Әдәбияттан презентацияләр
презентация к уроку на тему
Әдәбият дәресләрендә куллану өчен материал
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
g.kandalyy.pptx | 339.66 КБ |
g.kolhmtov.ppt | 489 КБ |
gabdulla_tukay_isemd_kalgannaryna.pptx | 698.67 КБ |
galisgar_kamal.pptx | 805.98 КБ |
drdemnd_-_yana.pptx | 1.58 МБ |
pslamov_ak_chchklr.ppt | 932.5 КБ |
pslamov_ak_chchklr.ppt | 932.5 КБ |
k._tinchurin.pptx | 608.7 КБ |
lbib_ihsanova.ppt | 2.67 МБ |
m._zhlil_sandugach_hm_chishm_pr.ppt | 2.2 МБ |
mula_kolyy_9kl.pptx | 508.74 КБ |
mirheyder_feyzi.pptx | 432.37 КБ |
robert_minnullin_izhaty.ppt | 2.11 МБ |
s.hshchkim.pptx | 1.11 МБ |
sagit_ramiev.pptx | 1.33 МБ |
tukay_ekologiya.ppt | 1.15 МБ |
h.tufan_.pptx | 624.47 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Тормыш юлы Габделҗаббар Габделмәҗит улы Кандалый 1797 елда Самара губернасы Ставрополь өязе ( хәзерге Ульяновск өлкәсе Иске Майна районы) Иртуган (Иске Кандал ) авылында мулла гаиләсендә туа . Башлангыч белемне Габделҗаббар үз атасыннан алган . Соңында Чистай якларындагы Мораса , аннары бер-бер артлы Кизләү , Күркәле , Кышкар , Шонталы мәдрәсәләрендә укыган . Г. Кандалый гарәп , фарсы телләрен өйрәнә . Рус, чуваш, мари авылларында еш булу , алар белән аралашу аңа бу телләрне дә үзләштерергә мөмкинлек бирә .
Иҗатка килү юлы Шагыйрьнең әтисе Габделмәҗид ибн Ибнейәмин хәзрәт гади генә авыл мулласы булмыйча , заманына күрә зур укымышлы , китап-әсәр язу белән шөгыльләнүче кеше булган . Г. Кандалый кечкенәдән үк көчле рухлы , тынгысыз характерлы , уй-тойгыларын шигъри сөйләмгә салып бирергә оста булуы белән аерылып торган . Яшьтән үк ул шигырьләр яза башлый . Ул төрле гади эпиграммалардан һәм кечкенә сатирик шигырьләрдән башлап җибәрә . Мәсәлән , аны мәдрәсәдән куалагач , ул түбәндәге юллар белән җавап кайтара : Кусагыз да һич уфтанмам , Язуымнан да тукталмам , Котылмассыз барыбер сез , Әле болай гына калмам .
Иҗаты үзенчәлекләре Г . Кандалый – лирик шагыйрь . Ул байтак шигырьләрен автобиографик материалга таянып яза . Беренче карашка бер-берсенә охшаш тоелсалар да. Аларның рухы , пафосы төрлечә . Шагыйрьнең башлангыч чор әсәрләренә яктылык , җиңеллек , юмор хас , аларда авторның яшь , дәртле , уен-көлке сөючән , мавыгучан кеше булуы сизелеп тора: Ки шау -шу: мәдрәсә гөрли .. Минем кальбем сәне уйлый ,- Г. Кандалый заманының киң карашлы , тирән белемле кешесе булып формалаша . 30 нчы еллар азагында ул әтисе мәхәлләсенә кайта . Шагыйрьнең күпчелек әсәрләре шул чорда реаль шәхесләргә атап иҗат ителә .
Г . Кандалының беренче шигырьләрендә үк реалистик предметлылык көчле . Әгәр шагыйрь искергән традицияләрне җимерергә үзен хаклы санаса , тормыш күренешләрен дини кануннардан аермалы аңлатырг омтылса , ахирәттән дә бигрәк җир тормышы белән кызыксынса - болар барысы реалистик иҗат тибының алшарты була ала. Г. Кандалый да образларны тормышның үзеннән табып тасвирлый . Г. Кандалый шигърияткә халыкчан таби- гыйлек , матурлык та алып килә . Бай поэтик традициягә һәм халык авыз иҗатына таянып , шагыйрь татар поэзиясен яңа баскычка күтәрә .
Г. Кандалыйның шигырьләрендә социаль тигезсезлек детальләре дә байтак : Синең өчен тавык чалган , Суган , балтырганын салган , Син әйткәч , чакырып алган , Егермесен сатып унга . “Мулла белән абыстай”
Г . Кандалый иҗатының төп өлеше - мәхәббәт поэмалары һәм шигырьләре . Мәхәббәт темасы алгы планга куелу , беренче карашка , иҗтимагый активлыктан читләшү кебек тоелса да, реаль тормышны сүрәтләү , җир кешесен һәм аның табигый хисләрен олылау үзе үк , объектив рәвештә . шәригать кануннарына , иҗтимагый торгынлыкка каршы юнәлдерелгән куәтле протест авазы булып яңгырый . Г. Кандалый иҗатының нигезендә мәгъри-фәтчеләр күтәреп алган проблемалар ята . Җир кешесен күрсәтү , аның матурлыгын җырлау , кешен аң-белемгә өндәү - Г. Кандалый иҗатының көчле яклары . “ Мәгърифәтчеләр , гомумән , кеше табигатен . аның бу дөньядагы урынын , чынбарлыкка мөнәсәбәтен ачыкларга тиешләр иде ”.
Г. Кандалый тормыштагы ямьсезлеккә каршы матурлык эталонын куйды : табигать кочагында үскән зирәк , эшчән , сәламәт җир кызын һәм лирик геройның аңа булган саф сөю хисен ачты . шунда ук хезмәт иясе авыл кызларының ул заманда кичергән авыр язмышларын да реалистик планда күрсәтә алды . Аның лирик герое еш кына мулла Габделҗаббар карашлары белән бәхәскә керә һәм җиңә . Бу яңа геройга нинди сыйфатлар хас соң ? Иң элек , ул оптимист, ториыш матурлыгын , дөнья ләззәтен эзләүче .
Кандалый − беренче чиратта мәхәббәт җырчысы . Кандалыйның иң күп язганы − кеше матурлыгы , табигать кочагында үскән , эшчән , сәламәт җир кызы матурлыгы . Күпчелек очракта ул тышкы матурлык . Г. Кандалый фикеренчә , хатын-кыз да, ирләр кебек үк , мәхәббәттә тигез хокукка , шәхси бәхеткә лаек. Г. Кандалыйның бөтен иҗатында гыйлемлелек - наданлык антитезасы тора. Аныңча , кешенең наданлыгы - аның яман сыйфаты .
Әдәби мирасы Шагыйрь 1860 елда вафат була , үз авылында җирләнә . Тик хәзерге вакытта аның җәсәде кайда урнашканлыгын белүче кеше юк — Г. Кандалыйга кабер ташы да чама белән генә куела . Шулай ук шагыйрьдән калган әдәби мирасның төгәл күләме турында әйтеп булмый — аның кулъязмалары халыкка таралган , һәм илнең бөтен төбәкләреннән диярлек табыла торды .
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
1881-1918
• 1881 елның 22 апрелендә (яңа стиль белән 5 майда) Пенза шәһәрендә сабын-шәм заводы хуҗасы гаиләсендә туа . • 1897 елга кадәр алпавыт утарларында управляющий, бакчачы булып тора, соңыннан, Казанга килеп, Үтәмишевләрнең сабын заводына баш мастер булып урнаша. • Гафур башта Пенза губернасының Түбән Ломов өязе Ятмис авылында мәдрәсә белеме ала, аннары Казан шәһәрендәге Укытучылар мәктәбендә укый. • 1898—1902 Мәктәптә укыган елларында марксистик яшерен түгәрәккә йөреп, революцион әдәбият белән таныша, беренче татар большевигы X. Ямашев, социал-демократ Г. Сәйфетдинов кебек революционерлар белән якыннан аралаша. • 1918 елның 1 апрелендә озак еллар үпкә авыруыннан җәфаланган Гафур Коләхметов Пенза губернасындагы Краснослободск өяз больницасында вафат була.
Г. Коләхметов, язучы-драматург буларак, «Ике фикер» һәм «Яшь гомер» драмалары белән данлыклы. Коләхметовның 1902—1912 еллар арасында иҗат иткән кайбер әдәби әсәрләре—дүрт пәрдәле «Әбүҗәһел» исемле тарихи һәм биш пәрдәле «Кем гаепле?» дип аталган драмалары, татар һөнәрчеләре тормышыннан алып язылган «Талак» исемле хикәясе, шигъри әсәрләре, вакытында матбугатта басылмау сәбәпле, сакланып калмаган. Ләкин «Ике фикер», «Яшь гомер» драмалары белән дә әдип татар әдәбияты тарихында иң мөхтәрәм урыннарның берсен били. 1909 елда аның «Тарих сәхифәләре» исемле өч кисәктән торган китабы басылып чыга. Ул шулай ук арифметика укыту алымнарына өйрәткән «Ысулы тәгълиме хисап » (1911) исемле методик кулланма китабы бастырып чыгара .
Сез беләсезме? 1. Коләхмәтов Габделгафур Юныс улының псевдонимы ничек булган? “ Татарин театраль” 2. Г.Коләхмәтов портретын иҗат иткән рәссамнар? Х.Якупов, Юлия Бейер, Н.Мифтахов 3. Г.Коләхмәтовның әдәби образын нинди романда табып була? Кави Нәҗминең “Язгы җилләр” 4. Ничәнче елларда драматург “”Һәр хезмәтче (эшче) ни нәрсә белергә һәм ни нәрсә исендә тотарга тиешле” исемле шактый зур күләмле әсәрне русчадан татарчага тәрҗемә итә.
1904 – 1905 нче 5. Г.Коләхмәтовның гомуми тарих буенча тикшеренү буларак та, дәреслек-кулланма буларак та кулланылган хезмәте “Тарих сәхифәләре” дип атала. Ул ничә кисәктән тора Өч 6. 1911 елның сентябрендә Казандагы нинди мәдрәсә каршында оештырылган рус классларына укытучы һәм мөдир булып күчә?
«Касыймия» 7. Иҗтимагый-сәяси карашлары ягыннан ул кем? социал-демократ 8. Г.Коләхмәтов аеруча тыгыз аралашкан гаилә, шәхес. Г.Гобәйдуллин 9. Г.Коләхмәтовны замандашларыннан аерып куйган эшчәнлек төре.
марксистик әдәбиятны тәрҗемә итү 10. Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул эшләгән уку йорты. Пороховой рус - татар училищесы 11 . 1912-1916 еллар аралыгында кайда укыта? “ Касыймия” каршындагы рус теле сыйныфы
12. Г.Коләхмәтов мирасында кайсы иҗат агымы өстенлек итә? Тәнкыйди реализм 13. Г.Коләхмәтов татар әдәбиятына нинди яңалык алып килә? яңа тема, яңа геройлар алып килә 14. Г.Коләхмәтов бюстын кем эшләгән? Ю.П.Бейер
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
“Исемдә калганнар” - Габдулла Тукайның 1909 елда язылган автобиографик повесте .
Беренче тапкыр 1909 елда Казанда , « Үрнәк » матбагасында аерым китап булып чыга . Китапның ахырында « Ахыры икенче җөзьәдә » дип язылган . Әмма Тукай әсәренең икенче бүлеген язмый кала.
МӨКАДДИМӘ ( сүз башы ) Бу « Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә нәширләрнең миннән тәрҗемәи халемне язып бирергә үтенүләре булды . Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрле тәрҗемәи халемне кыска гына рәвештә язып бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте .
Минем гомерем ( укучылар күрерләр ) шактый ямьсез , шактый караңгы , шуның белән бергә кызык кына үткән булганга , яза башлагач , исемдә калганнарның һәммәсен язасым килде . Шунлыктан Уральскигә килеп җиткәнемә кадәр кичердекем хәлләр илә аннан соң хәзер шушы сәтырларны ( юл ( язма юл )) язып утырган вакытыма кадәрге башыма килгәннәрне икесен ике рисалә ( китапчык ) итеп чыгарырга мәгъкуль күрелде . Г. Тукаев 29 сентябрь, 1909 сәнә
Әтисе – Мөхәммәтгариф әнисе - М әмдүдә
Тәрҗемәи хәле (биографиясе) Кушлавыч авылында 1886 елның 26 (14) апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Габдулла Тукай дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар.
Бераздан аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Ләкин бу рәхәт озакка бармый: әнисе дөнья куя да, Габдулла дөм ятим кала. Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә — Габдулланың әнисенең атасына Зиннәтулла бабасына кайтарып бирә . Монда исә үги әби. Күп балалы гаилә. Ә бераздан баланы , Казанга баручы бер ямщиккә утыртып , ерак , билгесез сәфәргә озаталар . Я мщик исә Печән базарына килгәч : « Асрарга бала бирәм , кем ала?» — дип кычкырып йөри . Халык арасыннан бер кеше малайны үзләренә алып кайта . Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар .
Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч , тагын артып кала; әти-әнисе авырып китә һәм : «Без үлсәк , бу бала кем кулына кала, ичмасам , авылына кайтарыйк ...» — дип , аны яңадан Өчилегә озаталар . Бераздан малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар . Шулай алтынчы оя ... Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөри .
Кырлай ятимгә мәрхәмәтлерәк булып чыга . Беренчедән , бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши , хәтта сабакка йөри башлый . Икенчедән , Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый .
Кырлайда Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә. Алда — һөнәрчеләр, лавкалар тулы, мәчетле, чиркәүле, школалы, мәдрәсәле, милли-чуар Җаек — Уральск шәһәре.
Бер оядан – бер ояга Кушлавыч, Мөхәммәтгариф мулла һәм М әмдүдә гаиләсендә туа Шәрифә карчыкка вакытлыча асрамага бирелә (2-2,5 яш ь тә) Әнисе кияүгә чыккан Сасна мулласында (1 ел чамасы тора) Өчиледә әнисенең әтисе – Зиннәтулла бабасында яши Казанда Мөхәммәт-вәли һәм Газизә һөнәрчеләр гаиләсендә яши Кырлайда Сәг ъди абзый гаиләсендә 3–4 ел тәрбияләнә Җаек шәһәренә апаларына китә
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Галиәсгар Камал Галиәсгар Камал (1879— 1933) — татар халкының бөек драматургы , язучысы , егерменче йөз башы татар әдәбияты , мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе. 1926 елда Г.Камалга рәсми төстә «Татар халык драматургы-әдибе » исеме бирелә һәм ул – «татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе , атасы һәм татар артистларының якын ярдәмчесе » дип бәяләнә . Хәзер исә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә .
Балачагы Галиәсгар Камал 1879 елның 6 гыйнварында ( искечә – 1878 елның 25 декабрендә ) Казанда тире эшкәртүче хезмәткәр гаиләсендә туа. Сабый вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада ( хәзер Арча районына керә ) бабалары тәрбиясендә уздыра . Алты яшькә җиткәч , шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары , Казанга кайтып , укуын иске тәртиптәге « Госмания » һәм « Халидия » мәдрәсәләрендә дәвам иттерә . 1893-1900 елларда шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган « Мөхәммәдия»дә укый , бер ук вакытта өч класслы урысча мәктәптә башлангыч белем ала.
Театр сәнгате белән кызыксына . Мәдрәсәдә укыган елларында Г.Камал әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: урыс театрында барган спектакльләргә яратып йөри , сәхнә өчен язылган китапларны мавыгып укый һәм үз чорының татар әдәбияты белән якыннан таныша . Ниһаять , аның үзендә дә иҗат дәрте уянып , 1898 елда ул үзенең « Бәхетсез егет » ( беренче варианты) дигән тәүге драмасын яза . Күп тә үтми , икенчесе дә языла (« Өч бәдбәхет »). Бу ике әсәр һәм шул чорда Г.Камал тарафыннан тәрҗемә ителгән « Кызганыч бала» драмасы 1900 елда Казанда аерым китаплар булып басылып чыга.
Әдәби эшчәнлек 1905 елның 29 октябрендә Казанда беренче татар газетасы «Казан мөхбире » чыга. Галиәсгар Камал бу газетада иң күп катнашучыларның берсе була. « Азат », « Азат халык » газеталарын , « Яшен » сатирик журналын чыгаруда да Галиәсгар Камалның өлеше зур . 1906 елның 5 маенда Казанда беренче рәсми ачык спектакль уйнала . Төрекчәдән Г. Камал тарафыннан ирекле рәвештә татарчага тәрҗемә ителгән « Кызганыч бала» драмасы һәм Габдрахман Кәрам тәрҗемәсендә « Гыйшык бәласе » комедиясе куела . Шул көннәрдән башлап Галиәсгар Камал үзенең төп игътибарын татар театрын үстерүгә бирә . 1929 елда ул « Хафизаләм иркәм » исемле комедиясен яза . « Күзсез мастерлар », « Өч тормыш» кебек пьесалары һәм күп кенә шигъри әсәрләре дөньяга чыга.
Соңгы еллар Галиәсгар Камал , инде әйтелгәнчә , оста тәрҗемәче дә. Николай Гоголь, Александр Островский, Максим Горький, Мольер һәм башкаларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә . Галиәсгар Камал 1933 елның 16 июнендә вафат була. Аның гәүдәсе Казанда Максим Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркындагы туганнар каберлегендә күмелгән .
Иҗат һәм тәрҗемә иткән әсәрләр . Евтихий Карпов – Эшчеләр бистәсе (1919) Мольер – Саран (1915) Мольер – Ирексездән табиб (1916) Мольер – Скапен хәйләләре (1924) Николай Гоголь – Ревизор (1916) Бәхетсез егет (1898, 1907) Беренче театр (1908) Бүләк өчен (1909) Уйнаш (1909) Безнең шәһәрнең серләре (1911) Банкрот (1911) Дәҗҗал (1912) Каениш (1912) Хафизаләм иркәм (1929)
Хәтер Халкыбыз һәм хөкүмәтебез Галиәсгар Камалның әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеген югары бәяләде . 1929 елда язучының 30 еллык хезмәт бәйрәме билгеләп үтелде . Аңа « Хезмәт батыры» һәм « Татарстанның халык драматургы » дигән мактаулы исемнәр бирелде . Хәзер исә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә .
Галиәсгар Камал 6 гыйнвар 1879-16 июнь 1933 (54 яшь).
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Тормыш юлы 1859 елның 23 ноябрендә Ырынбур губернасы Эстәрлетамак өязендәге ( хәзерге Башкортостанның Мәләвез районы ) Җиргән авылында туа . 1862 елның җәендә әтисе , гаиләсен алып , Орск өязенең Юлык авылына күчеп китә . Закирне һәм аның абыйсын башта өйдә укыталар . Аннары Муллакай авылындагы мәдрәсәгә бирәләр . Закир 1880 - 1881 елларда Истанбулда яши , төрек телен , әдәбиятын өйрәнә .
1890-1900 елларда бертуганнар Шакир белән Закирга аталарыннан Орск өязендәге алтын ятмалары күчә . Алардан 1917 елга кадәр барлыгы 5 тонна алтын табыла . Рәмиевләр приискларның техник җиһазландыруын кайгыртканнар . Приискларда барлыгы 850 эшче көч куйган . Рәмиевләрнең иганәчелек эше шактый мәгълүм . Алынган табышка алар татар язучыларының әсәрләрен бастырганнар , уннарча мәктәпләр тотканнар , татар студентларына матди ярдәм күрсәткәннәр , мәчетләр төзегәннәр . Алтын ятмаларын арендага биреп торган башкортларның авылларында үз хисапларына мәчетләр төзегәннәр , мәдрәсәләр ачканнар .
Орск Закир Рәмиев сәүдәгәре Закир Борнаевның Мәһүбә исемле кызына өйләнә һәм Ырынбурга күчә . Анда җәмәгатьчелек эшенә , мәдәни-агарту шөгыленә керешә . 1905 елдан Шакир белән Закир Рәмиевләр Оренбургта матбугат чыгару эшен башлыйлар . 1906 елда « Вакыт » гәзите ( башта атнасына өч тапкыр , аннары көн дә чыга башлый ), 1908 елдан «Шура» журналын чыгара башлыйлар (« Вакыт»ның мөхәррире Фатих Кәрими , " Шура"ныкы Риза Фәхретдин була ). Бу ике басма да 1918 елда ябыла .
“ Вакыт ” газетасы һәм “Шура” журналы хезмәткәрләре . Сулдан уңга : Г.Фәхретдинов , Ф.Кәрими , Р.Рәкыйби , Р.Фәхретдинов , Г.Акчокраклы , Дәрдемәнд ( З.Рәмиев ), Я.Вәли , Б.Шәрәф . Оренбург. 1909.
Иҗтимагый эшчәнлеге. 1906 елда Дәрдемәнд Оренбург губернасыннан 1 нче Дәүләт Думасына депутат булып сайлана ( мөселман фракциясендә тора), 2, 3нче чакырылышларының сайлаучысы , Оренбург шәһәр идарәсе , конституцион-демократлар партиясенең Оренбург бюросы әгъзасы була . « Иттифакъ әл-мөслимин » партиясен оештыруда катнаша . Хәйрия эше белән шөгыльләнә : мөселман хәйрия җәмгыяте , мөселман шәкертләренә ярдәм итү җәмгыяте , мохтаҗларга ярдәм һәм ятимнәрне тәрбияләү комитеты әгъзасы була ; абыйсы белән бергә үз хисапларына берничә студентны чит илдә укыталар , мәчет-мәдрәсәләр төзетәләр , аларны китап , дәреслекләр белән тәэмин итәләр һ.б . Юлык авылында китапханә ача . 1917 дән соң приискаларын дәүләткә тапшыра ( абыйсы 1914 тә вафат була ), чит илгә китми .
Октябрь инкыйлабыннан соң типографиясен , алтын приискаларын яңа хакимияткә тапшыра . З.Рәмиевның шәхси китапханәсен әрәм итеп , яндырып бетерәләр . 1921 елгы ачлык вакытында халыкка ярдәм итү эшен оештыруга керешә , ләкин авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була .
Иҗаты 1906-1912 дәге басмаларда Дәрдемәнднең 40 лап шигыре дөнья күрә (1913 тән соң да шагыйрь язуын дәвам итә , ләкин беркайда да бастырмый ). Дәрдемәнднең беренче басылып чыккан шигыре - « Үткән көннәр ». Шигырьләренең берничәсе 1902-03 тә « Тәрҗеман » газетасында басыла . Татар теленә төрек шигырьләрен һәм хикәяләрен тәрҗемә итә (« Каргалының Сибгатулла хаҗига мәктүб » (1884) шигыре генә сакланган ).
Үзенең поэтик карашларын Дәрдемәнд « Каләмгә хитаб » шигырендә билгели : Каләм ! Кальбеңдә ни сер бар - гаян ит , Килеп кичмешләр әхвален бәян ит. Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә , Ни моңлы уйларың бар - сөйлә безгә !
Социаль гаделлек темасы Дәрдемәнд иҗатының үзәгендә тора. Ул аны төрле аспектларда куя, халык һәм хөкемдар проблемасын традицион яссылыкта хәл итә . Гаделлекнең нигезен хөкемдарның гадел булуында күрә . Тормыш мәгънәсенә һәм галәм серләренә шагыйрь табигать гармониясе аша төшенергә тырыша . Аның пейзаж лирикасы үзенең киң колачлылыгы һәм реалистик төгәллеге , автор һәм лирик геройның рухи һәм хисси якынлыгы , ритм, интонация, строфика һәм структура ягыннан төрлелеге белән 20 йөз башы татар поэзиясенең кабатланмас күренеше булып тора.
