны Сәг ъ ди абзый аны үзенә уллыкка ала. Тукайның Өчиледән Кырлайга китүе
Кырлай авылы. Сәг ъ ди абзый йорты. Хәзер анда Тукай музее - йорты Сәг ъ ди абзый йорты бик тәбәнәк, Салам белән япкан түбәсен Шаулап үскән нарат урманнары Аның өчен түгел, күрәсең. Печән өсте. Бәләкәй Апуш белән Сәг ъ ди абзый Кырлай болынында.
1894 елда Габдулла Җаекка, Урал ь ск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар Госманов янына күчеп килә һәм Почталинин урамы, 66нчы йортта яши башлый 1895 – 1898 нче елларда Тукай укыган өч класслы рус мәктәбе бинасы.
Кул ъ язма “Әлгасрелҗәдид” ж урналының тышлык бите. Бу ж урналны мәдрәсәдә укыган вакытта Габдулла иптәшләре белән чыгарган. Ж урналның һәр бите Габдулланың үз кулы белән язылган. Тукайның ж урналистик эшчәнлеге Камил Мотыйгый белән бергә башлана. 1906 – 1907 елларда Мотыйгый “Фикер” газетасын һәм “Әлгасрелҗәдид”, “Уклар” ж урналларын чыгара. Тукай дусты Камил Мотыйгый белән Урал ь скида.
Кечкенә генә булса да үз фатиры булмаганга күрә, ул “Болгар” һәм “Амур” кебек кунакханәләрдә яшәргә мәҗбүр булган. Шушы җайсызлыкларга үч итеп, үҗәтләнеп иҗат иткән, каләмен үләренә бер тәүлек кала гына читкә куйган. 1907 елда Г. Тукай ашкынып, “дәртле”, “моңлы”, “нурлы” Казанга кайта
“ Әл ь – ислах” газетасын чыгаручылар. Сулдануңга:Вафа Бәхтияров, Кәбир Бәкер,Фатих Әмирхан,Ибраһим Әмирхан һәм Габдулла Тукай.
Габдулла Тукай. 1912 елгы фоторәсем. Бу вакытта инде Тукай халык тарафыннан танылган шагыйр ь һәм публи ц ист. Аның егерме бишләп китабы чыккан, аның әсәрләре матбугатта даими рәвештә чыгып тора, ул һәрвакыт халык иг ъ тибарында
Тукай сабый вакытыннан ук халык җырларын ярата, аларны хәтеренә сеңдерә, язып бара. 1910 елда ул “Шүрәле” псевдонимы белән “Халык моңнары” исемендә татар халык җырлары җыентыгын бастыра. Анда 28 җыр язылган .
1909 елда Тукай үзенең үткән бал ачагы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повест ь яза. Шагыйр ь исән вакытта ук басылып чыккан повест ь ның беренче битләре. КИТАП шигыренең кул ъ язмасы .
Г.Тукай Клячкин шифаханәсендә. 1913 ел, 14 (1) апрелендә төшерелгән фоторәсем. Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәг ъ нәсендә шагыйр ь һәм үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте. Соңгы минутларда да ул халкы өчен җитәрлек эш башкара алмавына көенә.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1913 елның 15 (2) апрелендә кичке 8 сәгат ь 15 минутта күзләрен мәңгегә йома . Кыска булды гомер юлы, иртә сынды моңлы сазы: Шат яз бүләк итте аны, алып китте кайгы язы... 1913 елның 17(4) апрелендә Габдулла Тукайны җир куенына озаталар
Тукай дөн ь яда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагыр ь нең шигыр ь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фел ь етоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр. Үлемсездер ләкин Кодрәт, бүген дә яши – ул Тукай, Вакыт үтсә дә сүнми бит күктә балкыган ярым ай
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Әмирхан Еникинең тормыш юлы. Әмирхан Ниг ъ мәтҗан улы Еникиев 1909 елның 17 февралендә( яңа стиль белән 2 мартта)Элеке Уфа губернасы Бәләбәй өязе ( хәзерге Башкортстанның Благовор районы)Яңа Каргалы авылында таза хәлле крест ь ян гаиләсендә туган.1911елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән авылга күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шул авылда уза.
