Аваз ияртемнәре.
методическая разработка (7 класс) на тему

7 нче сыйныфта "Аваз ияртемнәре" бүлеген өйрәнүгә 3 сәгать вакыт бирелгән. Бу -  беренче дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avaz_iyartemnre.docx26.18 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Аваз ияртемнәре

( Звукоподражаемые слова)

Максат: 

  • дидактик – аваз ияртемнәре турында гомуми төшенчә формалаштыру, аларның дөрес язылышын үзләштерергә ярдәм итү;
  • үстереш – әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, ишетә белү, ишеткәнеңне үз фикерең белән чагыштыру, нәтиҗәләр ясый белү күнекмәләрен камилләштерү;
  • тәрбияви – төркемнәрдә дустанә аралашып эшләү культурасын үстерү.

Формалашырга тиешле универсаль уку гамәлләре (УГГ)

Шәхескә кагылышлы:

  1. төркемнәрдә бергәләп эшләү аша, укучыларда гомумкешелек кыйммәтләрен күрә, аера белү, үзеңдә шуларны булдырырга омтылу, иптәшең өчен сөенү;
  2. иптәшеңә терәк, таяныч булу (төркемдә, парда эшләгәндә);
  3. дөрес сөйләргә омтылу, үз сөйләм хаталарыңны тану, төзәтү;
  4. шәхесне (яныңдагы иптәшеңне) кимсетүдән саклану, вакытында тыелып калу.

Метапредмет:

  • регулятив: УМ куя белү, төркемдә чишү юлын билгеләү, адымлап, биремнәр үтәү, нәтиҗәне дөрес формалаштыру, үзбәя кую;
  • танып белү: әңгәмәдәшеңнән ишеткәнне үз фикерең белән чагыштыру, гомумиләштерә белү күнекмәләрен камилләштерү, дәреслектәге белешмә белән эшли белү, эчтәлекне модельләштерү;
  • коммуникатив:  иптәшеңнең фикерен тыңлый, ишетә белү; чират белән чыгыш ясау, үз фикереңне курыкмыйча дәлилли белү, диалогик сөйләм күнекмәсен камилләштерү.

Материал: 

  1. В.А.Гарипова, С.Х. Айдарова, Т.Г.Нәбиуллина. Татар теле. 7 нче сыйныф.
  2. Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. Хәзерге татар теле.Казан “Мәгариф”1994.

Җиһазлау: төрле хайван, кош-корт, предмет тавышлары, рәсемнәре (слайдларда), кроссворд, презентация һ.б.

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗәләр (предмет)

I.Мотивлаштыру – ориентлашу этабы.(10 мин)

1.а) уңай психологик халәт тудыру

- Хәерле көн, укучылар! Бер – берегез белән исәнләшегез.

(1 нче слайд)

ә)белемнәрне актуальләштерү.

-Без үткән дәрестә нинди уку мәсьәләсе өстендә эшләдек?

- Затланышсыз фигыльләргә нинди фигыль төркемчәләре керә?

-Ни өчен алар затланышсыз фигыльләр дип атала?

КҖ: Без үткән дәрестә затланышсыз фигыльләрне кабатладык.

-Сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив.

-Алар зат-сан белән төрләнмиләр.

Үзбәя.

Кагыйдәне яттан әйтә белү

2.а) өй эшенең ярым иҗади төрен тыңлау 216 нчы күнегү (әдәби әсәрләрдән затланышсыз фигыльләр кергән 4 җөмлә табып язарга һәм затланышсыз фигыльләргә морфологик анализ ясарга)

Һәр төркемнән бер укучының ярым иҗади өй эшен тыңлау. Үзбәя кую өчен критерийлар:

1)затланышсыз фигыльләр кергән 4 җөмлә яздым, 4 затланышсыз фигыльгә морфологик анализ ясадым һәм аның дөреслегенә ышанам – “5” ле;

2)1 хата ясадым – “4” ле;

3)2-3 ялгышым булды – “3” ле.

Үзбәя.

Затланышсыз фигыль төркемчәләрен аеру, аларга морфологик анализ ясый белү

ә) өй эшенең иҗади төрен тыңлау: затланышсыз фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау өчен, 8 биремнән торган тестлар әзерләргә

Һәр төркемнән бер укучының иҗат эшен тыңлау.

Үзбәя кую критерийлар:

1)8 бирем әзерли алдым – “5” ле;

2)5-7 биремле тестлар төзедем – “4” ле. 

КҖ: 8 бирем кергән тестлар тәкъдим итү.

Үзбәя.

Затланышсыз фигыльләр темасын иҗади күзаллау.

