Исем фигыль (6 сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)
план-конспект урока (6 класс) на тему

Хамитова Ландыш Талгатовна

Затланышсыз фигыль төркемчәсеннән булган – исем фигыль турындагы белемне үзләштерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_plany.docx41.42 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Исем фигыль

(6 сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

Максат:

Затланышсыз фигыль төркемчәсеннән булган – исем фигыль турындагы белемне үзләштерү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Метапредмет - уку мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен булдыру;

Предмет- исем фигыльләрне, шул исәптән өйрәнелгән башка фигыль төркемчәләрен тану;

Шәхескә кагылышлы-исем фигыль турындагы белемнең кирәклеген аңлау.

Дәреснең тибы:  яңа белем ачу

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш

Техник җиһаз: ЭОР, компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал,

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү

                                                 Дәрес барышы


1.Дәресне оештыру моменты. 
1. Хәерле иртә укучылар, имин үтсен көнегез.

    Кәефләрегез ничек соң?

    Кояшлы иртә кебек.

    Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килде.

2. Дежур отчетын тынлау, катнашмаган укучыларны билгеләү.

3. Үзбәя критерийларын искә төшерү.

II. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы. 
1)“Саннар ни сөйли?” уены

Укучылар, сез математика дәресендә һәрвакыт саннар белән эшлисез. Хәтерләсәгез, без кайбер татар теле дәресләрендә саннарны үзебезнең татар теле белән дә бәйлибез.

Бүгенге дәрестә дә мин сезнең игътибарыгызга саннар тәкъдим итәм. Әлеге саннар белән фигыль арасында нинди уртаклык бар?

1 нче слайд – 2 (фигыль ике төркемгә бүленә – затланышлы, затланышсыз, берлектә һәм күплектә килә, барлыкта һәм юклыкта килә, үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрнең 2 төре бар: билгеле һәм билгесез)

2 нче слайд – 3 (фигыль 3 заманда килә ала, затланышлы фигыльләр 4)

3 нче слайд – 4 (затланышсыз фигыльләр 4)

4 нче слайд – 5 (фигыль юнәлешләре 5)

5 нче слайд – 8 (фигыль төркемчәләре 8)

Җавапларын дәлилләп тә баралар.

1) Өй эшләрен тикшерү.Укучылар, татар теле дәресен башлыйбыз. Дәфтәрләрдә өй эшләре үтәлгәнме?(Өй эшләре тикшерелә)


III. Уку мәсьәләсен кую
1. Актуальләштерү  һәм дәрескә максат- бурычлар кую.

  1. Кайсы  фигыль артык, 4нче юлга язып чыгыгыз:

а) укый, сөйләгәч, утырса, карау;

б) барачак, язу, сана, йөреп;

в) чишү, карарсыз, торыйм эле, сизеп.

г) ......,   ......,  .......... .

Әйдәгез уйлап карыйк, аларны белү, өйрәнү өчен нинди сораулар куярга кирәк икән?

Димәк, бүгенге дәресебезнең максаты нидән гыйбарәт?

Укучылар: исем фигыль төркемчәсен өйрәнү, аны куллана белергә өйрәнү

  1. Дәфтәрләрне ачып число, теманы  язабыз.  

    Актуальләштерү (укучыларны яңа материалны үзләштерүгә әзерләү)

Укытучы. Димәк, исем фигыль берьюлы нинди ике мөстәкыйль сүз төркеменең үзенчәлекләрен үз эченә ала? (Исем һәм фигыльнең)

(Исем өчен һәм фигыль өчен хас билгеләр чагыштырыла).

Әйдәгез, исем һәм фигыль сүз төркемнәренең грамматик билгеләрен искә төшерик. Бер- берегезгә борылып исем һәм фигыль турындагы  кагыйдәләрне исегезгә төшерегез.  (Җаваплар тыңлана; гомумиләштереп, нәтиҗә ясала.)

