семинар өчен
презентация к уроку (6 класс) на тему

Багавиева Рямзия Габдуллазановна

татар теле дәресләрендә технологик карта куллану

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6_nchy_rv.pptx73.97 КБ
Microsoft Office document icon tehnologik_karta.doc96.5 КБ
Файл 6_nchy_rv.pptx73.97 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

1. Бүген көн бик җылы.2. Иртәгә укучылар олимпиадага бара.3. Еракта самолет очканы күренде.4. Якында гына машина тавышы ишетелде. 5. Дәү әтием энемә бу әкиятне юкка гына сөйләмәгән. 6. Бакча ишеген кемдер юри ачык калдырган.7. Кичә көчле яңгыр яуды. 8. Кышын караңгы бик тиз төшә.

Слайд 2

Тиз , акрын, күп, салмак, югары, башта, ерак, якын, соң,түбән, аз, озак, элек, сирәк, ары.

Слайд 3

Тиз , тизрәк, бик тиз акрын , акрынрак, бик акрын күп , күбрәк, бик күп салмак салмаграк, бик салмак югары,югарырак, бик югары башта , баштарак, иң башта ерак, ераграк, бик ерак якын,якынрак, бик якын соң, соңрак, б ик соң түбән, түбәнрәк, бик түбән аз , азрак, бик аз озак,озаграк, бик озак элек , элегрәк, иң элек сирәк , сирәгрәк, бик сирәк ары ,арырак, иң ары

Слайд 4

Бу нәфис кошлар уктай атылып киләләр дә йомшак күкрәкләре белән суны сөзеп- ярып үтәләр. Инеш янында винтовкалар ешрак шартлый башлады. Җыелыш шактый озак үтте.Еракта әкрен генә генә кәккүк тавышы ишетелде. Туган җиренә , алтын иленә гашыйк булып, имәндәй нык булып үскән Разетдин. Таштай каты җирне башта балта белән чаптык.

Слайд 5

Уктай атылып Ешрак шартлый Шактый озак Еракта әкрен Имәндәй нык Таштай каты



Предварительный просмотр:

ФДГББС шартларында татар теле дәресенә технологик карта

Беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Баһавиева Рәмзия Габдуллаҗан кызы

                                                                      Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

Олы Битаман  урта гомуми белем

бирү учреждениесе

 Хәзерге вакытта дәресләр ФДГББС (ФГОС) шартларына туры килергә тиеш. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа.

       Укытуның төп максаты: укучыларның культурасын, шәхесен, танып белү эшчәнлеген үстерү. Белем һәм тәрбия процессының төп нигезе булган үсеш универсаль укыту эшчәнлеген формалаштыру аша булдырыла.

ФДБС нигезендә дәрескә таләпләр:

-дәреснең барлык этапларында укучыларның мөстәкыйль эшләве;

-укытучы оештыручы ролендә, әзер җаваплар бирми;

- сөйләм активлыгының  югары дәрәҗәдә булуы;

- укучыларның  дәрестә  мәҗбүри рефлексиясе.

Дәреснең  төзелеше:

Оештыру  этабы – укучыларны актив интеллектуаль  эшчәнлеккә тарту.

-Укучыларда   искә төшерергә – белергә – өйрәнергә   схемасы буенча максатлар формалаштыру.

- Белемнәренең җитәрлек булмауларын аңлаулары.

-Аралашу, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

-Үзконтроль һәм үзара контроль.

-Рефлексия – укучыларның  дәрестә нинди яңалык  алуларын, нәрсәгә өйрәнүләрен белдерүләре

Шәхси

универсаль уку эшчәнлеге

Регулятив универсаль уку эшчәнлеге

Танып-белү универсаль уку эшчәнлеге

Коммуникатив

универсаль уку эшчәнлеге 

“Ватан”,

“Гаилә”,

“Мәрхәмәтлелек”,

“Сабырлык”,

“Табигать” кебек төп кыйммәтләрне кабул итү һәм кадерләү.

Әти-әниеңне, гаиләңне, туганнарыңны хөрмәт итү.

Укытучы җитәкчелегендә эш урыныңны дөрес оештыру.

 Дәрестә, дәрестән тыш чараларда, тормышның төрле вакытларында максатчан булу.

Эшчәнлегеңне дөрес һәм нәтиҗәле планлаштыру;

Үз эшеңә контроль ясау һәм бәя бирү.

Төрле гади  приборларны куллана белү.

Дәреслек белән мөстәкыйль эшләү, кирәкле мәгълүматны

тиз  таба белү.

*Төрле белем чыганакларыннан нәтиҗәле файдалана белү.

