8 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы
рабочая программа (8 класс) на тему

Сосновских Светлана Георгиевна

8нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_kl._rod.tat_.lit_.2018_-2019.docx47.27 КБ

Предварительный просмотр:

        

8  нче  сыйныф өчен туган телдә әдәбият  буенча планлаштырылган  предмет нәтиҗәләре

Бүлек исеме

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләр

Шәхси нәтиҗәләр

Укучы өйрәнәчәк

Өйрәнү мөмкинлеге алачак

1.

Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана.

- халык авыз иҗатының үзенчәлекләрен танып белергә.

-әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек укырга;

- төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдаланырга;

татар әдәбиятының һәм тарихи мәгълүматларның дөнья культурасында тоткан урынын аңларга;

11—12 татар, рус, чит ил язучы-шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белергә;

- әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү

- өйрәнелгән лексиканы, шул исәптән сүзтезмәләрне язма һәм сөйләм текстында танырга;

- уку мәсьәләсенә туры килгән текстны дәвам итәргә.

- авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

-5—6 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

-әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

- Татар һәм рус әкиятләрен чагыштырып өйрәнү.

- төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, чит тел сүзләре, фразеологик) һәм  мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу;

- уку һәм аудирование процессында тоемлауга таяну.

Регулятив УУГ: 

1.Булган белем нәтиҗәсен анализлый, киләчәк нәтиҗәне планлаштыру; үз проблемаларын тиңләштерә,  төп проблеманы билгеләү; билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат куя, мөмкин булган чишү юлларын билгеләү.

2.Проблеманы чишү планын төзү (проект өстендә эш); уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишкәндә туган потенциаль авырлыкларны билгеләү, аларны бетерү чараларын табу; уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишүнең шартларын, шулай ук бирелгән вариантлардан таба, билгели  белү.

3. Педагог һәм яшьтәшләре белән бергә уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели белү; үз эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын  билгеле бер системага салу (шулай ук өстен булганнарын сайлый белү); үз эшчәнлегеңнең бәяләү инструментларын сайлау, тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында эшчәнлегеңә үзконтроль ясау; көтелгән нәтиҗәгә ирешә яки ирешә алмау сәбәпләрен аргументлаштырып,үз эшчәнлегеңә бәя бирү.

4. Ууку мәсьәләләрен бәяләү критерийларының дөреслеген билгели белү; максаттан чыгып, нәтиҗә һәм гамәл ысулларын аера, эшләнелгән бәя һәм үзбәя критерийларын иркен куллана белү; эшчәнлек максатыннан чыгып, бирелгән яки мөстәкыйль билгеләнгән критерийлар нәтиҗәсендә үз эшчәнлегең продуктына бәя бирә белү.

5. Бер-береңне тикшерү процессында үзеңнең, башкаларның уку һәм танып-белү эшчәнлеген  күзәтә, анализлый белү; шәхси белем алу эшчәнлегендә көтелгән нәтиҗәләрне реаль нәтиҗәләр белән чагыштыра, нәтиҗәләр чыгара белү; уку ситуацияләрендә карар кабул итә белү һәм җаваплылык  хисе тою; мөстәкыйль рәвештә уңышыңның яки уңышсызлыгыңның сәбәпләрен ачыклый белү, уңышсызлык ситуацияләреннән чыгу юлларын таба белү.

Танып-белү УУГ: 

6. Мөһим һәм аннан бәйле сүзләрдән торган логик чылбыр төзү; ике яки берничә предметның, күренешнең гомуми билгесен табу, аларның охшашлыгын аңлату; аерым билгеләре буенча предмет һәм күренешләрне берләштерү, чагыштыру, классификацияләү, факт һәм күренешләрне гомумиләштерү; фикер йөртүне предметларны һәм күренешләрне чагыштыру һәм гомуми билгеләрне аерып алу нигезендә  төзү; алынган мәгълүматны, чишеләсе мәсьәләне контекст эчендә интерпретацияләп аңлатып бирү.

7. Предмет һәм күренешләрне билге һәм символлар белән билгели; предмет һәм күренешләр арасындагы логик бәйләнешне билгели, аларны билге, схемалар аша күрсәтү; предметның яки күренешнең абстракт, реаль образын тудыру; мәсьәләнең шарты яки чишелү ысулы нигезендә  модель, схема төзү; туры, кыек, каршылыклы исбатлау төзү; бирелгән предмет өлкәсен билгеләүче гомуми законнарны ачыклау максатыннан модельләрне үзгәртү.

8.  Үз эшчәнлеге максатларына туры килгән, соралган информацияне тексттан табу; текст эчтәлегендә ориентлашу, текстның тулы мәгънәсен аңлау.

9. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып-белү: табигый тирәлеккә үзенең мөнәсәбәтен билгели белү;

экологик белемнәрне тарату, проект эшләр, модельләр, сочинениеләр, рәсемнәр аша табигатькә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

10. Кирәкле мөһим эзләнә  торган сүзләрне билгеләү; электрон эзләү системалары белән үзара бәйләнеш булдыру; эзләү нәтиҗәләрен үз эшчәнлегең белән чагыштырып карау.

Коммуникатив УУГ: 

11. Бердәм эшчәнлектә мөмкин булган рольләрне билгели белү; бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү; әңгәмәдәшеңнең  позициясен аңлау һәм кабул итә белү; уку һәм танып-белү  процессында  позитив мөнәсәбәтләр булдыру; үз фикереңне аргументлар китереп, әдәпле яклый белү; үз фикереңә критик карау, үз хаталарыңны лаеклы рәвештә таный белү һәм аны төзәтә белү; төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү (гомуми максатлар билгели белү, рольләрне бүлешү, бер-берең белән уртак фикергә килү.

12. Коммуникация бурычларын билгели белү һәм аңа туры килгән сөйләм чараларын сайлап ала белү; башка кешеләр белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү (парлы диалог, кече төркемдә һ.б.); диалог барышында үз фикереңне дәлилләп бирә, партнер фикерен сорый  белү, диалог барышында карар кабул итә һәм аны әңгәмәдәшең белән яраштыра белү; тиешле сөйләм чаралары кулланылып төзелгән оригиналь  язма  текстлар булдыру.

13. Уку һәм практик мәсьәләләрне чишү өчен кирәкле информацион ресурсларны ИКТ чаралары аша  эзләргә һәм максатчан кулланырга; информацион һәм коммуникатив уку мәсьәләләрен чишү өчен, шулай ук: хат язу, сочинение, презентацияләүдә компьютер технологияләрен куллана белү; мәгълүматне этик һәм хокукый нормаларны истә тотып куллана белү.

1. Ватанга, күпмилләтле Рәсәй халыкларының үткәненә, бүгенгесенә хөрмәт, Ватаның алдында бурыч һәм җаваплылык хисе, рус теле һәм  Рәсәй халыклары телләренең кулланылышта булуының әһәмияте. Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану; туган телеңнең, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү.  Рәсәй халыкларының һәм дөнья халыкларының  теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау.

2. Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек һәм мөмкинлекләре.

3. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль, аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту) , үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру,  диннәргә түземлелек, кешеләрнең дини карашларына, хисләренә хөрмәт белән карау. Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген  аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт.

4.Заманча дөньяның социаль, мәдәни, тел, рухи төрлелеген истә тотып,  дөньяга тулы бер  караш булдыру .

5. Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү.

6. Гомумкешелек нормаларын белү, төркемнәрдә һәм җәмгыятьнең төрле оешмаларында үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү;

төрле яшь кысаларында укучыларның мәктәп үзидарә эшендә һәм иҗтимагый тормышта катнашу.

Үзеңдә лидерлык сыйфатларын тормышка ашыру ысулларын формалаштыру.

7. Сәламәт һәм  куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуы; кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы (тудыручы) гадәттән тыш хәлләрдә коллектив һәм индивидуаль үз-үзенне тоту, юлларда, транспорта үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру.

8.Дөнья һәм Рәсәй халыкларының сәнгать мирасын аңлау, укучыларда  әдәби культура нигезләрен формалаштыру; әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау;  дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша үзләштерү, үз-үзеңне күрсәтү һәм мәдәниятнең әдәби, әхлакый  киңлегендә  ориентлаша белү сәләте; кеше матурлыгын аңлау  аша, үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт; әдәби әсәрләрне өйрәнү ихтыяҗы булу; әдәби мәдәниятнең гореф-гадәтләренә актив мөнәсәбәт формалаштыру.

9. Заманча дәрәҗәсенә туры килерлек экологик культура нигезләрен формалаштыру, табигатьне саклау эшчәнлеген тормышка ашырырга әзерлекле булу.

2.

Без тарихта эзлебез.

- Каюм Насыйри турында кыскача мәгълүмат бирә белергә; - халык әкиятләрен гомумиләш-тереп кабатлау, аларның төрләргә бүленешен искә төшерү.

- Г.Тукайның тормыш

юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Су анасы» әкиятен өйрәнү; «шигъри

әсәр», «әкият-поэма» төшенчәләрен аңлату.

- Халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү.

- Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.

-Рус әдәбияты белән чагыштырып, мифик образлар сурәтләнгән әсәрләрне анализлау.

- Укучыларда рәсем сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү.

3.

Онытылмас еллар.

«Белемгә омтылу» белешмәсен укырга; татар халкының белемле булуы турында сөйләшергә, белем алу, укымышлы булу турында фикер алышырга, белемгә омтылырга. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү, белем алу, укымышлылык турында фикер алышу, белемгә омтылыш  тәрбияләү.

- уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белергә (сорарга),  үзеңә сорап алырга, иптәшеңә тәкъдим итә белергә;

- китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белергә;

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади укырга;

- сәнгатьле укырга;

- текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнергә;

- әсәрләрне анализларга;

- план төзергә;

- геройларга характеристика бирергә, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белергә;

- проза әсәрләрен шигъри әсәрләрдән аера белергә;

- халык авыз иҗатының (әкият, табышмак, мәкаль) үзенчәлекләрен танып белергә;

- яңа уку елы башлану, аңа әзерлек, мәктәп турында сөйли белергә;

- уку-язу әсбапларына сак караш турында сөйләшергә;

- китапның  нәрсә турында, авторы кем икәнен әйтә белергә;

«Белемгә омтылу» белешмәсен уку; татар халкының  белемле булуы турында сөйләшү,  «мәгърифәтчелек хәрәкәте» төшенчәсен аңлату. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турында уку; татар халкының белемле булуы турында сөйләшү.

- шигъри кабатлап сөйләүнең төрле төрләреннән файдалану (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);

- әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язу;

өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу;

- татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында мәгълүмат алу;

- герой исеменнән, автор исеменнән текстның эчтәлеген иҗади сөйләү;

әсәрнең эчтәлеге буенча иллюстрацияләр ясау;

әсәр буенча инсценировка, проект, сценарий төзегәндә төркемнәрдә эшләү;

әдәби текст героеның, авторның позициясен билгеләү;

- китапханәгә язылу өчен анкета тутыра белү, китапханәдән үзеңә кирәкле китапны сорый, нәрсә турында икәнен сорый белү;

4.

Әтинең зур бүреге иртә киелде

- Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик

әсәре аша укучыларны

аның балачагы белән

таныштыру; әти-әниләргә  

карата  ихтирам тәрбияләү. кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне раслый белергә;

- образларга бәя бирергә, кешенең характер сыйфатларын әйтә белергә; Рәссам

Х.Казаковның тормыш юлы һәм иҗаты

турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша

танышу.

-Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу

- Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре аша укучыларны аның балачагы  белән таныштыру

- өйдә эшләгән эшләрне әйттерү, сорау, куша белү;

- өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирү, яхшы эшләгән өчен мактый белү;

- өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү; - рәссам

Х.Казаковның  тормыш юлы һәм иҗаты турында дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу; рәсем сәнгате турында сөйләү.

автор тексты үрнәгендә проза һәм шигъри әсәрләр иҗат итү;

5.

Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан!

Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын,

Туу кирәк кайчак безгә яңадан!

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Сагыну» шигырен өйрәнү, язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату.

-Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең

тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен ныгыту, «Соңгы җыр»

- Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү, «опера», «либретто» төшенчәләрен аңлату, балаларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту.

6.

Көлсәң – көл, еласаң – ела!

- укыган текст буенча фикер алышырга, үз тәҗрибәңә нигезләнеп, фикереңне дәлилли белергә;

- текстны аңлап һәм сәнгатьле укый белергә;

- әсәрнең исеме буенча эчтәлегенә төшенергә;

кычкырып, эчтән укыганда, яисә тыңлаганңа төрле текстларның эчтәлеген аңлап кабул итәргә; төп фикерне һәм геройларны табарга;

- әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә;

- әдәби әсәрне рольләргә бүлеп укырга;

- әдәби әсәргә нигезләнеп, үз текстыңны язарга.

- сүзлекләр һәм белешмә материалдан (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу;

- төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кулланып, хикәя төзи белү.

- матур әдәбиятны сәнгатьнең бер төре буларак кабул итү;

- әдәби текстның әхлаки һәм эстетик кыйммәтенә төшенү,

- тематик каталог белән эшли белү;

- текстагы фактлар ярдәмендә үз фикереңне исбатлау;

- авторның позициясен билгеләргә һәм геройларга карата үз мөнәсәбәтеңне әйтү.

укыган текстка сораулар куя бел.

7.

Даһи гомере – халкы хәтерендә!

«Кояшлы ил — бәхет иле» шигырен укып, җырын өйрәнү. Равил Фәйзуллин-ның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Табигать кочагында» әсәрен өйрәнү. Мөдәррис Әгъләмнең «Җир-ана, кояш һәм башкалар» әсәрен өйрәнү, «баллада» төшенчәсен кабатлау.

Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. Укучыларга экологик тәрбия бирү.

- текстагы фактлар ярдәмендә үз фикереңне исбатлау;

8.

Табигатьнең дә җаны бар

Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү.

Шагыйрь Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү.

Укыту предметының эчтәлеге

Бүлек исеме

Эчтәлек

Сәгатьләр

саны

Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана.

Халык авыз иҗаты, риваять жанрына гомуми күзаллау булдыру. “Сихерче кыз” риваятен уку.

Легенда жанрын өйрәнү, “Зөһрә кыз” легендасын уку. “Моңлы курай”. Ф. Яруллин. “Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана...” темасы буенча дәрес-проект. “Милли уен кораллары”.

3

Без тарихта эзлебез.

Ибн Фадлан  һәм аның 921 – 922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәфәре вакытында язылган сәяхәтнамәсе белән танышу. Хаталар өстендә эш. “Казанда Б.Урманче музее”.  Без тарихта эзлебез темасы буенча сочинение. “Татар халкының күренекле шәхесләре” Габдулла Тукай иҗаты. “Пар ат” шигырен өйрәнү (өзекне ятлау). Без тарихта эзлебез... темасы буенча монолог. “Казан кремле тыюлыгы”.

5

Онытылмас еллар.

Фатих Кәрим иҗаты. “Ант” шигырен өйрәнү (ятлау).  Туфан Миңнуллин иҗаты. “Моңлы бер җыр” драмасы. “Онытылмас еллар” темасы буенча укып аңлау.  Казанда Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләргә куелган барельефлар.

3

Әтинең зур бүреге иртә киелде.

Клара Булатова иҗаты. “Башым иям” шигыре белән танышу. Нур Әхмәдиев Иҗаты. “Җиңү көне” шигыре. КТУ Нур Әхмәдиев иҗаты “Минем туган көнем” хикәясе  Рәзил Вәлиев иҗаты “Ватаным” шигыре.

4

Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан!

Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын,

Туу кирәк кайчак безгә яңадан!

Шәриф Камал иҗаты. “Буранда” хикәясен уку (1 өлеш). Шәриф Камалның “Буранда” хикәясен өйрәнү (2,3 өлеш). Сибгат Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре (ятлау). Фоат Садриев иҗаты. “Таң җиле” әсәре (1 өлеш) Фоат Садриев иҗаты. “Таң җиле” әсәре (2-3 өлеш)“Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан! Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын, Туу кирәк кайчак безгә яңадан!” темасы буенча сочинение язу. “Ана - бөек исем!”

6

 Көлсәң – көл, еласаң – ела!

Хаталар өстендә эш. Галиәсгар Камал иҗаты. КТУ Зыя  Мансур. “Таңсылу әкияте”.

Гамил Афзал иҗаты. “Юл газабы” хикәясе. «Көлсәң — көл, еласаң — ела» темасы буенча укып аңлау. “Сатирик журналлар”.

4

 Даһи гомере – халкы хәтерендә!

Ренат Харис – күренекле шагыйрь. Сүздә мактанма, эштә мактан Ренат Харис. “Ике гөл” шигыре (ятлау). Рабит Батулла иҗаты. «Бию» хикәясе. “Даһи гомере – халкы хәтерендә!” бүлеге буенча белем дәрәҗәсен бәяләү

4

Табигатьнең дә җаны бар.

Айдар Хәлим – язучы, шагыйрь. Репрессияләнгән кешеләр язмышы.. «Табигатьнең дә җаны, рухы бар» темасы буенча дәрес-проект. “Татар телендә чыга торган газета-журналлар”. “Ялкын “ журналы ,“Күңелемә уелып калган әсәрләр”.Йомгаклау.

6

Барысы

35

Календарь-тематик планлаштыру

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План буенча

Факт

буенча

Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана.

3 сәг.

Халык авыз иҗаты, риваять жанрына гомуми күзаллау булдыру. “Сихерче кыз” риваятен уку.

1

Легенда жанрын өйрәнү, “Зөһрә кыз” легендасын уку.

1

“Моңлы курай”. Ф. Яруллин. Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана...” темасы буенча дәрес-проект. “Милли уен кораллары”.

1

Без тарихта эзлебез.

5 сәг.

Ибн Фадлан  һәм аның 921 – 922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәфәре вакытында язылган сәяхәтнамәсе белән танышу.

1

Без тарихта эзлебез... темасы буенча монолог. “Казан кремле тыюлыгы”.

1

Габдулла Тукай иҗаты. “Пар ат” шигырен өйрәнү (өзекне ятлау).

1

 “Татар халкының күренекле шәхесләре”.

1

 “Казанда Б.Урманче музее”.

1

Онытылмас еллар.

3 сәг.

Фатих Кәрим иҗаты. “Ант” шигырен өйрәнү (ятлау).

1

Туфан Миңнуллин иҗаты. “Моңлы бер җыр” драмасы.

1

“Онытылмас еллар” темасы буенча укып аңлау.  Казанда Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләргә куелган барельефлар.

1

Әтинең зур бүреге иртә киелде.

4 сәг.

Клара Булатова иҗаты. “Башым иям” шигыре белән танышу.

1

Нур Әхмәдиев иҗаты. “Җиңү көне” шигыре.

1

КТУ Нур Әхмәдиев иҗаты. “Минем туган көнем” хикәясе.

1

Рәзил Вәлиев иҗаты “Ватаным” шигыре (ятлау)

1

Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан! Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын, Туу кирәк кайчак безгә яңадан!

6 сәг.

Шәриф Камал иҗаты. “Буранда” хикәясен уку. (1 өлеш).

1

Табигать һәм геройның эчке дөньясы.

1

Сибгат Хәкимнең “Җырларымда телим” шигыре. (ятлау).

1

Фоат Садриев иҗаты. “Таң җиле” әсәре. (1 өлеш).

1

Фоат Садриев иҗаты. “Таң җиле” әсәре. (2-3 өлеш).

1

“Ана — изге, Ана — бөек, аңа — дан! Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын, Туу кирәк кайчак безгә яңадан!” темасы буенча  хикәя  язу. “Ана - бөек исем!”

1

Көлсәң — көл, еласаң — ела.

4 сәг.

Галиәсгар Камал иҗаты.

1

“Көлсәң — көл, еласаң — ела” темасы буенча укып аңлау. “Сатирик журналлар”. 

1

Гамил Афзал иҗаты. “Юл газабы” хикәясе.

1

КТУ. Зыя  Мансур. “Таңсылу әкияте”.

1

Даһи гомере – халкы хәтерендә!

4 сәг.

Ренат Харис – күренекле шагыйрь.

1

Сүздә мактанма, эштә мактан. Ренат Харис. “Ике гөл” шигыре (ятлау).

1

28

Рабит Батулла иҗаты. “Бию” хикәясе.

1

29

Даһи гомере – халкы хәтерендә!” бүлеге буенча белем дәрәҗәсен бәяләү.

1

Табигатьнең дә җаны, рухы бар.

5 сәг.

30

Айдар Хәлим – язучы, шагыйрь.

1

31

Репрессияләнгән кешеләр язмышы.

1

32

“Табигатьнең дә җаны, рухы бар” темасы буенча дәрес-проект. “Татар телендә чыга торган газета-журналлар”.

1

33

“Ялкын” журналы.

1

34.

 “Күңелемә уелып калган әсәрләр”.

1

35

Йомгаклау.

1



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина. Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме)  өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләргә бүленеш....

Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф  (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләр бүленеше....

2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы

2нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы...

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

5нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

6 нчы сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

6нчы сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

7 нче сыйныф өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

7нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

3 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган телдән контроль – үлчәү материаллары

3нче сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...