Күренекле әдип –прозаик Әмирхан Еники. Иҗат эше минем өчен башта ук шәхси эш, өзлексез уйлану белән бәйләнгән күңел һәм намус эше иде.Мин бары үзем белгәнне, үзем ышанганны гына язырга тиеш дип уйлыйм. Ә.Еники
Еники-психологик язучы. Әлбәттә, Әмирхан Еники иҗатының ахырына кадәр конъюктурага якын да килмәгән кеше. Гомумән, татар зыялыларының, татар мәгърифәтчеләренең традицияләрен дәвам итергә омтыла. Гасырлар арасында күпер салу, рухи кыйммәтләрне саклау өчен тырышкан. Рәмзил Вәли
Татлы аһәңнәр... Мәхәббәт бит ул – мөкатдәс бит ул, олы бәхет бит ул.Шуңа күрә мәхәббәт белән шаярырга ярамый чөнки- ул вөҗдан, намус бурычы.
Серле йолдызлык. Язучы һәрвакыт матурлыкка сусап, матурлыкны сагынып яшәргә тиеш... Гыйбрәт алыр, Күңелне баетыр,теләкләрне үстерер өчен генә түгел,һәр төрле түбәнлек- ваклыклар белән килешмәс өчен,шуларга нәфрәт саклар өчен дә кирәк бу... Әмирхан Еники.
Әмирхан – матур сүз остасы. Әмирхан Еники – минем өчен тере классик, матур сүз остасы. Әйтер идем :ул- пороза белән яза торган шагыйр ь .Аның әсәрләре – кеше йөрәгенә ята торган әсәрләр.Аңа ул табигате белән нечкә күңелле, кешелекле булуы белән ирешә.Шул яклап ул – миңа өлкән дус та, остаз да. Наҗар Нәҗми.
Ә.Еникинең танылган әсәрләре Тормыш күренешләрен һәм кеше характерларын анализлауда психологик тирәнлеккә омтылу илленче-җитмешенче еллар арасында әдипкә тагы да зуррак иҗади уңышлар алып килә. Язучының «Рәхмәт, иптәшләр!» (1951— 1952), «Саз чәчәге» (1955), «Йөрәк сере» (1957), «Рәшә» (1962), «Вөҗдан» (1968), «Без дә солдатлар идек» (1971), «Гөләндәм туташ хатирәсе» (1975) исемле повестьларыЯлгызлык» (1957), «Туган туфрак» (1959), «Матурлык» (1964), «Төнге тамчылар» (1964), «Коръән хафиз» (1964), «Әйтелмәгән васыять» (1965), «Курай» (1970), «Тынычлану» (1978) кебек хикәяләре, кешеләр арасындагы төрле катлаулы мөнәсәбәтләрне реалистик рухта яктыртуы һәм заманны борчыган әхлакый-этик проблемаларны кыю рәвештә күтәрүе белән бергә, сәнгатьчә камил эшләнүләре җәһәтеннән дә аерым игътибарга лаеклар. Геройның күңел серләренә тирән үтеп керә белү осталыгы, фикернең фәлсәфи үткенлеге һәм драматик киеренкелеге, форманың пөхтә һәм җентекле эшләнүе, тел-сурәтләү чараларының төрле стилистик буяуларга, образлы фикерләүдәге милли үзенчәлекләргә бай булуы — болар Ә. Еники талантының төп сыйфатларын тәшкил итәләр.
Әмирхан ага яшәгән йорт. Әмирхан Еники эзеннән шәһәр буйлап без дә сәяхәт итәргә уйладык. Әмма 30–40 ел узганнан соң. Ярты гасыр эчендә Казан, әлбәттә, танымаслык булып үзгәрде, матурайды, чистарды. Ә тарихи биналар язмышы язучы сөйләгән заманга караганда да мөшкелрәк. Ул телгә алган биналарның күбесеннән коры калдык, тарихилыкны исә тагын да күбрәк югалттык.
Әдипнең бүләкләре. Ә. Еникинең әдәби иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм «Почет Билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнде. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Ә. Еники —1946 елдан СССР Язучылар союзы члены иде. Әмирхан Еники 2000 елның 16 февралендә Казан шәһәрендә вафат булган.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
(1903-1958)
Әхмәт Фәйзи 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендәге вак һөнәрче-итек тегүче гаиләсендә туа. 1911-1915 елларда мәдрәсәдә, 1915-1917 елларда рус-татар мәктәбендә, 1917-1921 елларда татар гимназиясендә укыган чорда беренче шигырьләрен яза. Гимназиядән соң ул Оренбургтагы Көнчыгыш институтына укырга керә, әмма 21 нче елгы ачлык аркасында укуын тәмамламыйча, Урта Азиягә китеп, анда 1924 елга кадәр төрле эшләрдә эшләп, яңадан Уфага кайта.