*Укытучының сорауларына

тулы  һәм  дөрес  җавап бирү.

*Уртак билгеләре буенча предметларны чагыштырып, уртаклыкларын һәм аермаларын табу,  охшаш сыйфатлары буенча төркемнәргә берләштерү.

*Укыганны һәм тыңлаганны җентекләп сөйләп, теманы ачыклый белү.

Дәрестә һәм тормышның төрле чакларында әңгәмә кора белү.

Укытучының һәм иптәшләреңнең сорауларына дөрес җавап бирү.

Сөйләм этикасын үтәү: исәнләшү, саубуллашу, рәхмәт әйтү.

Башкаларның сөйләвен  аңлап  тыңлау.

.

Югарыда бирелгән таләпләргә туры китереп, дәрескә тематик план төзелде. 


Укытучы

Баһавиева Рәмзия Габдуллаҗан кызы

Предмет

6 нчы сыйныф татар теле.

Тема

Рәвеш  дәрәҗәләре

Максат

Рәвеш дәрәҗәләре турында мәгълүмат бирү;

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү;

Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру;

Тел материалын  уку материаллары белән  бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырылган

нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы мәсьәләләр: Тел материалын  уку материаллары белән  бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү УУГ: Рәвеш дәрәҗәләре турында мәгълүмат бирү;

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү;

 тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;

 -төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм сорауларга җавап таба белү;

 - укыганны анализлау;

  - конкрет шартлардан чыгып максатка ирешүдә нәтиҗәле ысуллар сайлау; 

Коммуникатив УУГ:Сорауларга җавап бирү;

 рәвеш дәрәҗәләрен дөрес һәм урынлы куллану;

 укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау- башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

 үз фикерләреңә ышандыра белү;

 партнерларга аңлаешлы сөйләм төзү;

бергә гамәлләр кылганда үзеңә инициатива алу.

Регулятив:дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, укытучы

Һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек оештыра белү, үзбәя бирү.

Предмет буенча: Язу күнекмәләре

- каллиграфик дөрес итеп  язу:

 -дөрес итеп күчереп язу,

- язганның  дөреслеген   тикшерү. 

Уку –язу күнекмәләре:

- сүзне дөрес укый һәм яза белү;

-  сүзнең дөрес язылышын күрү,  аны аңлата белү;

Тел күнекмәләре:   

Җөмләләрне сүз төркемнәре  ягыннан таный һәм тикшерә белү;

- дәрәҗә кушымчаларын дөрес ялгый белү;

-дәрәҗәләрне сөйләмдә дөрес куллану;

 - сүзләрнең лексик мәгнәләрен аңлата белү .                      

Төп төшенчәләр

Рәвеш, дәрәҗә, гади,чагыштыру , артыклык

Предметара бәйләнеш

Татар әдәбияты, биология, рус теле

Эшне оештыру

 Фронталь эш

 Парлар һәм группалар  белән эшләү;

Индивидуаль эш 

Чыганаклар

Татар теле.6 нчы сыйныф татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы.  Ф.Ю.Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р.сәйфетдинов. Казан: Татарстан китап нәшрияты,2014, 175 бит.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре УУГ

Оештыру

Мотивлаштыру

Исәнмесез, укучылар,

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

Бүгенге дәресне тылсымлы сүзләрдән башлыйк  әле.

Шушы җылы мөгаләмәдә дәресебезне башлап җибәрик.

-Исәнмесез!

Хәерле көн!

Рәхмәт, хәерле булсын дәресебез.

Шәхескә кагылышлы:

Укытучы һәм сыйныфташыңны хөрмәт итү, дәрескә әзерлеккә үзбәя.

Метапредмет

коммуникатив:

бүтәннәрне сөйләвен тыңлау һәм аңлау;

 - үз фикерләреңә ышандыра белү;

 -Партнерларга аңлаешлы сөйләм төзү

Белемнәрне актуальләштерү

Өй эшен тикшерү; 

  • Укучылар экранда күрсәтелгән текстны игътибар белән укып чыгыйк әле.
  • Кара хәрефләр белән бирелгән сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр.

-Ә нәрсә соң әле ул рәвеш?

-Нинди сорауларга җавап бирә?

-Нәрсәне ачыклый соң ул?

Шулай итеп рәвеш фигыльләрне, сыйфатларны, рәвешләрне ачыклый.

 

 

Сорауларга җавап бирү,

Фикерне дәлилләү

Шәхескә кагылышлы: матур сөйләм оештыруның кирәкле икәнен аңлау

Метапредмет

Танып-белү УУГ: 

- рәвеш сүз төркеме кагыйдәсен искә төшерү;

-рәвешләрне башка сүз төркенмнәреннән аера белү. 

