Ризаэддин Фәхретдин һәм Шура журналы. Дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка (10 класс) на тему

Сосновских Светлана Георгиевна

Ризаэддин Фәхреддин һәм Шура журналы. Дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rizaeddin_fhreddin_hm_shura_zhurnaly.docx36.95 КБ

Предварительный просмотр:

Ризаэтдин Фәхретдингә

 багышланган X республикакүләм педагогик укулар

Ризаэтдин Фәхретдин һәм «Шура» журналы

(Дәрес эшкәртмәсе)

МБГБУ« Танайка урта мәктәбе» АМР РТ

Сосновских Светлана Георгиевна

беренче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кукмара

2013

Ризаэтдин Фәхретдин һәм «Шура» журналы

(Дәрес эшкәртмәсе)

С.Г.Сосновских,

I  категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы.

Киң эрудицияле, бөек талант һәм энциклопедик белем, фикер иясе, ялкынлы каләм остасы, тарихчы, археограф, мәгърифәтче, әдип, филолог, журналист, дин әһеле, педагог Ризаэтдин Фәхретдинның эшчәнлеге рус телле мәктәпләрдә X сыйныфта өйрәнелә.

Максат: Укучыларны Ризаэтдин Фәхретдинның кыскача биографиясе белән,  « Шура» журналындагы эшчәнлеге белән таныштыру, мәгърифәтне тарату эшенә керткән өлеше турында мәгълүматлар бирү. Укучыларда кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү, сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: галимнең биографиясе һәм эшчәнлеге турындагы презентация, компьютер, Р. Фәхретдин  китаплары, « Нәсихәт» тән өзекләр.

Дәрес тибы: катнаш.

Дәрес планы:

I.Актуальләштерү.

Психологик уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Барыгызга да яхшы кәеф телим.

 Әйдәгез, бер - беребезгә елмаеп алыйк әле. Без бер – беребезне аңлап, бу дәрестә күп эшләр башкарырбыз дип уйлыйм.

II. Дәрес максатын аңлату.

- Укучылар, бүгенге дәрестә без, киң эрудицияле, бөек талант һәм энциклопедик белем, фикер иясе, ялкынлы каләм остасы, тарихчы, археограф, мәгърифәтче, әдип, филолог, журналист, дин әһеле, педагог Ризаэтдин Фәхретдинның эшчәнлеге турында белемнәребезне арттырырбыз.

Укытучының кереш сүзе:

Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 17 нче гыйнваренда Татарстанның Әлмәт районы Кичү Чаты авылында мулла гаиләсендә туа. (1 нче слайд

–  Р.Фәхретдинның портреты.)

 Беренче дәресләрне атасы һәм анасыннан ала. ( 2 нче слайд Р.Фәхретдин гаиләсе белән.)

 Ризаэтдин Фәхретдин күп вакытын китаплар күчереп язуга багышлый. Татар теленнән башка гарәп, фарсы, рус телләрен өйрәнә. Мәдрәсәне тәмамлагач, балалар укыта, яшь галим фәнгә тартыла. (3 нче слайд Р.Фәхретдин эш вакытында.)

1891 нче елда   Ризаэтдин Фәхретдин  Уфага күчеп килә, Риза Казый исеменә лаек була. Диния нәзарәте архивында тупланган чыганакларны өйрәнә, фәнни әйләнешкә кертә. (4 нче слайд Ризаэтдин Фахретдин (сулдан 1нче), Габдрахман Ахмеров (басып тора), Ибраһим Терегулов (утыра) Уфа шәһәре.)

Шул вакытларда  «Сәлимә һәм гыйффәт» (1899), «Әсма яки гамәл вә җәза» (1903) повестьларын бастыра. Ул «Әдәби тәгълим », «Тәрбияле ана», «Тәрбияле ата»,  «Тәрбияле бала», «Тәрбияле хатын»,  «Гаилә», «Нәсихәт» һәм башка тирән эчтәлекле, тәрбиягә, Ислам диненә, аерым шәхесләргә багышланган китапларын яза.  (5 нче слайд Ризаэтдин Фахретдинның китаплары.)

1908 нче елдан башлап ун ел буена айга ике мәртәбә чыгып килгән иҗтимагый - педагогик һәм әдәби – публицистик « Шура» (Киңәш) журналында баш мөхәррир булып эшли, аның төп язучысы була. Бу журнал күтәргән мәсьәләләрнең  актуальлеге һәм тематикасының киңлеге белән аерылып тора. Ун елга якын вакыт эчендә әлеге матбугат басмасының барысы 240 саны чыккан. (6 нчы слайд «Шура» журналының номерлары.)

«Шура» журналының даими бүлек – рубрикалары түбәндәгеләр: 1.Мәшгур адәмнәр вә олуг вакыйгалар; 2.Мәкаләләр; 3.Диннәр хакында нәзарият; 4.Дини мәсьәләләр; 5.Тәрбия вә тәгълим; 6.Сәламәтлекне саклау; 7.Археология; 8.Әдәбият; 9.Шигырьләр; 10.Хикәяләр; 11.Тәнкыйть; 12.Хат һәм хәбәрләр; 13.Булган вакыйгалар; 14.Көлкеле әдәби парчалар; 15.Табышмаклар һ.б. (7 нче слайд «Шура» журналының рубрикалары.)

Күренгәнчә, журнал киң һәм күптөрле материалларны колачлый. (8 нче слайд «Нәсихәт» дигән китабыннан өзекләр.)

III. Текст өстендә эш.

1.Дәреслектәге текстны уку.

2.Сүзләрнең тәрҗемәсен табыгыз, транскрипция билгеләре белән языгыз, бу сүзләр белән җөмләләр төзегез.

Мөхәррир, Диния нәзарәте, мәгърифәтче, чыганаклар, гамәл, мәшгур, тәнкыйть.

4. Физкультминут.

5.Сорауларга җавап бирегез.

1) Р. Фәхретдин нинди кеше булган?

2) Р. Фәхретдин кайда туган?

3) Башлангыч белемне кемнән алган?

4) Р. Фәхретдин нинди телләр белгән?

5) Аның нинди китаплары бар?

6) Р. Фәхретдин нинди мәртәбәле журналның баш мөхәррире булган?

7) «Шура» журналынының даими бүлек – рубрикаларын әйтегез.

6.Р. Фәхретдинның «Нәсихәт» дигән китабыннан өзекләрне тәрҗемә итү. Ата вә ана, мәктәп, гыйлем, күрешү, кием әдәпләре, сөйләшү әдәпләре турында нәсихәтләр.

-Ата һәм анагыз киләчәк көндәхөрмәтле һәм файдалы булуыгызны өмет итеп  торалар. Ата һәм анагызны яратыгыз.

-Ата һәм анагыз алдында әдәпле булыгыз.

- Йомышларыгызны ата һәм анагыздан гына сорагыз.

- Иртәнге чәйне эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз.

-Мәктәп юлында уйнамагыз.Очраган балалар белән сөйләшеп юанмагыз.

-Дәрес башлангач, һичкемне борчымыйча һәм рәнҗетмичә әдәп белән генә урыныгызга утырыгыз.

-Мәктәп эчендә тавышламагыз, тәрбиясез балалар белән иптәш булмагыз.

 -Тәрбиясезлеккә яки исраф итүчеләргә хас булган киемнәр кимәгез. Кием турында һичкем белән ярышмагыз.

-Гыйлем күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын бетерер.

-Гыйлем күп булган кешеләәргә карап аз белемле булудан оялмагыз, белергә кулыгыздан килерлек нәрсәләрне белми калудан оялыгыз.

-Дусларыгыз килгәндә ачык йөз белән каршы алыгыз.

-Йөзегез, кулыгыз тузанлы, киемегез керле булган хәлдә һичкемне каршыламагыз.

-Күрешергә килгән кеше өйдә булмаса, визиткагызны биреп калдырыгыз.

- Киемнәрегезне керле йөртмәгез. Кеше сөйли дип, мода сөйләмәгез, аңа әсир булмагыз.

- Башкаларның  киемен кимәгез.Башкаларның саф, чиста киемнәренә кызыкмагыз.

-Киемнәрегезне саклап һәм пакъ рәвештә йөртегез.

- Күрер күзгә гади, ләкин озакка чыдый торган киемнәр сайлагыз.

-Мода сөйләмәгез, мода ишетмәгез, мода белән белеш булмагыз.

-Кием белән мактанмагыз.

-Сөйләшкәндә артык кычкырмагыз һәм артык акрын сөйләмәгез.

-Арттырып сөйләмәгез, ялганламагыз.

-Башкаларга ирек бирмичә, бөтен вакытны сез генә сөйләп үткәрмәгез.

IV. Белемнәрне ныгыту.

Р. Фәхретдин турында диалог төзү (бер- ике укучы чыгыш ясый).

V. Йомгаклау.

- Р. Фәхретдин фәнни белемнәрне, әдәбият һәм мәдәнияте тарихын, фәлсәфә һәм тарих, дөньяви  фәннәр һәм мәгърифәтне халык арасында таратучы һәм рационалистик  карашларны алга сөрүче галим буларак танылган. Ризаэтдин Фәхретдин халык мәнфәгатьләре өчен көрәшүче кыю, батыр җитәкче, җәмәгать эшлеклесе булырлык кешеләр тәрбияләү бурычын куя.

VI. Өйгә эш. а) «Р. Фәхретдин һәм аның китаплары» дигән темага хикәя төзеп килергә; б) татар телендә нинди журналлар чыга? Шул турыда сөйләгез.

Әдәбият:

1.Шәмһүр мәгърифәтче - галим, педагог Ризаэтдин Фэхретдин мирасын укыту - тәрбия процессында файдалану, Казан, 2004, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы, 1 кисәк.

2.«Мәгариф» журналы, Казан, 1999, Татарстан газета– журналлар нәшрияты, № 3,4,11.

3.«Мәгариф» журналы, Казан, 1993, Татарстан газета– журналлар нәшрияты, № 3,4.

4.«Мәгариф» журналы, Казан, 1992, Татарстан газета– журналлар нәшрияты, № 10.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Риза Фәхретдин әсәрләре буенча әхлак дәресе

: укучала           Балаларның күңеленә әхлак орлыклары салу, яхшыдан яманны аерырга өйрәтү өчен Р. Фәхретдиннең китаплары менә дигән ярдәмлек. Алар туган телгә, тарихка...

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” (Х республикакүләм педагогик укулар өчен)

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы”(Х республикакүләм педагогик укулар өчен)...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Рабочая программа внеурочной деятельности "Чинчи-Шуру"

Рабочая программа внеурочной деятельности "Чинчи-Шуру"...

Ризаэддин Фәхретдиннең тәрбиягә багышланган хезмәтләрен дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда куллану тәҗрибәсе

Статья, опубликованная в Международном сборнике, посвященном наследию выдающегося педагога, просветителя Р.Фахретдина...

Пространственно-временные отношения в рассказе Татьяны Толстой «Милая Шура»

В данной статье рассматривается рассказ Татьяны Толстой "Милая Шура" с точки зрения функционирования в нем пространственно-временных отношений....