8 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы
рабочая программа (8 класс) на тему
8нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
8_kl.rod_.tat_.yaz_._2018-2019.docx | 49.24 КБ |
Предварительный просмотр:
8 нче сыйныф өчен туган тел буенча планлаштырылган предмет нәтиҗәләре
№ | Бүлек исеме | Предмет нәтиҗәләре | Метапредмет нәтиҗәләр | Шәхси нәтиҗәләр | |
Укучы өйрәнәчәк | Өйрәнү мөмкинлеге алачак | ||||
1. | Күп укыган – күп белер | Исемнәрне килешләрдә төрләндереп, шушы грамматик категориянең үзенчәлекләрен барларга.Хәзерге заман хикәя фигыльнең күбрәк сөйләүче сөйләп торган вакыттагы эш-хәлне, хәрәкәтне белдерүе, нишли? соравына җавап бирүе, җөмләдә хәбәр булуын белергә. Хикәя фигыльнең заман формаларын аерырга; барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен белергә. Хәл фигыльнең дүрт төре булуын, (1 төре -я, -ып, -еп, 2 төре -а, -ә, -ый, -и, 3 төре -гач, -гәч, -кач, -кәч, 4 төре -ганчы, -гәнче, -канчы, -кәнче), дүртенче төренең юклык формасы булмавын белергә Эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдереп, сузыкка беткән фигыль нигезенә -рга, -ргә, тартыкка беткән нигезгә -ырга, -ергә, -арга, -әргә кушымчалары ялганып ясалган фигыльнең инфинитив дип йөртелүен аңларга. Кисәкчәләрне танырга, мәгънәләре буенча төркемләргә. | Җөмләләр төзегәндә исемнәрне дөрес формаларда куллану. Сыйфат, рәвеш, исем, алмашлык, фигыль сүз төркемнәренең лексик-грамматик функцияләрен ачыклау. Сөйләм барышында хикәя фигыльләрне таный белү. Төрле зат-сандагы хәзерге заман хикәя фигыльләрне, билгеле үткән заман, билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне дөрес куллану. Хәл фигыль формаларын сөйләмдә тану, аңлап куллану. Сөйләмдә шарт фигыль формасын урынлы куллана белү. Инфинитивның кулланылышын: икенче фигыльгә ияреп килүен белү; инфинивларны кирәк, тиеш, мөмкин, ярый кебек хәбәрлек сүзләр белән куллану. Инфинитив формасын модаль сүзләр белән актив сөйләмдә куллану. | Регулятив УУГ: 1.Булган белем нәтиҗәсен анализлый, киләчәк нәтиҗәне планлаштыру; үз проблемаларын тиңләштерә, төп проблеманы билгеләү; билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат куя, мөмкин булган чишү юлларын билгеләү. 2.Проблеманы чишү планын төзү (проект өстендә эш); уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишкәндә туган потенциаль авырлыкларны билгеләү, аларны бетерү чараларын табу; уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишүнең шартларын, шулай ук бирелгән вариантлардан таба, билгели белү. 3. Педагог һәм яшьтәшләре белән бергә уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели белү; үз эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгеле бер системага салу (шулай ук өстен булганнарын сайлый белү); үз эшчәнлегеңнең бәяләү инструментларын сайлау, тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында эшчәнлегеңә үзконтроль ясау; көтелгән нәтиҗәгә ирешә яки ирешә алмау сәбәпләрен аргументлаштырып,үз эшчәнлегеңә бәя бирү. 4. Ууку мәсьәләләрен бәяләү критерийларының дөреслеген билгели белү; максаттан чыгып, нәтиҗә һәм гамәл ысулларын аера, эшләнелгән бәя һәм үзбәя критерийларын иркен куллана белү; эшчәнлек максатыннан чыгып, бирелгән яки мөстәкыйль билгеләнгән критерийлар нәтиҗәсендә үз эшчәнлегең продуктына бәя бирә белү. 5. Бер-береңне тикшерү процессында үзеңнең, башкаларның уку һәм танып-белү эшчәнлеген күзәтә, анализлый белү; шәхси белем алу эшчәнлегендә көтелгән нәтиҗәләрне реаль нәтиҗәләр белән чагыштыра, нәтиҗәләр чыгара белү; уку ситуацияләрендә карар кабул итә белү һәм җаваплылык хисе тою; мөстәкыйль рәвештә уңышыңның яки уңышсызлыгыңның сәбәпләрен ачыклый белү, уңышсызлык ситуацияләреннән чыгу юлларын таба белү. Танып-белү УУГ: 6. Мөһим һәм аннан бәйле сүзләрдән торган логик чылбыр төзү; ике яки берничә предметның, күренешнең гомуми билгесен табу, аларның охшашлыгын аңлату; аерым билгеләре буенча предмет һәм күренешләрне берләштерү, чагыштыру, классификацияләү, факт һәм күренешләрне гомумиләштерү; фикер йөртүне предметларны һәм күренешләрне чагыштыру һәм гомуми билгеләрне аерып алу нигезендә төзү; алынган мәгълүматны, чишеләсе мәсьәләне контекст эчендә интерпретацияләп аңлатып бирү. 7. Предмет һәм күренешләрне билге һәм символлар белән билгели; предмет һәм күренешләр арасындагы логик бәйләнешне билгели, аларны билге, схемалар аша күрсәтү; предметның яки күренешнең абстракт, реаль образын тудыру; мәсьәләнең шарты яки чишелү ысулы нигезендә модель, схема төзү; туры, кыек, каршылыклы исбатлау төзү; бирелгән предмет өлкәсен билгеләүче гомуми законнарны ачыклау максатыннан модельләрне үзгәртү. 8. Үз эшчәнлеге максатларына туры килгән, соралган информацияне тексттан табу; текст эчтәлегендә ориентлашу, текстның тулы мәгънәсен аңлау. 9. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып-белү: табигый тирәлеккә үзенең мөнәсәбәтен билгели белү; экологик белемнәрне тарату, проект эшләр, модельләр, сочинениеләр, рәсемнәр аша табигатькә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. 10. Кирәкле мөһим эзләнә торган сүзләрне билгеләү; электрон эзләү системалары белән үзара бәйләнеш булдыру; эзләү нәтиҗәләрен үз эшчәнлегең белән чагыштырып карау. Коммуникатив УУГ: 11. Бердәм эшчәнлектә мөмкин булган рольләрне билгели белү; бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү; әңгәмәдәшеңнең позициясен аңлау һәм кабул итә белү; уку һәм танып-белү процессында позитив мөнәсәбәтләр булдыру; үз фикереңне аргументлар китереп, әдәпле яклый белү; үз фикереңә критик карау, үз хаталарыңны лаеклы рәвештә таный белү һәм аны төзәтә белү; төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү (гомуми максатлар билгели белү, рольләрне бүлешү, бер-берең белән уртак фикергә килү. 12. Коммуникация бурычларын билгели белү һәм аңа туры килгән сөйләм чараларын сайлап ала белү; башка кешеләр белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү (парлы диалог, кече төркемдә һ.б.); диалог барышында үз фикереңне дәлилләп бирә, партнер фикерен сорый белү, диалог барышында карар кабул итә һәм аны әңгәмәдәшең белән яраштыра белү; тиешле сөйләм чаралары кулланылып төзелгән оригиналь язма текстлар булдыру. 13. Уку һәм практик мәсьәләләрне чишү өчен кирәкле информацион ресурсларны ИКТ чаралары аша эзләргә һәм максатчан кулланырга; информацион һәм коммуникатив уку мәсьәләләрен чишү өчен, шулай ук: хат язу, сочинение, презентацияләүдә компьютер технологияләрен куллана белү; мәгълүматне этик һәм хокукый нормаларны истә тотып куллана белү. | 1. Ватанга, күпмилләтле Рәсәй халыкларының үткәненә, бүгенгесенә хөрмәт, Ватаның алдында бурыч һәм җаваплылык хисе, рус теле һәм Рәсәй халыклары телләренең кулланылышта булуының әһәмияте. Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану; туган телеңнең, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү. Рәсәй халыкларының һәм дөнья халыкларының теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау. 2. Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек һәм мөмкинлекләре. 3. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль, аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту) , үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру, диннәргә түземлелек, кешеләрнең дини карашларына, хисләренә хөрмәт белән карау. Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт. 4.Заманча дөньяның социаль, мәдәни, тел, рухи төрлелеген истә тотып, дөньяга тулы бер караш булдыру . 5. Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү. 6. Гомумкешелек нормаларын белү, төркемнәрдә һәм җәмгыятьнең төрле оешмаларында үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү; төрле яшь кысаларында укучыларның мәктәп үзидарә эшендә һәм иҗтимагый тормышта катнашу. Үзеңдә лидерлык сыйфатларын тормышка ашыру ысулларын формалаштыру. 7. Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуы; кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы (тудыручы) гадәттән тыш хәлләрдә коллектив һәм индивидуаль үз-үзенне тоту, юлларда, транспорта үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру. 8.Дөнья һәм Рәсәй халыкларының сәнгать мирасын аңлау, укучыларда әдәби культура нигезләрен формалаштыру; әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау; дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша үзләштерү, үз-үзеңне күрсәтү һәм мәдәниятнең әдәби, әхлакый киңлегендә ориентлаша белү сәләте; кеше матурлыгын аңлау аша, үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт; әдәби әсәрләрне өйрәнү ихтыяҗы булу; әдәби мәдәниятнең гореф-гадәтләренә актив мөнәсәбәт формалаштыру. 9. Заманча дәрәҗәсенә туры килерлек экологик культура нигезләрен формалаштыру, табигатьне саклау эшчәнлеген тормышка ашырырга әзерлекле булу. |
2. | Мин һәм минем яшьтәшләрем. | Сыйфатларның нинди ысул белән ясалуын әйтә белергә. Сыйфат ясалышын куллана белергә. Кереш сүзләрнең раслауны, шикләнүне, икеләнүне, үтенүне, үз фикереннән чигенүне, фикер чыганагын, фикер нәтиҗәсен һ.б. белдерүен. Татар теленең сүзлек составын тикшерергә, аңлатмалы сүзлекләр белән эшләргә. Исем фигыльнең берьюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган, зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе булуын аңларга. Исем фигыльнең сан, килеш белән төрләнешен белергә. Сыйфат фигыльнең билгеләрен үзләштерергә. Алмашлык төркемчәләрен үзләштерергә, билгеләү алмашлыгын килеш белән төрләндерергә. | Сыйфат дәрәҗәләрен аера белү. Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принципларын өйрәнү. Татар теленең килеп чыгышын аңлата белү. Исем фигыльләрне язма һәм телдән сөйләмдә куллану. Сыйфат фигыльнең эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерүен, нинди? ни эшләүче? нишләгән? соравына жавап биреп, җөмләдә аергыч булып килүен белү. Алмашлык төркемчәләрен аера белү. | ||
3. | Табигать һәм кеше. | Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аера белергә. Аергычларны таный белергә, җөмләдә таба һәм куллана белергә. Хәл һәм аның төрләрен аера белергә. Теркәгечләрне, бәйлекләрне танырга. Теркәгечләр турында гомуми мәгьлүмат (чөнки, ләкин) алырга. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне аерыга. Теләк фигыльләрне танырга, теләк фигыльнең 1 нче зат берлек һәм күплек сан формаларын белергә. Сан төркемчәләрен һәм кушымчаларын күрсәтә белергә. | Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таныу, аера белү, язма сөйләмдә куллану. Аергычларның, хәлләрнең нинди җөмлә кисәге белән белдерелүен әйтә белү. Теркәгечләрне, бәйлек һәм бәйлек сүзләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану. Сөйләмдә теләк фигыль формасын урынлы куллана белү. Сан төркемчәләрен аера белү. | ||
4. | Туган җирем – Татарсан. | Исемнәрне килешләрдә төрләндереп, шушы грамматик категориянең үзенчәлекләрен барлага, җөмләләр төзегәндә исемнәрне дөрес формаларда кулланырга. Изафә бәйләнешле исемнәрне килешләрдә кулланырга. Изафәләрне сөйләмдә актив кулланырга. Фигыль юнәлешләренең эш белән эшне үтәүче арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерүен танырга. Гади фигыль хәбәрле җөмләләрне танырга. Бер үк сорауга җавап булып килгән сүзләрнең тиңдәш кисәк булып килүен ачыкларга; тиңдәш кисәкләне бирмнәрдә кулланырга, алар белән җәенке җөмләләр төзергә. | Килешнең кушымчаларын истә калдыру. Тартымлы иседә килеш кушымчаларын дөрес куллану. Изафә бәйләнешенең үзенчәлеге, ясалышы, кушымчалары; изафә бәйләнешенең төрләрен хәтерләп калу. Фигыльнең 5 юнәлеше, аларның мәгънәләрен белү. Юнәлешләргә мисаллар китерү, сөйләмдә дөрес куллану. Тиңдәш кисәкле җөмләләрне сөйләмдә куллана белү. |
Укыту предметының эчтәлеге
Бүлек исеме | Эчтәлек | Сәгатьләр саны |
Күп укыган – күп белер. | Эш кәгазьләре стиле. Котлау хаты.Яңа уку елы котлы булсын темасына сөйләшү. Исемнәрне дөрес формаларда куллану.Шуңа күрә, чөнки теркәгечләре. “Бер-берегезне мактагыз” диалог. Хикәя фигыльнең заман формалары. “Атна көннәрен беләбез” темасына сөйләшү. “Безнең йорт малайлары” темасы буенча лексик материал. Хикәя фигыль.Сан төркемчәләре. Микъдар, бүлем саны. “Телефоннан сөйләшәбез” темасына әңгәмә.“Күп укыган – күп белер” темасы буенча тыңлап аңлау. “Надан турында әкият”.“Өлгерәм... әле” темасы буенча лексик материал. Сан төркемчәләре. Тәртип, җыю саны.Сан төркемчәләре. Чама саны. Хәл фигыль турында төшенчә. Хәл фигыльнең төрләре.Хәл фигыльнең юклык формасы.“Күп укыган – күп белер” темасына монолог.Фигыль сүз төркеме. “Барый телевизор карый” темасы буенча лексик материал.“Күп укыган – күп белер” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү.“Күп укыган – күп белер” темасы буенча диалогик сөйләмне үстерү. | 17 |
Мин һәм минем яшьтәшләрем. | Әдәп кагыйдәләре темасы буенча сөйләшү. Сыйфатларның ясалышы. Кешенең тышкы кыяфәтен һәм характерын белдерүче сыйфатлар.Сыйфат фигыль.Сыйфат фигыльнең барлык һәм юклык формалары.Сыйфат фигыльнең заман формалары. “Өлгерәм әле...”.Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр.Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану.“Минем төс – яшел. Ә синеке?” Яраткан төсләрем. Гади тотрыклы гыйбарәләр, клишелар. Теләкне белдерү формалары. Татар сөйләм этикеты берәмлекләре.Боеру, тойгылы җөмләләр.Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. “Мин һәм минем яшьтәшләрем” темасы буенча монолог. “Әдәп кагыйдәләре”.Исем фигыль, аның мәгънәсе, формасы. Исем фигыльнең тартым, килеш белән төрләнеше.Инфинитив, аның мәгънәләре, формалары. Инфинитив + кирәк (тиеш, ярый, мөмкин) төзелмәсе.“Дусларыма булышам” темасына сөйләшү. Җөмлә. Татар телендәге сүз тәртибе.“Мин һәм минем яшьтәшләремнең буш вакыты” темасына сөйләшү. Баш кисәкләр.Иярчен кисәкләр. Тәмамлык.Иярчен кисәкләр. Аергыч.Иярчен кисәкләр. Хәл.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. “Мин һәм минем яшьтәшләремнең буш вакыты” темасына сөйләшү.Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм) җөмләләр.“Мин һәм минем яшьтәшләрем” темасы буенча монолог. “Минем гаиләм” . Исем хәбәрле (Безнең гаиләбез тату) җөмлә.Танышу сайты турында әңгәмә. Тезмә фигыль хәбәрле (Мин укырга яратам) җөмлә.Эш кәгазьләре стиле. Танышу сайтына резюме язу.“Мин һәм минем яшьтәшләрем” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү. | 26 |
Табигать һәм кеше. | “Табигать һәм кеше” темасы буенча лексик материал.Алмашлык.Хаталар өстендә эш. Билгеләү алмашлыклары. Билгеләү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.“Табигатьтә кешенең роле” темасы буенча әңгәмә. Билгесезлек алмашлыклары.Табигатьтә ял итә беләсеңме? Тартым алмашлыклары. “Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы”.Хаталар өстендә эш. “Күңелле ял” темасы буенча әңгәмә. Юклык алмашлыклары.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. “Табигать һәм кеше” темасы буенча диалог .“Минем яраткан ел фасылым”.“Урман - кешенең якын дусты” темасы буенча әңгәмә.“Минем яраткан ел фасылым” темасы буенча лексик материал.“Табигать һәм кеше” темасы буенча тыңлап аңлау. “Күңелле ял”.Ел фасыллары турында әңгәмә.“Табигать һәм кеше” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү. | 14 |
Туган җирем – Татарсан. | “Туган җирем – Татарстан” темасы буенча лексик материал. Тиңдәш кисәкләр.“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча монолог. “Минем яраткан язучым”. Эндәш сүзләр.Хаталар өстендә эш. Фигыль юнәлешләре. Төп юнәлеш. Фигыльнең кайтым юнәлеше (возвратный залог).Фигыльнең төшем юнәлеше. (страдательный залог).Фигыльнең юнәлеше.“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча әңгәмә“Казан – Татарстанның башкаласы” темасы буенча әңгәмә. Кисәкчәләр.Хаталар өстендә эш. Дөньяга танылган архитектура истәлекләре.“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча хат язу.Туган җир турында татар халык мәкальләре.Йомгаклау дәрес. “Туган җирем – Татарстан” темасы буенча диалог. “Туган як байлыклары”. | 13 |
Барлыгы. | 70 |
Календарь-тематик планылаштыру
№ № | Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы | Сәгать саны | Үткәрү вакыты: | Искәрмә | |
План буенча | Факт буенча | ||||
Күп укыган – күп белер. | 17 сәг. | ||||
1. | Эш кәгазьләре стиле. Котлау хаты. | 1 | |||
2. | Яңа уку елы котлы булсын темасына сөйләшү. Исемнәрне дөрес формаларда куллану. | 1 | |||
3. | Шуңа күрә, чөнки теркәгечләре. “Бер-берегезне мактагыз” диалог. | 1 | |||
4. | Хикәя фигыльнең заман формалары. | 1 | |||
5. | “Атна көннәрен беләбез” темасына сөйләшү. | 1 | |||
6. | “Безнең йорт малайлары” темасы буенча лексик материал. Хикәя фигыль. | 1 | |||
7. | Сан төркемчәләре. Микъдар, бүлем саны. “Телефоннан сөйләшәбез” темасына әңгәмә. | 1 | |||
8. | “Күп укыган – күп белер” темасы буенча тыңлап аңлау. “Надан турында әкият”. | 1 | |||
9. | “Өлгерәм... әле” темасы буенча лексик материал. Сан төркемчәләре. Тәртип, җыю саны. | 1 | |||
10. | Сан төркемчәләре. Чама саны. | 1 | |||
11. | Хәл фигыль турында төшенчә. Хәл фигыльнең төрләре. | 1 | |||
12. | Хәл фигыльнең юклык формасы. | 1 | |||
13. | “Күп укыган – күп белер” темасына монолог. | 1 | |||
14. | Фигыль сүз төркеме. | 1 | |||
15. | “Барый телевизор карый” темасы буенча лексик материал | 1 | |||
16. | “Күп укыган – күп белер” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү. | 1 | |||
17. | “Күп укыган – күп белер” темасы буенча диалогик сөйләмне үстерү. | ||||
Мин һәм минем яшьтәшләрем. | 26 сәг. | ||||
18. | Әдәп кагыйдәләре темасы буенча сөйләшү. Сыйфатларның ясалышы. | 1 | |||
19. | Кешенең тышкы кыяфәтен һәм характерын белдерүче сыйфатлар. | 1 | |||
20. | Сыйфат фигыль. | 1 | |||
21. | Сыйфат фигыльнең барлык һәм юклык формалары. | 1 | |||
22. | Сыйфат фигыльнең заман формалары. | 1 | |||
23. | “Өлгерәм әле...”. | 1 | |||
24. | Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр. | 1 | |||
25. | Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану. | 1 | |||
26. | “Минем төс – яшел. Ә синеке?” Яраткан төсләрем. | 1 | |||
27. | Гади тотрыклы гыйбарәләр, клишелар. Теләкне белдерү формалары. Татар сөйләм этикеты берәмлекләре. | 1 | |||
28. | Боеру, тойгылы җөмләләр. | 1 | |||
29. | Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. | ||||
30. | “Мин һәм минем яшьтәшләрем” темасы буенча монолог. “Әдәп кагыйдәләре”. | 1 | |||
31. | Исем фигыль, аның мәгънәсе, формасы. Исем фигыльнең тартым, килеш белән төрләнеше. | 1 | |||
32. | Инфинитив, аның мәгънәләре, формалары. Инфинитив + кирәк (тиеш, ярый, мөмкин) төзелмәсе. | 1 | |||
33. | “Дусларыма булышам” темасына сөйләшү. Җөмлә. Татар телендәге сүз тәртибе. | 1 | |||
34. | “Мин һәм минем яшьтәшләремнең буш вакыты” темасына сөйләшү. Баш кисәкләр. | 1 | |||
35. | Иярчен кисәкләр. Тәмамлык. | 1 | |||
36. | Иярчен кисәкләр. Аергыч. | ||||
37. | Иярчен кисәкләр. Хәл. | 1 | |||
38. | Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. “Мин һәм минем яшьтәшләремнең буш вакыты” темасына сөйләшү. | 1 | |||
39. | Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм) җөмләләр. | 1 | |||
40. | “Мин һәм минем яшьтәшләрем” темасы буенча монолог. “Минем гаиләм” . Исем хәбәрле (Безнең гаиләбез тату) җөмлә. | 1 | |||
41. | Танышу сайты турында әңгәмә. Тезмә фигыль хәбәрле (Мин укырга яратам) җөмлә. | 1 | |||
42. | Эш кәгазьләре стиле. Танышу сайтына резюме язу. | 1 | |||
43. | “Мин һәм минем яшьтәшләрем” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү. | 1 | |||
Табигать һәм кеше. | 14 сәг. | ||||
44. | “Табигать һәм кеше” темасы буенча лексик материал. | 1 | |||
45. | Алмашлык. | 1 | |||
46. | Хаталар өстендә эш. Билгеләү алмашлыклары. Билгеләү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. | 1 | |||
47. | “Табигатьтә кешенең роле” темасы буенча әңгәмә. Билгесезлек алмашлыклары. | 1 | |||
48. | Табигатьтә ял итә беләсеңме? Тартым алмашлыклары. | 1 | |||
49. | “Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы”. | 1 | |||
50. | Хаталар өстендә эш. “Күңелле ял” темасы буенча әңгәмә. Юклык алмашлыклары. | 1 | |||
51. | Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. | 1 | |||
52. | “Табигать һәм кеше” темасы буенча диалог .“Минем яраткан ел фасылым”. | 1 | |||
53. | “Урман - кешенең якын дусты” темасы буенча әңгәмә. | 1 | |||
54. | “Минем яраткан ел фасылым” темасы буенча лексик материал. | 1 | |||
55. | “Табигать һәм кеше” темасы буенча тыңлап аңлау. “Күңелле ял”. | 1 | |||
56. | Ел фасыллары турында әңгәмә. | 1 | |||
57. | “Табигать һәм кеше” темасы буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү. | 1 | |||
Туган җирем – Татарстан. | 13 сәг. | ||||
58. | “Туган җирем – Татарстан” темасы буенча лексик материал. Тиңдәш кисәкләр. | 1 | |||
59. | “Туган җирем – Татарстан” темасы буенча монолог. “Минем яраткан язучым”. | 1 | |||
60. | Эндәш сүзләр. | 1 | |||
61. | Хаталар өстендә эш. Фигыль юнәлешләре. Төп юнәлеш. Фигыльнең кайтым юнәлеше (возвратный залог). | 1 | |||
62. | Фигыльнең төшем юнәлеше. (страдательный залог). | 1 | |||
63. | Фигыльнең юнәлеше. | 1 | |||
64. | “Туган җирем – Татарстан” темасы буенча әңгәмә | 1 | |||
65. | “Казан – Татарстанның башкаласы” темасы буенча әңгәмә. | 1 | |||
66. | Кисәкчәләр. | ||||
67. | Хаталар өстендә эш. Дөньяга танылган архитектура истәлекләре. | 1 | |||
68. | “Туган җирем – Татарстан” темасы буенча хат язу. | 1 | |||
69. | Туган җир турында татар халык мәкальләре. | 1 | |||
70. | Йомгаклау дәрес. “Туган җирем – Татарстан” темасы буенча диалог. “Туган як байлыклары”. | 1 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы
2нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы...
5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы
5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы...
5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы
5нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...
6 нчы сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы
6нчы сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы...
7 нче сыйныф өчен туган тел буенча эш программасы
7нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы...
2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы
2нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы...
5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы
5 нче сыйныфлар өчен туган телдән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына ни...