 -рәвеш сүз төркеменә дөрес билгеләмә бирү;

- эшләгән гамәлеңдә дөрес ориентлаша белү;

- сорауларга дөрес һәм вакытында җаваплар табу; 

коммуникатив: -бүтәннәрне сөйләвен тыңлау һәм аңлау;

 - үз фикерләреңә ышандыра белү;

-проблеманы ачу, карар кабул итү һәм аны гамәлгә ашыру; регулятив:

Җавапларны дөресли һәм бәяли белү

Уку мәсьәләсен кую.  Яңа белемнәрне формалаштыру

Укучылар бүгенге дәрестә рәвеш турында сез нәрсәләр белдегез?

Матур, матуррак, бик матур.

Болар нәрсәләр?

Кушымчаны һәм бик кисәкчәсен еш дигән сүзгә ялгап карыйк әле.

Еш, ешрак, бик еш.

Нинди охшашлык бар?

-Укучылар, менә сез дәрәҗә дидегез. Нәрсә соң ул дәрәҗә? Әйдәгез, бу сүзнең лексик мәгънәсен белү өчен  татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән карыйк әле.

Димәк, тагын  нинди сүз төркемендә дәрәҗә дигән сүз кулланылды ?

Тема буенча фаразлар ясыйлар ,  

рәвеш төрләнми торган сүз төркеме икәнен әйтәләр, рәвеш сүз төркеменең дәрәҗәләрен беләләр, сыйфат дәрәҗәләренә ошаганын әйтәләр.

Метапредмет(УУГ)

Танып-белү:

-конкрет шартлардан чыгып, максатка ирешүдә нәтиҗәле ысуллар сайлау;

Кирәкле мәглүматны табу һәм аерып алу;

коммуникатив:  

фикерләреңне аңлаешлы итеп ачып бирү.

-  регулятив:

-җөмләне дөрес итеп төзү, әйтеп бирү;

 Предмет:

- төзелгән модельдән яңа белем аерып чыгару;

-мөстәкыйль рәвештә рәвешләрне таба белү;  

-сүзлек белән әшли белү;

 .

Лексик- грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Укучылар, инде без рәвеш темасын өйрәнүне дәвам итәбез.

Әйдәгез, числоны һәм дәреснең темасын дәфтәрләргә язып куябыз. Дәреслектәге күнегүләрне эшлибез.

117 нче күнегүдә текс бирелгән. Кара хәрефләр белән бирелгән рәвешләрне үрнәктәгечә тикшерәбез

119 нчы күнегү. Рәвешләрне башта чагыштыру, аннан соң артыклык дәрәҗәсенә куябыз . Алар белән җөмләләр төзибез

Ял итү минуты.

Күнегүләрне эшлиләр.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

уку эшчәнлеге һүм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру; 

 Метапредмет(УУГ)

регулятив:

- дәреснең максатын билгеләү аңа формулировка ясау;

- укытучы ярдәмендә дәрестә уз эшчәнлегеңне планлаштыру;

- уку һәм булачак эшчәнлек арасында бәйләнеш булдыру; 

Яңа теманы ныгыту

  1. Әңгәмә үткәрү

Укучылар без бүген өйрәнгән рәвеш дәрәҗәләре тормышта кирәк булырмы икән?

 Балалар, экранда бирелгән рәвешләрне сез кайсы дәрәҗәгә кертер идегез?

-Хәзер шуларны чагыштырып карыйк әле.

-Гадәти билгедән артык булганда бу рәвешләрне ничек әйтергә булыр иде?

Укытучы үзе ясап,әйтеп бара).

2.Нәтиҗә чыгару

Кагыйдәне чыгару.

 Шулай итеп, балалар, татар телендә ничә рәвеш дәрәҗәсе бар?

 Әйтеп чыгыгыз  әле.

Ныгыту.

Шулай итеп, рәвеш дәрәҗәләрен ясау өчен кушымчалар һәм мәгънәне көчәйтү сүзләрен кулланабыз икән.

3. рәвешләрне 3 дәрәҗәдә кулланып каникулда булган берәр вакыйга турында хикәя  төзү.118 нче күнегү.

 

Шәхескә кагылышлыУУГ:

- мәктәп тормышы нормаларын һүм таләпләрен үтәү;

-парлар белән эшли белү.

Метапредмет:

Танып-белү

кирәкле мәглүматны табу һәм аерып алу; 

- белү белмәү чикләрен чамалау; - кирәкле мәглүматны таба һәм билгели  белү; 

-чагыштыра белү һүм аның критерийларын атау; 

коммуникатив:

-  кешене сөйләмен тыңлый һүм аңлый белү; - үз фикерләреңне тулы, төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау .

регулятив:

-    бирелгән план буенча эшләү;

- уку материалы буенча үз гипотизаларыңны чыгару;

-дөрес һүм ялгыш эшләгән эшне аера белү;

-үз мөмкинлекләреңне чамалау; 

Предмет:

- тексттан рәвешләрне таба белү;

- сыйләмдә рәвешләрне актив куллану;

- кагыйдәне аңлып дөрес итеп куллану.

Рефлексия, бәяләү, үзбәя

Өй эше.

Рефлексия оештыра белү.Укучыларның дәрестәге эшен бәяли. Һәр укучының максатка ирешүен билгели.

Биремнәрне аңлату.

Сорауларга җавап бирәләр.

Үз-үзләрен бәялиләр         

Өй эше бирелешен аңлашылып бетмәгән җирләрен аңлау

Шәхескә кагылышлы УУГ:

- уку зшчәнлеге һүм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру; 

Метапредмет

коммуникативные:

үз фикерләреңне тулы, төгәл,ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау .

регулятив:

- үзеңә таләпчән булу;

- үз уку эшчәнлегеңә укытучы һәм сыйныфташларың ярдәмендә бәя бирү;;

-үз уку эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Метапредмет:

Танып-белү:

Биремне аңлау

Регулятив

Эшчәнлекне оештыра белү


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

1. Бүген көн бик җылы.2. Иртәгә укучылар олимпиадага бара.3. Еракта самолет очканы күренде.4. Якында гына машина тавышы ишетелде. 5. Дәү әтием энемә бу әкиятне юкка гына сөйләмәгән. 6. Бакча ишеген кемдер юри ачык калдырган.7. Кичә көчле яңгыр яуды. 8. Кышын караңгы бик тиз төшә.

Слайд 2

Тиз , акрын, күп, салмак, югары, башта, ерак, якын, соң,түбән, аз, озак, элек, сирәк, ары.

Слайд 3

Тиз , тизрәк, бик тиз акрын , акрынрак, бик акрын күп , күбрәк, бик күп салмак салмаграк, бик салмак югары,югарырак, бик югары башта , баштарак, иң башта ерак, ераграк, бик ерак якын,якынрак, бик якын соң, соңрак, б ик соң түбән, түбәнрәк, бик түбән аз , азрак, бик аз озак,озаграк, бик озак элек , элегрәк, иң элек сирәк , сирәгрәк, бик сирәк ары ,арырак, иң ары

Слайд 4

Бу нәфис кошлар уктай атылып киләләр дә йомшак күкрәкләре белән суны сөзеп- ярып үтәләр. Инеш янында винтовкалар ешрак шартлый башлады. Җыелыш шактый озак үтте.Еракта әкрен генә генә кәккүк тавышы ишетелде. Туган җиренә , алтын иленә гашыйк булып, имәндәй нык булып үскән Разетдин. Таштай каты җирне башта балта белән чаптык.

Слайд 5

Уктай атылып Ешрак шартлый Шактый озак Еракта әкрен Имәндәй нык Таштай каты


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материалы выступления на семинаре "Использование разнотиповых семинаров и ИКТ в профильном обучении химии".

Использование семинаров в профильном обучении химии органической химии. На городском семинаре данный опыт был представлен в форме выступления....

Городской семинар учителей русского языка и литературы

Тема семинара: "Формирование базовых компетенций учащихся на уроках  русского языка и литературы" Представлена теоретическая основа семинара и памятка по компетенциям....

Внутришкольный семинар " Неуспевающие учащиеся. Как им помочь"

Выступление завуча с элементами практического задания для педагогов+памятки для работы с "неуспевающими"...

Краевой семинар воспитателей коррекционных образовательных учреждений. Тема семинара: «Развитие познавательных интересов и творческих способностей воспитанников с ограниченными возможностями здоровья во внеурочное время».

23 марта 2012 года на базе КГКСКОУ школы-интерната VI вида города Владивостока для слушателей курсов ПИППКРО был проведен краевой семинар на тему: «Развитие познавательных интересов и творческих спосо...

Зональный семинар для заместителей директора по воспитательной работе. Выступление на семинаре.

laquo;Системно-деятельностный подход как основа создания воспитательной модели школы »...

Зональный семинар для заместителей директора по воспитательной работе. Выступление №2 на семинаре.

 «Создание воспитательной модели   на основе внедрения комплекса  технологий деятельностного типа  в условиях реализации ФГОС»...