Әхмәт Фәйзи үзе теләп Бөек Ватан сугышына китә, фронт газеталарында эшли. 20 нче еллар ахырында Казанга килеп урнаша. Ул мәгариф системасында һәм матбугатта эшли. 1931 нче елны бөтенләйгә Мәскәүгә күчеп, шунда яшәп иҗат итә. Шул ук елны Донбасска шахтёрлар арасына кит ә, анда берничә ел балалар укыта, аң-белем тарата, үзе дә күп белем җыя.
Әхмәт Фәйзи бакчасында
Әхмәт Фәйзи Риза Ишморат һәм Сибгәт Хәким белән
Әхмәт Фәйзи - күпъяклы талантка ия булган әдип: шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче, тәрҗемәче һәм танылган опера, балет либреттоларының авторы да.
Әхмәт Фәйзинең әсәрләре: : “ Флейталар” поэмасы “ Тукай” романы “ Бал корты” “ Ак аю” “ Кыр казлары” “ Тарих рычагы” “ Күршеләр”
“ Качкын” либреттоларын яза. “ Җәлил” “ Шүрәле” “ Кисекбаш” Сугыштан соңгы елларда Әхмәт Фәйзинең иҗаты аеруча киң колач җәеп җибәрә. Ул халык яратып кабул иткән күпсанлы җыр һәм шигырьләр яза.
Язучы 1958 нче елны ң 11 нче августында 55 яшендә вафат була.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Максат: VI сыйныфта укучылар- ны Ибраһим Газиның тор- мышы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру.
Ибраһим Зарифулла улы Мингазов Татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәр- җемәче , публицист, тәнкыйтьче һәм ак- тив җәмәгать эшлек- лесе
1907-1971 1907 ел 4 февраль – Татарстан Республи- касы Кама Тамагы районы Иске (Олы) Ка- рамалы авылында ярлы крестьян гаил әсен- дә туа. 1919-1924 еллар -Тәтештәге балалар йор- тында тәрбияләнә, шунда урта белем ала. 1927 ел - әдәби иҗат эше башлана.
Оста, иҗади тәрҗемәче Сугышка кадәр үк А. Чехов, М.Гор ь кий, М.Салтыков- Щед- рин, Мопассан, Э.Золя кебек классик язучыларның әсәрлә- рен тәрҗемә итә.
1943 елдан башлап җиңү көннәренә ка-дәр - хәрәкәттәге армия сафында, фронтта татар телендә чыга торган "Сталин байрагы", "Кызыл армия" газе-таларында хәрби корреспондент булып хезмәт итә, күп санлы очеркларын, кыска хикәяләрен ("Малай белән эт", "Әхмәт бабай", "Авылдаш" һ.б.) һәм "Алар өчәү иде" (1944) повестен яза.
Ибраһим Газиның эпик жанрдагы иң зур әсәре - "Онытылмас еллар" трилогиясе. Әле- ге хезмәте өчен Ибраһим Газига 1969 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Әдәбият өлкәсен- дәге хезмәтләре өчен язучы шулай ук Хез- мәт Кызыл Байрагы һәм ике тапкыр "Почет билгесе " орденнары белән бүләкләнде.
1971 елның 21 февралендә йөрәк авыруыннан вафат булды.
“ Һәр хикәям нинди дә булса бер ва- кыйга нигезендә туган. Алар һәммәсе дә үз заманының кыйпылчыгы. Бары- сына да заманның кайнар сулышы сеңеп калган. Һәркайсының тарихы бар... Кайвакыт , хикәя тусын өчен, әһәмиятле бер буяуның табылуы да җитә. Калганын язучының хыялы үзе эшләп җиткерә.” Ибраһим Гази.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Татарстанның халык шагыйре, драматург Илдар Гафур улы Юзеев 1933нче елның 3нче гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучылар гаиләсендә туган. Биографиясе
1955-1960нчы елларда Казан дәүләт педагогика институтының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала.