 (УЗ БӘЯ)

   Хәзер кабатлаган белемнәребезгә нигезләнеп,исем фигыльгә билгеләмә биреп карыйк.Аны без тактага чыгып, модель рәвешендә күрсәтик

           ИСЕМ ФИГЫЛЬ

Сораулар:1.Исем кебек нәрсә белән төрләнергә тиеш?(сан,килеш,тартым)

               2.Фигыль кебек нәрсәне белдерергә тиеш?(эш-хәл,хәрәкәтне)

               3.Фигыль кебккек нинди формаларда булырга мөмкин?(барл.,юкл.)

               4.Фигыль кебек нәрсә белән төрләнергә тиеш?(юнәлеш)

Модель  куела:                          ИСЕМ ФИГЫЛЬ

                                               /             \

                                        ИСЕМ        ФИГЫЛЬ

                                         -килеш         -барлык,юклык

                                          -тартым       -юнәлеш

                                        -сан            

                                            \                     /

        Димәк нәтиҗә ясасак, исем фигыльгәнинди билгеләмә бирербез?                                                                       Нәрсә?

                                                     Нишләр?

                                        Затланышсыз фигыль

                                                   -Ү

-җөмләдә  .... була

Сораулар:

1.Исем фигыль нәрсәне белдерә? (Эш, хәлнең исемен.)

2. Ул нинди морфологик билгеләргә ия? (Исем кебек килеш, тартым, сан белән төрләнә; фигыль кебек  барлыкта- юклыкта, юнәлеш формасында була)

3. Затланышсыз фигыль формасы буларак, исем фигыль нинди үзенчәлеккә ия? (Зат- сан белән төрләнми.)

4. Җөмләнең нинди кисәге булып килә ала? (Ия, аергыч, тәмамлык, хәл.)

Аңлашылганча, исем фигыль башка сүзләр белән бәйләнешкә керә, ягъни  исем  фигыль иялек килешендәге исем белән дә төшем килешендәге исем белән дә белдерелә ала. Бу нәтиҗәгә без үзебез килдек. Ә хәзер китаптагы кагыйдәләрне укыйк.  (Нәтиҗәләр чагыштырыла.)

-Укучылар, без исем фигыльнең лексик мәгънәсен, грамматик формаларын һәм синтаксик функциясен дөрес билгеләгәнбезме, дәреслекнең 165нче битен ачып, ярым-пышылдап кычкырып укып китик. 

-         Укучылар, исем фигыль- затланышсыз фигыль формасы дибез, ә бу очракта ни өчен “зат”сүзе кулланылган? Ул нинди грамматик категориянең күрсәткече булып тора?

I зат  баруым        баруыбыз

II зат  баруың       баруыгыз

III зат  баруы        барулары

(Бу- тартым кушымчалары, чөнки исем фигыль тартым белән төрләнә)

 Үзбәя .

III. Беренчел ныгыту.

1)Җөмләләрне укыгыз. Күнегүгә биремне формалаштырыгыз:

Яшәү һәм бару исем фигыльләрен тартым белән төрләнедерергә, кушымчаларына игътибар бирергә.(ике кеше тактада эшли)

       2)Калганнар интертактада сүзтезмәләрнең кушымчаларын дөрес формалаштыра:

Уку...ы күңелле, гафу үтенү...ем, бурычны түләү...ең, шәл бәйләү...е, аларның сорау...лары, сезгә килү...ебез, агачка үрмәлә...ең, йомышны үтәү...ләре, сиңа әйтү...ем, дикторның сөйләү..е, безне сәламләү...егез, вакыйганы тасвирлау...ым, халыкның туплану...ы, халыкны туплау...ы.

Үзбәя .

        3)      Физкульминут:

Мин сезгә фигыльләр әйтеп барам, шарт фигыль булса чүгәлибез, исем фигыльгә кул чабабыз, хикәя фигыльдә урында басып кына торабыз.

Барсам, укый, санау, барды, үтсәләр, йөгерә, чабу, утыру, ташласам, кайта, әйтсә, бардым, күрсәң, тыңламау.