Дәрдемәнд шигыр ьләренең жанрлары Мәдхия-мактау эчтәлегендәге лирик шигыр ь Газәл-Көнчыгыш әдәбиятында киң таралган лирик ж анр, гарәпчә мәхәббәт шигырен аңлата Робагый – урта гасыр Шәрык поэзиясендә киң таралган ж анр, фәлсәфи, әхлакый, гыйшкый, иҗтимагый эчтәлектәге дүрт ь юллык Символ – нинди дә булса күренешне яки предметны аңлатучы сүз яки билге
ЯЗ ЧӘЧӘГЕ ( Мәдрәсәи Мөхәммәдиягә тартыладыр ) Килер-килмәс борын гөрләп матур яз , Ничек бөкдең умырзая җилекне . Исәр-исмәс икән таңда җил , Ничөн кызганмадың , түктең гөлеңне ? 1906
ТАЛ ЧЫБЫК (Реформа сораган шәкертләргә тартамын ) Ничөн суга сузыласың , Тал чыбыккай , интегеп ; Ялварасын , борыласың , Тилмерәсең , өзеләсең Аккан суга күз тегеп .
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Сугыш тематикасына багышланган романнары “ Алтын Йолдыз” (1948) “ Газинур”(1950) “ Мәңгелек кеше”(1960) “ Агыла болыт”(1977) Хезмәт тематикасына багышланган романнары 1. “Сүнмәс утлар”(1958) 2 .“Ак чәчәкләр”(1966) 3. “Яшел яр”(1967)
Роман – аерым кешеләрнең шәхси теләк-омтылышлары, язмышы һәм тирәлек белән бәрелеше сурәтләнгән, шулар аша кеше һәм җәмгыят ь кә бәя бирелә, холык-фигыл ь ачыла торган зур күләмле әсәр.
Әсәр эчтәлек ягыннан да бик кызыклы. Врачлар, бол ь ни ц а шартларындагы кешеләр турында язылган әсәрләр күп түгел иде. Әбүзәр Таһиров – безгә таныш Әбүбәкер Терегуловтыр инде?.. Зур хөрмәткә лаек кеше ул. Татарның элеккеге интелеген ц иясенә караган әсәрлә-ребез дә моңарчы юк иде. Алар турында язып Габдрахман Әпсәләмов дөрес эшләгән. Ш.Мөхәммәд ъ яров, Ташкент
“ Ак чәчәкләр” Тема : Фән кешеләре, зыялылар тормышын рухи-психологик планда ачу. Проблемалар: табибларның халык каршында җаваплылыгы; кайгыртучанлык, кешелеклелек фикерләре һәм хисләре; мәхәббәт мәс ь әләсе, һ.б. Төп образлар: Әбүзәр Таһиров, Гөлшәһидә, Мансур Таһиров, Диләфрүз, Яңгура һ.б.
Әбүзәр Таһиров образы Бүгенге көн темасына язылган бу роман миңа бик ошады, башкалар да яратыр дип уйлыйм. Профессор Әбүзәр Таһировны романның көзгесе дияр идем. Гөлшәһидәне дә, Мансурны да олы юлга чыгаручы кеше шул бит. Ә.Мөлеков, Башкотстан Әбүзәр Таһиров кебек образлар хезмәт сөючән булулары, намуслы эшләре белән безне чиксез сокландыралар. Алар белән без горурланабыз. А.Гәрәева, Ф. Мөхәммәтова, С.Минһаҗева, Туймазы
Сүзлек өстендә эш Алҗып бетте – арды, туйды Әрнетте – борчыды Кискен рәвештә – хәлиткеч, бик каты, киеренке (в резкой форме) Җәмәгат ь эшләренә - об щественная работа Җирән – ры ж ий Мәшәкат ь – тынычлыкны бетер ә торган эш Йөкләү – нинди дә булса эш эшләргә, йомыш үтәргә кушу
Җөмләләрдән сурәтләү чараларын табыгыз Элек тә ул Ак ъ яр бол ь ни ц асының искелегенә, кысанлы-гына бик борчыла иде, шәһәрдәге зур бол ь ни ц адан соң аны мондагы тарлык әрнетте . Ә хәзер , дүртенче көн инде, ут эчендә саташып ята, температурасы кырыктан узган… Аны районнан алып кайтуларын Гөлшәһидә дүрт күз белән көтте. Өенә Гөлшәһидә караңгы төшкәч кенә, тәмам карга батып, күчән кебек катып кайтты. - Мондый төндә яхшы кешенең эте дә урамга чыкмый. - Иртән барырсың. Ул бит җәһәннәм тишегендә тора.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Сугыш тематикасына багышланган романнары “ Алтын Йолдыз” (1948) “ Газинур”(1950) “ Мәңгелек кеше”(1960) “ Агыла болыт”(1977) Хезмәт тематикасына багышланган романнары 1. “Сүнмәс утлар”(1958) 2 .“Ак чәчәкләр”(1966) 3. “Яшел яр”(1967)
Роман – аерым кешеләрнең шәхси теләк-омтылышлары, язмышы һәм тирәлек белән бәрелеше сурәтләнгән, шулар аша кеше һәм җәмгыят ь кә бәя бирелә, холык-фигыл ь ачыла торган зур күләмле әсәр.
Әсәр эчтәлек ягыннан да бик кызыклы. Врачлар, бол ь ни ц а шартларындагы кешеләр турында язылган әсәрләр күп түгел иде. Әбүзәр Таһиров – безгә таныш Әбүбәкер Терегуловтыр инде?.. Зур хөрмәткә лаек кеше ул. Татарның элеккеге интелеген ц иясенә караган әсәрлә-ребез дә моңарчы юк иде. Алар турында язып Габдрахман Әпсәләмов дөрес эшләгән. Ш.Мөхәммәд ъ яров, Ташкент
“ Ак чәчәкләр” Тема : Фән кешеләре, зыялылар тормышын рухи-психологик планда ачу. Проблемалар: табибларның халык каршында җаваплылыгы; кайгыртучанлык, кешелеклелек фикерләре һәм хисләре; мәхәббәт мәс ь әләсе, һ.б. Төп образлар: Әбүзәр Таһиров, Гөлшәһидә, Мансур Таһиров, Диләфрүз, Яңгура һ.б.
Әбүзәр Таһиров образы Бүгенге көн темасына язылган бу роман миңа бик ошады, башкалар да яратыр дип уйлыйм. Профессор Әбүзәр Таһировны романның көзгесе дияр идем. Гөлшәһидәне дә, Мансурны да олы юлга чыгаручы кеше шул бит. Ә.Мөлеков, Башкотстан Әбүзәр Таһиров кебек образлар хезмәт сөючән булулары, намуслы эшләре белән безне чиксез сокландыралар. Алар белән без горурланабыз. А.Гәрәева, Ф. Мөхәммәтова, С.Минһаҗева, Туймазы
Сүзлек өстендә эш Алҗып бетте – арды, туйды Әрнетте – борчыды Кискен рәвештә – хәлиткеч, бик каты, киеренке (в резкой форме) Җәмәгат ь эшләренә - об щественная работа Җирән – ры ж ий Мәшәкат ь – тынычлыкны бетер ә торган эш Йөкләү – нинди дә булса эш эшләргә, йомыш үтәргә кушу
Җөмләләрдән сурәтләү чараларын табыгыз Элек тә ул Ак ъ яр бол ь ни ц асының искелегенә, кысанлы-гына бик борчыла иде, шәһәрдәге зур бол ь ни ц адан соң аны мондагы тарлык әрнетте . Ә хәзер , дүртенче көн инде, ут эчендә саташып ята, температурасы кырыктан узган… Аны районнан алып кайтуларын Гөлшәһидә дүрт күз белән көтте. Өенә Гөлшәһидә караңгы төшкәч кенә, тәмам карга батып, күчән кебек катып кайтты. - Мондый төндә яхшы кешенең эте дә урамга чыкмый. - Иртән барырсың. Ул бит җәһәннәм тишегендә тора.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Кәрим Тинчуринның әти-әнисе әнисе–Мәхмүдә апа әтисе – Гали агай
“Мөхәммәдия“ мәдрәсесенең шәкертләре, Кәрим Тинчурин икенче р әт тә , уң яктан беренче
Ахмеровлар гаиләсе, уртада Кәримнең булачак хатыны Заһидә, 1910 ел Гимназистка Заһидә, 1915 ел
Кәрим Тинчурин хатыны Заһидә белән, 1919 ел Кәрим һәм Заһидәнең бәхетле еллары
“ Сәйяр” труппасының күренекле артистлары: Габдулла Кәриев, Кәрим Тинчурин, Зәйни Солтанов, Габдрахман Мангушев, 1916 ел Татар театрның чибәрләре: Гөлсем Болгарская, Заһидә Тинчурина, Әшрәф Синяева, 1919 ел
Кәрим театр артистлары белән, 1924 ел Кәрим театр эшчеләре белән, 1930 нче еллар
Кәрим татар театр артисткалары арасында Кәрим Әстрәхан театр артистлары белән, 1929 ел
Кәрим Тинчурин сәнгат ь остазлары белән Беренче язучылар корылтае, Мәскәү, 1934 ел
К әрим Тинчурин - артист Кәрим Н.В.Гогол ь “Ревизорның п ь есасында Хлестаков ролендә А . Островскийны ң “Без вины виноватые ” п ь есасындагы сцена
Мольерның «Жадный» пьесасыннан сцена К әрим “Зәңгәр шәл” п ьесасында Булат роленд ә
Кәримнең антиквар савыт-сабалары
Казанда Кәрим Тинчурин яшәгән йорт (Профсоюзлар һәм М.Җәлил урамнары кушылмасында)
К әрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Рәсемдә Ләбибә Ихсанованың әтисе Фәез,әнисе Гыйл ьм иназ,үзе, сеңлесе Венера Ихсанова, сеңлесенең кызы Ләйсән, үзенең кызы Әлфия Ире- шагыйрь Шәрәф Мөдәррис. Алар бергәләп өч бала тәрбияләп үстерәләр. .