Хезмәт юлын журналистикадан башлый: 1954-1966 елларда “Пионер” (хәзерге “Ялкын”) балалар журналының җаваплы сәркатибе, аннары бер ел “Чаян” журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.
Иҗаты И.Юзеев башлангыч мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Ә унынчы сыйныфта укыганда яшь авторның шигырьләре инде Уфада “Әдәби Башкортстан” (хәзерге “Агыйдел”) журналы, “Кызыл таң” газетасы кебек республика матбугатында күренә башлый.
Аның шигъри таланты аеруча поэма жанрында ачыла. Ул – ике дистәдән артык поэмалар авторы. 1955нче елда иҗат ителгән һәм яшьләр арасындагы мәхәббәт кичерешләрен дәртле шигъри тел һәм романтик күтәренкелек белән тасвирлаган “Таныш моңнар” поэмасы авторга бигрәк тә зур уңыш китерә.
“ Әнкәй”, “Фәрит-Фәридә”, “Идел-Даугава”, “Язылмаган поэма”, “Өчәү чыктык ерак юлга...”, “Тынлык белән сөйләшү”, “Соңгы сынау”, “Канкай улы Бәхтияр”, “Карурман”, “Таш диварлар авазы”, “Өзелмәс кыллар”, “Олы юлның каены”, “Сез кабызган утлар” кебек лирик, драматик поэмаларында, балладаларында, шигырьләрендә әдип кеше рухының бөеклегенә, батырлыкка, мәхәббәткә дан җырлый, һәртөрле явызлыкка, ялганга үзенең нәфрәт хисләрен белгертә.
“ Миләүшә” исемле җыентыгына тупланган поэмалары һәм балладалары өчен И.Юзеев 1968 елда М.Җәлил исемендәге республика премиясенә, ә “Таш диварлар авазы” һәм “Өзелмәс кыллар” исемле поэмалары өчен 1980 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
60 еллардан башлап И.Юзеев драматургия өлкәсендә дә актив эшли. Ул – комедия, драма, трагедия жанрларында ике дистәгә якын сәхнә әсәрләре авторы. Аның пьесалары Татарстанда һәм башка республика сәхнәләрендә зур уңыш белән бара.
1993 елда Илдар Юзеев “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Марсель Галиев 1946 елның 8 октябрендә Азнакай районы Балтач авылында туган . Үз районындагы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң , берникадәр вакыт төзү –монтаж идарәсендә эшли . 1965-1968 елларда армиядә хезмәт итә , анда кече авиабелгечләр хәзерли торган хәрби мәктәпне тәмамлый . 1969 елда Марсель Галиев Казан дәүләт университетыныңжурналистика бүлегенә укырга керә ; 1974 елдан 1983 елга кадәр Татарстан Язучылар берләшмәсендә әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр һәм «Казан утлары » журналы редакциясендә проза бүлеге редакторы булып эшли .
Марсель Галиев шигърият һәм проза жанрында иҗат итә . Матбугатта аның әсәрләре 70нче еллар башында күренә башлый . 1979 елда « Еллар чалымы » исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы , ә 1980 елда ике повестен эченә алган « Ул чакта » исемле проза китабы дөнья күрә . Аның әсәрләре , кагыйдә буларак , интеллектуаль укучыны күздә тотып языла һәм ассоциатив чагыштыруларга , яңача көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора .
М.Галиев Г . Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Туган елы: 1906ел, 15 феврал ь Туган җире: Оренбург өлкәсе, Мостафа авылы Әтисе: Мостафа Әнисе: Рәхимә
Муса Җәлил – балалар өчен Шигыр ь ләр ,, Чаңгы шуганда “ ,,,Ишек төбендә”, ,,Бала йокысы”, ,,Суык бабай”, ,,Чыршы җыры”, ,,Кызыл ромашка”, ,,Маэмай”,”Бакчада-өмәдә”,”Кызыл-ромашка”.
,,Күңелле яш ь ләр”, ,,Куян”, ,,Беренче вал ьс ”, ,,Карак песи”, ,,Чишмә”, ,,Май”, ,,Сәгат ь ”, ,,Күке”. ,,Күрсәт әле”,”Суык-бабай” Җырлары, уеннары
Әкиятләре. “ Балыкчы әкияте” “ Себерке әкияте”
Йомырка да басмый, баласын да бакмый. Ул нәрсә?
