Р.ФӘХРЕДДИН МИРАСЫН БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫНА ӘЗЕРЛЕК ВАКЫТЫНДА КУЛЛАНУ
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

БРТ әзерлек өчен автор варианты. Изложение+сочинение+тест.

Татар мәктәбе (код 21)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл terenteva_miras.docx26.02 КБ

Предварительный просмотр:

Терентьева Л.М.

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе Тәбәрле урта гомуми белем бирү мәктәбе, татар теле һәм әдәбият укытучысы

Р.ФӘХРЕДДИН МИРАСЫН

БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫНА ӘЗЕРЛЕК

ВАКЫТЫНДА КУЛЛАНУ

“XIX йөз ахыры белән XX гасыр башы татар мәдәни тормышының кабатланмас күренешләренең берсе” [3:190] булган Ризаэддин Фәхреддин мирасы бай һәм күпкырлы. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек вакытында аның гыйбрәтле сүзләрен, “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Нәсыйхәт”, “Болгар вә Казан төрекләре” һ.б. әсәрләреннән өзекләр файдалану укучыларда изложение, сочинение язу, биремнәр үтәү күнекмәләрен генә формалаштырып калмый, тәрбияви кыйммәткә дә ия. Милли-төбәк компоненты галим Р.Мәрданов хезмәтләре аша ачыла.

Сочинение өлеше балаларның яшь, җенес һәм үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып 3 төрдә тәкъдим ителә.

9нчы сыйныф өчен биремнәр төзегәндә, 11нче сыйныф укучылары да фәнни эшкә тартыла. Бу -дәүләт имтиханнарына әзерлек вакытында, алган белемнәрне ныгыту, гомумиләштерү өчен бик уңай һәм кулай форма.

Эшне үтәү буенча кулланма

Татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 40 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.

Беренче өлеш 13 биремне үз эченә ала, сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга яки җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.

Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезгә гомуми балл чыгарыла, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.

Уңышлар сезгә!

I бүлек

Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз. Истә тотыгыз: сез текстның тулы эчтәлеген язарга тиеш. Изложение күләме 80 сүздән дә ким булмасын.

II бүлек

Текстны укыгыз һәм 2-14 биремнәрен үтәгез

Укучы балалар

1) Һәрбер бала, бигрәк тә үз мәктәбегезнең укучы балалары белән матур яшәгез, аларны туганнарыгыз кебек күрегез, алар белән йомшак сөйләшегез.     2) Бер-берегез белән очрашкан вакытта йөзегездә куану билгеләре чагылсын.    3) Шатлык һәм кайгыларын уртаклашыгыз.

4) Яман холыклы балалардан ерак булыгыз, чөнки яман холык йогышлы була.

5) Аталарыгызның байлыгы, һөнәрләре һәм киемнәре белән башка укучылар алдында мактанмагыз, үзегезне күрсәтмәгез, бәлки һәрвакыт түбәнчелек күрсәтегез.

6) Күңелне каралтучы, әдәпсез хикәяләр сөйләмәгез, кычкырышмагыз, сүз көрәштермәгез, иптәшләрегезнең хәтерләре калырлык ишарәләрдән, бигрәк тә аларга кул күтәрүдән сакланыгыз.

7) Файдасыз эшләр белән шөгыльләнеп дәресләрегездән мәхрүм калмагыз.

8) Иптәшләрегездә булган нәрсәләргә кызыкмагыз, алардан шул нәрсәләрне сорамагыз. 9) Бөеклек алуда түгел – бирүдәдер.

10) Мәктәпне бетергәч тә бергә укыган иптәшләрегезне онытмагыз, иң зур дәрәҗәгә ирешсәгез дә бергә укыган иптәшләрегезнең иң түбән дәрәҗәлесе алдында да үзегезне зурга куймагыз.

Ризаэддин Фәхреддиннән

Ризаэддин Фәхреддин (Ризаэддин бине Фәхреддин бине Сәйфетдин, 1858)– мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип. Татар һәм, гомумән, Русиядәге төрки халыклары тарихында биниһая күп хезмәтләре һәм фидакяр гамәлләре белән тирән эз калдырган.

2. Кайсы фикер текст эчтәлегенә туры килми?

  1. Файдасыз эшләр белән шөгыльләнеп дәресләрегездән мәхрүм калмагыз.
  2. Әти-әниләрнең һөнәрләре, киемнәре, байлыгы белән башка укучылар алдында мактану сезнең турында яхшы фикер калдырачак.
  3. Мәктәпне бетергәч тә укыган иптәшләрегезне онытмагыз.
  4. Бер-берегез белән шатлык һәм кайгыларны уртаклашыгыз.

3.   Кайсы сүзтезмәдә алынма сүз юк?

  1. файдалы китапларны;
  2. әдәпсез хикәяләр;
  3. кул күтәрүдән сакланыгыз;
  4. дәресләрегездән мәхрүм калмагыз.

4.Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.

  1. йөзегездә;
  2. мәктәбегезнең;
  3. һәрбер;
  4. эшләр.

5. Яңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез.

  1. күрегез;
  2. кайгыларын;
  3. бирүдәдер;
  4. бөеклек.

6. Синонимнар рәтен билгеләгез.

  1. яман, начар;
  2. шатлык, кайгы;
  3. куану, кайгыру;
  4. файдасыз, кирәкле.

7. 1нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә сүз бар?

8. 7-9нчы җөмләләрнең кайсында тиңдәш хәбәрләр бар?