Ләбибә Ихсанова-Гайдар һәм Алиш тради циял ә рен дәвам итүче язучыларның берсе.Ул татар балалар әдәбиятына сәяхәтләр жанрын алып килде. Гариф Ахунов
Язучыны ң төрле елларда чыккан китаплары ТАТАР ТЕЛЕНДӘ КӨМЕШ ЕЛГА. Повесть. Казан. 1948. ҖИР АСТЫНДА ҖИДЕ КӨН. Хикәя. Казан. 1949. ЯКТЫ УЙЛАР. Хикәя. Казан. 1952. НИЯЗ. Повесть. Казан. 1959. НИЯЗ МӘКТӘПТӘ. Повесть. Казан. 1961; СӨЙЛӘНМӘГӘН СЕР. Хикәяләр. Казан. 1962. КОСМОНАВТЛАР УРАМЫ, Хикәяләр. Казан. 1963. ТАЛ БӨГЕЛӘ. Повесть. Казан. 1964. РОБИНЗОННАР ЛАГЕРЕНДА. Хикәяләр. Казан. 1965. САРАЛАН МАЛАЙЛАРЫ. Повесть. Казан. 1966. ТАУ ЧӘЧӘГЕ. Хикәяләр. Казан. 1967. АНА КӨНДӘЛЕГЕ. Повесть. Казан. 1968. ОЧКЫН. Повесть. Казан. 1969. ГӨЛЛӘР КОЯШКА КАРЫЙ. Повесть. Казан, 1972. ТЫНГЫСЫЗЛАР. Повестьлар. Казан. 1972. АВЫЛДАШЛАР. Повесть һәм хикәяләр. Казан. 1976. КОСМОНАВТЛАР УРАМЫ. Повестьлар. Казан. 1978. НАИЛ ҺӘМ ФАИЛ. Повесть. Казан. 1980. НАИЛ, ФАИЛ ҺӘМ БАШКАЛАР. Повестьлар. Казан. 1983. РУС ТЕЛЕНДӘ НА РЕКЕ СЕРЕБРЯНКЕ. Рассказы.— Л, 1953. РАССКАЗЫ О ДРУЖБЕ. Казань, 1953. РАССКАЗЫ. Казань. 1957. РЕБЯТА ИЗ САРЫ АЛАН. Повесть. М. 1963. ИСКОРКА. Повести и рассказы. Казань. 1971. ЦВЕТЫ ТЯНУТСЯ К СОЛНЦУ. Повесть. М. 1976. В ЛАГЕРЕ РОБИНЗОНОВ. Повести. Казань. 1977. ЧУВАШ ТЕЛЕНДӘ РЕКА СЕРЕБРЯНКА. Рассказ. Чебоксары. 1964. УКРАИН ТЕЛЕНДӘ МАЛЬЧИШКИ ИЗ САРЫ АЛАН. Повесть. Киев. 1965. ЭСТОН ТЕЛЕНДӘ РЕБЯТА ИЗ САРЫ АЛАН. Повесть. Таллинн. 1973
1957елда “Пионер”(хәзерге “Ялкын”) редак циясенд ә
Л.Ихсанова, Г.Гобәй. Ә.Бикчәнтәева
Хәй Вахит, Хәсән Туфан, Зәки Нури,Ләбибә Ихсанова, Мирсәй Әмир
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
М.Җәлилнең ”Сандугач һәм чишмә” балладасын өйрәнү. Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр Шигъремдәге изге антына. Бар җырымны илгә багышладым, Гомремне дә бирәм халкыма. М.Җәлил.
Тестлар I -вариант 1.М.Җәлилнең туган авылы кайсысы? А)Кармәт Б)Мостафа В)Кушлавыч Г)Чыршылы 2.М.Җәлилнең әнисе кем исемле? А)Рәхимә Б)Рәхилә В)Әминә Г)Чулпан 3.М.Җәлил шигыре түгелен күрсәт: А)”Җырларым” Б)”Вәхшәт” В)”Ак чәчәкләр” Г)”Дуска” 4. Тоткынлыкта язган юмористик шигыре кайсысы? А)”Бер үгет” Б)”Гашыйк һәм сыер” В)”Кызыл ромашка” Г) ”Катыйльгә” 5. Җәлилчеләрне кайчан хөкем итәләр? А)9 май, 1945. Б)25 август,1944. В)15 февраль,1942. Г)1 сентябрь, 1943. II -вариант 1.М.Җәлилнеә туган көне кайчан? А)26 апрель, 1886 Б)15 октябрь,1552. В)5 февраль, 1916. Г)15 февраль,1906. 2. М.Җәлил Оренбургта нинди мәдрәсәдә укый? А)Иж-Буби Б)Хөсәения В)Касыймия Г)Галия 3.”Хөкем алдыннан” картинасының авторы кем? А)Т.Хуҗиәхмәтов Б)Х.Якупов В)А.Абзгильдин Г)М.Минһаҗев 4.М.Җәлилнең беренче шигыре кайсысы? А)”Бәхет” Б)”Яшь ана” В)”Соңгы җыр Г)”Буран” 5.Советлар Союзы Герое исеме ничәнче елда бирелә? А)1945 Б)1991 В)1956 Г)2005
Җаваплар I -вариант 1-Б) 2-А) 3-В) 4-Б) 5-Б) II -вариант 1-Г) 2-Б) 3-Б) 4-А) 5-В)
Сүзлек эше. Гали –бөек,олуг. Мәгърур – горур. Тугрылык – бирелгәнлек (преданность)
Образларга характеристика Сандугач –таң җырчысы, матурлык, нәзакәтлек билгесе, сөю, мәхәббәткә тугрылыклы җанлы табигать иясе. Чишмә - җансыз табигать вәкиле, сафлык, чисталык билгесе,изге итеп бирелгән. Ул сусаганнарны су белән сыйлый, батырларның яраларын юа.
Килде ил батыры Мылтыктан, кылычтан, Йөрәге һәм анты Катырак корычтан. Илгә саф мәхәббәт Ярсыта йөрәген, Дошманны юк итү- Аның бар теләге... Ул арган, алҗыган Татып яшь ачысын, Ах, әгәр булсачы Бер генә тамчы су!
Бүлекләргә исем кую 1 бүлек . Сандугач белән Чишмәнең мәхәббәте. 2 бүлек. Чишмәнең хәсрәте. 3 бүлек. Сандугачның Егеткә ярдәм итәргә омтылуы. 4 бүлек . Егетнең үч алу өчен дошман артыннан ташлануы .
Сораулар 1.М.Җәлилнең сугышта иҗат иткән шигырьләре ничек дип аталган? 2.М.Җәлил эшләгән хәрби газета? 3.Шигырьдән өзек уку. Кемгә багышланганын ачыклау. Киткән чакта, кызым, нигә шулай Күзләремә әрнеп карадың? Сиздеңмени әткәң йөрәгенең Синең янда өзелеп калганын? Сиздеңмени синнән аерылуның Үлем төсле ачы булганын?.. Сиздеңмени синнән аерылганга Әткәң күңеле шулай тулганын?.. 4.М.Җәлилнең тормышын, иҗатын өйрәнүче язучының исеме. 5.М.Җәлилнең көрәштәше, балалар язучысы. “Сертотмас үрдәк” әкиятенең авторы. 6.Туган илен чын күңелдән яратучы, аның өчен үзенең тормышын бирергә әзер торучы кеше. 7.2010 елда нинди зур датаны билгеләп үтәргә җыенабыз?
Харис Якупов “Хөкем алдыннан”
Казанда М.Җәлил һәйкәле. Скульптор – В.Е. Цигаль Архитектор – Л.Г. Голубовский
Бакый ага Урманче Муса Җәлилнең бюстын иҗат иткән...
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Мөхиб(якын) дуслар, бу хикмәтне әйтмеш көндә Сиксән сигез ирде тарих ул көн мең дә, Әйтелде шәһри Болгар кәндләрендә(авылларында). Гасый(гөнаһлы) җани Мелла Колый сүзли, дуслар. Һиҗричә 1088 ел милади белән 1677елга туры килә. Димәк, XVII йөзнең 70 нче елларында шагыйр ь Болгар тирәләрендә яшәгән булып чыга.
“Мәүла Колый”- әдипнең кушаматы. Бер кул ъ язмадагы шигырендә автор үзен “Меллагол”дип тә атый. Шагыйр ь мәрсия эчтәлегендәге бер хикмәтен остазы Мелла Мамайга багышлый. Шигыр ь дә авторның бу олуг затка карата хөрмәт хисләре белдерелә, мәрхүмнең кылган кайбер эш-гамәлләре мактала. Әсәрдән Мелла мамайның гаять д индар, укымышлы булуы аңлашыла. Мелла Мамай-үз дәверенең күренекле суфие, Мәүла Колыйның рухи җитәкчесе.
Аерым исәпләүләр буенча, Мәүла Колыйның чын исеме-Бәйрәмгали Колыев (Бимкә суфи). Ул тумышы белән хәзерге Питрәч районындагы Чыты авылыннан. Казан төбәгендә укый. 70-елларда шагыйр ь бер төркем татар крест ь яннары белән Биләр тирәләренә күчеп утыра. Ләкин аннан куылгач, Шушма буендагы Иске Иштирәк авылына(хәзерге Лениногорск районы)күченеп килә. Димәк, шагыйр ь XVII гасыр азакларында- XVIII йөз башларында исән була.
Шагыйрь үзенең әсәрләренең күпчелеген « хикмәтләр » дип атаган . Аларның саны йөзгә якын . Хикмәт - фәлсәфи-дидактик характердагы, афористик яңгырашлы лирик жанр атамасы . Мәүла Колый хикмәтләре күбесенчә дүртьюллык строфалар белән язылган . Шагыйрь , нинди генә мәсьәлә язса да, шуны үтәүне үзе өчен мәҗбүри саный . Күбесе аның үз-үзенә эндәше белән төгәлләнә .
Мәүла Колый, ата-анаң белдең микән? Хушнуд кыйлып изгү дога алдың микән? Юкса хушнуд булмай анлар үтте (үлде) микән,- Кани (кайда) бу көн? Кулдин китде, нитмәк кирәк? Лирик геройның уй-кичерешләрен турыдан-туры авторга бәйләү шиг ъ ри сөйләмнең үтемлелеген, ышандыру көчен арттыра.
Мәүла Колый хикмәтләре тел һәм стил ь ләре белән чагыштырмача тормышчан, үтемле. Аның идеалы-диндар, Аллага чын күңелдән бирелгән, аңа буйсынган зат; ул-ихлас, гадел,инсафлы, итагатьле, ярдәмчел
Андый кеше, нәфесенә бирелеп, дөнья малына, җиһан ләззәтләренә кызыкмый: рухын пакъләү, үзен эчке яктан камилләштерүбелән шөгыл ь ләнә. Ул- тормышта гына түгел, иҗатында да суфи. Аерым шигыр ьләрендә Аллага тартылуы турында яза .
Мәүла Колыйның суфичылыгы шактый үзенчәлекле. Бер хикмәтендә ул, бер яктан, суфичылыкныкәсепкә әйләндерүчеләрне кискен тәнкыйтьли. Икенче яктан, аның фикеренчә, чын суфи халыктан алмыйча, аңа үзе бирә, дөн ь я малы белән мавыкмый. Күп кенә суфи шагыйрьләрдән үзгә буларак, Мәүла Колый хикмәтләрендә дөньявилык шактый көчле.
Котб, Сәйф Сараи традицияләрен дәвам итеп, игенчелекнең гыйззәтле –хөрмәтле хуш һөнәр булуы хакында яза. Тигез мәхәббәткә корылган гаилә тормышын мактый, бала тәрбияләүне ата-ана өчен зарури эш дип саный. Шагыйрьнең гарибләр турындагы хикмәте дә тирән фикергә бай.
Мәүла Колый хикмәтләрендәге лирик герой, әйткәнебезчә, каршылыклы, аның күңелендә һәрчак көрәш, тартыш бара. Аның фикеренчә, кеше ут, су, һава, туфрак берлегеннән гыйбарәт. Шагыйрьнең илаһи мәхәббәт хакында гына түгел, дөн ьяви гыйшык турында да шигъ ри юллары бар.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Мирхәйдәр Фәйзи
Биография Мирхәйдәр Фәйзи 1891 елның 31 октябрендә Ырынбур губернасы Орск өязе Күкшел утарында [1] туа . Бу авыл миллионер Хөсәеновларның утары дип санала . Әдипнең атасы шунда управляющий булып эшли . Мостафа Фәйзуллин (« мишәр Мостафа ») чыгышы белән Казан губернасының Чистай өязе Шыкмай авылыннан , анасы Зәйнәп Ырынбур янәшәсендәге Каргалы авылыннан , Орскида тәрбияләнә
Башта шигырьләр яза . 1912 , 1913 елларда шигырьләрдән генә торган ике китап та бастыра . Шул ук елларда Орскидагы драмтүгәрәк өчен « Яшьләр алдатмыйлар » исемле беренче пьесасын иҗат итә . 1913 елда « Кызганыч » һәм « Тәкъдирнең шаяруы » исемле ике пьеса яза . Пьесаларының икесен дә яшьләр мәхәббәтенә багышлый . Әдип гомеренең соңгы көненә кадәр иҗат итә , ләкин драматург буларак « Галиябану » драмасын язгач кына дан казана. Бу – театр сәхнәсендә иң күп куелган әсәрләрнең берсе. Мирхәйдәр Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза , 7 пьеса тәрҗемә итә , халык җырлары җыентыгын төзи , 200 дән артык шигырь , дистәләгән хикәя яза , 70 көндәлек дәфтәре калдыра .
Тулы исем: Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзи Һөнәре: язучы, драматург Туу датасы 31 октябрь 1891 Туу җире: Ырынбур губернасы , Күкшел утары Милләт: татар Үлем датасы: 9 июль 1928 (36 яшь) Үлем җире: Башкортстан , Баймак шәһәре
конец Работу выполнила ученится 8 КЛАССА мбоу “ Старо уруссинсуая сош ” ЛАТЫПОВА АЛИНА
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Балалары Алмаз һәм Таңсылу белән.
Роберт Миңнуллин – лирик шагыйр ь. Көтмәгез миннән фәлсәфә, Мин гади бер лирик. Лирикларга нишләсә дә, Ни язса да ирек. Хисләр белән эш итәм мин: Җан, моң, сөю, сагыш... Андый хисләр һәр кешегә Күптән инде таныш.
Әрнүле балачак хатирәләре .
Роберт Миңнуллин әнисе Гөлҗәүһәр апа белән
Р.Миңнуллин – нәниләр шагыйре.
