“Сүз төркемнәре иленә сәяхәт”исемле дәрескә үзанализ.
материал на тему

Шарифуллина Гулия Азгатовна

2 нче сыйныф,татар төркемендә үткәрелгән "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" исемле дәрескә үзанализ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uzanaliz._shrifullina_g.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәрифуллина Гөлия Әзгәт кызының

 “Сүз төркемнәре иленә сәяхәт”исемле дәресенә

үзанализы.

Сыйныфка характеристика.

Дәрес үткәрелгән 2Б сыйныфы - татар төркеме. Сыйныфта 5 кыз,7 малай.Укучыларның белем алуга омтылышлары зур. Туган телләре буларак,татар телен теләп өйрәнәләр.Тел өйрәнүдә  эшлекле уеннарны кулай күрәләр.

Дәреснең темасы: “Сүз төркемнәре иленә сәяхәт”.

 Программа буенча морфология бүлегендә сүз төркемнәрен өйрәнү өчен 29 сәгать вакыт бирелә.Әлеге дәрес 28 нче булып  куелган. Ул  исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен  өйрәнгәннән соң гомумиләштереп, йомгаклау дәресе буларак үткәрелә.

Дәреснең максатлары:

Белем бирү максаты:исем,сыйфат,фигыль сүз төркемнәре турындагы белемнәрне камилләштерү,ныгыту;

 Үстерү максаты:укучыларның фикерләү сәләтен,дәлилли һәм нәтиҗә ясый белү,сөйләм күнекмәләрен үстерү,сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

Тәрбияви максат : укучылар күңелендә бер-берсенә һәм башкаларга карата дуслык мөнәсәбәтен формалаштыру.

     Дәрес башында балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудырылды.Моның өчен  укучылар белән әңгәмә үткәрелде,исәнләшеп хәл сорашу булды, һава торышы турында сөйләшенде.

     Экранда бирелгән хәрефләрнең парларын табу дәреснең нәрсә турында барачагын укучылардан мөстәкыйль рәвештә әйттерү өчен отышлы булды.Шуннан соң дәреснең максатлары билгеләнде.

     Шуннан соң дәрескә игътибар  әкият герое Кирлемән  белән бәйләнде.Ул билгеле бер ситуация тудырып,укучыларның  кызыксынучанлыкларын арттырды.  Өй эше “Релли Робин”структурасына нигезләнеп тикшерелде.

     Дәрес барышында Г.Тукай әсәрләреннән геройлар кулланылды. Һәрбер бирем алар “авызыннан” бирелде. Һәр сүз төркемен ныгытуга аерым биремнәр билгеләнгән иде. Һәрбер эштән соң нәтиҗә ясалды. Сораулар ярдәмендә сүз төркемнәренең билгеләмәләре искә төшерелде.

      Ял вакыты шулай ук сингапур структурасына нигезләнгән иде.

      Дәфтәрләрдә язмача эшләү үз-үзләрен һәм бер-берләрен тикшерү өчен уңайлы алым булды. Бу эштә алар өчен иң кызыгы бер-берсен тикшерү,хаталары булса,төзәтү иде.

     Сүзләрне төркемнәргә аерганда, “Сорт кардс” дип исемләнгән структура кулланылды. Бу гомумиләштереп нәтиҗә ясауга китерде.

      Тәрбияви максат дуслык темасы белән билгеләнде. Укучылар дуслык турында үз фикерләрен җиткерделәр.Кирлемәнне үзләренә дус итеп,күңелләрендәге уңай халәтне күрсәттеләр.

      Рефлексия үткәрү укучыларның дәресне аңлауларын,тәэсирләрен белү өчен ярдәм итте. Минемчә,балалар дәрестә актив булдылар.

Белем бирү процессында түбәндәге УУГ формалаштырам

Шәхси УУГ:

-укуга карата кызыксыну хисе

-укучы ролен үзләштерү

-нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль

Регулятив УУГ:

-Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү

-укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү

Коммуникатив УУГ:

-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

-парларда эшли белү

Танып-белү УУГ:

-укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә,тиешле мәгълүматны таба белү.

Дәресне җиһазлау:ноутбук,мультимедия проекторы,смарт такта,презентация.

 Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә куллану дәресе

       Әлеге дәресемне ФГОС таләпләренә туры китереп,информацион-коммуникатив,уен технологияләрен һәм сингапур стуктурасын кулланып төзедем.

       Әлеге дәрес “Морфология” бүлеген өйрәнүдә соңыннан икенче  дәрес буларак бирелде.

       Дәрес шулай ук укучыларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен искә алып төзелде.Дәреснең эчтәлегендә УУГ элементлары урын алды.Танып-белү,эзләнү методлары  кулланылды.

      Һәрбер танып-белү эшчәнлеге ниндидер этәргечтән башлана.Шуның өчен дәрес этапларын уйлап,биремнәрне кызыклырак итеп, укучыларның активлыкларын үстерү алымнарын кулланырга тырыштым.

    Дәреснең һәр этабында укучылар фикерләү һәм практик эшчәнлеккә тартылганнар иде.Балаларга белгән белемнәрне генә җиткерергә түгел, ә аларны төрле ситуацияләрдә куллана да белергә кирәк иде.

    Дәрес этаплары үзара тыгыз бәйләнештә,эшчәнлекнең төрле төрләре белән чиратлашып барды. Уен элементлары, презентация куллану укучыларда кәеф күтәренкелеге тудырды.

Укучыларның эшчәнлегенә уңай бәяләмә бирү,мактап җибәрү аларның дәрестә активлыкларын үстерүгә ярдәм итте.

       Дәреснең уку материалы фәннилек принцибына туры килде,2 нче сыйныф баласы өчен аңлаешлы һәм үти алырлык иде.Минемчә,дәреснең максатларына ирешелде.

Уку вакыты нәтиҗәле кулланылды,планлаштырылган эшләр үтәлде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.

Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат  кызының дәрескә               үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

Дәрескә үзанализ

Дәрескә үзанализ....

Дәрескә үзанализ. Презентация.

Презентация. Самоанализ урока....

ФДББС буенча үткәрелгән дәрескә үзанализ өчен.

Аңлатма:   Бу дәрес нинди теманың ничәнче дәресе. Моңарчы нинди махсус күнекмәләр үзләштерелде. Бүгенге дәресттә нинди махсус күнекмәләр үзләштерелергә тиеш иде. Дәрес темасын һәм дидактик м...

7 "Б" СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕСКӘ ҮЗАНАЛИЗ.

7 "Б"  СЫЙНЫФТА  ТАТАР  ӘДӘБИЯТЫННАН  "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ"  ТЕМАСЫНА  ҮТКӘРЕЛГӘН  ДӘРЕСКӘ  ҮЗАНАЛИЗ....

Дәрескә үзанализ

Ярдәмче фигыльләр темасы буенча үткәрелгән дәрескә үзанализ...