Риза Фәхретдин әсәрләре буенча әхлак дәресе
методическая разработка на тему
: укучала Балаларның күңеленә әхлак орлыклары салу, яхшыдан яманны аерырга өйрәтү өчен Р. Фәхретдиннең китаплары менә дигән ярдәмлек. Алар туган телгә, тарихка хөрмәт тәрбияли, чын кеше булырга ярдәм итә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
riza_fhretdin.doc | 75.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәреснең максаты: укучыларны Ризаэтдин Фәхретдиннең тормышы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; балаларның күңеленә әхлак орлыклары салу; яхшыдан яманны аерырга өйрәтү; Р. Фәхретдиннең китапларын тәкъдим итү; туган телгә, тарихка игътибарлы булырга өйрәтү.
Безнең яшәү – яшәү генә түгел,
Борынгыдан килгән васыятьне
Без яшибез, димәк, балкыйбыз.
Изге иман итеп саклыйбыз.
Зөлфәт
I. Исәнмесез, укучылар. Без бүген һәркөн сезне өйдән, мәктәптән озатып кала торган “тәрбияле булыгыз” дигән төшенчә белән тагын бер очрашырбыз. “Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә” дигән тирән мәгънәле төшенчә яши. Күп кенә галимнәребез бу өлкәдә шактый гына хезмәт куйганнар. Шуларның берсен генә карап үтик.
Менә сезнең алдызгызда бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист Риза Фәхретдиннең күп санлы хезмәтләре ята. (Китап тәкъдим итү.)Әйдәгез, аның тәрҗемәи хәлен искә төшереп китик.
ӘДИПНЕҢ ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛЕ
Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 13 гыйнварында Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында туган. Әтисе Фәхретдин Сәйфетдин улы шул авылның имамы булган. Ризаэтдин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган. 1867 елның көзеннән 1868 елның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган. Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэтдин башка елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган, үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә сабак укыта башлаган. 1889 елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән.
Ризаэтдин Фәхретдин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның 19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйплык шәһадәтнамәсе - указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэтдин Фәхретдиннең гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып чыга.
1888 елның җәендә Петербургка барып, анда ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам философы Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэтдин Фәхретдингә бик зур тәэсир ясаган. Ул Ш.Мәрҗани, Җәмалетдин Әфгани һәм Исмәгыйль Гаспралыны үзенең рухи остазлары дип санаган.
1889-1891 елларда Р.Фәхретдин Бөгелмә оязенең Илбәк авылында имам һәм мөдәррис Вазыйфаларын башкарган. 1891 елда ахунлык дәрәҗәсен алган.
Уфа шәһәрендәге Мәхкәмәи Шәргыягә (Диния Нәзарәтенә) беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен шул ук Вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Р.Фәхретдиннең казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.
Уфага килгәнче Р.Фәхретдиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Уфада исә ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра. Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре, шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза» (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхретдиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре дүртәр-бишәр, хәтта алты мәртәбә басылганнар. Казыйлык Вазыйфасындагы намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба.
Оренбург шәһәрендә чыга башлаган «Вакыт» газетасының наширләре - бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр, мөхәррире Фатыйх Кәримиләрнең чакыруы буенча Риза казый 1906 елда Уфадан китә. Шул елның язында ул гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган мәкаләләр язып бастыра.
Бертуган Рәмиевләр 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар. «Шура» («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал 1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире итеп Ризаэтдин Фәхретдин билгеләнә. Журнал 1918 елда ябылганчыга хәтле Р.Фәхретдин «Шура»ны мөхәррир буларак, җитәкли. Ун ел дәвамында нәшер ителгән бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне - әдәбият, тарих, сәнгать, мәгариф, дини-иҗтимагый мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм кызыклы булып чыгуы да - баш мөхәрриренең армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе. Журналда эшләү чорында да Р.Фәхретдин әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам иткән, хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда Оиенбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәресләр дә укыткан. «Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р.Фәхретдин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм Диния Нәзарәтендә казыйлык Вазыйфасында эшли башлый. 1921 елның 6 декабрендә мөфти Галимҗан Баруди вафат булгач, Диния Нәзарәтендә мөфтилек Вазыйфаларын башкара. 1923 елның 10 июлендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә.
Совет хакимлеге елларында Р.Фәхретдин, авыр дини Вазыйфасы белән берлектә, гыйльми эшчәнлеген дә дәвам иткән. 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград шәһәрендә үткәрелгән 200 еллык тантаналарына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан булуы - аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлеген дәлилли.
Ризаэтдин Фәхретдин 1936 елның 12 апрелендә Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән.
Дингә карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый һәм соңгы дәвердә мөфти булып эшләгәнлеге сәбәпле Р.Фәхретдиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар онытылып торган. Фәкать 1960 нчы елларның ахырларында гына аның исеме матбугатта яңадан чыга башлый.
Ризаэтдин Фәхретдин - иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул - тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай.
II. Рәхмәт. Бу дәрестә мәшһүр галимебез Ризаэддин бине Фәхретдиннең «Нәсыйхәт» исемле өч китабына аерым тукталырбыз.
Китапның беренчсе – ир балаларны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә, әдәпкә, тәртипкә өйрәтүгә багышланган. Икенчесе – кыз балаларны тәрбияләү, ничек итеп эчке һәм тышкы матурлыкка ирешү, үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтә. Өченчесе исә – зурларны әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә багышланган.
Сез бүген өч төркемгә бүленеп эшләрсез. Һәр төркемгә “Нәсыйхәт” әсәреннән үзенә ошаган бүлекләрдән өзекләр әзерләп килергә кушылган иде.
Беренче төркемгә сүз бирәбез.
Беренче төркем җитәкчесе сүз ала.
Без “Нәсыйхәт” әсәренең “АТА ВӘ АНА”, “ТУГАННАР”, “ЯКЫН КАРДӘШЛӘР”, “КҮРШЕЛӘР” бүлекләре буенча әзерләндек.
Беренче укучы.
Әй хөрмәтле балалар! Хезмәт күрсәткән кешеләр, яхшы күңелле кешеләр, һәрвакыт хөрмәттә булырлар вә якын күрелерләр, моны исә үзегез дә беләсездер. Хәлбуки сезнең ата-аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезне кайгыртып, сезнең бәхетегез өчен тырышалар вә һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы Тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә карышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да — һаман аларга ихлас белән хезмәт итүче вә аларга хөрмәт күрсәтүче булыгыз!..
Икенче укучы.
Киләчәк көндә, хөрмәтле вә файдалы кешеләр булуыгызны ата вә анагыз һәрвакыт өмет итеп торалар вә Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән сорыйлар. Инде сез дә мондый изгелекләргә каршы явызлык итүчеләрдән булмагыз! Һәм дә аларның нәсыйхәтләрен куркып вә өркеп түгел, бәлки мәхәббәт вә ихлас белән тотыгыз, чөнки алар бу дөнья хәлен озын тәҗрибәләре белән бик яхшы таныйлар вә сез белмәгән күп серләрне беләләр.
Өченче укучы.
Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез. Алар аягүрә торганда, сез утырып тормагыз!..
Урамда йөргән вакытларыгызда атагыз очраса, аңа һәм аның белән берлектә булганнарга сәлам биреп әмерләрен көтеп торыгыз! Әгәр дә утырып торган вакытыгызда килсә — ачык йөз белән аягүрә торыгыз!..
Дүртенче укучы.
Дөньяда торган вакытта, шатлыкларны сөйләр, кайгыларны чишеп эчне бушатыр өчен иң якын, иң ышанычлы бер кешегә мохтаҗ булынадыр. Ләкин бу эшләр тугрысында ата белән анадан артык һичкем булмас, чөнки болар баланың шатлыгы өчен хәтта үзеннән артык сөенәдер вә хәсрәтләре өчен кулдан килгән барлык чараларны күрүдә кимчелек итмәсләр. Шуның өчен серләрегезне боларга сөйләгез, серләрегезнең хәзинәләре һәрвакытта ата вә аналарыгызның күңелләрен булдырсын!
Бишенче укучы.
Туганнарыгыз — ата вә аналарыгыз соңында иң якын кешеләрегездер. Шуның өчен алар белән һәрвакыт әдәпле вә мәрхәмәтле булыгыз! Боларның олыларын ата вә ана урынында санап, итагатьле булыгыз вә сүзләрен тыңлап гамәл итегез! Кечеләренә шәфкатьле булып, аларны бер дә рәнҗетмәгез вә каты күңелле булмагыз. Оятсызлык вә тәрбиясезлектә күчергеч булып күренмәгез, аларны сүкмәгез, кулларында булган нәрсәләрне тартып алмагыз. Чөнки болай итү аларның каннары бозылуга вә ата-ананы ачуландыруга сәбәп булыр.
Туганнарыгызның әйтүләрен көтеп тормыйча, һәр эшләрендә ярдәмче булыгыз, кулыгыздан килгән изгелекләрне бер дә алардан кызганмагыз!
Туганнарыгызның серләрен гүзәл саклагыз, аларга шатлыклы хәбәрләр сөйләп (әгәр дә аларга зарар китерәчәк булмаса), яманнарын сөйләмәгез! Сүз вә гамәлләрегез белән аларга ихласлы булыгыз, гаепләрен яшерегез, һәрвакытта ачык йөз вә киң күкрәк белән каршы алыгыз!
Алтынчы укучы.
Ата-ана вә туганнарыгыздан соң сезгә якын кешеләр — үзегезнең кардәшләрегездер. Болар да сезнең сәгадәтегезне вә бәхетегезне теләрләр. Шуның өчен боларга да ата-ана вә туганнарга булган мөгамәлә кебек мөгамәләдә булыгыз. Шатлык вә кайгы вакытларны уртаклашыгыз, хаҗәтләрне гүзәл сурәттә үтәгез!
Кардәшләрдән соң иң якын кешеләр — күршеләрегездер. Шуның өчен күршеләр белән гүзәл мөгамәләдә булыгыз, алар белән дус торыгыз, шатлык вә хәсрәт вакытларында уртаклашып, хәстә вә чирле вакытларында хәлләрен сорагыз, хезмәтләре булса күрегез, алар өчен даими догачы булыгыз!
Сүз икенче төркемгә бирелә. Икенче төркем җитәкчесе сүз ала.
Без “ӨЙ ЭЧЕНДӘ”, “МӘКТӘП”, “ГЫЙЛЕМ” бүлекләре буенча чыгыш ясарбыз.
Беренче укучы
Өй эчендә булганнар белән гүзәл мөгамәләдә булу — шәригать каршында иң сөекле эштер. Вә шуның өчен өй эчендә булганнар хакында әдәпле вә миһербанлы булыгыз.
Өй эчендә булганнар рәхәт вә шат булсалар, сезгә дә рәхәтлек вә шатлык булыр.
й эчендә булган серләрне чит кешеләргә сөйләмәгез!
Йокыдан иртә торыгыз вә торганнан соң, сәламәтлегегез өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итегез, соңыннан тәһарәтләнеп намаз укыгыз!
Икенче укучы.
Чәй эчкәннең соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарыгызның ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: «Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа Тәүфикъ бирсә иде»,— дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына чыгыгыз.
Мәктәпкә кергәч, аяк киемнәрегезне, бүрек, тун кебек өс киемнәрегезне билгеле җиргә куеп, укытучы вә башка иптәшләрегезгә ачык йөз белән сәлам бирегез вә алар белән дәрес укырга башлагыз!
Өченче укучы
Мәктәп эчендә булган тавышларга катнашмагыз, уйнаучы вә тәрбиясез балалар белән иптәш булмагыз, алар белән бер җирдә утырмагыз, үзегезгә билгеләнгән урыннан рөхсәтсез күчмәгез!
Бертөрле дәрес бирелгәндә, сез икенче дәресләргә карамагыз, бәлки укытучы тарафыннан бирелгән дәрескә тәмам күңелләрегезне салыгыз, һәрбер нәсыйхәтләрне зиһенегезгә урнаштырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез вә башка әйберләргә күңелләрегезне җибәрмәгез, бу сәбәптән осталарыгыздан ризалык алырсыз, гомерегездә файда күрерсез.
Укытучыларыгыз укырга, язарга, ятларга кушкан эшләрнең барысын да яратып җиренә җиткерегез.
Дүртенче укучы.
Мәктәп вә башка җирләрнең бүрәнә вә стеналарына, асып куелган хариталарга (карталарга) яки китапларга, урамда йөргәндә койма вә капкаларга, бакчаларда булган эскәмияләргә язмагыз. Бу нәрсәләр исә — тәрбиясез балалар эшедер.
Мәктәптән кайткач, ата вә аналарыгызга сәлам биреп, китапларыгызны вә дәрес әйберләрен билгеле урынга куегыз! Уйныйсыгыз килсә, әдәп белән генә уйнагыз, дәресләрегезне әзерләмичә йокламагыз!
Кирәк — мәктәп эчендә, кирәк — башка җирдә, әдәпсез сүз сөйләшмәгез, тиешсез ишарәләрдә булмагыз, чөнки мондый әйберләрдән тәрбияле адәмнәр нәфрәт итәр.
Дәресләрне калдырып яки билгеле сәгатьләреннән кичегеп йөргән шәкертләр өчен сабаклар кыен булыр. Иптәшләреннән түбән дәрәҗәдә калыр, шуның өчен дәресләрегезне дәвам итегез, сәгатьләреннән соңга калмагыз!
Бишенче укучы.
Гыйлем күңел күзен ачар, наданлык-караңгылыкны бетерер. Олы дәрәҗәләргә тоташтырыр, дошманнарга каршы корал булыр. Тереклекне саклар. Дөнья көтү сәбәпләрен белдерер, йорт эчендә вә гомумхалыклар белән ни рәвештә булырга кирәклеген өйрәтер. Гыйлем — галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, караклардан куркусыз дәүләт вә һич бетми торган байлыктыр.
Гыйлеме күп кешеләргә караганда аз гыйлемле булудан оялмагыз, бәлки белергә кулыгыздан киләчәк әйберләрне белми калуыгыздан оялыгыз, чөнки монысы — гаеп эштер.
Һәрвакыт гыйлемгә мәхәббәт итегез, өйрәтелә торган әйберләрне ихлас белән тыңлагыз, соңыннан кирәкләрен өйрәнегез вә һәрбер гыйлемнең күркәм булганын белегез, һичбер вакыт гыйлемгә тәкәбберлек күрсәтмәгез!
Сүз өченче төркемгә бирелә.
Өченче төркем җитәкчесе әйтә.
Без “ОСТАЗ ВӘ МӨГАЛЛИМ (УКЫТУЧЫ)”, “ШӘКЕРТЛӘР”, “ДУС” исемле өлешләр буенча әзерләндек.
Беренче укучы.Аталарыгыз тәннәрегезне тәрбияләп үстергән хәлдә, остазларыгыз җаннарыгызны тәрбия итеп үстерәләр. Бу сәбәпле остазларыгыз — бөек аталарыгыздыр. Сез дә боларны чын күңел белән сөегез, нәсыйхәтләрен тыңлагыз, авыруларның табибларга тапшырылуы кебек барлык ихтыярыгызны аларга тапшырыгыз, аларның теләкләренә каршы килмәгез!
Икенче укучы.
Мөгаллимнәргә каршы килмәгез, алар белән кычкырышмагыз, һәрбер гүзәл эшләрдә аларның сүзләренә җан вә тән белән иярегез. Ләкин аңламаган урыныгыз булса, шул хәленчә калдырып китмичә, бәлки әдәп вә сабырлык белән: «Әфәндем, бу җирне аңламадым вә бу сүзне белмәдем»— дип кайтарып сорагыз.
Өченче укучы.
Һәрбер шәкерт, хосусан үз мәктәбегез шәкертләре белән гүзәл яшәгез, аларны туганнарыгыз кебек санагыз, алар белән йомшак сөйләшегез, очраган вакытларында шатлык белән каршылагыз. Шатлыкларын вә кайгыларын уртаклашыгыз!
Аталарыгызның байлыгы яки һөнәре белән, шулай ук киемнәрегез белән, әсбапларыгыз белән башка шәкертләргә үзегезне күтәрмәгез, бәлки һәрвакыт аларга хөрмәт вә кечелек күрсәтегез!
Дүртенче укучы.
Адәм баласының шатлык вә кайгы вакытларында таяначак җире, файда күрсәтеп, файда күрәчәк урыны, дуслары булачактыр. Моның өчен дусларыгызны яшь вә башка җәһәтләрдә үзегезгә яраклы булачак кешеләр арасыннан ихтыяр итегез,ягъни сайлап алыгыз!
Әгәр дә дөрес дусларыгыз булса, аларга ныгытып ябышыгыз, үзегездә шикаять итәрлек кимчелек булдырмагыз, аларны чын күңел белән сөегез, ахирәттә җыелу шарты белән, арагызны үлемнән башка нәрсә аермасын!
Бишенче укучы.
Һәрвакыт хөрмәт күрсәтеп тору вә дөреслекне олылау сәбәпле дуслык көчәер. Шуның өчен дусларыгызга һәрвакыт ярдәмче вә аларга таяныч булыгыз! Кеше — бер ялгызы аз булса да, дуслары белән күп булыр. Дуслар — авырлык вә мәшәкать көннәрендә ярдәмче булсыннар өчендер.
Менә, балалар, сез “Нәсыйхәт” әсәреннән өзекләр белән таныштырдыгыз. Әйтегез әле, менә шушы нәсыйхәтләрне анализлаганнан соң, без нинди төшенчәгә әйләнеп кайтабыз? (Тәрбияле бала.) (Әңгәмә)
III. “Әсма, яки гамәл вә җәза” әсәреннән сәхнәләштерелгән өзек буенча яман һәм яхшы сыйфатларны аерып күрсәтү.
IV.Дәрес ахырында укучыларга Р. Фәхретдинов иҗаты буенча тест сораулары бирелә.
- Бөгелмә өязе, Кичүчат авылында мулла гаиләсендә нинди вакыйга була? (1859, 12 гыйнвар, Р. Фәхреддин дөньяга килә.)
- Уфадагы Диния назәрәтенә казый, хөкем итүче итеп кайчан сайлана? (1898 ел)
- “Асар” – ничә кисәктән тора?(8)
- “Асар” – ничәнче елларда басыла?(1900-1904)
- “Сәлимә, яки гыйффәт” романы кайчан басыла? (1899)
- “Әсма, яки гамәл вә җәза” романы кайчан басыла?(1903)
- “Әсма, яки гамәл вә җәза” романында шәкерт Әсмага нинди бүләк бирә? (Алтын тәңкә.)
- “Әсма, яки гамәл вә җәза” әсәренең төп идеясен билгеләгез. (Һәр җинаятьчене җәза көтә)
- Иҗади хезмәте ничәнче елда башлана?(1905 ел)
- “Шура” журналының баш мәхәррире булып ничәнче елларда эшли? (1908-1918)
- Р. Фәхретдин кайда күмелгән? (Уфаның татар зиратында.)
V. Тест нәтиҗәләрен тикшерү.
VI. Дәрескә йомгак ясау.
Р. Фәхретдин Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Изгелек, Итәгатьлелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Пакьлек, Гаделлелек, Яхшылык һәм башка гүзәл төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар системасы төзергә теләгән. Ул китапларында күбесе инде онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү, һәм аны сыйлау әдәпләре, исерткеч эчүнең, тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы, алардан котылу чаралары, гыйбрәтле хәлләр турында һәм бүгенге көн өчен бик кирәкле булган кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Әгәр без Риза Фәхретдин әсәрләрен укып, аларны тәрбияле бала үстерүдә куллансак, киләчәгебез якты һәм өметле булыр.
VII. Укучыларның эшләренә бәяләмә бирү белән әхлак дәресе тәмамлана.
Татарстан Республикасының Мәгариф Министрлыгы
15 нче гомуми урта мәктәп
Тема.Ризаэтдин Фәхретдин нәсыйхәте
(8 нче сыйныфта үткәрелгән әхлак дәресе).
Укытучы Гатауллина Резедә Гайсә кызының дәрес эшкәртмәсе
Яшел Үзән. 2007 ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Риза Фәхретдин һәм Ислам дөньясы
научная статья...
Африка материгы буенча йомгаклау дәресе 7 класс
Африка материгы буенча йомгаклау дәресе....
Ә .Еникинең "Әйтелмәгән васыять "әсәре буенча йомгаклау дәресе
Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять"әсәре буенча йомгаклау дәресе...
Риза Фәхретдин
презентация Риза Фәхретдин...
Риза Фәхретдин укулары
Татар теле укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак, Риза Фәхретдин хезмәтләрен һәрдаим үземнең эшемдә кулланам...
Риза Фәхретдин "Ата вә ана әдәпләре".
Белгәнебезчә, әдәп һәм әхлак мәсьәләләре тәрбия өлкәсендә алдынгы урыннарда тора. Риза Фәхретдиннең әлеге мәкаләсе күпләргә кызык булыр дип уйлыйм....
Әхлак дәресе: “Әхлаклылык һәм Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре” (9 нчы сыйныф).
Әхлак дәресе 9 нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән. Дәрестә Ризаэтдин Фәхреддиннең тормыш юлы, эшчәнлеге, тәрбия системасында аның хезмәтләренең тоткан урыны сурәтләнгән....