9. 1-3нче җөмләләрнең кайсысы иярченле кушма җөмлә?

10. 1-4нче җөмләләр арасында иярчен сәбәп җөмләлесен табыгыз.

11. 8нче җөмләдәге сүзтезмәләр санын языгыз.

12. Җыючы теркәгеч булган җөмләне табыгыз.

  1. Файдасыз эшләр белән шөгыльләнеп дәресләрегездән мәхрүм калмагыз.
  2. Шатлык һәм кайгыларын уртаклашыгыз.
  3. Яман холыклы балалардан ерак булыгыз, чөнки яман холык йогышлы була.
  4. Мәктәпне бетергәч тә бергә укыган иптәшләрегезне онытмагыз.

13. 6нчы җөмләдә юклыктагы ничә фигыль бар?

14. 5нче җөмләдәге кушма сүзне күчереп алыгыз.

III бүлек

  1. Укыган текстка нигезләнеп 70 сүздән ким булмаган “Мин –укучы бала” дигән сочинение языгыз. Укучыга хас яхшы сыйфатларга ия булуыгызны тексттан 2 мисал китереп дәлилләгез. Әлеге темага кайсы әдипләрнең нинди әсәрләрен укыганыгыз бар?
  2. “Укымышлы вә холкыны тәрбия әйләмеш кыз алтыннан бәһале вә энҗүдән кадерле байлыктыр” дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз? Укыган текстка нигезләнеп 70 сүздән ким булмаган сочинение языгыз. Тексттан яки “Сәлимә, яки гыйффәт” романыннан 2 дәлил китерегез.
  3. Укыган текстка нигезләнеп 70 сүздән ким булмаган “Ризаэддин Фәхреддин - мәгърифәтче” дигән темага сочинение языгыз. Тагын кайсы мәгърифәтче әдипләрне беләсез? Фикерләрегезне тексттан яки әдәби әсәрләрдән алынган мисаллар белән диләлилләгез.

Изложение тексты.

«Шура» журналы

«Шура» журналы XX йөз башында нәшер ителгән татар газета һәм журналлары арасында мәгълүматлык бәһасе, тематик киңлеге, эчтәлегенң байлыгы, эшләнеш җәһәтенән нәфасәте* һәм затлылыгы ягыннан иң күренекле урыннарның берсен алып тора.

Бертуган Рәмиевлар нәширлегендә чыккан «Шура» журналы татар һәм башка төрки халыкларның тарихи һәм иҗтимагый, әдәби үсешләре, мәдәни багланышларына мәртәбәле өлеш керткән. «Шура» журналының зур абруй казанып, югары гыйльми дәрәҗәгә ирешүе, һичшиксез, аның баш мөхәррире Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлегенең, киң эрудициясенең, фидакяр тырышлыкларының нәтиҗәсе.

Ун ел өзлексез нәшер ителгән “Шура” журналы – ХХ йөз башы татар әдәбиятын һәм, гомумән, башка төрки халыклар әдәбиятлары тарихын өйрәнү өчен гаҗәеп бай чыганак. Әдәбият тарихы, фольклор һәм ул чордагы әдәби күренешләр һәртөрле каршылыклары белән журналда чагылыш тапкан.

Раиф Мәрдановтан

Микротемалар.

  1. «Шура» журналы – ХХ йөз башында чыккан мәшһүр татар журналы.
  2. Бертуган Рәмиевлар – нәшер, Ризаэддин Фәхреддин – баш мөхәррир.
  3. 10ел тарихлы журнал – бай чыганак.

Нәфасәт

ис. Кыйммәтле нәрсә. (Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.)

        

Әдәбият

  1. Балаларга үгет-нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәшрияты. – 2001. – 192бит.
  2. Бердәм республика имтиханына әзерләнәбез. Татар теле. – Казан: РИЦ “Школа”, 2007. – 196 б.
  3. Госманов Миркасый. Гасырдан-гасырга. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004.
  4. Казыйханов В.С..Әхлак дәресләре.Дәрес эшкәртмәләре. Фәнни редакторы – профессор Ә.З.Рәхим.
  5. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Гади җөмлә синтаксисы: 7-11нче сыйныф укытучылары өчен методик кулланма/Н.В.Максимов, З.В. Шәйхразиева. – Казан: Мәгариф, 2008. -111б.
  6. Мәрданов Р.Ф. “Шура” журналы (1908-1917): әдәбият мәсьәләләре.-Казан: Рухият, 2001.-152б.
  7. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. Казан, 2004, 2006, 2007, 2008, 2009.
  8. Миңнегулов Х.Ю., Садретдинов Ш.А. Әдәбият: Татар урта гомуми белем мәкт. Һәм гимназияләренең 9нчы сыйныфы өчен дәреслек. – Казан, Мәгариф, 1998. – 334б.
  9. Ризаэтдин Фәхретдин: Фәнни-биографик җыентык.- Казан: “Рухият” нәшрияты, 1999. – 224б.
  10. Харисова Ч.М., Гарипова В.А., Шакирова Г.Р. Татар теле.9нчы сыйныф: Яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма: Татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен. – Казан: Гыйлем, 2012. – 64б.
  11. http://www.tataroved.ru/publication/jad/1/ һ.б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану.

Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану....

Рус төркемнәрендә укучы төрле милләт балаларында толерантлык тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын куллану . (Мастер – класс)

Конспект мастер-класса для учителей татарского языка, работающих в русскоязычных группах...

Р.Фәхреддин мирасын мирасын дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда куллану

Р.Фәхреддин мирасын дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда куллану...