Рабочая программа по татарскому языку, 2 класс
рабочая программа по теме

Чернова Нина Ивановна
2 сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде: 
1)  Россия Федерациясендә мәгариф турында Россия Федераль Законы, 29.12.2012, 273 нче номерлы карар; 
2)  Мәгариф турында Татарстан Республикасы Законы, 22.07.2013, 68 нче номерлы карар; 
3) Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы 1.07.2004 . 
4)  2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы 25.10.2013,  
5)  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ―Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәби укуны укыту турында 12138/13 нче номерлы хаты, 7.09.2013; 
6)  Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1— 11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан, 2014 
7)  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының якынча эш программасын раслау турындагы 29.04.2010 нчы елдан 1763/10 нчы номерлы хаты; 
8) Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе ”Пановка  төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең башлангыч  гомуми белем бирү буенча төп белем бирү программасы; 
9)  Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы; 
10)  Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2018-2019 нчы уку елына уку фәннәре буенча эш программасы төзү нигезләмәсе. 
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2_kl_tat.yaz_.doc235 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Питрәч муниципаль районы

 муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Пановка төп гомуми белем мәктәбе”

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________  Сагдиева Л.Т.

Беркетмә №1  “31”  август 2018 нче ел.

“Килешенде”

Укыту эшләре буенча директор

урынбасары: ___________Козырева М.А.

“ 31”  август 2018 нче ел.

“Раслыйм”

“ Пановка төп гомуми белем  мәктәбе” директоры:

_________Фазлиева М.Г.

Приказ № 54   “31” август  2018 нче ел.

I квалификацион  категорияле  татар теле һәм әдәбият  укытучысы

Чернова Нина Ивановнаның

                                                                                               1 нче  сыйныфның рус төркеме  өчен

 әдәби укудан

эш программасы

(өйдә белем алучы укучы өчен)

     Педагогик киңәшмә утырышында

каралды һәм кабул ителде

Беркетмә № 1, 31 август  2018 нче  ел.

2018-2019 нчы уку елы

Аңлатма язуы

2 сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1)  ―Россия Федерациясендә мәгариф турында Россия Федераль Законы, 29.12.2012, 273 нче номерлы карар;

2)  ―Мәгариф турында Татарстан Республикасы Законы, 22.07.2013, 68 нче номерлы карар;

3)―Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы 1.07.2004 .

4)  ―2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы 25.10.2013,  

5)  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ―Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәби укуны укыту турында 12138/13 нче номерлы хаты, 7.09.2013;

6)  Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1— 11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан, 2014

7)  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының якынча эш программасын раслау турындагы 29.04.2010 нчы елдан 1763/10 нчы номерлы хаты;

8) Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе ”Пановка  төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең башлангыч  гомуми белем бирү буенча төп белем бирү программасы;

9)  Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2018-2019 нчы уку елына укыту планы;

10)  Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2018-2019 нчы уку елына уку фәннәре буенча эш программасы төзү нигезләмәсе.

Уку фәненең укыту планында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, әдәби уку дәресләре өчен эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән елга  34  сәгатькә төзелде.

Дәреслек: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән, ике кисәктә “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.

                                                                                                      Белем бирүнең   максатлары

            Төп максат – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт телендә дә иркен сөйләшеп  аралашучы шәхесләр тәрбияләү. Рус  телле балаларга татар теле  укытуның  максаты күпкырлы, һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

 Танып белү максаты

             Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы   мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

      Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

Үстерү максаты

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне  балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур.

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

 Тәрбия максаты

Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатлары тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылган һәм сөйләшү - аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең  авторлары белән таныштыру.

  Белем бирү максаты

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр.

Бу максатларга ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

       1 ) татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

       2)  карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

       3)  татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

       4)  халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

            Татар теле предметы  буенча укучылардан көтелгән нәтиҗәләр.

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә фәнне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда бу уку предметының роле һәм мөһимлеге турында

       күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята,

       ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Шәхси нәтиҗәләр:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  фәнгә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • текстларда төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның  гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу.  

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Регулятив:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

-    укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

-    дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет нәтиҗәләре:

-  программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә  актив куллануда булган  сүзләрне

дөрес яза белү;

-  аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә һәм язылышына

ирешү;

-   төрле калыптагы диалоглар төзеп яза белү;

-  өйрәнелгән грамматик, лексик материаллар нигезендә мөстәкыйль рәвештә күнегүләр

эшли белү.

-  язмача эшләрне грамоталы башкара белү.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

Тыңлап аңлау:

  • укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
  • тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонаөияне аеру;
  • сүзләрне, сүзтезмәләрне,җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;
  • сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрңемә итә белү;
  • ишеткән сөйләмнен, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

  • таныш булмаган сүзләрне үз эченә алган текстларны тыңлаганда, аларның эчтәлеген аңлау өчен, тоемлаудан файдалану.

Диалогик сөйләм:

  • өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
  • программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына җавап бирү һәм сораулар куя белү;
  • дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

                Монологик сөйләм:

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
  • тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча,өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
  • укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;
  • үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү,
  • балалар  фольклоры әсәрләрен яттан сөйләү,
  • персонажга кыскача характеристика бирү.

                   Уку:

  • татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;
  • хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
  • дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонаөия белән укый белү;
  • тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;
  • укылган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
  • кечкенә күләмле шигырьләрне яттан  яттан сөйләү;
  • укыганда сүзлекләр куллана белү.

                 Башлангыч  мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

  • таныш  булмаган сүзләрнең мәгънәсенә контекст нигезендә төшенү,
  • исеменнән һәм бизәлешеннән чыгып, әсәрнең эчтәлеген күзаллау,
  • текстның темасын, төп фикерен мөстөкыйль рәвештә билгеләү,
  • текстны мәгънәви өлешләргә бүлү һәм аларга исем бирү.

          Язу:

        - татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

       - дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

       - бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

       - конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

        - программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру;

     -  конкрет бер тема буенча хикәя төзеп яза белү;

     - прагматик текстларны (рецептлар, белдерүлҽр, афиша һ.б.) дөрес язу;

     - тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Арадаш  аттестация  контроль эш  формасында еллык календарь графикка туры китереп  үткәрелә.

Белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре һәм бәяләү нормалары

Тынлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 — 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 — 6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөмлә төзелешендә 2 — 3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 — 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 — 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.

Язма эшләрне тикшерү

Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. 1 нче сыйныфта балалар баш һәм юл хәрефләрен, кыска сүзләрне һәм җөмләләрне күчереп язарга күнегәләр. Укучыларның язу күнекмәләрен тикшергәндә, мондый күләмне истә тотарга кирәк: 1 нче сыйныфта 1 юл; 2 нче сыйныфта 2 юл; 3 нче һәм 4 нче сыйныфларда 4 юл.

2-4 нче сыйныфларда татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү эшләре (изложеяне, сочинение);
  2. контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант).

1—2 нче сыйныфларда аерым җөмләләрне яки бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу таләп ителсә, 3—4 нче сыйныфларда сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.

Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләрнең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер ук төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус туктату сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.

1—2 нче сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ителсә, 3 — 4 нче сыйныфларда пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрнеалыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Тикшерү характерындагы язма эшләр, программаның иң әһәмиятле бүлекләрен үткәч, чирек яки уку елы ахырында уздырыла, һәм укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, аларнын санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта сыйныф журналына бары тик ундй билгеләр генә куела.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һом төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диктантны бәяләү

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.

Язма сөйләмне бәяләү

2—4 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлекле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 орфографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы

Тестларны  билгеләү:

“5” – 95-100%

“4” – 94 – 80%

“3” – 66 – 79%

“2” – 65%тан кимрәк

Эш төрләре

Сыйныф

II

1.

Тыңлап аңлау

0,1-0,2 минут

2.

Диалогик сөйләм

4 реплика

3.

Монологик сөйләм

5 фраза

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

5.

Уку

25-35 сүз

6.

Язу:

күчереп язу (гади җөмлә)

3-4 җөмлә

сүзлек диктанты

5-6 сүз

Сочинение (өйрәнү характерында)

Йомгаклау билгесе чирек һәм ел ахырында куела. Ул, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

                     

2  нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

Бүлекләр, темалар, сәг. саны

Белем һәм күнекмәләр

1

Без мәктәпкә барабыз (18 сәг)

Тартымлы исемне дөрес әйтергә һәм аларның мәгънәсенә төшенеп барырга күнектерү.  Хәреф һәм авазлар системасын искә төшерү. Фиг-нең барлык, юклык формасын үзләштерү. Сорау җөмләләрдә -мы/-ме кисәк-н дөрес куллануга ирешү. Татар теленә генә хас сингармонизм законын гамәли  үзләштерү. Кая? Кайда? Кайдан? соравына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә  урынлы куллануга ирешү. Зат алмашлыкларын дөрес куллануга ирешү

2

Көзге уңыш  

 (6 сәг)

Нинди? Нишли? соравына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә  урынлы куллануга ирешү. Татар телендә о, ө хәрефләре үзенчәлекләрен үзләштерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту. Сөйләмдә капма – каршы мәгънәле сүзләрне дөрес куллану. Чөнки теркәгеченең җөмләдә кулланылышын үзләштерү

3

Мин чисталык яратам      (5 сәг)

Тартымлы исемнәрне дөрес әйтергә,аларның мәгънәсенә төшенеп барырга күнектерү. Аның әнисе грам-к төзелмәсен үзләштерү һәм аны җөмлә төзегәндә дөрес куллануга ирешү. [к ]-[г ] [б]-[п ]  авазларының чиратлашуын аңлату. Җөмләдә сүзләрне дөрес тәртиптә   куллануга ирешү. Кемгә? Нәрсәгә? сораул. җавап бирүче сүзләрне җөмләдә  урынлы куллануга ирешү

4

Кыш    җитә    

  (7 сәг)

Күплек сандагы исемнәрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.  Нинди? соравына дөрес җавап бирү күнекмәләрен булдыру. Ә теркәгечен, Һәм теркәгечен сөйләмдә куллануга ирешү. Бәйрәм белән котлау язарга өйрәнү. Тәртип саннарын сөйләмдә дөрес куллану. Капма-каршы мәгънәле сүзләрне дөрес әйтергә һәм сөйләмдә кулланырга күнектерү.  Дөрес итеп тартым кушымчаларын ялгау күнекмәләрен булдыру

5

Безнең гаилә  

   (9  сәг)

Вакытны әйтә белергә өйрәтү. Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә  урынлы куллануга ирешү. Берлек һәм күплек сандагы исемнәрнең төшем килешендә төрләнүен ачыклау. Үткән заман хикәя  фигыльләрне җөмлә төзегәндә аңлап куллануга ирешү. Атна көннәрен дөрес язу. Зат алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллануга ирешү Белән бәйлеген дөрес куллану күнекмәләрен булдыру.

6

Яз  килә   (3 сәг)

Кайчан? соравына җавап булган сүзләрне сөйләмдә куллануга ирешү. Татар телендә о, ө хәрефләре үзенчәлекләрен үзләштерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту.

7

Татарстан-туган җирем    (8 сәг)

Исемнәрне иялек килешендә дөрес куллануга игътибарны арттыру. Сүзтезмә турында төшенчә бирү. Кеше исемнәрен һәм фам-ләрен , кайда яшәгәнең дөрес язарга һәм әйтергә өйрәнү. Аша, аркылы бәйлекләрен җөмлә төзегәндә дөрес куллануга ирешү. Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан кушымчаларын үзләштерү, аларны дөрес куллану

8

Кибеттә   (7 сәг)

Исемнәргә кушымчаларны дөрес ялгарга өйрәтү.  Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формаларын үзләштерү.  Бар әле, алып кайт әле структураларын куллану . Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан кушымчаларын үзләштерүне ныгыту

9

Җәй        (5 сәг)

Сыйфат һәм исемнәрнең сорауларын ныгыту. Лексик һәм грамматик күнекмәләрне камил-рү. Исемнәрнең чыгыш килешен куллану. Кемгә? Нәрсәгә? Кая? сорауларына җавап бирүче сүзләрне җөмләдә  урынлы куллануга ирешү.  Җөмләдә сүзләрне дөрес тәртиптә   куллануга ирешү

                             

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга «Туган тел»предметын коммуникатив технология нигезендә укытуның календарь-тематик планы

2 нче сыйныф. Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова

Дәрес  саны

Тема

Үткәрү вакыты

Коммуникатив максат

 (дәреснең предмет  нәтиҗәсе)

Сөйләм материалы

Сүзләр

Грамматик материал

1

2

3

4

5

Тема: Без мәктәпкә барабыз (18сәгать)

1-2

Хәләф Гардановның “Исәнмесез, иптәшләр!” шигырендәге лексик материал

Минем уку-язу әсбапларым

Бер-береңә итагатьле сүзләр әйтә белү;

уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); иптәшеңә тәкъдим итү

Исәнме, саумы, сәлам, хәерле иртә,

китап, дәфтәр,

каләм, өстәл, бетергеч, укучы, укытучы, кирәк, кирәкми, бир әле

мин, син  зат алмашлыкларының юнәлеш килеше формасы;

-мы/-ме сорау кисәкчәсе

3-5

“Беренче сентябрь” текстындагы лексик-грамматик материал

“Бер алма, ике алма ...” санамышы

Мин икенче сыйныфта укыйм

Беренче сентябрь көнен сурәтли, балаларның мәктәпкә барганлыгын әйтә белү.

Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү (Миңа биш дәфтәр бир әле).

Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү

Кояшлы, җылы, күңелле музыка

1-10 га кадәр саннар;

беренче, икенче, ...

-лар/-ләр; -нар/-нәр күплек сан кушымчалары;

микъдар, тәртип саннары

6

“Командир” уены

Эш куша белү

Яз, җырла, утыр, сикер, укы, ...

7-8

Коля нишли?

Мин нишлим?

Иптәшеңнең, үзеңнең мәктәптәге уку хезмәтен әйтә белү

Үзеңнең, дусларыңның нишләвен сорый, әйтә белү

- ... -

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.

 Фигыльләрдә -мы/-ме сорау кисәкчәсе

9-10

“Предметлар кайда?” уены

Мин Казанда яшим

Предметларның кайда икәнлеген әйтә белү.

Үзең яшәгән төбәкнең исемен дөрес әйтә, кайда яшәгәнлегеңне әйтә белү

Татарстан шәһәрләре исемнәре  

Исемнең урын-вакыт килеше формасы

11-12

Сумкага нәрсә салам?

Мин Казанга барам

Предметларны кая куйганыңны әйтә, сорый белү белү.

Үзеңнең, дустыңның кая барганын әйтә, сорый белү

Суыткыч, шкаф, тартма

Исемнең юнәлеш килеше формасы

13-14

Сумкадан нәрсә алам?

Мин Казаннан кайтам

Предметларны кайдан алганыңны әйтә, сорый белү.

Үзеңнең, иптәшеңнең кайдан килгәнен, кайтканын әйтә һәм сорый белү

Өйдән, авылдан,  Мамадыштан, дәрестән, урманнан, идәннән

Исемнең чыгыш килеше формасы

15-17

“Алсу өйдә булышты” диалогы

“Очты, очты...” уены

Рус халкының “Күмәч” әкиятендәге лексик-грамматик материал

Үзеңнең, иптәшеңнең эшләгән эшләрен билгеле үткән заманда әйтә белү.

Булыштым, тордым, йөгердем, ашадым, йокладым

Күмәч, тәрәзә, идән, тәгәри

Билгеле үткән  заман хикәя фигыль

18

Кабатлау-йомгаклау дәресе

Тема: Базарда. (6 сәгать)

19

Яшелчәләр

Яшелчә исемнәрен дөрес әйтә, аларны сорый, кирәклеген, яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү

Кабак, кыяр, кишер, кәбестә, суган, бәрәңге.

Бир әле, бирегез әле төзелмәләре.

Яратмыйм фигыле.

20

Җиләк- җимешләр

Яшелчәлчәләр, җиләк-җимешләрнең тәмен  әйтә, аларны сурәтли белү

Җиләк-җимеш исемнәре;

ачы, түгәрәк, баллы, тәмле

Чөнки теркәгече.        

Нинди? соравы

21-22

“Базарда” текстындагы лексик-грамматик материал.

“Без базарга барабыз” уены.

 ....---.....-----........----

Базарга барырга чакыра  белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү.

Көз көне, бай, бик, күп, сата, сатып ала (ала)

Әни белән төзелмәсе.

23

Көз билгеләре.

“Алтын көз” текстындагы лексик материал

Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

Урамга уйнарга чакыра белү

Көз, көз көне, көн, төн,  яфрак коела, җил исә, яңгыр, алтын,  ай, җылы як, китә

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I зат берлек санда юклык формасы

24

Кабатлау-йомгаклау дәресе

Тема: “Мин чисталык яратам” (5 сәгать)

25

Шәхси гигиена предметлары.

“Алсу – пөхтә  кыз” текстындагы лексик-грамматик материал

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен; аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү

Сабын, теш щеткасы, сөлге, тарак; бит юа, юына, чәч тарый, теш чистарта, әйбәт, пөхтә, белән, йомшак, чиста сөлге

Сабын белән төзелмәсе

26

Тән әгъзалары атамалары.

Тән әгъзаларын атый белү.

Предметларны I зат берлек санда тартым белән төрләндерә белү

Баш, бит, чәч, борын, колак, авыз, кул, күз, аяк, бармак

Исемнәрнең I зат берлек санда тартым белән төрләнүе

27

Комплиментлар әйтү

Предметларның барлыгын, юклыгын сорый, аңа җавап бирә белү.

Бер-береңә комплимент әйтә белү

Исемнәрнең II зат берлек санда тартым белән төрләнүе

28-29

Табибта.

“Марат авырый” текстындагылексик-грамматик материал

Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү.

Дустыңның кайсы җире авыртуы турында хәбәр итә белү

Авырта, авыртмый,

авырый, табиб,

дару

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Тема: “Кыш” ( 7 сәгать)

30-31

Кыш айлары, кыш билгеләре.

“Кыш килә” текстындагы лексик материал

Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү.

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү.

Һава торышын сорый, әйтә белү

Ничек? Кыш, салкын, кар ява, җил, буран, була, чаңгы, чана, әкрен, ярый, шуа, тау

32-33

Яңа ел бәйрәме.

“Яңа ел бәйрәме” текстындагы лексик материал.

Яңа ел бәйрәме белән котлау

Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү

Кар бабай,  Каркызы, ясады, бии, шигырь, сөйли, җырлый, Яңа ел бәйрәме, бизи, уенчыклар, чыршы

34

Кышкы уеннар.

Тауда

Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү

Тау, чана, чаңгы, тимераяк, шугалак, бара, кайта

Исемнәрнең I, II зат берлек сан тартым белән төрләнүе.

Кая? кайда? кайдан? сорулары

35-36

“Тауда” текстындагы лексик-грамматик материал

 “Әйдә бергә уйныйбыз” темасына диалог

Эш яки хәрәкәтнең үтәлмәвен әйтә белү.

Сюжетны үзгәртеп,  яңа хикәя төзи белү

Биек, шатлана, шу

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Безнең гаилә ( 9 сәгать)

37-38

Безнең гаилә

“Безнең гаилә” текстындагы лексик материал

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләүләрен һәм укуларынәйтә белү

Гаилә, онык, иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш

Кайда? соравы.

Исемнәрнеңберлександатартымбелән төрләнүе

39-40

Мин әнине яратам.

Шәйхи Маннурның “Яратам” шигырендәге лексик-грамматик материал

Гаиләдә кемне яратканыңны, бер-береңнең нәрсә яратканын сорый һәм җавап бирә белү

Кемне, нәрсәне, энемне, сеңлемне

Әнине яратам төзелмәсе

41-42

Татар халык ашлары.

Татар халык ашларын атый,  нәрсә яратканыңны сорый, әйтә, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү

Кунак,бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, ипи, эшли, ит, эчә, ашый, өй, тату, булыша, рәхим ит

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең III зат берлек сан формасы

43

Безгә кунаклар килде

 Кунакларны каршы ала, табынга чакыра,  кыстый белү

Савыт-саба, тәлинкә, чәйнек, чынаяк, чәнечке, кашык, пычак

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары

44

Без өстәл әзерлибез

Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү.

Өстәлдә нинди предметлар барлыгын әйтә, сорый белү

 Боерык фигыль

45

Кабатлау-йомгаклау дәресе

Тема: “Яз” (3 сәгать)  

46

Яз билгеләре.

Фатих Кәримнең “Яз җитә” шигырендәге лексик материал

Яз билгеләрен, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү

Яз, кояш балкый, күңелле, ямьле, тамчы тама, кар эри, рәхәт, ошый, кошлар килә, җылы як, елгада боз ага, озын, кыска

Нишли? нинди? сораулары

47-48

8 нче Март – әниләр бәйрәме.

Әниләр бәйрәменә котлау язу

Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү

Бәйрәм, бүләк,

котлый, бүләк итә, бәхет тели

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда (берлек санда)  төрләнеше

Тема: “Минем Ватаным” (8 сәгать)

49-51

Мин Татарстанда яшим.

“Туганягым” текстындагы лексик материал

 Татарстанның табигате турында сөйләшү

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

Татарстан, Россия  шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.

Татарстанда яшәгән хайваннарны әйтә белү

Туган як,  бик, зур, озын, күп, Идел, Нократ, Агыйдел, Ык, Чулман, янында, кырлар, күлләр, елгалар

Нинди? кайсы? сораулары

52-54

Без шәһәрдә яшибез.

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү

Барам, кайтам

55-56

“Мин авылдаяшим” текстындагы лексик-грамматик материал

Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге һәм кышкы уен төрләрен әйтә белү.

Янында, җиләк,

балык тотабыз,

су коенабыз.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең I зат күплек сан формасы.

Тема: “Кибеттә” (7 сәгать)

57

Киемнәр кибетендә

Кием исемнәрен әйтә, бер-береңә комплимент әйтә белү

Калфак, түбәтәй, сарафан, тун, итәк, итек, алъяпкыч, бияләй

58-59

“Матур киемнәр” текстындагы лексик-грамматик материал.

Кибеттә сату-алу

Киемнәрне бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны, килешүен әйтә  белү

Ошый, сата, сатып ала, килешә, иртәгә

Мин, син зат алмашлыкларының юнәлеш килешендә килүе

60-61

Ашамлыклар кибетендә.

Ашамлыклар кибетендә

сатып-алу

Ашамлык исемнәрен әйтә белү; нинди ашамлыклар кирәген әйтә, кирәклеген сорый белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү

Йомырка, он, тоз, ярма, май, катык, ипи, сөт, ит

Боерык фигыльнең II зат берлек сан формасы

62-63

Кабатлау-йомгаклау дәресләре

Тема: “Җәй” (5 сәгать)

64-65

“Исәнме, җәй!” рәсеме буенча сөйләшү.

“Җәй җитте” текстындагы лексик материал

Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү

Ямьле, кыздыра, күбәләк, эссе, җәйге, уку бетте, башланды, ял итәләр, зурлар, булыша, су керә, кызына

66-68

Сабантуй – күңелле бәйрәм.

Без Сабантуйга барабыз

Сабантуй уеннары, Сабантуйда катнашу турында сөйләшү

Сабантуй,  баганага менә, уен, чүлмәк, көрәшә

МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ

УМК

Укытучы өчен методик

әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

1. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова “Күңелле  татар теле”. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең

 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге.  Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 нче ел.

2. Кассеталар, таблицалар,  татар язучыларының портретлары, аудио-аппаратура һ. б.

3. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар , Казан: Татар китап нәшрияты, 2011. Төзүчеләр: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева (программа федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән)  

1. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Г.И. Газизуллина “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”, 2 нче сыйныф, Казан, “Татармультфильм” нәшрияты,  2013 нче ел.

2. Р.З. Хәйдарова, Л. А. Гиниятуллина “Книга для родителей” Казан:Татармультфильм, 2012

1. Ф.С.Сафиуллина “Базовый татарско-русский и русско-татарский словарь для школьников” Казань, ТАРИХ, 2012ел.

3. Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре.

4. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева “Татар теле таблицаларда” (рус телле укучылар өчен),  Яр Чаллы, 2005 ел

Электрон ресурслар:

http://edu.tatar.ru/

http://www.suzltk.ru/

http://www.mtss.ru/corse/

http://Kitap.net.ru/

http://tatar.com.ru/

http://mon.tatar.ru/

сайт МО и НРТ

ЭШ ПРОГРАММАСЫНА ТӨЗӘТМӘЛӘР КЕРТҮ БИТЕ

Класс

Дәрес темасы

План буенча үткәрү вакыты

Төзәтмәләр кертү сәбәбе

Төзәтмәләр кертү чаралары

Фактта үткәрү вакыты


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса по программе ФГОС

Рабочая программа по татарскому языку по программе Р.З.Хайдаровой...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (Татарская группа)

6 нчы  сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку 1 класс (татарская группа)

I.Аңлатма язуы 1 нче сыйныфның татар төркеме өчен  татар теленнән   эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:...