2 нче сыйныф (рус төркеме) өчен дәрес эшкәртмәсе .Тема:рус халык әкияте "Күмәч"
план-конспект урока на тему
Предварительный просмотр:
Тема: Рус халык әкияте «Күмәч» 2 нче сыйныф, рус төркеме
Максат: Әкиятнең татар теле варианты белән таныштыру;
Өйрәнелгән лексик-грамматик конструкцияләрне ныгыту;
Тулы һәм ким җөмләләр белән җавап бирергә күнектерүне дәвам итү;
Ипигә карата хөрмәт тәрбияләү;
Планлаштырылган нәтиҗәләр
Предмет : әкиятне сәнгатьле итеп аңлап уку, эчтәлегенә төшенү, лексик тема буенча сора-җавап репликаларын сөйләмдә кулану;
Шәхси нәтиҗәләр: ипигә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә омтылышны үстерү
Метапредмет нәтиҗәләр: сәнгатьле уку күнекмәләре камилләштерү;
Сүз байлыгын арттыру; хатаны табу; үз эшеңне бәяли белү;
Универсал уку гамәлләре формалаштыру
Шәхси : ипигә карата сакчыл карашта буллу
Регулятив : үз алдыңа максат куя белү
Танып-белү: әкиятне сәнгатьле итеп уку, сорауларга кыскача җавап бирү; эчтәлеген кыскача сөйләү;
Коммуникатив: укытучының сорауларына җавап бирә белү;
парларда эшли белү.
Җиһазлау :дәреслек,презентация, сүзләр язылган таблица, карточкалар
Дәрес барышы
1.Оештыру
а) укучылырда уңай халәт тудыру
б) һава торышын сорашу.
2.Актуальләштерү
а) ромашка таҗларына язылган сүзләрне 2 төркемгә бүлеп җыярга (кем? нәрсә?)
б)экранннан дөреслеген тикшерү.Нәтиҗәне балалардан әйттерү.Хайван һәм кош- кортларга нәрсә соравы куябыз.
3.Уку мәсьәләсен чишү һәм теманы балалардан әйттерү.
а) –нан, -нән
-дан, -дән
-тан, -тән кушымчаларын карточкалардагы сүзләргә һәр укучы куеп яза;
-парлар белән алышынып( экраннан карап) дөреслеген тикшерәлә,
Иптәшләренең эшенә билге куялар.
б) «Тәрҗемә» уены. (туп ярдәмендә)
кушает
поет
выходит
идет
катится
ставит, кладет
варит, печет
в)Ял итү («Күмәч» җыры ярдәмендә)
-Бу җыр нәрсә турында?
-Без бүген нинди әкият укырбыз? Ничек уйлыйсыз?
4) теманы балалардан әйттерү
-Ә күмәч башкача нәрсә соң ул?
а)сүзлек өстендә эш
әкият {ә к и й ә т}
китә[к и т ә]
тәгәри-тәгәри[т ә г ә р и – т ә г ә р и]
ташларга ярамый[т а ш л а р г а й а р а м ы й ]
б)Әкиятне өлешләп уку(укытучының үрнәк укуы,эчтән,чылбыр буенча уку)
1 нче өлешне укыгач сорауларга җавап алу
-Әби нәрсә пешерә?
-Күмәч нишли?
-Урамнан нәрсә килә?
в)2 нче өлешне укыгач сорауларга җавап алу(рольләргә бүлеп уку)
-Куян күмәчне ашыймы?
-Күмәч нишли?
-Куян нишли?
г)Рәсемнәр ярдәмендә 1-2 укучы эчтәлекне кыска җөмләләр белән сөйлиләр.
д)Күмәчтән электрон почтага хат килә, укытучы укый, тәрҗемә итә(экранда чыга)
Кадерле, балалар!
Сез минем турында яңа гына әкият укыдыгыз . Миңа бик ошады. Молодцы! Ләкин минем бер сорауым калды :
-Ә сез үзегез ипинең кадерен беләсезме соң?
Күмәч.
-Сорауга балалардан җавап алу( рус телендә)
Татарча җөмлә төзү, кабатлату : Ипине ташларга ярамый!
5.Рефлексия.
-Бүген без нишләдек?
-Әкиятнең исеме ничек атала?
Әкияттә нинди геройлар бар?
-Ипи турында нәрсә белдек?
Өй эше: 1)текстны сәнгатьле итеп укырга;
2)автор, күмәч,куян сүзләрен сайлап өйрәнергә;
3) яраткан геройга рәсем ясарга;
Үзбәя кую, укытучы билгесе.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Дәрес эшкәртмәсе. 9 сыйныф рус төркеме. ТЕМА: ҺӨНӘР САЙЛАР ВАКЫТ. Лексик - коммуникатив күнекмәләр булдыру.
Рус төркеме белән Р.Р. Нигматуллина дәреслеге (Казан. “Мәгариф” нәшер. 2008.) буенча дәрес конспекты. Үтелгән темалар үзләштерелеп барган очракта сөйләмгә чыгу мөмкин булмаган эш түгел. Укучылар...
Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.
Максат. Табигать темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү; белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...
Ачык дәрес 2 б сыйныфы, рус төркеме. Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Дәреслекнең авторы - И.Л. Литвинов.
Бу ачык дәрес И.Л. Литвинов дәреслеге буенча эшләнелде. Б у дәрес билгеле үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе....
Татар халык ашлары. 1 сыйныф. Рус төркеме. Р.З. Хәйдарова дәреслеге.
Рус төркемнәрендә белем алучы балалар белән татар халык ашларын өйрәнү өчен укыту материалы....
Тема : Билгеле үткән заман хикәя фигыль. (2 сыйныф, рус төркеме)
ДӘРЕС ТЕМАСЫ : Билгеле үткән заман хикәя фигыль.МАКСАТ : 1. Билгеле үткән заман хикәя фигыль темасын кабатлау,ныгыту.2. Билгеле ү...
Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)
Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...
11 нче сыйныф ( рус төркеме) 11 нче сыйныф өчен татар теленнән кереш контроль эше
Биремнәрне үтәү өчен, 45 минут вакыт биреләhttps://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/17/kontrolnaya-rabota-dlya-11-klassov-russkoyazychnoy-gruppy-po-0 (контроль эшнең эчтәлеген карау өчен сайт...