1нче сыйныфның татар төркемнәре өчен эшпрограммасы
рабочая программа на тему
1нче сыйныфның татар төркемнәре өчен туган телдән һәм туган тел әдәбиятыннан эш программасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rp_1_kl._rodnoy_tatarskiy_yazyk.docx | 47.56 КБ |
rp_1_kl_literaturnoe_chtenie_na_rodnom_tatarskom_yazyke.docx | 40.61 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Средняя общеобразовательная школа №174» Советского района г.Казани
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Средняя общеобразовательная школа №174» Советского района г.Казани
«Рассмотрено» Руководитель МО ______ /Р.И.Закирова/ Протокол № 1 от « 29 » августа 2018г. | «Согласовано» Заместитель директора по УР ________/Р.А.Гатауллина/ от «29 » августа 2018г. | «Утверждаю» Директор МБОУ «Школа №174» ______ /Г.К.Мифтахова Приказ № 99 от « 29 » августа 2018г. |
Рабочая программа
Исмагиловой Лейсан Мансуровны, учителя родного языка и литературы
первой квалификационной категории
по учебному предмету
«Родной (татарский) язык»
(для 1- х классов)
Рассмотрено на заседании
педагогического совета протокол №1
от «29» августа 2018г.
2018-2019 учебный год
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
I. Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы норматив-хокукый документлар, федераль дәүләт стандартлары:
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы ((Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
3. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).
4 “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004 нче ел, 1нче июль.
5. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.
6. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
7. Приказ Министерства образования и науки РФ от 31 декабря 2015 г. N 1578 "О внесении изменений в федеральный государственный образовательный стандарт среднего общего образования, утвержденный приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 17 мая 2012 г. N 413"
II. Мәктәпнең локаль документлары.
1. Татарстан Республикасы Совет районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе “174 нче гомуми белем бирү мәктәбе” нең 2017-2018 нче елга укыту планы.
2. Татарстан Республикасы Совет районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе “174 нче гомуми белем бирү мәктәбе” нең “Эш программасы турында нигезләмә”се.
III. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үрнәк программа:
1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар 1-11 нче сыйныфлар» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011), Рус телендә башлангыч гомуми бирү оешмалары өчен татар теленнән программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). Төзүче-авторлары: Ф. Ф. Харисов,Ч. М. Харисова (1-4нче сыйныфлар), Казан: Мәгариф-Вакыт,2016.
IV. Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек:
1. Әлифба. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар телендә сөйләшүче балалар өчен),
Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012. Төзүче авторлары: Ф. Ш. Гарифуллина, И. Х. Мияссарова.
2. Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен дәреслек/ Ф. Ф Харисов, Г.Д.Сираҗиева: рәссамы Л. Хисамова .— Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012.
Уку фәненең укыту планында тоткан урыны
Укыту планында каралганча, 1 нче чиректән туган телдән эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән 66 сәгатькә төзелде.(1 нче чирек-18 сәгать, 2 нче чирек-14 сәгать, 3 нче чирек -18 сәгать, 4 нче чирек – 16 сәгать)
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына туган телне укыту үз алдына түбәндәге максат һәм бурычларны куя:
-укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту; үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү; телнең чисталыгын саклауның мөһимлеген төшендерү;
-укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү;
-балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылык (компетенция); ягъни телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белемнәр үзләштерү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләре булдыру;
-укучыларны өйрәнгән тел материалын урынлы файдаланып, татар телендә аралашырга өйрәтү - телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру; дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
-укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү күнекмәләрен формалаштыру.
Грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү — I сыйныф укучысының төп бурычы. Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша.
Грамотага өйрәнү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау туа, фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасы үсә. Алар, беренчедән, төрле шартлы модельләр (квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерәләр. Шул ук вакытта укучылар язма хәрефләрне, аларны иҗекләргә, сүзләргә тоташтырып язу технологиясен дә үзләштерәләр.
«Әлифба» һәм шулай ук «Язу дәфтәре»ндә аваз һәм хәрефләрне өйрәнү эзлеклелеге татар графикасының позицион (иҗек) принцибына нигезләнгән.
“Туган тел” предметын өйрәнүнең шәхси, предметара, предмет нәтиҗәләре
Шәхси нәтиҗәләр:
-туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;
-татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау, татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;
-шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
-табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;
-башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;
-укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;
-әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;
-эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;
-башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;
-балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;
-куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
-иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.
Туган телне өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:
–гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;
–үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;
–укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
–өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;
–мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.
Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:
–татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;
–телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;
–татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу, алардан сөйләмдә урынлы файдалана белү
- туган, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;
Универсаль уку гамәлләре
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
–Үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру, һөнәрләр дөньясы белән танышу, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү,аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру
–уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру,;
–-әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру;
Регулятив универсаль уку гамәлләре
–максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру;
–план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау;
–ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү;
–проблеманы чишүдә берничә вариант табу,аларны кулланып карау;
–үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;
–кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
Танып-белү универсаль уку гамәлләре
–эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;
–сызым, схема, таблица, шартлы рәсем, план, күчерү,үзгәртү, төзү;
–охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру;
–бербөтенне өлешләргә бүлү;
–аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салу;
–нәтиҗә чыгару;
–охшашлыклар урнаштыру;
–проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;
–проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу;
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
–укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру – катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләү;
–дискуссиядә катнашу, сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;
–проблеманы ачу, аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү;
–эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү;
–үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;
Укучыларның белемнәрен бәяләүнең системасы:
Укучыларның белемнәре мактау сүзләре белән бәяләнә. Мәсәлән: “Яхшы!”, “Бик яхшы!”, “Искиткеч!”, “Дөп-дөрес!”, “Яхшы эш!”, “Мактыйм”, “Син бик тырышкансың” һ.б. Уку елы ахырында контроль күчереп язу алына.
Язма эшләрнең күләме
Башлангыч сыйныфларда, телдән сөйләм белән бергә, укучыларда язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Шул максаттан дәрестә язма эшләрнең түбәндәге төрләре башкарыла:
- Туган телдәге сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны күчереп яки ишетеп язу;
- 1 нче сыйныфта укучыларның дәфтәрләренә аерым хәрефләрне, аларны тоташтыру үрнәкләрен язу тәкъдим ителә. Матурязуныңкүләмеберюлдан да ким булмаскатиеш.
Күчерепязуөченсүзһәмҗөмләләркүләме
Сыйныф | Эштөрләре | |
Сүзләр | Җөмләләр | |
1 | 6-8 | 2-3 |
Диктанттагысүзләркүләме
Сыйныф | Эштөрләре | |
Сүзлек диктанты | Контроль диктант | |
1 | 5-7 | 20-26 |
Программаның эчтәлеге
Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процессыннан гыйбәрәт аналитик – синтетик аваз – хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла. Аваз, хәреф — тану берәмлеге, иҗек — уку берәмлеге, сүз — аңлау берәмлеге, җөмлә — мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге (Кош оча. Балык йөзә.) икәнен гамәли аңлап, «чын уку һәм чын язу»ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешелә.
Язу гигиенасы кагыйдәләре белән таныштыру, кагыйдәләрне даими үтәү гадәте тәрбияләү.Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәклеген аңлау.
График схемалар ярдәмендә сөйләмне — җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм авазларга таркату.
Әлифба чоры яки төп чор
Барлык баш һәм юл хәрефләренең язылышы һәм аларның тоташтыруның төп сызыклары белән таныштыру һәм каллиграфик дөрес язарга өйрәтү.Авазларны сүздә тиешле язма хәрефләр белән күрсәтү.Сүздәге хәрефләрне, аларны тоташтырган сузыкларын өзмичә ритмик язуны (ас-ос) булдыру, дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру.Башта укытучы белән иҗек –аваз анализы ясаганнан соң, тора бара мөстәкыйль рәвештә сүзләр, җөмләләр язу.
Башта язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу. Үрнәк текст белән чагыштырып карау һәм сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.
Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне, шундый өч-дүрт сүздән торган җөмләләрне әйтеп яздыру.
Туган тел-.
Сөйләм. Җөмлә, сүз. Авазлар һәм хәрефләр. Иҗек. Сүз төркемнәре. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.
Календарь –тематик план
№ | Дәреснең темасы | Сәгать саны | Үткәрелү вакыты | Искәрмә | |
1нче чирек -18 сәгать | |||||
1 | Таныш булыйк! Яңа дуслар белән танышу | 1 | 1нче атна | ||
2 | Аралашу Мәктәп,уку әсбаплары | 1 | 1нче атна | ||
3 | Әкияттә кунакта | 1 | 2нче атна | ||
4 | Уенчыклар һәм аларның атамалары | 1 | 2нче атна | ||
5 | Минем гаиләм. Гаилә кешеләре | 1 | 3нче атна | ||
6 | Шәһәрдә | 1 | 3нче атна | ||
7 | Шәһәр транспорты Юл кагыйдәләрен беләсеңме? | 1 | 4нче атна | ||
8 | Хайван, кош –кортларның исеме, яшәү урыны | 1 | 4нче атна | ||
9 | Кошларның табигатькә, кешеләргә файдасы | 1 | 5нче атна | ||
10 | Бәйрәмнәр Милли бәйрәм- сабантуй | 1 | 5нче атна | ||
11 | Милли ризыклар | 1 | 6нчы атна | ||
12 | Аа хәрефләре | 1 | 6нчы атна | ||
13 | Әә хәрефләре | 1 | 7нче атна | ||
14 | Ыы хәрефләре | 1 | 7нче атна | ||
15 | Сүз башында э хәрефе | 1 | 8нче атна | ||
16 | Ии хәрефләре | 1 | 8нче атна | ||
17 | Уу хәрефләре Үү хәрефләре | 1 | 9нчы атна | ||
18 | Оо хәрефләре | 1 | 9нчы атна | ||
2нче чирек -14 сәгать | |||||
19 | Өө хәрефләре | 1 | 1нче атна | ||
20 | Нн, Лл хәрефләре | 1 | 1нче атна | ||
21 | Мм, Рр хәрефләре | 1 | 2нче атна | ||
22 | Йй хәрефләре | 1 | 2нче атна | ||
23 | ң хәрефе | 1 | 3нче атна | ||
24 | Яя хәрефләре | 1 | 3нче атна | ||
25 | Калын һәм нечкә сүзләрдә ю хәрефе | 1 | 4нче атна | ||
26 | Калын һәм нечкә сүзләрдә е хәрефе | 1 | 4нче атна | ||
27 | Дд Тт хәрефләре | 1 | 5нче атна | ||
28 | Зз, Сс хәрефләре | 1 | 5нче атна | ||
29 | Гг Кк хәрефләре | 1 | 6нчы атна | ||
30 | Вв, Фф хәрефләре. Күчереп язу | 1 | 6нчы атна | ||
31 | Бб, Пп хәрефләре | 1 | 7нче атна | ||
32 | Жж хәрефләре кергән сүзләр | 1 | 7нче атна | ||
3нче чирек – 18 сәгать | |||||
33 | Шш хәрефләре | 1 | 1нче атна | ||
34 | Җ җ,Чч хәрефләре | 1 | 1нче атна | ||
35 | Хх,Һһ хәрефләре | 1 | 2нче атна | ||
36 | ЁёЩщЦц хәрефләре | 1 | 2нче атна | ||
37 | Нечкәлек һәм аеру билгесе | 1 | 3нче атна | ||
38 | Калынлык һәм аеру билгесе | 1 | 3нче атна | ||
39 | Туры сызыклы юл хәрефләре. Кечкенә элмәкле юл хәрефләре | 1 | 4нче атна | ||
40 | Әкиятләр | 1 | 4нче атна | ||
41 | Сөйләм. Аралашу әдәбе. | 1 | 5нче атна | ||
42 | Сүз һәм иҗек.Сүзләрнең иҗекләргә бүленүе | 1 | 5нче атна | ||
43 | Иҗекләрдән сүзләр төзү | 1 | 6нчы атна | ||
44 | Авазлар һәм хәрефләр | 1 | 6нчы атна | ||
45 | Авазларның язуда хәреф б/н белдерелүе | 1 | 7нче атна | ||
46 | Алфавит. Күчереп язу | 1 | 7нче атна | ||
47 | Баш хәрефтән языла торган сүзләр | 1 | 8нче атна | ||
48 | Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар | 1 | 8нче атна | ||
49 | Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар | 1 | 9нчы атна | ||
50 | Сүзләрне юлдан юлга күчерү. Тартык аваз хәрефләре. Сузык аваз хәрефләре | 1 | 9нчы атна | ||
4нче чирек – 16 сәгать | |||||
51 | Э,Ө хәрефе | 1 | 1нче атна | ||
52 | О,Ы хәрефләре | 1 | 1нче атна | ||
53 | Е,Ю,Я хәрефе | 1 | 2нче атна | ||
54 | Й хәрефе | 1 | 2нче атн | ||
55 | В хәрефе | 1 | 3нче атна | ||
56 | К, г хәрефләре | 1 | 3нче атна | ||
57 | Басым | 1 | 4нче атна | ||
58 | Предметны, аның эшен, хәрәкәтен һәм билгесен белдергән сүзләр | 1 | 4нче атна | ||
59 | Хайван кушаматлары | 1 | 5нче атна | ||
60 | Яшелчә исемнәре | 1 | 5нче атна | ||
61 | Исем. Кем? Нәрсә? сораулары. | 1 | 6нчы атна | ||
62 | Фигыль. Нишли? Нишлиләр? сораулары.Фигыльнең юклык формасы | 1 | 6нчы атна | ||
63 | Сыйфат. Нинди? Кайсы? Сораулары, җөмләдәге урыны | 1 | 7нче атна | ||
64 | Җөмлә.Күчереп язу | 1 | 7нче атна | ||
65 | Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре | 1 | 8нче атна | ||
66 | Исәнме,җәй! | 1 | 8нче атна |
Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары һәм формалары
№ | Эш төре | Сәгать саны | ||||
Iчирек | II чирек | III чирек | IV чирек | еллык | ||
1 | Күчереп язу | 1 | 1 | 1 | 3 |
Мәгълүмат чыганаклары:
http://www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы
http://www.fasi.gov.ru Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык
http://www.obrnadzor.gov.ru Рособрнадзор
http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе
http://www.rustest.ruФедераль тест үткәрүүзәге
http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы
http://www.mon.tatar.ru
http://pedsovet.org Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе
http://www.bytik.ru Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану – халыкара конференция
http://www.shoolexpo.ru
http://belem.ru Татар телендә Интернет-белемүзәге
http://tatcenter.ruТР мәгълүмати-аналитик порталы
http://tat.tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы
http://intertat.ruТР электрон газетасы
http://vatantat.ru “Ватаным Татарстан” газетасы
http://tatar-kongres.ru Бөтендөнья татар конгрессы
http://suzlek.ruon- line русча сүзлеге
http://tugan-tel.at.ru Шрифтлар һәм IT-технологияләр
http://kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе
http://tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр
http://tatarca.boom.ru татарча текстлар
http://tataroved.ru Татар тарихы: төрки-татар дөньясы
http://selet.ru “Сәләт” яшьләр үзәге
Календарь –тематик планлаштыруга төзәтмәләр
№ | Класс | Дәрес темасы | Программа буенча сәгать саны | Факт буенча сәгать саны | Сәбәбе (нәрсә аркасында кыскартылган, берләштерелгән, арттырылган) |
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Средняя общеобразовательная школа №174» Советского района г.Казани
«Рассмотрено» Руководитель МО ______ /Р.И.Закирова/ Протокол № 1 от «29» августа 2018г. | «Согласовано» Заместитель директора по УР ________/Р.А.Гатауллина/ от «29» августа 2018г. | «Утверждаю» Директор МБОУ «Школа №174» ______ /Г.К.Мифтахова Приказ № 99 от «29» августа 2018г. |
Рабочая программа
Исмагиловой Лейсан Мансуровны, учителя родного языка и литературы
первой квалификационной категории
по учебному предмету
«Литературное чтение на родном (татарском) языке»
(для 1-х классов)
Рассмотрено на заседании
педагогического совета протокол №1
от «29» августа 2018г.