Туган илем, газиз җирем! Кошлардагы туган җирне сөю Һәм сагыну миңа, аһ, таныш. Мин Сөн кошы! Ике канатымның Берсе – Илеш, берсе – Актаныш! И Актаныш! Күпме җырларымны Талларыңа кунып сайрадым. Туган җирне сайлап алмыйлар да, Сине менә үзем сайладым. Р.Миңнуллин
Китап – күңел көзгесе
Шигыр ь ләрем җырлап тора
Әнкәйләрнең бөеклеген соңрак... соңрак аңлыйбыз
Дәрәҗәле исемнәре Муса Җәлил исемендәге премия иясе Абдулла Алиш исемендәге премия иясе “ Дөньядагы иң зур алма” исемле китабы өчен Г.Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом белән бүләкләнде. “ Күчтәнәч” исемле балалар китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.
Кешеләргә без яхшылык эшлик! Эшләмәсәк – гар ь лек. Тик яхшылык эшләү җиңел түгел, Ул – зур фидакар ь лек! Р.Миңнуллин
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Татарстанны ң халык шагыйре, публи ц ист, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хә ким 1911 елны ң 4 декабрендә Татарстанның хәзерге Әтнә районы Күлле Киме авылында туа. 1931 елдан Казанда. 1941-1946 елларда фронтта була. 1950 елдан язучылык эше белән генә шөгыл ь ләнә. С.Хәким 1960 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, ә 1970 елда М.Гор ь кий исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1986 елда аңа, беренчеләрдән булып, “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән исем бирелә.
Сибгат Хәким - халык иҗаты һәм Тукай поэзиясе тради ц ияләре җирлегендә яза башлаган шагыйр ь . Аның иг ъ тибарын даими биләп торган мөһим темаларның берсе- туган җир темасы.Үзе туып үскән Казан арты төбәгенә, аның табигатенә, кешеләренә мәхәббәт хисе шагыйр ь нең бөтен иҗатын озатып бара. Аның иҗатында туган як темасы туган йорт, газиз әнкәй, сөйгән яр темалары белән тыгыз бәйләнгән. Боларның барысын да мәхәббәт, сүнми дә, сүрелми дә торган ярату һәм юксыну хисе берләштерә.
Туган як-сандык, зәңгәр күк- Өстендәге сырмасы ... Сандыкта яткан сөлгеләр- Һәркайсы бер җыр башы.
Сибгат Хәким бала чактан ук Йосыф китабын укып үсә, соңыннан кат- кат укый. “Дуга” поэмасында да яктырта ул аны: Ям ь керде өйгә,ә тышта Җиһанның тоташ кары, Эштән соң китап тыңларга Әтинең чордашлары Җыелды ничек, җан керде. Шунда бер читкә посып, Тыңладым, кайда Зөләйха? Кайда, дип, хәзер Йосыф?
Таудан төшкән сулар котырып ага , Юар юлын,юар таш-комын. Килгән шагыйрь халкы исеменнән Җиткерергә чиксез шатлыгын.
Мин геолог түгел,тик шулай да Катлаулы һәм нечкә эшем бар, Йөрәкләрдә яткан энҗелэрне Эзләп таба торган көчем бар.
Үрләреңне менгәч, туган ягым, Рәшәң белән битем юдың син; Һәрвакытта бергә уртаклаштың, Уртаклаштың барын-югын син. Үрләреңне менгәч, туган ягым, Җилфердәде яшел күлмәгем... Ни өчендер, башка төштә түгел, Үрләреңдә яшем түгәмен...
Чылтырап аккан чишмәгә Суга дип килгән идем Тиз генә әйләнеп өйгә Кайтырмын дигән идем. Өздереп нигә карадың- Ник тоттың чиләгемнән? Суларым түгел, ялкыным Түгелде йөрәгемнән.
Бакчабызда шомырт агачлары Җәй буена сине көттеләр. Син килмәдең, көзге җилләр инде Яфракларын җиргә сиптеләр
Уяна иркен болыннар, Ачыла гөл керфекләре; Тибрәнеп яфрак өстендә Уйный чык бөртекләре
Яратам мин авыл кешесенең Күңелле итеп шигырь сөйләвен. Әкият кебек матур-Казан арты, Бала чагым үткән җирләрем .
Яхшы шигырь кешене яңадан тудыра, моңга батыра, йөрәккә, күңелгә, җанга тәэсир итә. Сибгат Хәким тудырган образлар ихлас гадилеге белән, чын халыкчан булуы белән бик кадерле. Ул- дистәләгән җырлар авторы да. Сибгат Хәким шигыр ь ләренә язылган “Юксыну”, “Фазыл чишмәсе”, “Таң атканда”, “Башка берни дә кирәкми”, “Кайда да йөрәктә”, “Өзелгәнсең сирен ь нән”, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә”, “”Кем уйлаган”, “Бер тауда ун чишмә” кебек җырлар халык арасында зур популярлык казанды.
ИГЪТИБАРЫГЫЗ Ө ЧЕН РӘХМӘТ!
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Сәгыйт ь Рәмиевның балачагы Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 февралендә Оренбург төбәгендә Акман авылында туа. Аның гаиләсе бер урында гына тормый , вакыт-вакыт күчеп йөрергә мәҗбүр була. Сәгыйть 1890 елдан 1902 елга кадәр " Хөсәения " мәдрәсәсендә белем ала. Ул бу вакытта гарәп , фарсы, төрек телләрен , әдәбият үрнәкләрен нигезле өйрәнгән . Ул " Хөсәения"дә мөгаллим булып кала.
Ж урналистик эшчәнлеге " Таң йолдызы " дәвамчысы буларак " Таң мәҗмугасы " исемле журнал чыгару эшенә керешә . Реакция чорында күп газет- журналлар ябыла . Сәгыйть Рәмиев , бөтенләй эшсез калгач , " Бәянел-хак " газетасы редакциясендә эшли башлый . 1910 елда Әстерханга китеп , андагы "Идел" газетысында сәркатип булып эшли башлый. Дөресендә әлеге басманың мөхәррире хезмәтен үти . Сәгыйть Рәмиев 1906 ел башында Казанга килә . Анда " Таң йолдызы " газетысындә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Ә 19 июньнән аның мөхәррире итеп билгеләнә . Тиздән газета ябыла , С.Рәмиев төрмәдә бер ай утырып чыга. Ул " Тавыш " исемле газета да оештырып карый .
Сәгыйт ь Рәмиев Сәгыйть Рәмиев 1914 елда өйләнә . Гаиләле булып өч ай үткәч , "Идел" газетасын ябалар һәм Сәгыйть Рәмиевне Әстерханнан сөрәләр . Ул аннан хатынының туган җире Уфага китә . Монда рус телендә чыгучы " Авыл көнкүреше журналы"на эшкә урнаша – аны татарча тәрҗемәсен чыгара . Гражданнар сугышы башлангач , Уфадан Урал өязенең Ваһапов поселогына китәргә мәҗбүр була. Анда ревком сәркатибе итеп билгеләнә . Магнитка станциясендә мәгариф эшләренә җитәкчелек итә . Верхний Урал шәһәрендә партия комитетының мөселманнар секциясендә хезмәт итә,Чиләбедә чыгучы "Кызыл Урал" газетысында да эшләп ала (1921-1922, андагы педагогия техникумында татар әдәбиятын укыта . Уфага кайткач (1922 ел ахыры ), Җир эшләре халык комиссариатында нәшрият эшләре җитәкчесе була. Ләкин сәламәтлеге начарая башлый һәм ул 1926 елның 17 нче мартында үпкә авыруыннан үлә .
Өч дус , өч шагыйрь . Тукай аягын эскәмиягә куйган , уртада Сәгыйть Рәмиев , җирдә – Фәхрелислам Агиев .
Әстерханда Әстерханда 1911 елның җәендә төшерелгән фоторәсем . Урта рәттә сулдан : артист Зәйни Солтанов , Габдулла Тукай, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев .
Сәгыйт Рәмиев Сәгыйт Рәмиев белән артист Зәйни Солтанов .