3. УМ кую ситуациясе

(2 нче слайд)

Сезнең алдыгызда схема.ДЖОТ ТОТС Һәр өстәлдәге беренче һәм өченче номерлы укучы ак кәгазьне ала,  урталай бөкли аннары ерта. Ярты ягын янәшә утыручы иптәшенә бирә. Хәзер һәрберегез кәгазьне урталай бөкләгез һәм ертыгыз. Тагын бер тапкыр шулай эшлибез. Бер минут эчендә схеманы тулыландыру өчен кирәк булган сүзләрне кычкырып әйтәсез һәм кәгазьгә язып уртага куясыз. Сүзләр кабатланмасын һәм капланмасын. Мөстәкыйль сүз төркемнәренең күрсәткечләрен дә әйтергә онытмагыз. Башлыйбыз. Вакыт бетте. Хәзер язган сүзләрегез белән схеманы тулыландырыгыз. Һәр командадан икенче сандагы укучы җавап бирә.

(3 нче слайд)

- Нинди билгеләренә карап, без аларны мөстәкыйль сүз төркемнәре дип атыйбыз?

 - 7 нче мөстәкыйль сүз төркемен өйрәндекме?

(4 нче слайд) Җөмләләр төзү

-Хәзер табигать күренешенә карап, гади җөмләләр төзегез әле.

-Җөмләне матурайтып җибәрегез әле.Кошлар ничек сайрый?Чишмә ничек ага?Тукран ничек тукылдата?

Сез өстәгән сүзләр нәрсә тавышларыннан ясалган?

Димәк, төрле тавышларга охшатып ясалган сүзләр дә була икән.Тавышны без башкача ничек әйтәбез? Бүгенге дәрес темабыз ничек булыр?

Үзбәя кую өчен критерийлар:

1)мин модельне тутыра алдым, УМ матур итеп әйтеп бирә алам – “5” ле;

2)1 сорауга дөрес итеп җавап бирдем, УМ матур итеп әйтеп бирә алам – “4” ле;

3)иптәшләрем ярдәме белән генә җавап бирә алам – “3”ле.

КҖ: Сүз төркемнәре:

1)мөстәкыйль; 2) бәйләгеч; 3) модаль;

исем, сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш, фигыль;

- Лексик мәгънәләренә карап: исем-предметны, сыйфат - предметның билгесен, фигыль –эш яки хәлне, хәрәкәтне, рәвеш билгенең билгесен, эш яки хәлнең билгесен, сан предметның исәбен белдерә, алмашлык башка сүз төркемнәрен алыштырып килә;

- морфологик яктан-төрләнәләр, төрле кушымчалар ялгана;

- синтаксик яктан төрле җөмлә кисәкләре булып киләләр.

- Юк. Димәк, бүген 7 нче сүз төркеме турында сөйләшербез.

Үзбәя.

Җәйге урманда кошлар сайрый.Урманда чишмә ага.Тукран агачтагы кортларны чүпли.

 Җәйге урманда чут-чут кошлар сайрый. Челтер-челтер чишмә ага.Тукран тук-тук итеп агачтагы кортларны чүпли. Кошлар,чишмә, тукран тавышларыннан.

Аваз.

Аваз ияртемнәре.

 (5 нче слайд)

Модельне дөрес итеп укый белү.

Тактага теманы язу. 

(6 нчы слайд)

Дәфтәрләргә теманы язу.

Башкалар белән беррәттән теманы дөрес һәм матур итеп яза белү.

II. УМ адымлап чишү этабы. (30мин)

4. УМ чишү

1 нче бирем. 217 нче күнегү. Текстны укырга, аваз ияртемнәрен табарга. Бу аваз ияртемнәре нәрсә тавышларыннан ясалганнар? Аваз ияртемнәрен төшереп калдырып укыганда, мәгънә төсмере үзгерерме? Аваз ияртемнәренең җөмләдә роле нинди?

Үзбәя кую өчен критерийлар:

1)биремне дөрес үтәдем – “5”ле;

2)1-2 урында икеләндем – “4”ле;

3)иптәшләрем ярдәмендә генә үти алдым – “3”ле.

КҖ: Чупыр – чупыр – су эчкән тавыш; лач – лоч – сагыз чәйнәгән тавыш; чөкер – чөкер – сөйләшкәндәге тавыш; кет – кет –көлү тавышы; тыр – пыр – мотоцикл тавышы; “кикрик – күүүк” – әтәч тавышы. (7 нче слайд)

Аваз ияртемнәрен төшереп калдырганда, текст эчтәлеге “тоныкланып кала”; мәгънә төсмере югала.

Сөйләм тагын да тәэсирлерәк, төгәлрәк була, чынбарлыкның төрле күренешләрен образлы чагылдыралар.

Үзбәя.

Аваз ияртемнәрен җөмләдән мөстәкыйль табу, җөмләдәге ролен билгели алу.

5. Модельләштерү.

2 нче бирем.Карточкадагы табышмакларны язарга, аваз ияртемнәренең астына сызарга , нәрсә белдерүен, ясалышын әйтергә. Дәреслектәге белешмәне өйрәнеп, аваз ияртеменең модален төзергә, билгеләмә бирергә, аны бер-берегезгә һәм үз-үзегезгә әйтергә. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР

Һәрбер укучы ак битне ала,4 кә бөкли, йомык почмагыннан өчпочмак бөкли. Ачабыз, сызыкларны ручка белән йөртәбез.Уртага аваз ияртемнәре дип , беренче өлешкә бу сүз төркеменә хас характеристиканы, икенче өлешкә -ясалышын, өченче өлешкә мисаллар, дүртенче өлешкә капма-каршы мисаллар язабыз.Сезгә 1 минут вакыт бирелә.Вакыт башланды. Вакыт бетте.3 нче өстәлнең җавабын ишетәсем килә.4 нче номерлы укучы башлый.Чиратлашып дәвам итәсез.

Үзбәя кую өчен критерийлар:

1)мин модель төзүдә актив катнаштым, билгеләмәне әйтә алам – “5”ле;

2)иптәшләрем ярдәменә таянып, модель төзедем, билгеләмәне әйтә алам – “4”ле;

3)2 биремдә дә иптәшләрем ярдәменә таяндым – “3”ле.

КҖ: Аваз ияртеме мөстәкыйль сүз төркеме, кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга, шулай ук төрле предметлар һәм табигать күренешләре тавышларына охшатып ясалалар.Төзелеше һәм ясалышы буенча ялгызак, парлы, катлаулы була. Парлы аваз ияртемнәре сызыкча аша языла, катлаулы аваз ияртемнәре – сызыкча яки нокталар аша язылалар.

 (8 нче слайд)

Үзбәя.

Дәреслектәге белешмәдән аваз ияртемнәре турында кирәкле мәгълүматны аерып алу, аны гомумиләштереп модель төзү.

6. Гомуми ысулны куллану. Үзконтроль.

3 нче бирем. 224 нче күнегү Аваз ияртемнәрен табып, таблицага урнаштырырга. Буш калган урынга үзегез уйлап языгыз.

Үзбәя кую өчен критерийлар:

1)мин биремнәрне дөрес үтәдем – “5”ле;

2)иптәшләрем ярдәменә таяндым – “4”ле;

3)нигездә иптәшләрем әйткәнне генә язып бара алам – “3”ле.

КҖ: Ялгызак: мияу, дерт, гөлт, шалт, кап, челт.

Парлы: тап-тап, ха-ха, бак-бак, тук-тук, чи-чи.

Катлаулы: тик-так-так, пух-пах-пух, ах-ах-ух, ту-ту-ту, уу-уу-уу, чың-чың-чың, дың-дың-дың, пуф-пуф-пуф, уф-уф-уф.

 (9 нчы слайд)

Ясалышы буенча авыз яиртемнәрен аеру, үз-үзеңне тикшереп карау.

III. Рефлексив бәяләү этабы.(5 минут)

-Дәрестә нинди УМ өстендә эшләдек?

-Үзең өчен нинди ачыш ясадың?

КҖ: Без бүген дәрестә аваз ияртемнәре турында өйрәндек. 217 нче күнегүне үтәп, сөйләмдә аваз ияртемнәренең җөмләдәге ролен ачыкладык. Дәреслектәге белешмәне өйрәнеп, аваз ияртеменең моделен төзедек, аңа билгеләмә бирдек. Шул билгеләмәне бер-беребезгә һәм үз-үзебезгә әйтеп карадык. 222 нче күнегү аша аваз ияртемнәренең табышмаклардагы мәгънәви ролен билгеләдек. 224 нче күнегүне үтәп, аваз ияртемнәрен ясалышы буенча таблица тутырдык

Аваз ияртемнәренә багышланган дәрескә рефлексия ясый белү.

Дәрескә гомуми бәя кую.

Билгеләр журналга төшерелә.

Биремнәр үтәүдә алган билгеләрдән гомуми билге чыгарыла.

Өй эше: мәҗбүри- 221 нче күнегү; ярым (иҗади) - 223 нче күнегү;  иҗади – 225 нче күнегү.

 (10 нчы слайд)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аваз ияртемнәре (дәрес эшкәртсәсе)

7 нче сыйныфта татар теле дәресе...

"Аваз ияртемнәре"

Сыйныф: 7 (татар төркеме)Тема: Аваз ияртемнәре.Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу.Төп максатлар:               1. Аваз ияртемнәре белә...

Аваз ияртемнәре

Аваз ияртемнәре...

Аваз ияртемнәре. 7 класс

Тема : Аваз ияртемнәре.Максат:1.Аваз ияртемнәре белән танышу, аның  төзелеше һәм  ясалышы, сүзләр ясауга нигез  булуы турында белем һәм күнекмәләр  формалаштыру;2.Аваз ияртемнәрен ...

"Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" (11нче сыйныф, татар теле)

11 нче сыйныфлар өчен "Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" темасы буенча дәрес планы...

Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф

Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф...

"Аваз ияртемнәре" дәрес планы, презентация

quot;Аваз ияртемнәре" темасы буенча дәрес планы һәм презентация...