Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга психологик ярдәме
консультация на тему
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга нинди психологик ярдәм күрсәтә алулары турында аңлату өчен кирәк.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
chygysh.rar | 1.6 МБ |
Предварительный просмотр:
Укыту-тәрбия процессының мәҗбүри состав өлешләреннән берсе, әлбәттә, укучыларның белем-күнекмәләрен системалы рәвештә тикшерүдән гыйбарәт. Бу – һич кенә очраклы түгел, чөнки ул гаять мөһим максатны алга куя. Аның төп максаты укучылар белеменең күләмен, ныклыгын, аңлап үзләштерелгән булуын, гамәли күнекмәләргә һәм осталыкка ия булу дәрәҗәсен, мөстәкыйль фикер йөртү һөм алган белем күнекмәләрне төрле тормыш шартларында куллана белү сәләтләрен ачыклауга кайтып кала. Укыту нәтиҗәләрен тикшерү һәм аларны бәяләү белем бирү процессының барлык өч функциясен дә үз эченә ала: белем бирү, тәрбияләү һәм фикерләүне үстерү җирлеге булып тора.
Белем, күнекмәләрне тикшерү һәм бәяләүнең традициягә кергән ысуллары күптөрле. Әмма укучыларның белем күнекмәләрен гадәти формаларда тикшерү һәм бәяләү белән беррәттән, яңа педагогик технологияләр дә киң кулланыш таба. Соңгы елларда тулы булмаган (төп) гомуми белем мәктәпләрен тәмамлаучыларның белем бирү программаларын үзләштерү дәрәҗәсе яңача – дәүләт йомгаклау аттестациясе рәвешендә тикшерелә һәм бәяләнә башлады.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе укучылар алдына гаять җитди таләпләр куя. Әмма ничек кенә булмасын, укучыларны йомгаклау имтиханнарына заман таләпләренә туры китереп әзерләргә кирәк.Моңа ирешүнең төп шартлары укытуга билгеләнгән вакыттан нәтиҗәле файдаланудан һәм укучылар үзләштергән белем күнекмәләрне тирәнтен уйланылган системага салудан гыйбарәт. Әйтеп үтелгән таләпләрне бары тик укучыларның танып-белү активлыгына таянып эш иткәндә генә тормышка ашырырга мөмкин. Алар уку-укыту процессының барлык этапларында да механик рәвештә кабатлау белән генә чикләнмичә, уйланырга, эзләнергә – белем-күнекмәләрне актуальләштерергә, системалаштырырга, төрле ситуацияләрдә кулланырга, нәтиҗә ясый белергә тиеш. Чөнки бүгенге көндә укучыларның белеменә объектив билге куйганда, аларның бөтенесенең дә стандарт шартларда булуын, үзенчәлекләре буенча бертөрле булган контроль үлчәү материаллары белән эшләячәкләрен онытмаска кирәк.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе сәләтле балаларга үзләре сайлаган һөнәр буенча белем алырга киң мөмкинлекләр ача. Ә һөнәр сайлау, алдагы тормышта юлыңны табу – чыгарылыш сыйныфы укучылары, аларның ата-аналары алдында торган мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу моментта ата-аналарның эше – балаларга имтихан бирү өчен оптималь предметлар җыелмасы булдыру. Шулай ук сез, ата-аналар, аларга психологик-педагогик ярдәм дә күрсәтә аласыз. Дөрес, имтихан вакытында без аларга ярдәм итә алмыйбыз. Ә менә әзерлек вакытында, әйе. Имтиханга әзерлек вакытында нинди авырлыклар кичерүеннән чыгып, балаларны берничә хәвефле группага бүлергә мөмкин.
1. Борчулы балалар. Бу очракта уку процессы билгеле бер эмоциональ киеренкелек белән бәйле. Балалар уку белән бәйле ситуацияне, үзләре өчен куркыныч итеп кабул итәләр. Бигрәк тә аларны контроль эшләр, диктант һ. б. язма эшләр борчуга сала. Мондый балалар эшләнгән эшләрен кат-кат тикшерәләр, язганнарын төзәтәләр. Бу күп очракта хаталар ясауга китерә. Телдән җавап биргәндә алар өлкәннәрнең реакциясенә карыйлар, бик күп сорау бирәләр. Мондый балалар ручкаларын кимерәләр, бармаклары белән чәчләрен тарыйлар. Имтихан вакытында алар өчен иң авыры – өлкәннәр белән эмоциональ бәйләнеш булмау. Шуңа күрә әзерлек вакытында аларга эмоциональ уңайлыклар, үз-үзенә ышаныч тудырырга кирәк. Балаларыгыз һәрвакытта да сезнең терсәгегезне тоеп торсыннар.
2. Үзләренә-үзләре ышанмаучы балалар. Мондый баланың иң зур проблемасы – үз-үзенең белеменә ышанмау. Ул үзлектән эшенең сыйфатын тикшерә алмый. Алар бары тик үрнәк буенча яхшы эшли, үзлектән эшләгәндә – иптәшләренә, ата-аналарына (өй эшен эшләгәндә) мөрәҗәгать итәләр. Мондый балалар белемнәре булмаудан түгел, ә үз-үзенә ышанмау аркасында күчерәләр. Имтихан вакытында алар мөстәкыйль рәвештә карар чыгарырга куркалар. Әзерлек вакытында бу балаларга киңәш бирүдән тыелып калырга, ничек булса да аларда үз-үзләренә ышаныч тудыру ягын карарга кирәк.