- Тәвәккәл таш ярыр! - Батыр бер үләр, Куркак мең үләр! -Батырлыкта - матурлык! -Батыр яуда беленер!
Бүләкләре Иҗаты өчен - Ленин премиясе лауреаты Сугыштагы батырлыгы өчен - Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Муса Җәлил – балалар дусты !
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Күренекле язучы -прозаик, публицист, сынчы Миргазиян Юныс ( Миргазиян Мөхәммәтзакир улы Юнысов ) 1927 нче елның 25 нче маенда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында кр е стьян гаиләсендә туа .
Миргазиянның бала һәм үсмер чагы сугышка кадәрге һәм сугыш барган авыр елларга туры килә . Сугыш башланган көннең икенче көнендә , 1941нче елның 23 нче июнендә , аның әтисе — Гражданнар сугышы ветераны Мөхәммәтзакир абзый үлә .
1941нче елны авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлый һәм колхоз эшенә җигелә . 1944 нче елның августында исә ул гаскәри хезмәткә алынып , хәрби авиация мәктәбенә укырга җибәрелә , аннары бомбардировщиклар эскадрилиясында хезмәт итә . 1950 нче елда экстерн тәртибендә Харьков хәрби авиация училищесын тәмамлый һәм авиаэскадрилияларда эшли башлый . Бер үк вакытта кичке мәктәптә укып , гомуми урта белем ала. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый .
1955 нче елда сәламәтлеге буенча очу эшеннән һәм гаскәри хезмәттән азат ителгәч , М.Юныс Мәскәү дәүләт университетының филология факультетына укырга керә . Кара диңгез дәүләт пароходчылыгында эшли башлый . Аны капитанның беренче ярдәмчесе итеп билгелиләр . Бу эшендә ул 1988 нче елга кадәр була .
1988 нче елдан Миргазиян Юныс профессионал язучы .
1990 нчы еллар башында Мәскәүдән туган якларына кайта. 2005 нче елга кадәр Әлмәт шәһәрендә яши. Аннан кабат Мәскәүгә китә. 2002 ел- Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була . 2014 нче елның 2нче июнендә үлә.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Мө х әммәт Мәһдиев һәм аның хатыны Лилия . 1963 Мө х әммәт Мәһдиев һәм аның улы Искәндәр. 1987
“ Без – кырык беренче ел балалары ” (1968) “ Солдатлар ”(1972) “ Б әхилләшү ” (1990) “ Кеше китә-җыры кала ” (1978) “ Торналар төшкән җирдә ” (1978)
Кеше китә - җыры кала, диләр, Бер җыр калсын әле бездән дә. Ул җыр җанга шатлык булып керсен, Кояш булып калсын йөзләргә.
“ Кеше китә – җыры кала” повестенда М. Мәһдиев шау-шулы, ыгы-зыгылы тормышны сурәтләүдә гаҗәеп осталыкка ирешә. Мондый кисәкләрдә күпертү, сүз уйнату, шартлылык өстенлек итә. Ирләрне сугышка, күбесен үлемгә озату вакыйгасын язучы искиткеч маһирлык, мәңгегә күңелдә сакланырлык итеп фаҗиганең олылыгын искәртеп уза. “ ... Тальян, шөлдер тавышына эт заты чыдый алмый. Койрыкларын җиргә терәп утыралар да капка төбеннән китмичә генә күккә карап елыйлар. Бу тавыш күңелләргә шом сала. Нәрсәдер бар, дөньяның кай төшендәдер гаделсезлек бар... Эт күңеле сизгер, ул зрәгә генә алай шыңшымый... Чыннан да, бу сугыш дигәннәре әллә нинди куркыныч нәрсә икән! Хатын-кыз елаша башлады, атлар тыпырчынды...”
Ил өстенә килгән фаҗига – 1941 – 1945 нче еллар сугышы – кешеләрне кыл икегә бүлә. Берәүләр илбасарларны шәхси дошманнары итеп күреп, фронтка ыргылалар. Шаяхмәт карт кебек өлкән буын, хатын-кыз, бала-чага “җаннарын фида кылып тырышалар”, сугышчыларга азык-төлек, җылы киемнәр озаталар. Алары – күпчелек. Һәр кеше үзенә бәяне гамәли эше буенча ала.
Авыл тормышы Мәхәббәт Сугыш. Дезертирлык Колхозлашу Хатын-кыз батырлыгы
Иг ътибарыгыз өчен рәхмәт!
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Лексика Лексикология телдәге сүзләр җыелмасы
Болар нинди сүзләр? Рәтне дәвам ит чибәр-матур, ... дус-дошман,... картаю- карт аю, ... кул тамыры -агач тамыры, ... кайнар су-кайнар сәлам, ... борын күтәрү, ... синонимнар антонимнар омонимнар күп мәгънәле сүзләр күчерелмә мәгънәле сүзләр фразеологик әйтелмәләр
әти, әни, ризык, ...- кучкар, кәлүш, нәмә...- журнал, билге,...- синоним, антоним, җөмлә,...- туган җир, ипи,...- партия, совет,..- чабата, кабилә,... ксерокс, файл,..- гомумхалык диалекталь профессиональ терминнар актив пассив искергән неологизмнар Бу сүзләр ...
1. Фразеоеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: арага шайтан керү- ут йоту- кул арасына керү- 2. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз : егерь - алкышлау- кәрзин- 3. Төшеп калган хәрефләрне куегыз: кр ссворд, лот рея, реп тиция, көлд ргеч о е е ачуланышу булышу борчылу профессиональ аучы кул чабу тал чыбыктан үрелгән савыт е
Тема : Сүзлекләр һәм алардан файдалану Без кайчан сүзлекләргә мөрәҗәгать итәбез ? сүзнең язылышын белү өчен; сүзне башка телгә тәрҗемә иткәндә; мәгънәсен белергә кирәк булганда һ.б.
Сүзлек - сүзләр исемлеге тупланган китап. Сүзлекләр төзү турындагы фән лексикография
Сүзлекләр телара сүзнең мәгънәсе шул ук телдә аңлатыла сүзләрнең бер телдән икенчесенә тәрҗемәсе бирелә аңлатмалы
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге -1977-1981 нче елларда басыла -3 китаптан тора -47 мең сүз һәм сүзтезмәгә аңлатма бирелә -2005 нче елда басыла 1 китаптан тора -58 мең сүз һәм сүзтезмәгә аңлатма бирелә
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Тема: Аваз ияртемнәре. Звукоподражаемые слова. Максат: 1)аваз ияртемнәре белән танышуны дәвам итү, аның төзелеше һәм ясалышы, сүзләр ясауга нигез булуы турында белем һәм күнекмәләр формалаштыру; 2)аваз ияртемнәрен сөйләмебездә куллану; 3)татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, туган як табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү .
Песи Ялкын
Каз С әгат ь
К үке Торна
2).Кыйгак-кыйгак,келт-келт 1).Мияу, гөлт. 3).Күк-кү...күк-кү...күк-кү... , торрыйк-торыйк…торрыйк- торыйк…
Кагыйдә. Ялгызак аваз ияртемнәре һәрвакыт аерым, парлы аваз ияртемнәре сызыкча аша , катлаулы аваз ияртемнәре сызыкча аша һәм күп нокталар аша языла.
Шәүкәт Галиев
Русларда да бар казлар Татарда да бар казлар. Рус казлары: га-га-га, ди, Татар казы: кыйгак-кыйгак, ди. Русларда да үрдәк бар, Татарда да үрдәк бар . Русныкылар: кря, кря,ди, Татарныкы: бак, бак, ди. Русларда бар әтәч, татарда да бар әтәч. Русларның: кукареку! Татарның: кикерикүк! Русларда да бар маэмай, Татарда да бар маэмай. Рустагысы: гав,гав,,ди, Татардагы: һау, һау, ди .
Сыер мөгри Корова мычит Ат кешни Лошадь ржёт. Сарык мәэлди Овца Әтәч, каз кычкыра Петух кукарекает Гус ь Тавык кытаклый Кури ц а кудахчет
Йорт хайваннары
Кагыйдә 1)Аваз ияртемнәреннән синтетик һәм аналитик юл белән фигыль ясала . Фигыльләр –а,-ә; -ла,-лә; -на,-нә; -кыр,-кер; -ылда,-елдә кушымчалары ярдәмендә ясала: мөгри, кытаклый һ.б. -ит ,кил ярдәмче фигыльләре өстәлеп ,тезмә фигыльләр ясала: гөж килү, ялт итү һ.б. 2)Аваз ияртемнәре бернинди үзгәрешсез исемгә әйләнә. Мәсәлән , ыгы-зыгы, гөр-лә-век, гөр-елте, күк-кү – күке, кар-кар -карга һ.б.