IV. Яңа материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

1)Җөмләләрдән исем фигыльләрне табып, нинди җөмлә кисәкләре булуын ачыкларга

  1. Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.
  2.  Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
  3.  Үз атыңны сынау өчен, кеше атына утыр.
  4.  Бу- йокы ялкаулыгыннан киерелеп иснәү генә.
  5.  Яшәүнең кадерен белик.
  6.  Гомер итү, киләчәккә китү,

        Теләкләргә җитү күңелле,

        Тундралардан лимон кырларына

        Сәлам алып килү шикелле

        Күңелле!                   (Хәсән Туфан)

      2)     Тест (парлап эшлиләр һәм бер- берсен тикшерәләр)

1. Исем фигыль нәрсәне белдерә:

А) предметны;

Ә) эшне;

Р) эш-хәлнең атамасын

2. Олыларны олылау - яхшылыкның билгесе җөмләсендә  исем фигыль нинди җөмлә кисәге булып килгән:

А) тәмамлык;

Ә) ия

Р) хәбәр;

3. Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп җөмләсендә исем фигыль нинди формада?

А) барлыкта;

С)  юклыкта;

4. Балалар уйнауны ташладылар җөмләсендә исем фигыль нинди җөмлә кисәге

С) тәмамлык;

Ә) ия ;

М) аергыч;

5. Бизәлү исем фигыленең юнәлешен күрсәтегез:

А)  төшем юнәлеше;

Ә) – кайтым юнәлеше;

Р)  - төп юнәлеш;

6. Хәнәфи абзыйда бүген китап сату кайгысы юк иде җөмләсендә исем фигыль нинди җөмлә кисәге

А) хәбәр;

Ә) хәл;

М) аергыч.

22 нче слайд.

Үзегезнең җапларыгыз белән чагыштырыгыз.

(УЗБӘЯ)

Укытучы: Ә хәзер килеп чыккан җавапларыгызның  хәрефләрен җыйсак, нинди сүз килеп чыгар икән?(Рәссам)

IV. Картина буенча эш . Иҗади эш.

Укучылар,  ә сез татар рәссамнарыннан кемнәрне беләсез? (Лотфулла Фәттахов. Харис Якупов. Байназар Әлмәнов.)

Мин сезгә бер рәсем карарга тәкъдим итәм. Берәрегезнең бу рәсемне күргәне бармы?

– Юк.

– Сез бу рәсемнең авторын белмисезме? (Юк.)

  • Ничек уйлыйсыз? Бу рәсем аларныкымы? (Белмибез.)

– Чынлап та, бу рәсем бүтән авторныкы.Рәсемнең авторы Шамил Шәйдуллин. Бу исем сезгә танышмы? (Юк.)

Укытучы. Татарстанның халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шамил Мортаза улы Шәйдуллин башта Казан рәсем сәнгате училищесын, аннары Петербургтагы И.Е.Репин исемендәге рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый. Аның халкыбызның милли Сабантуй бәйрәменә (“Сабантуй”, 1974), нефть чыгаруга (“Туган җирдә. Лениногорск промыселы”, 1982) багышланган әсәрләре бар. Ә менә аның “Карт алмагач төбендә”, “Авылымда бәйрәм” кебек әсәрләре рәсем сәнгатенең классик үрнәкләре сафында тора. Рәссам татар халкының бөек шәхесләренә, үз замандашларына багышлап  та картиналар яза. Габдулла Тукайга (“Халык шагыйре”), Казан ханлыгы алынуга (“Ханбикә Сөембикәгә”) багышлап иќат иткән әсәрләре шундыйлардан. Шамил Шәйдуллин төп өч жанрда: портрет, пейзаж, натюрморт жанрларында үзен сыный.

– Игътибар белән карагыз әле. Картинага сез нинди исем бирер идегез? (“Безнең алмагач”, “Алма өлгергән вакыт”, “Алмагач янында”, “Алмагач төбендә”.)

– Бик яхшы, балалар. Миңа сезнең фикерләрегез бик ошады. Сез картинаның исеменә шактый якын килдегез. Карагыз әле, алмагач картмы әллә яшьме?

– Карт.

– Каян белдегез?

– Ботаклары күп, алмалары да күп, карт икәне күренеп тора.

– Дөрес, укучылар. Шулай булгач рәсем ничек атала? (Карт алмагач төбендә.)

– Бик дөрес. Рәсем сезгә ошадымы? (Ошады. Белмим.)

– Ни өчен? (Чөнки автор рәсемне ышандырырлык итеп ясаган.)

