Дәрескә үзанализ
материал на тему

Ваганова Альбина Ильсуровна

"Ел укытучысы -2016" педагогик бәйгесендә биргән ачык дәрескә үзанализ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uzanaliz_ug_-2016_fig.yasal_.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрескә үзанализ

Укытучы: А.И.Ваганова, Совет районы 8 гимназия.

Татар теле, 7нче сыйныф.

Дәреснең темасы: Фигыльләрнең ясалышы.

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Дәреснең төзелеше:

  1. Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру. (1 мин)
  2. Кереш өлеш. (1 мин)
  3. Уку мәсьәләсен кую. (2 мин)
  4.  Яңа белемнәрне үзләштерү.(5мин)
  5. Уку мәсьәләсен   өлешләп чишү.  (15мин)      
  1. Дәреслек белән эш.  ( 4 мин)
  2.  Карточкалар белән эш.  (6 мин)
  3.  Иҗади бирем – терәк сүзләргә таянып шигырь язу.(5 мин)
  1. Йомгак. (2 мин)
  2. Рефлексия . Үзбәя бирү.  (2 мин)
  3.  Билгеләр кую. (1 мин)
  4.  Өй эше бирү. (1 мин)

Эш программасы буенча фигыльләрнең ясалышын өйрәнүгә 3сәгать бирелгән. Бүгенге дәрес - беренчесе.

        Яңа  материалны үзләштерү дәресен, өлешчә эзләнү ысулы белән уздырдым. Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә. Әлеге дәрестә укытуның традицион алымнары (дәреслек белән эш) белән беррәттән яңа педагогик технологияләр (компьютер технологиясе, уен технологиясе, үстерешле укыту технологиясе) дә кулландым.

Дәрес дидактик (күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы, теория белән практика берлеге, предметара бәйләнеш), методик (гомумиметодик: коммуникатив; хосуси-методик принциплар: сүзләрне сайлар алу принцибы)  һәм лингвистик принципларга таянып,  балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнде.

         Предметара бәйләнеш уку мәсьәләсен өлешчә чишү этабында ачык чагылыш тапты.

        Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларны сәламәтлекнең кадерен белеп, аны саклауның зарурлыгы турында фикер тудырырга тырыштым.

        Дәресемә түбәндәге максатларны  куйдым:

1.Укучыларга фигыльләрнең ясалышы турында белем алырга шартлар булдыру.

2.Укучыларның фигыль сүз төркеме турында алган белем-күнекмәләрен системага салу.

3.Укучыларда кешенең сәламәтлеге, аны саклауның зарурлыгы турында фикер тудыру.

Дәрес вакытында эш атмосферасы оештырылды. Балалар актив булдылар, проблемалы сорауларга җавап бирү рәвешендә, модельне чишү юлларын эзләделәр, үзләре  белем алырга омтылдылар. Алар игътибарлы булып,  иҗади фикер йөртеп,  үзләре кагыйдәгә килеп, нәтиҗә ясый алдылар. Дәрестә куелган максатларыма ирештем дип уйлыйм.

        Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, уку мәсьәләсен куюны модель формасында тәкъдим иттем. Яңа теманы бирүдә өлешчә эзләнү алымнарын кулландым. Дәрестә укучыларга җавапларын дәлилләргә мөмкинлек бирдем. Дәрес барышында бирелгән эш төрләре катлаулана барды: 1бирем – репродуктив, 2 – ярым иҗади, 3 – иҗади. Бөтен күнегүләрдә дә тәрбияви максат, предметара бәйләнеш үзәк булып торды. Рефлексия этабында укучылар “Уңыш баскычы” алымы ярдәмендә үзләренә бәя бирделәр. Өй эшенә төрле дәрәҗәдәге биремнәр бирелде. Гомумән алганда, дәреснең тәрбияви, белем һәм үсешле укыту ягыннан әһәмияте зур булды, дип уйлыйм.

Рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.

Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат  кызының дәрескә               үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...

Дәрескә үзанализ

Дәрескә үзанализ....

Дәрескә үзанализ. Презентация.

Презентация. Самоанализ урока....

“Сүз төркемнәре иленә сәяхәт”исемле дәрескә үзанализ.

2 нче сыйныф,татар төркемендә үткәрелгән "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" исемле дәрескә үзанализ....

ФДББС буенча үткәрелгән дәрескә үзанализ өчен.

Аңлатма:   Бу дәрес нинди теманың ничәнче дәресе. Моңарчы нинди махсус күнекмәләр үзләштерелде. Бүгенге дәресттә нинди махсус күнекмәләр үзләштерелергә тиеш иде. Дәрес темасын һәм дидактик м...

7 "Б" СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕСКӘ ҮЗАНАЛИЗ.

7 "Б"  СЫЙНЫФТА  ТАТАР  ӘДӘБИЯТЫННАН  "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ"  ТЕМАСЫНА  ҮТКӘРЕЛГӘН  ДӘРЕСКӘ  ҮЗАНАЛИЗ....

Дәрескә үзанализ

Ярдәмче фигыльләр темасы буенча үткәрелгән дәрескә үзанализ...