Күктә кояш балкып яктыртсын. Җилләр шаулап иссен. Чишмәләр челтерәп аксын. Кошлар сайрап , кәефебезне күтәрсен!
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Халык авыз иҗаты - Фольклор. Фольклор - Халык иҗаты народное творчество совокупность обычаев, обрядов, песен и других явлений народного быта англ. folk – халык- народ, lore –акыл, мудрость, знание
Халык авыз иҗатында кыска жанрлар Бишек җырлары - Колыбельная песня Юаткыч - Потешка Саналмышлар - Считалка Тизәйткеч - Скороговорка Табышмак - Загадка
Фольклорның тагын нинди кыска жанрларын бел ә сез? Мәкаль - Пословица Тормыштагы төрле гыйбрәтле күренешләр гомумиләштереп, образлы итеп әйтелгән тапкыр гыйбарәләр. Әйтем - Поговорка Нинди дә булса тормыш күренешенә читләтеп (образлы итеп ) бәя биргәндә кулланыла торган сүзләр тезмәсе . .
Нәрсә соң ул мәкаль ? « Мәкаль » сүзе безгә гарәпчәдән кергән. Аның мәгънәсе урынлы сүз яки тиешле урында әйтелгән акыллы сүз була. Мәкаль кыска һәм тирән мәгънәле булганга, аны халык хикмәте дип атау барлык халык фольклорында бик киң таралган.
Мәкал ь гә хас сыйфатлар: Грамматик яктан төзек, җыйнак җөмләләрдән тора; Үзенә хас ритм һәм мәгнә басымы белән әйтелә; Гадәттә үзара рифмалашкан җөмләләрдән тора, беренче җөмлә сәбәпне белдерсә, икенсесе нәтиҗәсен күрсәтә; Фикер күп мәгнәле булырга мөмкин; Гасырлар буе җыелган тәҗрибәне чагылдыра; Киләчәк буынга үгет-нәсыйхәт бирә.
Мәкаль турында м ә кальләр « Мәкаль җыймыйм – акыл җыям» « Мәкаль – сүзнең җиләге».
Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы
Мәкальләр, эчтәлекләре ягыннан, нинди темаларны яктырта? - Ата-ана, бала-чага; - Тел, сүз, сөйләм әдәбе; - Сүздә тору, сер саклау , дуслык; - Акыл, белем алу, уку-язу; - Авыз иҗаты, сәнгать; - Кеше һәм аның холкы; - Туган җир, ватан; - Батырлык һәм куркаклык һ.б.
Хезмәт. Һөнәр. Ялкаулык. Эш сөйгән үкенмәс. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Башлаган эшне ташлама. Чалкан ятып шалкан үсми. Иренчәк ике эшләр. Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй.
Кешенең рухи йөзе – холкы . Таш белән атканга аш белән ат. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт. Күрергә матур, акылга такыр. Сабыр төбе – сары алтын. Яхшы холык дошманыңны үз итә. Иркенлек турылыкта, күркәмлек холыкта.
Гаделлек. Гаделсезлек. Без капчыкта ятмый. Хаклык өчен утка кер, суга төш. Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә. Дөрес сөйләгән ялгышмый. Бер ялганласаң, икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар.
Тел. Җыр. Белем. Акыл. Ана теле бер булыр. Иле барның теле бар. Ил җыр белән яши. Белем байлыктан кыйммәт. Белемдә көч. Акыл – дәр ь я, уй диңгез. Акыл яш ь тә түгел, башта.
Слово Әйткән сүз – аткан ук. Слово не воробей, вылетит не поймаешь. О дружбе 100 сум аксаң булганчы, йөз дустың булсын. Старый друг лучше новых двух. Дуслар кайгыда беленә. Друзья познаются в беде .