Укытучы.  Укучылар, игътибар беләнрәк карагыз әле, биредә кайсы ел фасылы сурәтләнгән? (Төрле ќаваплар алына: “Көз”. “Көз җиткәч”, “Алмалар өлгерә”, “Җәй ахыры”, “Август, сентябрь айларында бакча тәмле алма исе белән тула…”)

Укытучы. Әлеге рәсемнең исеме “Карт алмагач төбендә” дип атала. Ничек уйлыйсыз, рәсемнең исемен дөрес билгеләгәнсезме? (Без дөрес әйткәнбез.)

Укытучы. Рәсемдә алмагачтан тыш тагын ниләр сурәтләнгән, кемнәрне күрәбез без? (Бабай, әби, әти, әни, өч онык, дус – күрше малае.)

Укытучы. Ягъни монда карт алмагач төбендәгеләр бер-берсенә якын туганнар икән бит. Балалар, без бу кешеләрне җыеп бер сүз белән ничек атый алабыз? (Бер  гаилә кешеләре.)

Укытучы. Әйе, мин сезнең белән килешәм. Алар бер тулы гаиләне тәшкил итәләр. Ярый, фикер алышуны дәвам итик. Әлеге картинада ничә план яссылыгы бар? (Әлеге картинада ике план яссылыгы бар.)

Укытучы Алгы планда кемнәрне, яисә нәрсәләрне күрәсез? (Алгы планда – әни, әти, бәби, дәү әни; икенче планда – алмагач һәм аның янында өч малай алма җыя; тәрәзәдән бабай карап тора. Бабай бу йорт-җирнең хуҗасы булырга тиеш.)

Бер төстәге предметларны табу.

Укытучы. Әйе, балалар, бик дөрес. Хәзер төсләр турында сөйләшеп алыйк. Әйтегез әле, алмагачның кәүсәсе нинди төстә? (Алмагачның юан кәүсәсе ак төстә.)

Укытучы. Тагын шундый төстәге әйберләрне кемдә күрәсез? (Әбинең яулыгы ак, бабайның сакалы ак, әнинең күлмәге, әтинең майкасы, бәбинең өстендәге киеме дә ап-ак.)

Предметара охшашлыкны билгеләү.

Укытучы. Әйе, балалар, сез дөрес билгеләдегез. Ак – ул нинди төс? Татар халкында ул нинди мәгънәгә ия? (Ак төс – чисталык билгесе.)

Укытучы. Әйе, бик дөрес әйтәсең. Әйдәгез, без сезнең белән хәзер бу сүзнең мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән карыйк. (Ак – күчерелмә мәгънә, эчкерсез, саф, гөнаһсыз; ягымлы, җылы, бәхетле, рәхәт, кайгы-хәсрәтсез.)

Укытучы. Укучылар, ничек уйлыйсыз, рәссам бу әйберләрне нигә нәкъ менә ак төстә бирде икән? Хәзер, ягез әле, уйлагыз, агач белән менә шушы кешеләр арасында берәр охшашлык бармы? Булса, ул нинди охшашлык? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

  Укытучы. Әйе, минем өчен дә охшашлык бар төсле тоела. Әйтик, әби белән бабай алмагачның ныклы кәүсәсе булсын, алар алмагачның тамыры белән ботакларны, шул рәвешле алмаларны, яфракларны тоташтырып тора. Әти белән әни ботаклар булсын, ә агачның җимеше – алмалары – ул оныклар, ягъни яшь буын. Уйлап карагыз әле, агачның тамырлары ул ни икән? Хәер, ул рәсемдә бирелмәгән, ләкин алмагачы булгач, аның тамырлары да булырга тиештер. Тамырлар ул – безнең ерак-ерак әби-бабайларыбыз. Җиде буыныңны бел дигәннәр бит. Укучылар, кайсыгыз җиде буынын санап күрсәтә ала?  (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

Картинаның идеясе.

Укытучы. Укучылар, рәссам нигә бу картинага “Карт алмагач төбендә” дигән исемне куйды икән? (Мөгаен, бу алмагачны тәрәзәдән карап торучы бабай утырткан булгандыр.)

Укытучы. Бик кызыклы фикер. Ә ул бабай нинди хисләр кичерә икән? Без аның турында картинадан күреп әйтә алабызмы? (Минемчә, бабай шатланып карап тора: карчыгы исән-сау, улы, килене бар, оныклары йөгереп йөри… Ул утырткан алмагач күп итеп алма биргән, аның янында бабайның балалары, гаиләсе бергә җыелган. Карт алмагач гаиләне бергә җыйган, туплаган.)

Укытучы. Балалар, татар халкында шундый фикер яшәп килгән: ир кеше үз гомерендә өй салырга, ул үстерергә, агач утыртырга тиеш. Сез ничек уйлыйсыз, бабай бу эшләрне эшләп өлгергәнме? (Әйе, һичшиксез, өлгергән.)

Укытучы. Әйе, фикерләрне төгәлләштереп әйтсәк, бабай өй салган, менә ул ап-ак тәрәзәләрдән карап тора, тәүфыйклы бала үстергән, инде оныгы да бар, алмагач утырткан, хәзер бабайның балалары – дәвамчылары – аның җимешен җыя. Бәлки рәссам да безгә нәкъ шуны әйтергә телидер: гомерне заяга үткәрмәгез, кешеләргә яхшылык кылып яшәгез, тормышта үз юлыгызны табыгыз, дип әйтергә теләгәндер.

Укытучы. Укучылар, сезгә өйгә әлеге картина буенча сочинение язып килү эше биреләчәк. Дәфтәрләрегезне ачып язып куегыз

IV. Рефлексия

Укытучы. Укучылар, сез бүген дәрестә үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз?

-Исем фигыль төркемчәсе белән таныштык.

Сораулар.

-         Исем фигыль нәрсәне белдерә?

-         Аңа нинди грамматик категорияләр хас?

-         Исем фигыль җөмләдә нинди синтаксик функция башкара?

– Шамил Шәйдуллин дигән рәссам барлыгын белдек.

– “Карт алмагач төбендә” рәсеме буенча эшләдек.

– Бик яхшы, укучылар.

Дәрес башында без сезнең белән нинди максат куйган идек?

Планлаштырылган эшләребезне үтәп  бетердекме?

-Максатыбызга ирештекме?

Картина карау кызыкмы, әллә ясаумы?

Укучылар: Картина карау да кызык икән.

– Ни өчен?

– Без караган рәсем матур һәм ышандырырлык итеп ясалган. Ул безне уйландырды, төрле хисләр уятты.

– Сер булмаса, әйтмәссезме?

– Соклану, горурлану.

– Бик яхшы укучылар. Ышандырырлык итеп ясалган рәсемне карау бик рәхәт. Шуңа күрә нинди дә булса эш эшләгәндә үзең өчен генә түгел, башкалар өчен дә кызык һәм мавыктыргыч итеп башкарырга кирәк.

V. Бәяләү. Укучыларның үз эшчәнлекләренә бәя куюлары.

VI. Өйгә эш.

1нче төрдәге өй эше.

Исем фигыль турындагы кагыйдәне өйрәнеп, моделен эшләп килергә.

2 нче төрдәге өй эше (ярымиҗади)

Ш.Шәйдуллинның “Карт алмагач төбендә” картинасын карап, өйрәнелгән фигыль төркемчәләрен кулланып(хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль, теләк фигыль, хәл фигыль,сыйфат фигыль, исем фигыль),  

7 җөмлә язып килергә

3 нче төрдәге өй эше (иҗади)

Ш.Шәйдуллинның “Карт алмагач төбендә” картинасы буенча , өйрәнелгән фигыль төркемчәләрен кулланып,  сочинение язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус төркеменең 5нче сыйныфы өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Рус мәктәбендә укучы 5нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.Тема:"Фигыль + ала"констркуциясен кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү,үзеңнең нәрсәләр эшли алуың турында сөйләргә өйрәнү....

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...

11 нче сыйныф ( рус төркеме) 11 нче сыйныф өчен татар теленнән кереш контроль эше

Биремнәрне үтәү өчен, 45 минут вакыт биреләhttps://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/17/kontrolnaya-rabota-dlya-11-klassov-russkoyazychnoy-gruppy-po-0 (контроль эшнең эчтәлеген карау өчен сайт...