"Аваз ияртемнәре"
план-конспект урока (7 класс) по теме
Сыйныф: 7 (татар төркеме)
Тема: Аваз ияртемнәре.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу.
Төп максатлар:
1. Аваз ияртемнәре белән танышырга.
2. Аның төзелеше һәм ясалышы, сүзләр ясауга нигез
булуы турында белем һәм күнекмәләр формалаштырырга.
3. Аваз ияртемнәрен сөйләмебездә куллану, татар халкының гореф- гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уятырга.
4. Туган як табигатенең, туган телнең матурлыгын күрә белү, аңа сакчыл караш, мәхәббәт хисләре тәрбияләргә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
avaz_iyartemnre.docx | 24.95 КБ |
avaz_iyartemnre.ppt | 1.02 МБ |
Предварительный просмотр:
Шакирова Суфия Шамил кызы
Әлмәт шәһәре хосусый гомуми белем бирү оешмасы “№23 “Менеджер” урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сыйныф: 7 (татар төркеме)
Тема: Аваз ияртемнәре.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу.
Төп максатлар:
1. Аваз ияртемнәре белән танышырга.
2. Аның төзелеше һәм ясалышы, сүзләр ясауга нигез
булуы турында белем һәм күнекмәләр формалаштырырга.
3. Аваз ияртемнәрен сөйләмебездә куллану, татар халкының гореф- гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уятырга.
4. Туган як табигатенең, туган телнең матурлыгын күрә белү, аңа сакчыл караш, мәхәббәт хисләре тәрбияләргә.
Күрсәтмә материаллар: эталоннар, слайдлар, эш планы
Таратма материаллар: мөстәкыйль эш өчен карточкалар, эталоннар
Дәрес барышы:
1. Мотивация.
Максат:укучыларның игътибарын туплау, дәрестә эшләргә теләк уяту.
Дамир башкаруында татар халык җыры яңгырый.
- Укучылар, Дамир татар халкының Г. Тукай сүзләренә язылган “Тәфтиләү” (“Бер алманы бишкә бүләек”) җырын башкарды.
Без татарлар, безнең туган телебез – татар теле. Нинди бай һәм матур тел ул. Аның моңлы җырлары, шаян такмаклары, акыллы мәкальләре, уйландыра торган табышмаклары санап бетергесез.Танылган татар галиме Каюм Насыйри әйткән: “Без-татарлар, телебез-татар теле, мөстәкыйль hәм төзек кагыйдәле камил тел ул, ”- дигән. Без сезнең белән туган телебезне, аның әдәбиятын дәресләрдә өйрәнәбез.
Хәзер әйдәгез 2 ел алгарак карыйк әле. Менә сез 9 нчы сыйныфны укып бетергәнсез, имтихан бирү вакыты килеп җиткән.Сез ГИА бирәсез . Мондый сынау татар теленнән дә үткәрелә. Татар теленнән ГИА сораулары арасында шундый бирем бар . Укыгыз биремне.
1. Калын хәрефләр белән фигыльнең төрен билгеләгез:
Һәр укучының алган билгеләре андагы махсус электрон журналларда теркәлә, һәм аны әти – әниләр дә күзәтеп тора ала.
1) сыйфат фигыль
2) хәл фигыль
3) исем фигыль
4) инфинитив
2. Ленар микрофон янына килеп рәхмәт әйтә башлады.
1) шарт фигыль
2) хәл фигыль
3) хикәя фигыль
4) исем фигыль
3. 2 нче җөмләдән снны табып языгыз.
Татарстаннан Ленар Саматов Иоһанн Себостьян Бах сонаталарын башкарып, беренче урынны алды.
4. 22 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.
Ләкин аңа ярдәм кирәкми иде инде.
Димәк , шундый бирем бирелгән булса, сез эшли аласызмы? Имтиханны уңышлы тапшыру, яхшы билгеләрдән генә торган аттестат алу кирәкме
сезгә? Кирәк булгач, без дәрестә алаган белемнәрне белү кирәкме? Әлбәттә, укучылар, алган белемнәр беркайчан да югалмаячак.
Халкыбыз әйткән бит: “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар”.
2. Белемнәрне актульләштерү һәм эшләп карау вакытында авырсыну очрагын билгеләү.
1) Без соңгы дәресләрдә нәрсә турында сөйләштек? (Фигыль)
Фигыльнең кагыйдәсен искә төшерү;
Нинди төркемнәргә бүленә;
Һәр фигыльнең нинди формалары була;
Тагын нәрсә белән төрләнәләр;
2) Бирелгән фигыльләрнең төрләрен билгеләргә: (укучылар такта янына чыгып. Фигыль формаларын билгелиләр)
Өйрәнәбез - тегә –
Аңлагансың - утырып эшли –
Белсә - җырларга –
Көтегез - тыңлау –
Арганчы язды - әйтәсе сүз –
Көлә – көлә уйный - язучы абый –
3) Ә хәзер 6 – 7 нче сыйныфларда без нинди сүз төркемнәрен өйрәндек. Шуларны искә төшерик әле.
Бик яхшы , хәзер сез белгән сүз төркемнәрен билгеләгез:
Алмачуар, тозлы, яктырак, унбишенче берәү. Аныкы, менә, кичә, күлмәк, зәңгәр, алтмыш, нәрсә, аюдай, татарча, мияу, тып – тып, шыбыр – шыбыр, даңгыр – доңгыр, бззз.
3. Яңа теманы проблемалы аңлату.
Максат: Сүз төркемнәрен билгеләүдә кыенлык туганны күрә, нинди белемнәр җитмәгәнлеген тану
Ни өчен бу сүзләрне билгели алмыйсыз?
Без өйрәнгән сүз төркемнәренә охшаганнармы алар?
Сез беләсезме аларны?
Ә ничек белергә соң безгә?
Бу сүзләр турында кайдан белә алабыз?
(китаптан укып белә алабыз. Укытучы әйтә ала. Үзебез эзләп таба алабыз)
Ә кайсы юл кызыклырак соң?.... Әйдәгез үзебез эзләп табабыз.
6 – 13 слайдлар.
Әтәч – ул нәрсә – кош; песи – йорт хайваны; ут – предмет; каз – кош; сәгать – предмет; кеше сагыз чәйни – тавышны кеше чыгара; бүрәнә – предмет; яшен – табигать күренеше; башмак – предмет – кеше, предмет, хайваннар, кошлар, табигать күренешләре – нәрсә чыгаралар?
Тавыш – хәзер бу сүзне икенче сүз белән алмаштырыгыз. Димәк, бу предметлар аваз чыгаралар. Ә без, кешеләр, ул авазларны кабатлыйбыз, ягъни аларга ияреп сүзләр ясыйбыз. Хәзер әйтегез инде, бу сүзләр ничек барлыкка килгән?
Без башка җан ияләре, предметлар чыгарган авазларга ияреп, сүзләр ясыйбыз.
Хәзер безнең дәреснең темасын әйтегез инде.
- Аваз ияртемнәре.
- Дәреснең максатын әйтегез, без бүген нәрсәне белергә тиеш
- Аваз ияртемнәрен аера белергә;
- Алар белән җөмләләр төзергә, аларны дөрес язарга өйрәнергә;
Хәзер аваз ияртемнәрнең кагыйдәсен әйтегез инде. Нинди сүзләргә без аваз ияртемнәре дип әйтәбез.
1-2 укучы кагыйдәне әйтәләр.
Без нинди сүз төркемнәрен өйрәнәбез. – мөстәкыйль. Менә аваз ияртемнәре дә – мөстәкыйль сүз төркемнәре.
Хәзер китапка игътибар итик. Кагыйдәне укыйк.
Группаларда эш
Ләң – ләң, кыйгак – кыйгак, бак – бак, шыбыр – шыбыр, тып – тып, чепер – чепер, микикики, лап – лоп, чут – чут...чут – чут ...чут – чут ..., дөбер – дөбер, чырык – чырык, мыгыр – мыгыр, тырт – мырт, гөлт, ялт – йолт, әлҗе – мөлҗе, кәк – күк... кәк – күк... кәк –күк.... - бу аваз ияртемнәрен группаларга берләштерегез. Нинди билгеләренә карап берләштереп була?
( смарт тактада бу аваз ияртемнәре күрсәтелә) Укучылар группаларда эшлиләр. 1 укчы чыгыш ясый.
Төзелешләре буенча аваз ияртемнәре – ялгызак, парлы, катлаулы була.
Аларның язылышына игътибар итик. Алар ничек язылалар?
Ялгызак – аерым, парлы – сызыкча аша, катлаулылар сызык аша һәм күп нокталар белән язылалар.
Димәк, аваз ияртемнәре турында без нәрсәләр белдек?
(Кагыйдәне искә төшерү, яңа кагыйдәне ав. иярт. турындагы кагыйдә белән бәйләргә)
- Хәзер слайдларга игътибар итегез.
- Бу кошларның исемнәре ничек? (күке, кәккүк, тукран)
- Сез ничек уйлыйсыз. Аларның исемнәре ничек ясалган?
- Димәк, аваз ияртемнәренең тагын нинди билгесе белән таныштык, алар нәрсәгә ярдәм итәләр?
- Яңа сүзләр ясарга ярдәм итәләр, ягъни алардан яңа сүзләр ясалалар.
- Чылтыра, тыкылда, мышна, доңгылда, кыткылда, чыңла, ялт итү, гөж килү – болар нинди сүз төркемнәре?
- Димәк, аваз иртемнәре безнең телебездз тагын нинди сүз төркемнәрен ясыйлар икән? ( фигыльләрне)
- Балалар, әйдәгез хәзер аваз ияртемнәре турында белемнәребезне бер системага салыйк.
- Аваз ияртемнәре – мөстәкыйль сүз төркемнәре.
- Кешеләр, кошлар, хайваннар, башка предметлар чыгарган авазларга охшатып ясалган сүзләр.
- Төзелешләре буенча – ялгызак, парлы, катлаулы булалар.
- Аваз ияртемнәреннән яңа сүзләр ясап була – исемнәр, фигыльләр.
4. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту.
Максат: Аваз ияртемнәре турында үзләре чыгарган кагыйдәне, әйтеп, күнегүләр эшли алуга ышаныч уяту.
219 күн. Телдән
220 күн. Җөмләләр төзү
221 күн. Тактада таблицага урнаштыру.
222 күн. Телдән.
- Тагын бер кызыклы күренеш бар әле. Менә бу йорт хайваннарының һәм кошларының эшләрен русча әйтегез әле. Бу сүзләр ничек ясалган?
- Димәк, рус телендә дә шундый сүзләр бар икән. Алар ничек дип аталырлар? (Звукоподражательные слова)
- Хәзер. Әйдәгез, бу хайваннарның эшләгән эшләрен татарча әйтеп карыйк.
5. Үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эш.
Максат: Яңа белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.
Җөмләләрдә аваз ияртемнәрен табарга, аларның төзелеше буенча төрләрен билгеләргә, алар белән яңа сүз ясарга:
1. Җилбер – җилбер җил искәндә, дулкын уйный күлләрдә. (тат.халык. җыры)
2. Сәгать суга даң – даң,
Бакчага барырга унбиш минут калган. (М. Җәлил)
3. Малай туды безнең. Нинди шатлык!
Икебезгә уртак бәхет таптык.
Үстерәбез аны исебез китеп,
Өф – өф итеп, өф – өф итеп. (Г. Афзал.)
4. Сафия абыстай лап итеп урындыкка килеп утырды.
5. Юлда баручы яшьләр яныннан выж итеп бер мотоцикл узып китте.
6. Таңга каршы бер кошның тавышы ишетелә: Чут – чут...чут – чут ...чут – чут...
Җилбер – җилбер – парлы, җилберди
даң – даң – парлы, даңгылдый
Өф – өф – парлы , өфелди
Лап – ялгызак, лапылдап (лапылдый)
Выж – ялгызак, выжлап (выжлый)
Чут – чут...чут – чут ...чут – чут... – катлаулы, чутылдый
Үрнәк буенча тикшерү. Билгеләр кую.
6. Элек өйрәнелгән белемнәр ситемасына кушылып китү, кабатлау.
Максат: Яңа өйрәнгәннәрне ныгытып китү.
Бирелгән җөмләгә морфологик анализ ясарга. (сүз төркемнәрен билгеләргә)
1. Үләргә киткән кызыгыз баеп кайта түгелме, ләң – ләң, ләң – ләң. (татар халык әкияте)
2. Кыйгак – кыйгак каз кычкыра, югалткан ул үзенең бәбкәсен. (татар халык җыры)
3. “Вау!” да “Вау!” да, “һау” да “һау” – бертуктамый этләр өрә;
Су анасы куркып этләрдән, кирегә йөгерә. ( Г. Тукай)
Димәк, без белгән сүз төркемнәренә тагын нинди сүз төркемен өстибез инде?
Әгәр контроль эш, имтиханнар вакытында аваз ияртемнәрен билгеләргә дигән бирем булса. Эшли алырсызмы?
7. Дәрестә укыту эшчәнлегенә рефлексия.
Максат: Аваз ияртемнәрен күрә алмау кыенлыгын кабат күрсәтү, аваз ияртемнәре турында алган белемнәрне ныгытып китү, укучыларның үз эшчәнлекләренә бәя бирү.
Дәрес башында сүз төркемнәрен билгеләргә дигән биремдә сез бер сүз төркемен билгели алмадыгыз. Ул нинди сүз төркеме иде? Аваз ияртемнәре турында без бүген нәрсәләр белдек?
Укучылар җавабы.
- Ярар, укучылар. Без аваз ияртемнәре дигән сүз төркеме белән таныштык бүген. Тормышта кайларда очрый соң ул аваз ияртемнәре?
- Язучыларның әсәрләрендә, татар халык җырларында, кешеләр сөйләшкәндә.
- Алар безнең сөйләмезгә кирәкме? Сөйләмебезне нинди итәләр?
- Бик дөрес әйтәсез, балалар. Аваз ияртемнәре – мөстәкыйлҗ сүз төркемнәре дидек. Алар безнең сөйләмебезне матурайталар, кызыклы итәләр.
- Шуңа күрәдер инде күп кенә татар шагыйрьләре, язучылары үзләренең әсәрләрендә аваз ияртемнәрен кулланалар. Менә хәзер ш. Галиевнең бер шигырен тыңлап китегез әле.
Ш. Галиев. “Рус казлары – га-га-га” (бер укучы шигырьне сөйли)
Русларда да бар казлар,
Татарда да бар казлар,
Рус казлары: га-га-га, ди,
Татар казы: кыйгак, ди.
Русларда да үрдәк бар,
Татарда да үрдәк бар,
Русныкылар: кря, кря, ди,
Татарныкы: бак, бак, ди.
Русларда да бар әтәч,
Татарда да бар әтәч,
Русларның: кукареку!
Татарның: кикрикүк!
Русларда да бар маэмай,
Татарда да бар маэмай,
Рустагысы: гав, гав, – ди,
Татардагы: һау, һау, – ди.
“Гав, гав”ларга юлыксам мин,
Русча гына эндәшәм.
“Һау, һау”ларны күргән чакта
Гел татарча сөйләшәм.
Урамда, ишегалдында
Алар гел очрашалар,
Ничек хәл сорашалар,
Үзара аңлашалар?
Русча мәче: мияу,- ди,
Татарча да: мияу, – ди.
Анда-монда йөри мәче, –
Шулмы әллә тәрҗемәче?
- Тагын татар халык аваз иҗаты әсәрләре дә аваз ияртемнәренә бик бай. Менә хәзер Алина безгә табышмаклар әйтер
Теке – теке, теке – теке,
Без тик кенә ятабыз.
Тимер өйләр өстән үтә,
Без көйләп озатабыз.
(Рельслар)
Безли – безли,
Нидер эзли.
Тешләмичә,
Тәки түзми.
(Черки)
Бүләген куйгач, масаеп,
Кыт-кыт килә кытлавык.
Канаты бар - йөзә алмый.
Нәрсә булыр ул? (Тавык)
Гөлдер-гөлдер гөл итекле,
Гөлкәй кызыл читекле.
(Күгәрчен)
- Татар халык җырларында да аваз ияртемнәре еш очрый.
“Әнисә” җыры.
- Тыпыр-тыпыр биергә
Тимер идәннәр кирәк,
Тимер идәннәр өстенә
Хәтфә паласлар кирәк. - Хәтфә паласлар өстенә
Имән өстәлләр кирәк,
Имән өстәлләр өстенә
Көмеш табаклар кирәк. - Көмеш табаклар эченә
Хөрмә җимешләр кирәк,
Хөрмә җимешләр ашарга
Алтын кашыклар кирәк. - Алтын кашыкны тотарга
Кара кашлы кыз кирәк,
Кара кашлы кыз каршына
Батыр егет тә кирәк.
Ай дубыр - дубая.
Без урамнан узабыз ла,
Тимер чана сыздырып.
Йокың килсә, йокла, җаный,
Уятырбыз сызгырып.
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Зәңгәр яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?
Аккош атсаң, ятып ат ла,
Тимәс микән түшенә?
Кич ятканда исәпләп ят —
Кермәс микән төшеңә?
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Алсу яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?
Биек икән йортыгыз ла,
Якты яна утыгыз.
Турыгыздан өч әйләндем,
Каты икән йокыгыз!
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Кызыл яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?
Урам буе, юл буе ла;
Идел буе, су юлы.
Көттем, җаным, чыгарсың дип,
Йокламадым төн буе.
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Чуар яулыгыңны бәйләп
Кайтып киләсең каян?
Алма бакчасына кереп,
Алмага үрелдеңме?
Яна йөрәк ялкынланып,
Төтене күренмиме?
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Аклы яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?
Тагын такмакларда, тизәйткечләрдә дә аваз ияртемнәре еш очрый.
Тук, так, тук, так.
Тукмап, тукмап талса тукмак,
Тора туктап, гайрәт туплап.
Туктап, туктап туйса тукмак,
Тагын тукмат тук, так, тук, так.
- Без бүген өйрәнгән аваз ияртемнәре татар халкы тормышында бик еш очрый һәм шактый популяр икән. Җырлар такмаклар, табышмаклар әйтешү кайчан башкарыла соң?
- Бәйрәмнәрдә. Дөрес бәйрәмнәрсез яшәү күңелсез. Бәйрәмнәр безнең тормышыбызда күбрәк булсын иде. Шуның белән безнең дәресебез тәмам. Актив, тырышып эшләвегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт
- Билгеләр кую.(Укучылар үз эшчәнлекләрен бәялиләр. Укытучы билге куя)
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
“ “ Без-татарлар, телебез-татар теле, мөстәкыйль hәм төзек кагыйдәле камил тел ул ”
1 . Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез: Һәр укучының алган билгеләре андагы махсус электрон журналларда теркәлә, һәм аны әти – әниләр дә күзәтеп тора ала. 1) сыйфат фигыль 2) хәл фигыль 3) исем фигыль 4) инфинитив 2. Ленар микрофон янына килеп рәхмәт әйтә башлады. 1) шарт фигыль 2) хәл фигыль 3) хикәя фигыль 4) исем фигыль
3. 2 нче җөмләдән санны табып языгыз. Татарстаннан Ленар Саматов Иоһанн Себостьян Бах сонаталарын башкарып, беренче урынны алды. 4. 22 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз. Ләкин аңа ярдәм кирәкми иде инде.
Алмачуар, тозлы, яктырак, унбишенче берәү, аныкы, менә, кичә, күлмәк, зәңгәр, алтмыш, нәрсә, аюдай, татарча, мияу, тып – тып, шыбыр – шыбыр, даңгыр – доңгыр, бззз.
Песи Ялкын
Каз С әгат ь
Д әреснең темасы: Аваз ияртемнәре.
Максат: 1. Аваз ияртемнәрен аера белергә; 2. Алар белән җөмләләр төзергә, аларны дөрес язарга өйрәнергә;
Ләң – ләң, кыйгак – кыйгак, бак – бак, шыбыр – шыбыр, тып – тып, чепер – чепер, микикики, лап – лоп, чут – чут...чут – чут...чут – чут ..., дөбер – дөбер, чырык – чырык, мыгыр – мыгыр, тырт – мырт, гөлт, ялт – йолт, әлҗе – мөлҗе, кәк – кәк – күк...кәк – күк....кәк – күк...
Т өзелеше буенча: Ялгызак : микикики Парлы: кыйгак - кыйгак Катлаулы: кәк – кәк – күк...кәк – күк....кәк – күк...
Кәккүк, күке
тукран
Чылтыра, тыкылда, мышна, доңгылдый кыткылда, чыңла, ялт итү, гөж килү
Йорт хайваннары
Җилбер – җилбер – парлы , җилберди даң – даң – парлы , даңгылдый Өф – өф – парлы , өфелди Лап – ялгызак , лапылдап (лапылдый) Выж – ялгызак , выжлап (выжлый) Чут – чут...чут – чут ...чут – чут... – катлаулы , чутылдый
Бирелгән җөмләгә морфологик анализ ясарга. (сүз төркемнәрен билгеләргә) 1. Үләргә киткән кызыгыз баеп кайта түгелме, ләң – ләң, ләң – ләң. (татар халык әкияте) 2. Кыйгак – кыйгак каз кычкыра, югалткан ул үзенең бәбкәсен. (татар халык җыры) 3. “Вау!” да “Вау!” да, “һау” да “һау” – бертуктамый этләр өрә; Су анасы куркып этләрдән, кирегә йөгерә. ( Г. Тукай)
Шәүкәт Галиев
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Аваз ияртемнәре (дәрес эшкәртсәсе)
7 нче сыйныфта татар теле дәресе...
Аваз ияртемнәре.
7 нче сыйныфта "Аваз ияртемнәре" бүлеген өйрәнүгә 3 сәгать вакыт бирелгән. Бу - беренче дәрес....
Аваз ияртемнәре
Аваз ияртемнәре...
Аваз ияртемнәре. 7 класс
Тема : Аваз ияртемнәре.Максат:1.Аваз ияртемнәре белән танышу, аның төзелеше һәм ясалышы, сүзләр ясауга нигез булуы турында белем һәм күнекмәләр формалаштыру;2.Аваз ияртемнәрен ...
"Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" (11нче сыйныф, татар теле)
11 нче сыйныфлар өчен "Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" темасы буенча дәрес планы...
Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф
Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф...
"Аваз ияртемнәре" дәрес планы, презентация
quot;Аваз ияртемнәре" темасы буенча дәрес планы һәм презентация...