Ши гыр ь ләр Уян , татар! Гасыр башы ! Күпме бөек шагыйрь Иҗат иткән ошбу дәвердә . Дәрдмәнд , Тукай, Рәмиевлар - Булырлар гел безнең хәтердә . Онытмыйбыз без аларны , Үтсә дә бик күп еллар . Татарымның шәхесләрен Без зурламый , кем зурлар . Бүген килдек , Сәгыйть , яныңа , Беләбез чөнки синең кадерне . Һәр ел саен , чиксез хөрмәтләп , Күреп китәбез синең каберне. Синең янда басып торганда Башым әллә ниләр уйлана . Халкым, телем киләчәге өчен Күңелем дә минем сызлана. " Сызла,сызла , сызла , күңелем " Сызла син халкың өчен . Яшәгәннәр бит шагыйрьләр Жәлләми һич бер көчен . " Уян , татар!", - дип оран салдың , Арындык без шул чак уйкудан . Яшәү дәрте бездә уянды Синең иҗатыңны укудан . Иҗатыңа , шагыйрь , сокланып , Үтеп китә минем көннәрем . Синең сүзләреңә ияреп , Килә минем шуны әйтәсем : Иҗатка юнәлтүчем ул - син ! Туры юлга күндерүчем ул - син ! Акыл биргән , нурлар чәчкән , Изге рухлы кешем дә - син !
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Максат һәм бурычлар : - Тукай шигъриятендәге табигатьне сурәтләү алымнарын табарга өйрәтү һәм аларның матурлык тудырудагы ролен билгеләү; - яңа технологияләр кулланып, табигать күренешләрен анализлауның яңа алымнары турында мәгълүмат бирү; -бөек шагыйребез Г.Тукай әсәрләре аша табигат ь кә сакчыл караш тәрбияләү, аның гүзәллеге белән соклану хисләре уяту. Җиһазлау: проектор, экран, презента ц ия, Г.Тукай шигыр ь ләре һ.б.
Туган авыл Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар якын безнең авылга ул; Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңа күрә сөям җаным- тәнем белән. Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем. Абый белән бергәләшеп, кара җирне Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем. Бу дөн ьяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, Билгесездер: кая ташлар бу тәк ъ дирем; Кая барсам, кая торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
1. Шигырьне тыңлаганда сезнең күңелдә нәрсә туды? Хис. 2.Нәрсә ул хис? Хис – дөнья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү ул. 3. Хис туу өчен нинди шартлар кирәк? Хис туу өчен сәбәп кирәк. Хисне тудыручы сәбәп – хиснең эчтәлеге була. 4. Нинди хисләр була? Кайгы, шатлык, ярату, нәфрәт, горурлык, кимсенү, соклану, мәхәббәт хисләре. 5. Ә бу шигырьдә нинди хисләр чагылыш таба? Туган як матурлыгы белән соклану, горурлану, шатлану, тарихыбыз белән кызыксыну хисләре, тарих күз алдыннан уза.
Чагыштыру- бер предметны яки күренешне икенче предметка охшатып әйтүне белдерә.
Чагыштырулар. Алар ап-ак балыклар күк Йөзәләр иртәдән кичкә кадәр. Шунда туңып бетмичә Ярга чыкмыйлар һич тә. (Җәй көнендә) Карны җиңгән күк, Төшә җиргә Тонык ай яктысы; Ай да куркынган шикелле : бер сары, бер ак төсе. (Буран) Саргая таллар, Усаклар, алмагачлар һәм каен. Хәстә төсле , арта Сары төс аларда Көн саен. ( Чыршы) Йоклый шунда йолдызлар да өелеп Оядагы йоклап яткан кошчыклардай. (Ай һәм кояш) Чыгып баш калкыта сахрада уҗым, Яшел хәтфә шикелле итә җем- җем. (Көз) Бик хозур! Рәт- рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат. Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап. (Шүрәле)
Эпитет- күренеш һәм предметның сыйфатын, аерым билгеләрен белдерүче сурәт. Ул җөмләне аеруча бизәп тора һәм аны табарга да җайлы.
Эпитетлар Кырга ак кардан Юрган ябылган... Язның айлары Апрел ь, майлары. Бик матур сызылып Аткан т аңнары. (Җир йокысы) Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта; Озак тормас, килер ак тунлы кыш та. (Көз) Ул авылның -һич онытмыйм,- һәр ягы урман иде Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. (Шүрәле) Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата; Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата. (Җәйге таң тәтирәсе)
Г.Тукай шигъриятендәге калын урманнар, сайрар кошлар, хуш ис бөркегән чәчәкле болыннар җир йөзенең башка төшләрендә юк сыман. Чыннан да юк, моны Тукай гына халыкча итеп сурәтли алган. ( “ Иртә ” , “ Җир йокысы ” , “ Ай һәм кояш ” , “ Кояшка бер сүз ” , “ Туган авыл ” , “ Туган җиремә ”, “Шүрәле” һ.б) Юкка гына Тукай үз иҗатында туган як табигатен шулай сурәтләмәгән!
Яратырга ярый д өн ья: матур кырлар, матур таулар; Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар! (Яратырга ярый)
ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН ЗУР РӘХМӘТ!
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Хәсән Туфан кайсы елны туган? а ) 1901; ә ) 1900; б ) 1918.
Хәсән Туфан нинди мәдрәсәдә белем ала? а ) “Хөсәения”; ә ) “Галия”; б ) “Мөхәммәдия”
3. Хәсән Туфанның әтисе башка авылларга нигә йөргән? а ) мич чыгарырга; ә ) кирпич сугарга; б ) түбә ябарга.
4. Хәсән Туфанның хатынының исеме ничек? а ) Алия; ә ) Луиза; б ) Лира.
5. Шагыйрь ничәнче елда кулга алына? а ) 1956; ә ) 1941; б ) 1940.
6. Хәсән Туфанның хатыны кайда эшләгән? а ) театрда; ә ) клубта; б ) ашханәдә.
7. Бу кемнең сүзләре? “Бәлки шагыйр ь да булмас идем...” а ) Әхмәт Фәйзи; ә) Габдулла Тукай; б ) Хәсән Туфан.
8. Лирик геройның баласы әтисен кайда дип белә? а ) сугышта; ә ) төрмәдә; б ) эштә.
9 . Луизаны, “халык дошманы” хатыны булганга, эштән кугач, ул кайда эшләгән? а ) аш пешергән; ә ) оекбаш бәйләгән; б ) кан тапшырган .
10. Туфан искиткеч намуслы, иманлы, Кешелекле шагыйр ь ләрнең берсе иде,-дигән юлларның авторы кем? а ) Сибгат Хәким; ә) Габдулла Тукай; б ) Галиәсгар Камал.
11. Х.Туфанның нинди шигырендә по жар булган? а ) “Гөлләр инде яфрак яралар”; ә ) “Илдә ниләр бар икән?” б ) “Каеннар сары иде ”.
12. Хәсән Туфанның кызының исеме ничек? а ) Гөлгенә; ә ) Гөлсинә; б) Гөлүсә.
14. “Зәңгәр карны ера-ера, Вокзалларга килгәндер...”- бу Х.Туфанның кайсы шигыреннән өзек? а ) “Гөлләр инде яфрак яралар”; ә ) “Аралагыз мине”; б ) “Илдә ниләр бар икән”.
15. Сугыш беткәне кайсы шигыр ь дә искәртелеп әйтелә? а ) “Кайсыгызның кулы җылы?” ә ) “Илдә ниләр бар икән?” б ) “Гөлләр инде яфрак яралар”.
16. Х.Туфанның кайсы шигыре 5 юллы? а ) “Илгә сәлам”; ә ) “ Гармун моңы”; б ) “Илдә ниләр бар икән”.
17. Хәсән Туфан ничәнче елда иреккә чыга? а ) 1965; ә ) 1956; б ) 1945.
Дөрес җаваплар 1 ә) 11 ә) 2 ә) 12 а) 3 а) 13 б) 4 ә) 14 б) 5 а) 15 б) 6 а) 16 ә) 7 б) 8 а) 9 б) 10 а)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.
Класс: 5 класс (РМРБ)Тема: Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...
Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7нче сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы
7 сыйныф өчен әдәбияттан (татар төркеме) эш программасы...
Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы
Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы...
әдәбияттан эш программасы 6 сыйныф
Рус мәктәбенең 6 сыйныфында укучы татар балалары өчен әдәбияттан эш программасы...
Әдәбияттан эш программалары
А.Яхин методикасы белән укытучылар өчен...
10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"
Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан...
10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"
Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан...