Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса по программе ФГОС
рабочая программа по теме
Рабочая программа по татарскому языку по программе Р.З.Хайдаровой
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
khaydarova_3kl._tat.yaz_.2.docx | 74.1 КБ |
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
1992нче елның 8нче июлендә кабул ителгән ”Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Мәгариф министрлыгы җитәкчелегендә бик кыска вакыт эчендә нәтиҗәле эш оештырылды: рус телендә сөйләшүче балалар га татар теле укытуны оештыру буенча махсус программалар, дәоеслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар әзерләнде, бу юнәлештә билгеле бер тәҗрибә тупланды, психологик , педагогик нәтиҗәләр ясалды. Бүгенге социолингвистик ситуациядә һәм гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү буенча яңа программалар эшләү зарурлыгы килеп басты.
Тәкъдим ителгән программа психолгия, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып һәм тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технолгия нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.
Программа аңлатма язуыннан һәм төп өлештән тора. Программаның аңлатма язуында татар теле укытуның максатлары, программа эчтәлеген сайлайның төп принциплары, гомуми урта белем бирү мәктәбенең һәр баскычында сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча укучыларның нинди белем күнекмәләренә ия булырга тиешлеге күрсәтелде. Төп өлештә һәр сыйныфта татар теле өйрәнүнең тематик эчтәлеге, лингвистик материал күләме, аларның укыту сәгатьләренә бүленеше, белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары күрсәтелде.
Һәр баланың үзләштерү мөмкинлеге аның табигый индивидуаль үзенчәлегенә нигезләнгән. Программа һәм дәреслек материалын барлык балаларның да бердәй үзләштерүе мөмкин түгел һәм моны таләп итергә ярамый. Үзләштерү сыйныфтан сыйныфка ныгый бара. Шуңа күрә программага һәм дәреслеккә материал тематик-концентрик принципка ( бер үк темаларның сыйныфтан сыйныфка киңәйтелеп кабатланышы) нигезләп тупланды. Алдагы сыйныфлардагы материалны кабатлау дәреслек эчтәлегендә оештырылу мөмкинлеген истә тотып, программада һәр сыйныф буенча, нигезендә, яңа лингвистик материал һәм сөйләм үрнәкләре генә күрсәтелде.
Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары:
- Танып-белү максаты
- Үстерү максаты
- Тәрбияви максат
- Белем бирү максаты
Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре
Тыңлап аңлау
- Укытучының дәрес, уен ситуацияләре бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
- Тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
- Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмлшләрне. Грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;
- Сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;
- Ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
Диалогик сөйләм
- Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
- программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;
- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм
- Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
- тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
- укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;
- үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.
Язу
- Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;
- дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;
- бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;
- конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;
- программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.
№ | Дәрес темасы | Сәгать саны | Үткәрү Вакыты | Көтелгән нәтиҗәләр | КИМ | |||
Белем | Күнекмәләр | УПН | ||||||
3а | ||||||||
План | Факт | |||||||
Яңа уку елы котлы булсын! ( 46 сәг.) | ||||||||
1. | БСҮ”Минем мәктәп” 2 нче зат берлек һәм күплек сандагы зат алмашлыкларын ю.к һәм т.к дә төрләнеше | 1 | 2нче зат берлек һәм күплек сандагы зат алмашлыкларын ю.к һәм т.к дә куллана белү | Алмашлыкларны кулланып , Яңа уку елы белән котлау. | М.: -әңгәмәдешең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру; Ш.: -татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру; | |||
2. | Исемнәрнең. ю.к һәм т.к дә төрләнеше | 1 | Исемнәрне юнәлеш һәм төшем килешләрдә куллану күнекмәләрен камилләштерү | Килеш кушымчаларын сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә дөрес куллана белү | ||||
3. | Исемнәрнең ч.к.,т.к. һәм урын-вакыт к. төрләнеше | 1 | Берлек, күплек сандагы исемнәрне килешләрдә куллану күнекмәләрен камилләштерү | Кагыйдәләрне аңлап кабул итү күнекмәсен булдыру | ||||
4. | мы/-ме сорау кисәкчәләре БСҮ “Китапханәдә” | 1 | Сорауларны аңлый, ишетә. Бирелгән тема буенча үз фикерләрен әйтә белү | Сорауларга тулы җавап бирә | П.: - сайланган эчтәлек аша әңгәмәдешеңә кире кага, раслый белү; Ш.: -әхлакый кагыйдәләрдә ориентирлашу, аларны үтүнең мәҗбүрилеген аңлау; М.: -парларда һәм күмәк эшли белү; | |||
5. | Зат алмашлыгының юнәлеш к. формасы | 1 | Алмашлыкларны килеш белән төрләндерә белү | Җөмләдә дөрес куллану | ||||
6. | 1-10 га кадәр саннар | 1 | 1-10га саннарны әйтә белү | |||||
7 | Сүзлек диктант.Сан. | 1 | Саннар турында алган белемнәрне искә төшерә | Кагыйдәләрне куллана | ||||
8 | Хаталар өстендә эш.Төсләр | 1 | Хаталарны таный, төзәт, предметларның төсен, санын кулланып, үзеңә сорый белү | Язма эштә куллана | ||||
9 | Исемнең күплек сан кушымчасы
| 1 | Кагыйдәгә таянып кушымчаларны ялгарга өйрәтү | Сөйләмдә күпллек кушымчасын мөстәкыйль өсти белү | ||||
Ш.: - шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру; М.: - укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; - дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү; - аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү; П.: - дәреслектә бирелгән үрнәк диалоглар буенча охшаша диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу. | ||||||||
10 | Сан+исем төзелмәсе
| 1 | Сан+ исем конструкциясен төзи | Сүзлек дәфтәрләре, дәреслек белән эшли белү | ||||
11 | Биремле күчереп язу | 1 | Үрнәк буенча күчереп язу | Дәфтәргә дөрес язу | ||||
12 | Хаталар өстендә эш. Яңа лексиканы кертү. | 1 | Сүзлек белән эш итә белү. | |||||
13. | Исемнәрнең ю.к,ч.к.,у.-в. к. төрләнешен ныгыту | 1 | Берлек, күплек сандагы исемнәрне килешләрдә куллану күнекмәләрен камилләштерү | Кагыйдәләрне аңлап кабул итү күнекмәсен булдыру | ||||
14. | Исем. | 1 | Нинди соравына җавап биргән сүзләрне тану | Исемнәрне аера белә. Исемнең чагыштыру дәрәҗәсен сөйләмдә куллана | ||||
15 | Исемнәрнең 1 зат берлек с. тартым белән төрләнеше | 1 | Тартым кушымчаларының ялгану тәртибе | Тартым кушымчаларын дөрес ялгау | ||||
16 | Исем темасын ныгыту күнегүләр | 1 | Тәрҗемә итү күнекмәсе | |||||
17 | Кереш контроль эш. Исем | 1 | Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу күнекмәләрен үстерә | Дөрес яза | ||||
18 | Хаталар өстендә эш. Фигыль . | 1 | Өйрәнелгән лексик, грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү | Алган белемнәрне мөстәкыйль куллана белү | Ш.: -әхлакый кагыйдәләрдә ориентирлашу, аларны үтүнең мәҗбүрилеген аңлау; М.: - әңгәмәдәшең белән контакны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; - аерым темаларга сорауларга җавап бирә белү; - дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү; П.: - өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү; | |||
19 | БСҮ “Көз” темасына монологик сөйләм | 1 | Җөмләне дөрес төзү күнекмәсе. | Үз эшеңә нәтиҗә чыгару. | ||||
20 | Фигыльнең башлангыч формасы. | 1 | Хикәя фигыльнең башлангыч формасын таба белү | Фигыльнең хәзерге заман формасын кулланып җөмләләр төзү | ||||
21 | Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән заман формасы | 1 | Хикәя фигыльнең үткән заман формасын 1,2,3 затларда берлек санда куллану | Хикәя фигыльнең үткән заманын һәм хәзерге заманын чагыштыру | ||||
22 | Контроль сүзлек диктант. Өйрәнгән грамматик структураларны ныгыту | 1 | Үз эшеңне анализлый белү. | |||||
23 | Хаталар өстендә эш. Хикәя фигыльнең хәзерге заман формасы зат-сан белән төрләнеше | 1 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше | Фигыльләрне җөмләдә дөрес куллана белә | ||||
24 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы | 1 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы | -мый/-ми кушымчалары белән фигыльнең юклык формасын төзи | ||||
М.: - әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру; - рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү; П.: -дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сөйләү; - нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга; | ||||||||
25 | БСҮ “Көзге уңыш” темасына диалогик сөйләм | 1 | Җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту | Сүз тәртибен дөрес кулланып җөмләләр төзи | ||||
26 | Ничә? Ничек? Кайчан? сораулары | 1 | Вакыт төшенчәсе белән танышу | Сорау җөмләләр төзи | ||||
27 | Ләкин, чөнки, бар иде теркәгечләре | 1 | Чөнки, ләкин, теркәгечләренең кулланышы | Җөмләдә теркәгечләрне куллана | ||||
28 | Мин үзем ...” конструкциясе | 1 | “Мин үзем ...” конструкциясенең берлектә зат-сан белән төрләнеше Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу күнекмәләрен ныгыту | “Мин үзем эшлим.” Конструкциясен берлектә зат-сан белән төрләндерә | ||||
29 | Татар телендә сингармонизм законы | 1 | Сузык һәм тартык авазлар | Сүзләрне иҗекләргә бүлү | ||||
30 | Сүзлек диктант.Сингармонизм. | 1 | Алган белемнәрне искә төшерә | Кагыйдәләрне куллана | Ш.: - әхлакый кагыйдәләрдә ориенлашлашу, аларна үтүнең мәҗбүрилеген аңлау; М.: - парларда һәм күмәк белән эшли белү; -үрнәк буенча эшли белү; - тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; П.: - яңа сүзләрне , сүзтезмәләрне бер-берсеннән аера белү; | |||
31 | Хаталар өстендә эш. Сингармонизм. | 1 | Бергәләп язма эшкә нәтиҗә чыгару. | |||||
32 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда юклык формасында зат-сан белән төрләнеше | 1 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше | Фигыльләрне җөмләдә дөрес куллана белә | ||||
33 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда юклык формасында тартым белән төрләнешен | 1 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында тартым белән төрләнеше | Фигыльләрне җөмләдә дөрес куллана белә | ||||
34 | Әле кисәкчәсе | Әле кисәкчәсе белән җөмлә төзү | Диалог төзи белү | |||||
35 | Ныгыту күнегүләре | 1 | Грамматик категорияләрне язуда куллана белә | Грамматик категорияләрне сөйләмдә куллана белү | ||||
36 | Янында бәйлек сүзе | 1 | Янында бәйлек сүзен сөйләмдә куллана белү | Янында сүзтезмәләр төзү | Ш.: -татар теленә ихтирам тәрбияләү; М.: -укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; - рәсем буенчы җөмләләр төзү; - чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру; П.: -әңгәмәдәшең биргән сорауга тулы җавап бирә белү; | |||
37 | БСҮ “Минем яраткан китабым” | 1 | Укучылар үзләренең шөгыльләре турында сөйли белү | |||||
38 | Мөстәкыйль эш.Фигыль формалары. | 1 | Алган белемнәрне искә төшерә | Кагыйдәләрне куллана | ||||
39 | Хаталар өстендә эш. Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплек санда юклык формасында зат-сан белән төрләнеше | 1 | Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу күнекмәләрен үстерә | Фигыльнең барлык-юклык формасында басымны дөрес куя белүгә ирешә | ||||
40 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплек санда юклык формасында тартым белән төрләнеше | 1 | Укытучы аңлатуы, әңгәмә, күнегүләр эшләү, чагыштыру | Хәзерге заман хикәя фигыль- нең тартым белән төрләнеш үрнәген истә калдыру | ||||
41 | “Турында” бәйлеге | 1 | Турында бәйлеге кулланылышы | Турында бәйлеге белән җөмләләр төзи белә | Ш.: - әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу; М.: - дәрестә эш урынын тәртиптә тоту кхнекмәләрен үстерү; - әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; П.: - дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны охшаш диплоглар төзү; - рәсем эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; - уку техникасын үстерү өчен рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү; | |||
42 | Дистә саннары | 1 | Яши фигыленең 1,2 затта куллану; Кайда? Соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү | |||||
43 | Саныйм сүзенең зат-сан белән төрләнеше | 1 | Сөйләмдә саныйм сүзен урынлы куллану | |||||
44 | Җыю саннары | 1 | Җыю саннарының ясалышы | 1-10га кадәр һәм дистә саннарның дөрес әйтелеше һәм язылышы | М.: - әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру; - рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү; П.: -дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сөйләү; - нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга; | |||
45 | Саннар темасын ныгытуга күнегүләр | 1 | Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә куллану. | Табышмаклар, шигырьләр белән эш итә белү. Сүзлектән файдалана белү. | ||||
46 | Контроль эш. Фигыль. | 1 | Фигыльнең төрле формаларын урынлы куллану. | |||||
Көндәлек режим (4сәг.) | Хаталар өстендә эш. Бәйрәм котлавы язу. | |||||||
47 | Хаталар өстендә эш. Хәзерге заман хикәя фигыль формасының зат-санда төрләнеше | 1 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше | Фигыльләрне җөмләдә дөрес куллана белә | Ш.:- татар телен куллануда уңай караш булдыру; М.: - укылнган мәглүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; - эш тәртибен үти белү; - әңгәмәдәшең белән аралашу күнекмәсен камилләштерү; П.: - өйрәнелгән темалар буенча диалоглар төзү; - әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга өйрәтү; | |||
48 | Үткән заман хикәя фигыль формасының зат-санда төрләнеше | 1 | Зат-сан кушымчаларын искә төшерү | Үрнәк буенча эшли | ||||
49 | Ныгыту күнегүләре | 1 | Өйрәнгән фигыльне үткән заманын ныгыту. | Нәтиҗә ясау күнекмәләре. | ||||
50 | Көндәлек режим язу | 1 | Үрнәк ярдәмендә эшли белү. | Э.к. | ||||
Ашханәдә (13сәг.) | ||||||||
51 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 зат берлек сан формасы | 1 | Хәзерге заман хикәя фигылнең 1 зат кушымчаларын белү; | Фигыльнең барлык-юклык формасында басымны дөрес куя белүгә ирешә | Ш.:- аралашуда татар теленең мөһимлеген аңлау; М.:- әңгәмәдәшең белән билгеле тема буенча аралаша белү күнекмәләрен системалаштыру; - парлап эшләү; - аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү; П.:- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыру; -программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу; - Кыш бабайга хат яза белү күнекмәләрен булдыру; | |||
52 | БСҮ “Ашханәдә”темасына диалогик сөйләм | 1 | Яңа лексиканы өйрәнү | Сөйләмдә яңа лексиканы кулланып диалогик сөйләм | ||||
53 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат берлек сан формалары | 1 | Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу күнекмәләрен үстерә | |||||
54. | Исемнең төшем килеше | 1 | Килеш кушымчаларының дөрес язылышы | Килеш кушымчаларын дөрес ялгау | ||||
55. | Боерык фигыль формасы | 1 | Боерык фигыль формасының кушымчалары | Фигыльләрне җөмләдә дөрес куллана белә | ||||
56 | Сүзлек диктант. Хәзерге заман хикәя фигыль формалары. | 1 | Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре камилләштерү | Мөстәкыйль эшли белә | Ш.: - мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру; М.: - дәрестә уку әсбаплары белән дөрес эш итә белү; - әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру; П.: - сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшеңә сорау бирә һәм җавап бирә белү; -әйтелгән материалны ишетү аша мәгънәсен аңларга өйрәтү; | С.д. | ||
57 | Хаталарны кисәтү өстендә эш. Өйрәнгән грамматик структураларны ныгыту. | 1 | Фигыльнең төрле формаларын урынлы куллану. | |||||
58 | Исемнәрнең юнәлеш, урын –вакыт, чыгыш килешендә төрләнеше | 1 | Кушымчаларын таный, аера | Сөйләмдә куллана | ||||
59 | Янында бәйлек сүзенең юнәлеш, урын –вакыт, чыгыш килешендә төрләнеше | 1 | Янында бәйлеге белән җөмләләр төзү | Җөмләдә төзүдә куллана белә | ||||
60 | “Уйный башладым...” төзелмәсе БСҮ “Кунакта” | 1 | Уйный башладым, эшли башладым грамматик төзелмәсенең зат-сан белән төрләнеше | Русчадан татарчага дөрес тәрҗемә итә белә | ||||
61 | Бәйлекле сүзләр кергән җөмләләрне ныгыту | 1 | Бәйлекләрне җөмләдә куллана белү. | Перфокарта белән эш итә белү. | ||||
62 | Ныгыту күнегүләре. | 1 | Бәйлек сүзләр белән җөмләләр төзү. | |||||
63 | Сүзлек диктант. Фигыль формалары | 1 | Җөмләдә фигыльләрнең урынын белү | Җөмләдә дөрес куллана | ||||
Без әти-әниләргә булышабыз (15 сәг.) | ||||||||
64 | Хаталар өстендә эш. Кемнең? Нәрсәнең? сораулары | 1 | Исемнәргә -ны/-не кушымчаларын ялгау | Сорау җөмләләр төзү һәм аларга җавап бирү | Ш.: - әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу; М.: - дәрестә эш урынын тәртиптә тоту кхнекмәләрен үстерү; - әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; П.: - дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны охшаш диплоглар төзү; - рәсем эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; - уку техникасын үстерү өчен рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү; | |||
65 | “Аның китабы” төзелмәсе | 1 | Тартым кушымчаларының ялгану тәртибе | Конструкция белән җөмләләр төзү | ||||
66 | Исем +сы/се кушымчалары | 1 | Тартым кушымчаларының ялгану тәртибе | Конструкция белән җөмләләр төзү | ||||
67 | “Минем әни” темасына инша язу | 1 | Укытучының сөйләвен тыңлый белү. | Укытучының сөйләвен тыңлый белү. | ||||
68 | Хаталар өстендә эш. -чы/-че сүз ясагыч кушымчалары | 1 | Һөнәр исемнәрен ясый белү | Һөнәр исемнәрен ясый белә | ||||
69 | Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре белән җөмләләр. | 1 | Чөнки, шуңа күрә теркәгече белән кушма җөмләләр төзү | Чөнки, шуңа күрә теркәгече белән кушма җөмләләр төзи белә | ||||
70 | Үз алмашлыгының тартым белән төрләнеше | 1 | үз алмашлыгын килешләр белән төрләндерү | Сүзтезмәләр төзи | ||||
71 | Рөстәмнең әнисе төзелмәсе | 1 | Тартым кушымчаларының ялгану тәртибе | Конструкция белән җөмләләр төзү | ||||
72 | БСҮ “Без табын әзерлибез” Туры сөйләм | 1 | Яңа лексик күнекмәләр үзләштерү | Сорауларга җавап бирү күнекмәләре | ||||
73 | Исемнең юнәлеш, урын-вакыт,чыгыш килешендә төрләнеше | 1 | Берлек, күплек сандагы исемнәрне килешләрдә куллану күнекмәләрен камилләштерү | Кагыйдәләрне аңлап кабул итү күнекмәсен булдыру | Ш.: - бәйрәмнәрнең җәмгыяттәге ролен аңлау; М.: - әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү; - күмәк эшибелү; -рәсем буенча җөмләләр төзү күнекмәләрен арттыру; П.: - дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларга таянып сораулар куя бирү; - сүзлек байлыкларын үстерү; | |||
74 | Антоним сүзләр | 1 | Лексик берәмлекләр үзләштерү | Капма-каршы мәгънәле сүзләрне дөрес табу, аңлау | ||||
75 | Контроль эш. Өйрәнгән грамматик күнекмәләрне ныгыту. | 1 | Хатаны таный. Кагыйдәне аңлый. Калын, нечкә фигыльләрне аера | Дәфтәргә чиста, пөхтә яза | ||||
76 | Хаталар өстендә эш. Бәйлекләр. | 1 | Үз эшеңне анализлый белү. | |||||
77 | Алдында, янында һ.б. бәйлек сүзләр | 1 | Алдында, янында бәйлек сүзләрнең кулланылышы | Алдында, янында бәйлек сүзләр белән җөмләләр төзи белә | ||||
78 | Ныгыту өчен күнегү | 1 | Грамматик категорияләрне язуда куллана белә | Грамматик категорияләрне сөйләмдә куллана белү | ||||
Туган якка кыш килде ( 14сәг.) | ||||||||
79 | Яңа ел бәйрәме” котлавы язу | 1 | Үзал эшли белү. Тормыш тәҗрибәсенә таяну. | |||||
80 | Сыйфат . | 1 | Нинди соравына җавап биргән сүзләрне тану | Сыйфатларны аера белә. | Ш.: - татар теле дәүләт теле буларак ролен аңлау; М.: - укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; - дәрестә эш урынын мөстәкыйль эзерли белү күнекмәсен үстерү; - әңгәмәдәшең белән контактны башлый белү; П.: - сайланган эчтәлек буенчаәңгәмәдәшең белән контактны урнаштыра белү; | |||
81 | БСҮ “Һава торышы” | 1 | Җөмләне дөрес төзү күнекмәсе. | Сүзлекләр белән эшли белү күнекмәсе. | ||||
82 | Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт к-ң тартым белән төрләнеше | 1 | Кушымчаларын таный, аера | Сөйләмдә куллана | ||||
83 | Сүзлек диктант.Сыйфат | 1 | Хаталарны таный, төзәтә | Язма эштә куллана | ||||
84 | Хаталар өстендә эш. Яңа лексиканы кертү | 1 | Бик, иң сүзләре һәм –гылт/ -гелт,-сыл/-сел кушымчалары ярдәмендә артыклык һәм кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар ясау | Сыйфатның артыклык һәм кимлек дәрәҗәләре ясау күнекмәләре | ||||
85 | Сыйфатның артыклык һәм кимлек дәрәҗәләре | 1 | Җөмләдәге сүзләргә сораулар кую | Сорауларга дөрес җавап бирә | Ш.: - рус халык фольклоры белән якынрак танышу; М.: - эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; - парлап эшләү; П.: - дәреслектә бирелгән үрнәк диалогаларны сәнгатьле итпе сөйләү; | |||
86 | Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыленең зат-сан белән төрләнеше | 1 | Зат-сан кушымчаларын искә төшерү | Үрнәк буенча эшли | ||||
87 | БСҮ “Без хикәя язабаз” | 1 | Җөмләне дөрес төзү күнекмәсе. | Үз эшеңә нәтиҗә чыгару. | М.:- укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү; -аңлап укый белү; П.:-программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу; -транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру; | |||
88 | үткән заман хикәя фигыленең юклык формасы | 1 | үткән заман хикәя фигыльләрне таный | -ган/-гән ,-кан/-кән кушымчаларын ялгый белә, -ма/-мә кушымчаларын өсти белү | ||||
89 | үткән заман хикәя фигыленең юклык формасын ныгыту | 1 | Фигыльнең төрле формаларын урынлы куллану. | |||||
90 | Фигыльнең үткән заманын кабатлау | 1 | Кагыйдәне аңлый | Грамматик күнекмәләрне куллана | ||||
91 | “Яз килде” темасына сочинение язу | 1 | Укучыларны үз фикерләрен дәлилли белү | |||||
92 | Хаталар өстендә эш.Сыйфат. | 1 | Алган белемнәрне искә төшерә | Кагыйдәләрне куллана | ||||
Без шәһәрдә (авылда) яшибез ( 8сәг.) | ||||||||
93 | Нинди? Кайсы? сораулары | 1 | Нинди? Соравына җавап бирү | Сыйфатларны аера, таный | Ш.: - әхлакый кагыйдәләрен үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; М.: - рәсем буенча төмләләр,сораулар га җавап бирә белү; -аңлап укый белү; П.: - бирелгән сорауны кире кага һәм раслый белү күнекмәсен камилләштерү; -уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар өйрәнү. | |||
94 | Казан шәһәре төзелмәсе | 1 | Җөмләдә сүз тәртибе исемнәрнең берлек, күплек санын кабатлау | |||||
95 | Кайсы? соравы | 1 | Җөмләдән кайсы соравына җавап бирә торган сүзләрне табу | |||||
96 | Шуңа күрә теркәгече | 1 | Шуңа күрә теркәгече белән кушма җөмләләр төзү | Шуңа күрә теркәгече белән кушма җөмләләр төзи белә | ||||
97 | Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе | 1 | -рак/рәк кушымчаларын дөрес ялгау | Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен сөйләмдә куллана | ||||
98 | Һәр, барлык- билгеләү алмашлыклары | 1 | Һәр, барлык билгеләү алмашлыкларын куллану | Лексик-грамматик нормаларның кулланышын үзләштерү | ||||
99 | Янында, алдында, эчендә бәйлек сүзләре | 1 | Эчендә, бер ягында, башында бәйлек сүзләре | .... + эчендә,бер ягында, башында сүзтезмәләр төзү | М.: - укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү; -аңлап укый белү; П.: -программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу; -транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру; | |||
100 | Ныгыту күнегүләре | 1 | Бәйлек сүзләр белән җөмләләр төзү. | |||||
Әдәпле булыйк (5 сәг.) | ||||||||
101 | Исемнәрнең төшем,чыгыш килешләре | 1 | Килеш кушымчаларының дөрес язылышы | Килеш кушымчаларын дөрес ялгау | Ш.: - татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру; М.: - үрнәк буенча эшли белү; - аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү; П.: - өйоәнелгән темалар буенча кечкенә генә мәгълүмат бирә белү; - татар әлифбасына гына хас булган хәрефләрне дөрес уку; -сәнгатьле дөрес уку күнекмәләрен формалаштыру; | |||
102 | Контроль диктант. “Сабантуй” | 1 | Кагыйдәләрне искә төшерү. Чиста, пөхтә яза | Кагыйдәләрне куллана | ||||
103 | Хаталар өстендә эш. Исемнәрнең чыгыш килеше | 1 | Хаталарны аңлап төзәтә | Мөстәкыйль эшли | ||||
104 | Үтелгәннәрне кабатлау | 1 | Сүз төркемнәрен искә төшерү | Җөмләдәге сүзләргә сораулар кую | ||||
105 | Йомгаклау | 1 | Гади җөмлә төрләрен кулланып ирекле темага хикәя төзү | Үз хикәяңә бәя бирү |
Язма эшләр
Контроль | БСҮ | Сүзлек диктант | изложение | сочинение | Күчереп язу | Сәгатьләр саны | |||
Дик тант | эш | ||||||||
диалог | монолог | ||||||||
1ч | |||||||||
2ч | |||||||||
3ч | |||||||||
4ч | |||||||||
барлыгы |
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият |
Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министырлыгы ”Рус телендә урта(тулы)гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” 1-11 нче сыйныфлар, Казан:Татар. кит. нәшр., 2011. Дәреслек: Хайдарова Р.З. Татарский язык. 3 класс: учебник для четырехл. нач. шк. В 2 ч. Ч.1.-Казань: Татармульфильм, 2013.- 000 с.:ил. | 1.А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов ”Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре ” Казан,” Мәгариф” нәшрияты, 2008. 2.”Фән hәм мәктәп”, ”Мәгариф” җурналлары. 3.еdu. tаtар. ru порталы. 4.bеlеm. ru Татар телендә интернет ресурслар. 5. Х.Х.Сәлимов , Д.А.Сәлимова “Сопостовительная фонетика татарского и русского языков”. К., 2007. 8. “Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары.
| 1.Р.Р.Нигъмәтуллина ”Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр hәм күнегүләр җыентыгы 1 кисәк ”. Яр Чаллы, 2007. 2.Ф.А.Ганиев “Русско- татарский словарь”, К., 2009. 3. “Татарско – русский словарь. К.,М., 2008. 4. «Көмеш кыңгырау”, “Сабантуй”, “Салават күпере” журналлары.
|
Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү нормалары.
Башлангыч сыйныф
№ № | Эш төрләре | III сыйныф |
11 | Тыңлап аңлау | 0,2-0,4 минут |
2 | Диалогик сөйләм 3 реплика | 5 реплика |
3. | Монологик сөйләм | 6 фраза |
4. | Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү | 3 |
5. | Язу: | |
6. | Күчереп язу (гади җөмлә) | 4-5 җөмлә |
Сочинение (өйрәнү характерында | 4-5 җөмлә | |
Сүзлек диктанты | 7-8 сүз |
Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма.
Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистика фәне координатив типтагы (ана телендә һәм өйрәнә торган икенче телдә хатасыз аралашу), субординатив типтагы (ана телендә хатасыз, икенче телдә хаталар җибәрү фараз ителә), катнаш типтагы (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) шәхесләрне аера. Программа авторлары рус телле балаларга татар телен өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы тел шәхесләре формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү тәлап ителә.
Чит телләр укыту методикасында белемнәрне контрольгә алу өчен “коммуникативно-достаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә; коммуникативно-недостаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”, “2”ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8-0,9 булса – “4”ле, 0,9 – 1 булса – “5”ле билгеләре куела.
Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:
Үк = а : р, кайда Үк – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.
Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5. Ул “4”ле билгесе ала ала.
Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8 була. Ул “4”ле билгесе ала.
Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре нинди дә булса грамматик категорияне үзләштерү дәрәҗәсе белән генә билгеләнми, ә программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.
Рус телле балаларга татар теле укыту процессын коммуникатив технология нигезендә оештыру үзенчәлекләре.
Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы коммуникатив технология нигезендә цикллылыкка корылган булуында. Цикл - текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул текстның лингвистик яктан катлаулылыгына, текстның күләменә укучыларның фикерләү сәләтләре дәрәҗәсенә бәйле.
Методик әдәбиятта күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү өч этаптан тора: текст алды, текст этабы һәм тексттан соңгы этап. 1нче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнергә тиешләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ) дип аталалар. Әгәр тел өйрәтү процессын тел һәм әдәбият дәресләренә бүлү укыту планына кертелгән икән, без аларны татар теле дәресләре дип атарбыз, ягъни татар теленең лексикасына, грамматикасына өйрәтү дәресләре. Укучылар, текстны беркадәр лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укырга күчәргә мөмкин. Бу дәресләрдә, нигездә, турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә. Шуңа күрә аны уку дәресләре дип атарга мөмкин. Дәрес тибы ягыннан лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛГКК) була. Бу тип дәрес тә текстның авырлыгына карап, бер яки берничә дәрес булырга мөмкин. Мондый дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текстта кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.
Текстан соң булган этапта текст эчтәлеге һәм аңа салынган әхлакый проблема буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла. Дәрес типлары да диалогик-монологик сөйләм дәресләре дип атала. Бу дәресләрдә тексттагы лексик-грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелә, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар. Аңлашылганча, тел өйрәтү процессында татар теле һәм әдәбият дәресләре үзара шартлы бәйләнештә булалар. Циклда әдәби әсәрне өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санына татар теле дәресләре саны да, әдәбият дәресләре саны да керә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по татарскому языку, 6 класс
Рабочая программа по татарскому языку, 6 класс - русская группа....
Рабочая программа по татарскому языку, 5 класс
Рабочая программа по татарскому языку, 5 класс...
Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс
Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс, русская группа...
Рабочая программа по татарскому языку, 11 класс
Рабочая программа по татарскому языку, 11 класс, русская группа...
Рабочая программа по татарскому языку ( 2 класс )
Рабочая программа по татарскому языку ( 2 класс )...
МОДИФИЦИРОВАННАЯ ПРОГРАММА по русскому языку 5 класс МОДИФИЦИРОВАННАЯ ПРОГРАММА по русскому языку 5 класс под редакцией С.И.Львовой
Данная программа составлена на основе программы по русскому языку под редакцией С.И.Львовой, рекомендована Министерством образования РФ.Традиционно программа 5 класса рассчитана на шестичасовую ...
Рабочая программа по русскому языку , 5 класс, по программе М.М. Разумовской в соответствии с новым ФГОС.
В работе представлена рабочая программа по русскому языку 5 класс. По учебнику Разумовской М.М. В соответствии с ФГОС нового поколения....