Мәкаль ләрне дәвам итегез- Продолжите пословицы. Аерылганны аю ашар, … Җиде кат үлчә, … Юлга чыксаң, … Җирнең нуры – кояш, кешенең нуры - …
Әйтем Эчтәлегенә әйләнә – трәне танып белергә булыша,акылны үстерә торган тотрыклы, гадәттә, образлы тәгъбир. Әйтемнәр тулы җөмлә булып җитә алмыйлар, ягъни алар фикер-хөкемнең бер өлешен генә тәшкил итәләр. “ Ике куян тоту”, “Иш янына куш”, “Тырнак астыннан кер эзләү” һ .б.
Ә й т е м н ә р Шатлыгыннан баш күккә тигән. Күзгә төртсәң күренми. Ике күзем ңурт булды. Акыл дәрәжәсе Акыл өләшкәндә абзар артында калган. Йөзгә бер тулмый. Акны карадан аермый. Бармакка чорнарлык та акылы юк. Әлифне таяк дип тә белми. Акылы юлда адашмаслык кына. Капчык белән суккан. Башына тай типкән. Тилебәрәне орлыгы ашаган. Утыз тугызлы. Бер тактасы ким. Улчәве таманрак Акылы керәле дә чыгалы.
Мәкал ьләр « Һ әр халыкның мәкале үзенчә. Менә ш улардан мәкальнең иң зур күпчелеге һәр халыкның үз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, аның үз теленең иҗат һәм сурәтләмә мөмкинлекләренә таянып барлыкка килгәнлеге аңлашыла. Аның кайчан туа башлаганы билгесез, авторлары исемсез, шулай ук аның әле дә туудан туктаганы юк. Тормыш һәм халык яшәгән җирдә аның тумавы мөмкин дә түгел: чөнки кеше үз табигате буенча шагыйрь, үзе тәҗрибә һәм иҗат иясе. Шунлыктан мәкаль башлап ялгыз кеше авызыннан әйтелсә дә, һәр уңышлы иҗатны эләктереп алучы халык аны телендә саклый, тагын да шомарта, чөнки аны гомуми мәгънәгә күтәрүче халык үзе бөек шагыйрь, үзе тормышны иҗат итүче бөек даһи ул» (Нәкый Исәнбәт)
Мәкал ь – ул гарәп сүзе, аталар, картлар сүзе, Халык хикмәте... Сүз күрке мәкаль, ир күрке сакал .
МӘКАЛЬЛӘРНЕҢ ТОРМЫШТАГЫ РОЛЕ ҺӘМ ӘҺӘМИЯТЕ аталар сүзе яки халык хикмәте булуы безне иҗтимагый фикергә ия итүе тел байлыгы булу ягыннан сәнгать әсәре булуында халыкның культурасын, тарихын, этнографиясен өйрәнү өчен материаллар бирә тәрбияви әһәмияте аңны һәм тормышны үзгәртү коралы булуында
Өй эше: 1.Мәкальл әр өйрәнеп килергә. 2.Мәкал ь язып карарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Класс җитәкчесенең, БДИга хәзерлек, имтихан бирү вакытында, укучыларга һәм ата-аналарга психологик - педагогик ярдәме
Класс җитәкчесенә ярдәмгә...
Р.ФӘХРЕДДИН МИРАСЫН БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫНА ӘЗЕРЛЕК ВАКЫТЫНДА КУЛЛАНУ
БРТ әзерлек өчен автор варианты. Изложение+сочинение+тест.Татар мәктәбе (код 21)...
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга психологик ярдәме
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга нинди психологик ярдәм күрсәтә алулары турында аңлату өчен ...
Укыту процессын оештыруда кулланыла торган педагогик технологияләр
Укыту процессын оештыруда кулланыла торган педагогик технологияләр. Әлеге язмада Үстерешле укыту технологиясе турында сѳйләнә. Проблемалы- үстерешле белем бирү методларын эшләүгә М.И. Мәхмүтовның...
Мастер-класс. Тема: “ Дүртаяклы дусларыбыз” темасын үткәндә кулланыла торган дифференциаль биремнәр
Тема: “ Дүртаяклы дусларыбыз” темасын үткәндә кулланыла торган дифференциаль биремнәрМаксатлар: 1 Лексик-грамматик материалны сөйләмдә мөстәкыйль куллану дәрәҗәсенә җиткерү,2 диа...
Туган тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар
Туган тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар...
Сораштыру һәм тестлар ясар өчен кулланыла торган сервислар
Сораштыру һәм тестлар ясар өчен кулланыла торган сервислар...