2018-2019 учебный год
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
I. Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы норматив-хокукый документлар, федераль дәүләт стандартлары:
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы ((Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
3. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).
4 “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004 нче ел, 1нче июль.
5. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.
6. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
7. Приказ Министерства образования и науки РФ от 31 декабря 2015 г. N 1578 "О внесении изменений в федеральный государственный образовательный стандарт среднего общего образования, утвержденный приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 17 мая 2012 г. N 413"
II. Мәктәпнең локаль документлары.
1. Татарстан Республикасы Совет районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе “174 нче гомуми белем бирү мәктәбе” нең 2017-2018 нче елга укыту планы.
2. Татарстан Республикасы Совет районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе “174 нче гомуми белем бирү мәктәбе” нең “Эш программасы турында нигезләмә”се.
III. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үрнәк программа:
1. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы”(татар балалары өчен). Төзүче – авторлар: Ф. Г. Галимуллин, З.Н Хәбибуллина, Х. Г.Фәрдиева. Казан, Татарстан китап нәшрияты 2011 ел. Рус телендә башлангыч гомуми бирү оешмалары өчен әдәби укудан программа .Төзүче-авторлары: Ф. Ш. Гарифуллина, И. Х. Мияссарова (1-4нче сыйныфлар), Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015.
IV. Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек:
1. Ф. Ш.Гарифуллина, И. Х. Мияссарова, Әлифба. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012 ел.
2. Ф.Ш.Гарифуллина , И.Х.Мияссарова . Әдәби уку. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты 2012 ел.
Уку фәненең укыту планында тоткан урыны
Укыту планында каралганча, туган тел әдәбияты дәресләре өчен эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән 33 сәгатькә төзелде.(1 нче чирек – 9 сәгать, 2 нче чирек-7 сәгать, 3 нче чирек -9 сәгать, 4 нче чирек – 8 сәгать)
№ | Тема | Сәгать саны |
1 | 1 бүлек. "Мәктәп - белем йорты" | 9 |
2 | 2 бүлек. "Рәхимит, дустым, әйдә, хәрефләриленә" | 8 |
3. | 3 бүлек. "Бала чакта алган белем – ташка язган сүз белән бер" | 16 |
Барлыгы | 33 |
Әдәби уку предметының төп максаты һәм бурычлары:
Рус телендә гомуми белем бирү мәктәбендәге балаларга татар теле укыту максаты күпкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
Танып белү максаты. Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру –башлангыч этаптатанып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.
Үстерү максаты.Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:
- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;
- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.
Тәрбия максаты. Программаның эчтәлеге материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә ала. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.
Белем бирү максаты. Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.
Программаның максаты: укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.
Грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү — I сыйныф укучысының төп бурычы. Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша.
Грамотага өйрәнү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау туа, фо-нематик ишетү һәм авазны әйтү культурасы үсә. Алар, беренчедән, төрле шартлы модельләр (квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре систе-масы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өчен-чедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерәләр. Шул ук вакытта укучылар язма хәрефләрне, аларны иҗекләргә, сүзләргә тоташтырып язу технологиясен дә үзләштерәләр.
«Әлифба» һәм шулай ук «Язу дәфтәре»ндә аваз һәм хәрефләрне өйрәнү эзлеклелеге татар графикасының позицион (иҗек) принцибына нигезләнгән.
1 нче сыйныфта “Туган тел әдәбияты” предметын укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре
“Татар тел әдәбияты” предметы буенча 1 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:
– татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
– шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
– татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.
--Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.
Туган телгә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:
–укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
–эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;
–дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
–дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
–әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
–парларда һәм күмәк эшли белү;
–әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
–үрнәк буенча эшли белү;
–аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
–рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
–аңлап укый белү;
–укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү
- чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Туган телгә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре.
I Сөйләшү.
Диалогик сөйләм.
1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
– сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
– дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм:
– җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
– өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.
II Ишетеп аңлау (аудирование).
Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:
– нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда кулана белергә өйрәтү;
– сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
– ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
III Уку.
Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
– Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.
–Транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру.
– Интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү. Мәсәлән: алма – автобус; кош – помидор һ. б.
– Сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру.
– Уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.
Универсаль уку гамәлләре
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:
•үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру, һөнәрләр дөньясы белән танышу, җәмәгать урыннарында, мәктәптә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү,аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру;
•уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру;
•әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
•максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру;
•план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау;
•ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү;
•проблеманы чишүдә берничә вариант табу, аларны кулланып карау;
•үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;
•кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.
Танып-белү универсаль уку гамәлләре:
•эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;
•сызым, схема, таблица, шартлы рәсем, план, күчерү,үзгәртү, төзү;
•охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру;
•бербөтенне өлешләргә бүлү;
•аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салу;
•нәтиҗә чыгару;
•охшашлыклар урнаштыру;
•проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;
•проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
•укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру – катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләү;
•дискуссиядә катнашу, сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;проблеманы ачу, аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү;
•эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү;
•үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.
Укучыларның белемнәрен бәяләүнең системасы:
укучыларның белемнәре мактау сүзләре белән бәяләнә. Мәсәлән: “Яхшы!”, “Бик яхшы!”, “Искиткеч!”, “Дөп-дөрес!”, “Яхшы эш!”, “Мактыйм”, “Син бик тырышкансың” һ.б. Уку елы ахырында контроль күчереп язу алына
Календарь –тематик план
№ | Дәреснең темасы | Сәгать саны | Үткәрелү вакыты | Искәрмә | |
План | Факт | ||||
1нче чирек – 9 сәгать | |||||
1 | Исәнме, мәктәп! | 1 | 1нче атна | ||
2 | Әкият геройлары | 1 | 2нче атна | ||
3 | Спорт мәйданчыгында | 1 | 3нче атна | ||
4 | Х.Халиков “Әнием бар,әтием бар...” | 1 | 4нче атна | ||
5 | Шәһәр тормышына караган атамалар | 1 | 5нче атна | ||
6 | Р.Бәшәр “Светофор” | 1 | 6нчы атна | ||
7 | Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме? | 1 | 7нче атна | ||
8 | Милли бәйрәм Сабантуй | 1 | 8нче атна | ||
9 | Бәйрәм белән котлау сүзләре | 1 | 9нчы атна | ||
2нче чирек -7 сәгать | |||||
10 | Сузык ы,ү авазлары һәм ы,ү хәрефләре | 1 | 1нче атна | ||
11 | Сузык э авазы һәм Ээ хәрефләре | 1 | 2нче атна | ||
12 | Сузык ө авазы һәм Өө хәрефләре | 1 | 3нче атна | ||
13 | Я,я хәрефләре һәм йа,йәавазлары | 1 | 4нче атна | ||
14 | Юю, Ее хәрефләре булган сузләр | 1 | 5нче атна | ||
15 | Тартык г,к авазлары | 1 | 6нчы атна | ||
16 | Тартык гъ,къ авазлары | 1 | 7нче атна | ||
2нче чирек – 9сәгать | |||||
17 | Китап укымаган кеше - чәчәк күрмәгән бал корты. | 1 | 1нче атна | ||
18 | Бишектәге бишкә төрләнер | 1 | 2нче атна | ||
19 | Табышмак - зиһен ачкычы, мәзәк - күңел ачкычы. | 1 | 3нче атна | ||
20 | Халык әкиятләре | 1 | 4нче атна | ||
21 | Хәреф миңа карап тора... | 1 | 5нче атна | ||
22 | Р.Вәлиева "Беренчеләр" | 1 | 6нчы атна | ||
23 | Ш.Маннур "Яхшы бел" | 1 | 7нче атна | ||
24 | Ш.Галиев "Витаминлы хәрефләр" | 1 | 8нче атна | ||
25 | Х.Халиков "Укытучыларым" | 1 | 9нчы атна | ||
4нче чирек – 8сәгать | |||||
26 | Г.Тукай, аның әсәрләре | 1 | 1нче атна | ||
27 | Р.Вәлиева “Күбәләк һәм кырмыска” | 1 | 2нче атна | ||
28 | Р.Батулла "Аю Әппәс" | 1 | 3нче атна | ||
29 | Балага - балык. Г.Сабитов | 1 | 4нче атна | ||
30 | Кеше булу кыен түгел... | 1 | 5нче атна | ||
31 | Л.Лерон. "Супер малай" | 1 | 6нчы атна | ||
32 | Яз килә - яз көлә. | 1 | 7нче атна | ||
33 | Язгы бәйрәмнәр. | 1 | 8нче атна |
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары.
http://www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы
http://www.fasi.gov.ru Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык
http://www.obrnadzor.gov.ru Рособрнадзор
http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе
http://www.rustest.ruФедераль тест үткәрүүзәге
http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы
http://www.mon.tatar.ru
http://pedsovet.org Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе
http://www.bytik.ru Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану – халыкара конференция
http://www.shoolexpo.ru
http://belem.ru Татар телендә Интернет-белемүзәге
http://tatcenter.ruТР мәгълүмати-аналитик порталы
http://tat.tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы
http://intertat.ruТР электрон газетасы
http://vatantat.ru “Ватаным Татарстан” газетасы
http://tatar-kongres.ru Бөтендөнья татар конгрессы
http://suzlek.ruon- line русча сүзлеге
http://tugan-tel.at.ru Шрифтлар һәм IT-технологияләр
http://kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе
http://tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр
http://tatarca.boom.ru татарча текстлар
http://tataroved.ru Татар тарихы: төрки-татар дөньясы
http://selet.ru “Сәләт” яшьләр үзәге
Мультфильмнар:
Тылсымлы сәхифәләр: Габдулла Тукайның балалар өчен шигырьләр җыентыгы һәм мультфильмнар дискы татар, рус һәм инглиз телләрендә. - Казан: Татармультфильм, 2012.
Тылсымлы сәхифәләр: Татар, рус һәм инглиз телләрендә татар халык әкиятләре һәм мультфильмнар белән диск. - Казан: Татармультфильм, 2012.
Тылсымлы сәхифәләр: Татар һәм рус телләрендә татар әкиятләре һәм мультфильмнар белән диск. - Казан: Татармультфильм, 2012.
Календарь –тематик планлаштыруга төзәтмәләр
№ | Класс | Дәрес темасы | Программа буенча сәгать саны | Факт буенча сәгать саны | Сәбәбе (нәрсә аркасында кыскартылган, берләштерелгән, арттырылган) |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
3 нче сыйныфның рус төркемнәрендә укучыларга татар теленнән эш рограммасы
3 нче сыйныфка эш рограммасы Хәйдәрова Р.З....
4 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы
4 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы. Дәреслек авторы: Р. Х. Ягъфәрова...
Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча 5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән контроль эшләр
Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча 5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән контроль эшләр...
11 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен олимпиада биремнәре
11 нче сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен олимпиада биремнәре...
5 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән “ Мин - өйдә булышчы ” бүлеге буенча мөстәкыйль эш..
Мөстәкыйль эш...