3. Игътибарсыз, таркау балалар. Алар белемсез түгел, ләкин бирелгән вакытны рациональ файдалана алмыйлар. Мондый балаларның эшен оештырган вакытта төрле материаль чыганаклар кулланырга була. Мәсәлән, биремне эшләргә бирелгән вакытны контрольдә тоту өчен ком сәгате файдалану яки эшләнәсе эшләрнең исемлеген булдыру һәм эшләгән һәр эшне сызып бару.
4. Отличниклар. Аларның белемнәре ныклы, һәр эшкә җаваплы карыйлар. Әгәр дә инде нинди дә булса эшкә алынсалар, бу балалар аны җиренә җиткереп эшлиләр, өстәмә мәгълүмат та җыерга мөмкиннәр. Аларга бөтен эшне дә яхшы, бик яхшы үтәргә, мактау сүзләре ишетергә кирәк. Имтихан вакытында мондый балалар өчен “Иң яхшы – яхшының дошманы” булырга мөмкин. Шуңа күрә аларга әзерлек вакытында “бик яхшы” эшләү белән “җитәрлек” эшләү арасындагы аерымлыкны аңлатырга кирәк.
5. Тиз аручы балалар. Мондый балалар тиз арулары аркасында бик күп хата җибәрәләр. Бу аларның югары нерв эшчәнлеге үзенчәлеге белән бәйле. Аларга эш арасында ял итәргә, җитәрлек йокларга кирәк. Аларны ашыктырырга ярамый. Мондый балалары булган ата-аналарга психоневролог, невропотолог белән киңәшсәләр яхшы булыр.
Мин сөйләгәндә сез үзегезнең балаларыгызның кайсы группага керүен уйлап утыргансыздыр. Ә хәзер традицион имтихан белән дәүләт йомгаклау аттестациясе арасындагы аерымлыкларны билгелик:
№ | АЕРЫМЛЫКЛАР | ТРАДИЦИОН ИМТИХАН | ДӘҮЛӘТ ЙОМГАКЛАУ АТТЕСТАЦИЯСЕ |
1 | Нәрсәгә билге куе-ла? | Фактик белемнәр генә түгел, аларны күрсәтә белү дә мөһим. Сөйләм теле бай булу,белемдәге кимчелекләрне яшерергә ярдәм итергә мөмкин. | Фикерләүгә, биремне аңлап эш итүгә, үз эшеңне планлаштыра, оештыра белүгә нигезләнгән. |
2 | Билгегә нәрсә тәэ-сир итәргә мөмкин? | Субъектив факторлар йогынтысы: имтихан алу-чы белән контакт, гомуми фикер һ. б. | Билге максималь объектив |
3 | Үз хатаңны төзәтү мөмкинлеге. | Традицион, телдән имти-хан вакытында хатаны сөйләгәндә, имтихан алу-чыга карап төзәтергә бу-ла, язмачасында – үз эшең не тикшергәндә. | Хаталарны үзең генә тикшереп , төзәтергә була |
4 | Кем билге куя? | Таныш кешеләр. | Компьютер, таныш булмаган ке-шеләр, без аларның эшләрне ничек тикшергәннәрен күрмибез. |
5 | Имтихан нәтиҗәлә-рен кайчан белеп була? | Телдән имтиханның нәти-җәсен шул ук көндә, яз-мачаныкын – берничә көн эчендә. | Берничә көн дәвамында. |
6 | Имтихан эчтәлеге | Укучы белемен билгеле бер темага, сорауга җа-вап биреп күрсәтә. | Имтихан уку материалының бөтен бүлеге буенча алына. |
7 | Нәтиҗәләрне тер-кәү | Язмача имтиханны бирем-нәр бирелгән биттә, тел-дән – караламада. | Биремнәрне эшләү нәтиҗәләрен махсус бланкка тутырырга кирәк. |
Укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү мәктәпнең генә яки фән укытучысының гына эше түгел. Балаларны имтиханга әзерләүдә ата-ананың да роле зур. Бары тик мәктәп, укытучы, ата-ана, укучы бердәм эшләгәндә генә авырлыкларны җиңеп була.
Ата-аналарга берничә киңәш:
1. Дәүләт йомгаклау аттестациясе турында мәгълүматлы булу.
2. Балагызга ышаныгыз, аңа шелтә белдермәгез.
3. Әгәр дә балагыз имтиханга музыка астында әзерләнергә тели икән, каршы килмәгез. Музыканың сүзсез булырга тиешлеген әйтегез.
4. Балагыздан нинди уку материалын кабатларга җыенуын сорагыз, аның белән бергә әзерлек планын төзегез.
5. Бергәләп балагызның “тургай”мы яки “ябалак”мы икәнен билгеләгез. “Тургай”ларга имтиханга әзерләнү көндез, “ябалак”ларга, киресенчә, кичен әзерләнү уңышлырак.
6. Имтиханга әзерлек вакытында балагыз ял итергә онытмасын.
7. Иртәгә имтихан дигән көнне бала ял итәргә тиеш.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Татар теленнән практикум. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек” түгәрәгенең эш планы
Әлеге түгәрәк 8 нче сыйныфтан ук укучыларны ДЙА әзерләү максатыннан оештырылды....
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек өчен
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек өчен биремнәр...
Лексика курсы буенча өлкән сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре
Мастер – классның максаты: 1. Татар теле дәресләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре; авыр темаларны өйрәнүне җиңеләйтү;2. Хәтерне, игътибарны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү...